Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Беренче башкаласы

(кыскача тарихи белешмә)

 

Бу кыскача тарихи язмада сүз милләтебезнең уникаль матди hәм рухи байлыгы, Көнчыгыш Европа мөселман-нарының төньяк мәккәсе саналган борынгы башкалабыз, мәдәни hәм дини мәркәзебез — Бөек Биләр каласы турын-да барачак.

Кайбер тарихи чыганакларда «Биләр» атамасы шәhәр халкының күпчелеген тәшкил иткән «би»ләргә, ягъни кенәзләргә карата бирелгән дип фараз кылына. Бу шәhәр чынбарлыкта да «Биләр шәhәре» дип атап йөртелгән бит!

Биләр турындагы тарихи истәлекләрдә — шәрыкъ сәя-хәтнамәләрендә hәм урыс елъязмаларында: «Биләр — Бөек Шәhәр», — дип бәян ителә. Шул ук вакытта, аның тагын бер — «Эчке Болгар» дигән исеме кулланышта йөргән.

Борынгы башкалабыз Бөек Шәhәр республикабызның иң гүзәл бер җирендә, Кече Чирмешән елгасы ярында ур-нашкан булган. Ә хәзерге Биләр - Явыз Иван стрелецлары тарафыннан тарихи Бөек Шәhәр хәрабәләре өстенә корыл-ган урыс авылы. Ул Алексеевск районына керә.

Инде, Биләр шәhәренең борынгы, иң беренче башка-лабыз икәнлеген раслаучы төп дәлилләргә тукталыйк (фәнни нигездә күптән исбатланган шушы раслауга шикләнеп караучылар да булды). Һәм каланы нигезләүче ерак бабаларыбызның кемнәр булуы hәм кайдан килүе турындагы кайбер тарихи чыганакларга күз салыйк.

Болгарларның Идел буена күчеш дулкыны VII гасыр азакларында була. Каспий hәм Кара диңгезләр арасында урнашкан Олуг Болгар дәүләтенең ханы Кубрат үлгәннән соң, дәүләтнең язмышы аның Аспарух, Кодрак, Батбай исемле улларына кала. Батбай ата-баба җиренә хан булып утыра, Аспарух, бер төркем ырудашлары белән бергә Дунай елгасы буйларына барып чыгып, 681 нче елда яңа дәүләт — Дунай Болгарын төзи. Ә Кодрак, зур бер төркем белән төньякка таба китеп, Идел Болгарстанына нигез сала. Һәм табигый ки, аның башкаласын да төзергә керешә. Әлеге тарихи вакыйгалар 670-685 нче елларга туры килә. Чагыштыру өчен шунысын да искәртеп узыйк: борынгы Русьнең борынгы башкаласы саналган Киев шәhәре турында беренче тапкыр 860 нчы елгы тарихи язмада гына искә алына.

Борынгы башкалабыз Бөек Шәhәрнең — Биләрнең урнашкан мәйданы искитмәле олы булган! Ул, шәhәр янындагы бистәләрне дә кертеп санаганда, 800 гектар тәшкил иткән! Анда яшәүчеләрнең саны 70-100 меңгә җиткән! XII гасыр урталарында әле Мәскәү каласы посад бистәсе рәвешендә генә булган, ә Биләр шул чорда ук инде дөньякүләм әhәмияткә ия булган шәhәрләрнең берсе дип саналган. Борынгы Русьта Киев, Владимир, Чернигов, Рязань; Европада Лондон, Париж; Азиядә Иерусалим, Дамаск та хәтта үзләренең ул чордагы мәйданнары буенча Биләрдән шактый калышканнар.

Биләрнең чыннан да ил башкаласы булуына тагын бер бәхәссез нигез — аның акча сугу үзәге булуы. Әлмәт (Нор-лат районы, Иске Әлмәт авылы) хәзинәлегендә табылган акчалар, мәсәлән, 692 нче елда Биләр шәhәрендә сугыл-ганнар.

Биләр шәhәрлегендә табылган хәрби ныгытма (кирмән) калдыклары да — аларның башкалага гына хас рәвештә бик катлаулы hәм нык булганлыгын күрсәтеп торалар, Биләрнең Идел Болгарстанындагы иң мөhим шәhәр булганлыгын ачык дәлиллиләр. Аеруча әhәмиятле аргу-мент булып IX гасырда төзелгән Җәмигъ мәчет тора. Баштан агачтан салынган мәчет — бераз вакыттан соң киңәйтелеп, 24 данә ак таш колонна белән бизәлә, аның эчке мәйданы 2500 кв. метрга җиткерелә. Билгеле, Җәмигъ мәчетләрне башлыча башкала булган шәhәрләрдә генә төзегәннәр.

Ниhаять, фикеребезне тагын да ныгыту өчен, Көн-чыгыш Европаны өйрәнүгә бөтен гомерен hәм талантын багышлаган урыс галиме В.В Григорьев мәгълүматларына күз салыйк. Ул, үзенең 1836 нчы елда чыккан күләмле фәнни хезмәтендә болай дип яза: «Болгар дәүләте V гасыр дәвамында барлыкка килгән. Ә бәлки иртәрәктер дә. Аның чикләре Урал тауларыннан, Сура hәм Ока елгаларыннан, Идел hәм Чулман буйларыннан Дон, Хопер, Самара елга-лары тирәләренә кадәр җәелгән булган. Болгарларның бе-ренче башкаласы Биләр булган hәм ул бер үк вакытта Болгар исеме белән дә атап йөртелгән: хәзерге Болгар шәhәре исә, башкала буларак безгә XIII гасырдан гына билгеле...»

922 елның 12 маенда Багдад хәлифенең Ибне Фадлан җитәкчелегендәге абруйлы илчелеге дә, hичшиксез, Болгар дәүләтенең башкаласына Бөек Шәhәргә — Биләр шәhәренә килгән. Башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки бүгенге Болгар, яисә Ибраhим каласы дип аталучы шәhәр ул вакытта әле гади бер пристань-бистә генә булган. Кайбер тарихчылар тарафыннан «IХ-ХI йөзләрдәге башкалабыз» дип ялгыш күрсәтелеп киленгән Болгарның мәйданы ул чорда 9-12 гектардан да артмаган. XIII йөз башларында гына, шәhәр яны бистәләрен дә кертеп санаганда, аның мәйданы нибары 35-40 гектар га җитә алган. Хәлбуки, XVIII-XIX гасырларда җентекләп өйрәнелгән Идел буендагы «Тышкы Болгар» хәрабәләре тирәсендә нибары өч шәhәрлек, 30-лап авыл hәм 4 зират урыны табыла. Бу күрсәткечләрне Биләр җирендәге тикшеренү нәтиҗәләре белән чагыштырып караганда — җир белән күк аермасы. Хәзерге көндә безгә билгеле булган барлык Болгар истәлекләренең 400-е, ягъни дүрттән бер өлеше диярлек, шул исәптән 24 шәhәрлек, 236 авыл, ике дистәдән артык зират урыны hәм төньяк мөселманнарының иң беренче Җәмигъ мәчете Биләр төбәгенә туры килә! Көнчыгышның энҗе бөртегедәй гүзәл, бөек мәмләкәт hәм мәшhүр Бөек Шәhәр 1236 нчы елда монгол баскыннары тарафыннан яндырылып юкка чыгарыла hәм шул заманнардан алып хәрабә хәлендә тилмереп ята. Әгәр без үзебезне мең ярым еллык тарихы булган мәдәниятле hәм тәвәккәл милләт дип саныйбыз икән — кичекмәстән җиң сызганып борынгы башка-лабызны фаҗига көленнән араларга, элеккегедән дә мәhабәтрәк, күркәмрәк итеп аякка бастырырга тиешбез. Чөнки, татарны милләт итеп саклап калган, алга әйдәгән, туганлыкта берләштереп килгән hәм саклап барачак төп рухи байлыклар, изге чыганаклар — hәммәсе монда! Әгәр шушындый бай hәм кыйммәтле мирас безнең күрше-ләребез тарихында булсамы!?. Мәсәлән, әнә, ингушлар — 7—8 ел эчендә, XIII гасырда монгол баскыннары җимергән борынгы башкалалары — Магасны торгызып куйдылар! Үрнәк түгелме бу батырлык?!

 

 

КАШАН

Болгар шәhәрләре арасында Кашан каласы да атаклы булган hәм дәүләт тормышында мөhим урын тоткан. Бу шәhәр көньяктан килүче кәрван юлы белән су юлы кисешкән җирдә — Чулман (Кама) суының уңъяк ярында, Татарстанның хәзерге Лаеш районы Шуран авылының көнчыгышында урнашкан булган. Бусы – беренче Кашан. Икенчесе шулай ук Чулманның уңъяк ярында, хәзерге Балык Бистәсе районының СаесканТавы авылыннан бераз көнбатыштарак урнашкан булган. Кашан шәhәренең тарихта яшәү чоры Х-ХIV йөзләр дип исәпләнә.

Элекке шәhәр урынында сугыш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары, алтын-көмештән ясалган бизәнү әйберләре, гер hәм акчалар, тимер йозаклар hәм башка әйберләр табылу биредә зур сәүдә үзәге булу турында сөйли. Кашан базарларында күп илләрнең сәүдәгәрләре төрле-төрле товарлар белән сату иткәннәр. Ул икътисад hәм мәдәният үзәге булган, анда hөнәрчелек чәчәк аткан. Һөнәрчеләр кызыл балчыктан чүлмәкләр, корыч кораллар, алтын-көмеш әйберләр, тормыш-көнкүреш өчен кирәкле җиhазлар ясаганнар. Чистай районында табылган борынгы хәзинә әйберләре арасында "Шәhре Кашан" дип язылган алтын беләзек та бар.

Кашан каласы турында С.М. Шпилевский туплаган мәгълүматлар әhәмияткә ия. Ул Кашанның рус елъязма-ларында Казан формасында кулланылуын да искәртеп үтә, ә үзе бу шәhәр исемен Кошан рәвешле яза. Кашанны үзе барып өйрәнгән XIX йөз археологы П. А. Пономарев аның турында махсус хезмәт калдыра. Галим, табылган hәм җыйналган әйберләрнең характерына hәм күплегенә караганда, Кашан шөhрәт казанган Болгар hәм Биләр шәhәрләреннән генә бераз, калыша торган зур кала булган, дигән нәтиҗәгә килә. Су юлында урнашкан Кашанның даны күл илләргә таралган. Сәүдә кораблары аңа кагылып, яңа товарлар төяп киткәннәр. Кашан исеме Рус дәүләте законнары җыелмасында да искә алына.

Шәhәр тирән-тирән чокырлар hәм ясалма ныгыт-маларның бөтен бер системасы белән әйләндереп алынган булган. Бу ныгытмаларның төзелеше башка болгар шәhәр-ләренекеннән аерылмый.

Кашан шәhәренең матурлыгы, анда hөнәрчелек hәм сәүдәнең гөрләп үсүе hәм башка үзенчәлекле яклары халык авыз иҗатында мәңгегә ныгып калган. Аның исеме җырларда, дастан-риваятьләрдә еш кабатлана. Халык авыз иҗатында Болгар, Кашан hәм Казан калаларын үзара тыгыз бәйләнеште карау юкка гына түгел. Кайбер риваятьләрдә шәhре Болгарны Аксак Тимер туздырган вакытта болгар патшасының исән калган балалары, берникадәр гомер авышканнан соң, Кашанга hәм Казанга килеп нигез табулары турында сөйләнә. Имештер, Габдулла хан хатыны hәм балалары белән шәhәрдәге хөкем сарае — Кара пулатка кереп бикләнә. Аксак Тимер сарай тирәсенә бүрәнә өяргә hәм ут төртергә боера. Гүзәлләрнең гүзәле хан кызы гына ут-ялкыннан исән чыга... Кызның, чибәрлегенә, зирәклегенә таң калган Тимер аңа тормыш бүләк итә hәм аны Шәүнә бәк исемле ир туганы белән бергә Самаркандка алып китә. Ханның тагын Алтынбәк hәм Галимбәк исемле ике малае да могҗиза белән генә исән - имин калганнар hәм, Казан суы буена килеп, Казан шәhәрен нигезләгәннәр. Тимер үлгәннән соң әсирлектән котылган болгар патшасы кызы hәм аның туганы газиз болгар җиренә әйләнеп кайталар. Башта алар Кашан шәhәрендә яшиләр. Патша малае, үзенең чын исемен яшереп, укытучылык белән шөгыль-ләнә. Ахырдан алар туганнарының Казан шәhәрен салу-ларын hәм шунда яшәп ятуларын ишетеп, шул якка күчеп китәләр.

Кашан шәhәре тирә-юнендә яшәгән халык телендә "Кашан каласы — кызлар бәласе" — дигән тәгъбир тарал-ган булган. Бу борынгы хикмәтле тәгъбирне әтисенә кар- шы баш күтәргән Шәhребану исемле патша кызы турын-дагы риваятьләр белән аңлатырга мөмкин. Ул кыз күп кенә шәhәрләр hәм ныгытмалар төзеткән, имеш. Республика-бызның байтак җирләрендә очрый торган "кызлар каласы" дип аталган урыннар да, бәлки, шушы тарихи риваятькә мөнәсәбәтледер.

Кашан исеме географик атамалар арасында да сак-ланып калган, Лаеш районында хәзерге көнгә кадәр "Ка-шан юлы", "Кашан чокыры" дигән топонимнар кулланыла. Моннан тыш, тагын "Кашан тавы", аның янында Шураннан Мурзихага чыгу өчен "Кашан кичүе", шунда ук элекке вакытларда Семиозерка монастыре (хәзерге Биектау райо-нындагы Семиозерка авылы) өчен балык тота торган урын — "Кашан култыгы", "Кашан кыры", Чулман ярындагы биек текә тау — "Кашан түмгәге", Мурзихадан көньяк-көн-батышка таба ун чакрымнар чамасы ераклыкта Кашан исемле рус авылы бар. Аның янында галимнәр гомум-бол-гар чорына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре hәм башка археологик истәлекләр таптылар. Бу авылның исеме Казан ханлыгы чорына кагылышлы документларда да телгә алына.

Кашан каласы да бик күп бәла-казалар кичергән. 1391 елда Кашанны Новгород hәм Устюг ушкуйниклары талый. Соңрак Мәскәү гаскәрләре бөлдерә. Ахыр чиктә Кашан каласы җир белән тигезләнә...

Фирдәүс ГАРИПОВА,

филология фәннәре докторы.

 

 


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 205 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘhРИ БОЛГАР | Шәhри Болгар | ШӘҺРИ БОЛГАР | Кече манара | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре | Бутлеров, Мәрҗани h.б. | СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кара пулат| ТУБЫЛГЫТАУ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)