Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Совет чорындагы татар мӘгърифӘте

Читайте также:
  1. II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан
  2. II. ПОЛУНОЧНЫЙ СОВЕТ
  3. Quot;ВЛЕСОВА КНИГА" В СОВЕТСКОЙ ПЕЧАТИ
  4. Quot;Постсоветские" реалии.
  5. VIII. УСТАНОВЛЕНИЯ, К ГОСУДАРСТВЕННОМУ СОВЕТУ ПРИНАДЛЕЖАЩИЕ
  6. XIX. БОЛЬШОЙ СОВЕТ ДАКОТОВ
  7. XXXIX На пути к советско-германскому альянсу

1914—21 нче еллардагы гражданнар сугышы мәгърифәт­нең үсешен туктатып тора. Ләкин бу елларда, сугыш афәтенә дә карамастан, наданлыкка каршы көрәш башлана. Махсус мәк­тәпләрдә балаларны гына түгел, кич-ләрен эштән соң зурларны да укырга-язарга өйрәтәләр. Бу елларда яңа уку йортлары да ачыла. Татар халкы укый-яза белү буенча СССРның барлык халыклары арасында беренче урында тора. Бу нәтиҗәне 1926 елдагы халык санын алу күрсәтте.

30 нчы елларда гомуми мәҗбүри башлангыч белем би-рү кертелә. 40 яшькә кадәрге барлык кешеләрнең наданлыгын бетерү, мәктәпләр санын арттыру максат итеп куела.

Наданлыкны бетерү татар телен латин графикасына күчерү аркасында авырлаша. Әлифба алышынгач, татарларның күп өлеше, бигрәк тә олы буын кешеләре, наданнар исемлегендә калалар. Халыкның топ массасы, элек басылган китапларны укый алмый башлый, уку әсбапларының күбесе юк ителә. Яңа графикада китаплар басу бик күп акча таләп итә. Надан­лыкны бетерү кампа-ниясе 1937 елда тәмамлана. Татарстан хал­кының 91 про-центы белемле була. 40 елларда шәhәрләрдә гомуми урта белем, ә авылларда гомуми җидееллык белем кер­телә.

1939 елның көзеннән мәктәпләргә яңа алфавит — кирил­лица кертелә башлый. Латинницада чыгарылган миллионнарча данә китаплар юкка чыгарыла. Татар халкы яңадан күпмедер вакытка укый-яза белмәүчеләр исем-легенә керә. 40 нчы еллар ахырында татар балаларының 95 проценты ана телендә белем ала. Бу елларда татар мәктәпләрендә төп игътибар рус телен өйрәнүгә бирелә. Ул чорда, рус телен белмичә, махсус урта бе­лем hәм, бигрәк тә, югары белем алып булмый. Бөек Ватан сугышы елларында да Татарстанда мәктәпләр ябылмый. Фронт­ка киткән ир укытучыларны хатын-кыз укытучылар алыш­тыра.1945—1985 елларда татар мәгарифе зур үсеш ала. Башта гомуми җидееллык, сигезьеллык белем бирү мәктәпләре эшли. Аннан соң урта белем бирүче унъеллык мәктәпләр системасы­на күчәләр. Югары уку йортлары, техникум, училищеларның саны арта. Казан шәhәре фән үзәкләренең берсенә әверелә.

Ләкин бу елларда белем бирү системасында зур ялгышлык була — милли телләрне үстерүгә әhәмият би-релми. Татар те­ленең кулланыш өлкәсе тиз тарая. Аралашу чарасы буларак, рус теленең роле арта, чөнки шәhәр халкының саны респуб­ликада 63 процентка җитә. Яңа төзелешләргә, яңа шәhәрләргә авыллардан татарлар күпләп китә. Алар, рус телен яхшы бел­мәү аркасында, зур кыен-лыклар кичерәләр. Балаларына җи­ңелрәк тормыш теләп, аларны татар мәктәпләренә бирергә те­ләмиләр. Татар теле-нең абруе төшә. Милли мәктәпләр бик аз кала, алар бетү алдында тора. Татарстанның иң зур шәhәрлә­ре Казанда hәм Чаллыда берәр татар мәктәбе кала. Бөтен рес­публика-да бер генә дә татар балалар бакчасы булмый.

1992 елда Татарстан республикасы халыклары телләре турындагы закон, ә 1994 елда Татарстан республикасы халыкла­рының телләрен саклау, өйрәнү hәм үстерү буенча Татарстан­ның Дәүләт программасы кабул ителде. Татар телендә белем hәм тәрбия бирә торган мәктәпләр саны артты. Татар hәм рус телләре бертигез хокуктагы дәүләт телләре дип игълан ителгәч, республиканың барлык мәктәпләрендә дә татар теле өйрәтелә. Татарстанда яшәүче башка милләт кешеләре өчен үз телләрен өйрәнү мөмкин-леге бар. Казан hәм Чаллы шәhәрендә генә дә 22 милләт балалары якшәмбе мәктәпләрендә үз ана телләрен өйрәнәләр.

Чит өлкәләрдә яшәүче татарларга да туган телләрендә уку мөмкинлеге тудырыла. Бүген Саратов, Самара, Орен-бург, Ижевск, Мәскәү шәhәрендә татар мәктәпләре бар. Элегрәк та­тар телен татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә генә өйрәнсәләр, хәзер Ульяновск, Димитровград кебек шәhәрләрдә дә татар мәктәпләре ачыла.

Совет чорында татар мәгърифәтенең үсеше турында сөйләгез.

 

 


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 149 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Шәhри Болгар | ШӘҺРИ БОЛГАР | Кече манара | Кара пулат | Беренче башкаласы | ТУБЫЛГЫТАУ | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Бутлеров, Мәрҗани h.б.| ТАТАР ТЕЛЕ ТУРЫНДА

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)