Читайте также: |
|
Борынгы болгарлар, мәшhүр Болгар шәhәре хакында шулкадәр куп язылган ки, хәзерге заманның укымышлы затын ниндидер яна сүз әйтеп шаккаттыра алмассың. Әмма бу мәкаләне мин яңа сүз әйтү өчен язмыйм. Максатым башкарак. Бүгеннең гаугалы, иртәгенең ничек буласын да чамалап булмаган бер чорда, сәяси вә икътисади бөлгенлектән качып, тарихи мирасыбызның матур чорларыннан берсенә күз ташлау, киләчәккә бер өмет баглау өчен димме...
Моннан 1300 еллар элек, VII йөзнең урталарында Азов-Дон буйларында «Бөек Болгар» исемле бер дәүләт оеша, әмма ул, аның кодрәтле ханы Кубрат үлгәч таркала. Болгарларның бер өлеше Дунай буена китеп, шундагы җирле кабиләләр белән кушыла hәм көньяк славян дәүләте төзүдә катнаша, шул дәүләткә, аның халкына үзенең исемен калдыра (Болгар республикасы, славян болгарлар). Үз җирләрендә калганнары Хәзәр хаканлыгына буйсынып, аның дәүләт культурасы саналган. «Салитово-Маяк» дигән зур археологик культура төзүдә катнашалар. VIII йөз ахырларына таба болгарлар hәм башка кардәш-кабиләләр (суарлар, барсиллар, бәрәнҗәрләр h. б.) Урта Иделгә күченеп киләләр, шундагы әлегә кадәр исемнәре билгеле булмаган башка төркиләр белән берлектә hәм борынгы ар-чирмешләрне дә үзләренә буйсындырып яңа дәүләт — Идел Болгарын төзиләр. Алар башта ярым күчмә хәлдә, ягъни җәен тирмәләр-дә, кышын өйләрдә торып яшәсәләр, X йөзнең 20-30 елларыннан шәhәрләр төзи башлап, утрак тормышка күчәләр.
Болгарның беренче зур шәhәрләреннән иң күре-неклесе — Идел белән Чулман очрашкан, бик тә уңайлы вә отышлы җирдә урнашкан Болгар шәhәре, шәhри Болгар, дәүләтнең башкаласы. 921 елдан мәгълүм булган шушы шәhәрдә ул чорда ук 10 мең ир-ат (ягъни гаилә башлыгы, йорт хуҗасы) булган, ә гасыр ахырына шәhәрнең атлы гаскәре 20 меңгә җиткән. 922 елда болгарлар, Багдад хәлифәлегеннән рәсми рәвештә ислам дине кабул итәләр. Болгар белән Суар шәhәрләрендә көмеш акчалар-дирhәмнәр сугыла, Идел буенда зур халыкара ярминкә эшләп тора, Болгар күп кенә халыклар hәм илләр белән сәүдә вә мәдәни мөнәсәбәтләр урнаштыра, гарәп язуы нигезендә язу туып, язма әдәбият барлыкка килә, тарихи китаплар языла...
Болар хакында сәгатьләр буе сөйләп була, алар турында китаплар, фәнни мәкаләләр язылган. Анысы шулай. Ләкин шәhри Болгарның мөстәкыйль дәүләт башкаласы булып яшәгән 250 елга якын чордан (X — XII йөз урталары; шуннан соңгы монгол яуларына кадәр булган 70—80 ел эчендә башкала Бүләр шәhәрендә булып ала) аның мәйданында бер генә тарихи истәлек тә калмаган. Андый истәлекләр — бары тик җир астында, культуралы катлам дип аталган катламда ятучы акчалар, балталар, пычаклар, ук очлары, чүлмәк ватыклары...
Шәhри Болгар мәйданында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган истәлекләр — Алтын Урда дәүләтенең иң куәтле чорына, ягъни XIII йөзнең ахырларына hәм XIV йөзнең беренче яртысына кагылышлы таш хәрабәләр, монументаль архитектура ядкәрләре: Җәмигъ мәчет калдыгы, өч дөрбә-мавзолей (Көнчыгыш дөрбә, Төньяк дөрбә, Ханнар дөрбәсе), Кече манара (мәчете җимерелгәннән соң янбашында утырып калган манара), Кара пулат (хөкем йорты) hәм Ак пулат дип аталган зур гына таш мунчаның аскы өлеше.
1243 ел башында төзелгән Алтын Урданың беренче елларында үз шәhәрләре булмый. Идел буеның зур үзәге саналган шәhри Болгар баштарак аның башкаласы да булып ала. 1250—1256 елларда анда Урда, хәтта Монгол империясе ханнары исеменнән акчалар да сугыла, атаклы Бату hәм Бәркә ханнар Болгарны үзләренең «алтын тәхет»ләре итеп тә тоталар. Ләкин тиздән Алтын Урданың үз шәhәрләре төзелә башлап, алар тиз арада гаҗәеп зур үсешкә ирешәләр, Болгарга караганда бермә-бер зур булган Сарай шәhәренең даны дөньяга тарала. Әмма әүвәлге Болгар да үзенең элекке данын югалтмый, яңа тормыш белән яши башлый: ювелир сәнгате зур үсешкә ирешә, архитектура-төзелеш эше киңәя, таш чокып язу язу, нәкыш ую киң колач җәя, чуен кою, утлы корал ясау үзләштерелә, шәhәргә җир асты торбалары буйлап су үткәрәләр, халык чисталыкның бөтен кагыйдәләрен истә тотып эшләнгән җәмәгать мунчаларына юынырга йөри. Гарәп-фарсы географлары hәм сәяхәтчеләре аны Алтын Урданың күренекле шәhәрләреннән саныйлар, урыс елъязмачылары «Бөек Болгар» дип олылыйлар...
Татар халкының дистә еллар дәвамында совет тоталитар идеологиясе тарафыннан каhәрләнгән hәм, шулай итеп, язылмаган бөек вә бай тарихы бар — ул урта гасырның олугъ дәүләте булган Алтын Урда чоры. 30 елдан артык вакыт эчендә бөтен Болгар дәүләтенең җирен аркылыга-буйга йөреп чыгып, меңгә Якын археологик истәлек табып hәм картага төшереп, Болгар тарихы турында берничә китап, йөздән артык мәкалә язган тарихчы-археолог буларак, мин халкыбызның даими үткәне өчен дә, үзем өчен дә бәрәкәтле булган Болгар чорына олы рәхмәтемне әйтеп, аннан соңгы тагын да зур вә данлыклы булган яңа дәвергә — Алтын Урда дәверенә аяк басканда, шәhри Болгар хәрабәрләренә кабат сәяхәт кылып, алар белән хушлашам. Чал Идел буенда иртә таңда шул борынгы мәчет-манараларга карап басып торганда минем күз алдыма кабат мәшhүр Болгар килеп баса...
Сызылып кына ал таң ата. Зәңгәр күкне яңгыратып, тургайлар җыр суза, кызарып чыккан кояшның беренче нурлары биек манараларга төшә, аннан бөтен шәhәр өстенә җәелә. Әкренләп шәhәр йокысыннан уяна. Сакчылар капкаларны ача, көтүчеләр көтү куа, кызлар чишмәгә төшә. Үзенең мәшәкатьләре hәм шатлыклары белән яңа көн туа. Алъяпкычларын япкан алтын-көмешчеләр, бакырчы-лар, тимерчеләр мичләрен көйрәтеп җибәрәләр, алачыктан шак-шок чүкеч тавышлары яңгырый. Чүлмәкчеләр җиң сызганып, балчык изеп, чүлмәк ясарга тотыналар...
Ә Идел буенда, Ага Базарда ярминкә башлана. Саты-лачак әйбернең исәбе-хисабы юк анда: кызыл мал, алтын-көмеш савытлар, кәгазь, фарфор, акбүз атлар, булат кы-лычлар, келәмнәр, кыйммәтле кеш, сусар, ас, кондыз тире-ләре, мамык, ашлык, бал, чикләвек, йөзем, ширбәт, син-син hәм тагын әллә ниләр...
Көн авышып, кич якынлашып килә. Алыш-биреш итеп арыган сәүдәгәрләр ял итәргә кәрван-сарайга юнәләләр. Ахшам җитеп, китәсе кеше китеп, кайтасы кайтып беткәч, шәhәр капкалары бикләнә, сакчылар алмашына. Узган көннең мәшәкатьләреннән арыган агай-эне ял итә. Теләгән кеше мунчага бара, анда юынырга гына түгел, күңел ачарга, шигырь яки риваять тыңларга мөмкин... Кояш байый. Ай-йолдызларын ияртеп, сихри төн килә. Шәhәр караңгылыкка чума. Еракта, Идел буенда кемдер курайда моңлы көй суза, аңа кушылып берәү җыр башлый:
Агыйделкәйләрне, ай, буйласам,
Курайларны сузып уйнасам,
Моңлана ла күңел, өзелә үзәк
Үткән гомерләрне уйласам
Равил Фәхретдинов, тарих фәннәре докторы.
Текстның кыскача эчтәлеген сөйләгез.
Риваять туган җирдә
Болгар җирен күрсәтеп, андагы корылманың тарихын сөйләп-аңлатып йөрүче фәнни хезмәткәр безне, шушы бо-рынгы төбәккә сәяхәт кылырга килүчеләрне, Иделнең яшел ярына алып чыкты да:
—Ә-әнә анда, тау астында, су буена ак ташлар сибел-гән җирдә Кызыл Мунча булган. Эчке диварлары алсу төс-тәге бик зур бинаны күзалдыгызга китерегез...
Күзалдына китерүе авыррак шул. Уй-хыялымны җиңеп, без дәреслекләрдән "Куйбышев сусаклагычы" дип укып үс-кән, киң булып җәелгән сулыкны "киптерәм", яр буена таралган ташларны барсын бергә җыеп, хыялым белән бик матур бина корып куям. Аның эченә керсәң — шаккатыр-сың, диварларына төрле бизәкләр төшкән, алардан алсулык сирпелә, нәкъ уртада, унике кырлы зур бассейн, тирә-якта фонтаннар атып тора, дивар буендагы торбалардан теләсәң-кайнар, теләсәң — салкын су ага.
Нәрсәсенә исең китте? Мунчада шулай булырга тиеш инде, дип миңа каршы төшәргә ашыкма әле, ярыймы? Моннан 700-800 ел элек җирдә электр көче булмавын искә ал... Борынгы Болгардагы Кызыл Мунча турында сүз баруын онытма. Тырыш та, акыллы да, көчле дә булган болгар бабаларыбыз. Суны буйсындырып, аны үзләре ясаган торбалардан, йә кайнар, йә салкын булып агарга, фонтан булып атылырга, зур бассейнга туларга мәҗбүр иткәннәр. Мунча дип язганда йөрәгем сыкрый, бу сүз әлеге бинаның мәhабәтлегенә, зурлыгына, матурлыгына бер дә туры килми бит. "Мунча" дию, аның эчтәлегенә дә, ул башкарган гамәлләргә дә туры килми. Бирегә юыныр өчен генә килмәгәннәр, хәзерге төшенчәләр белән әйткәндә, ул чактагы мунча — фәлсәфи клуб та, концертлар залы да, спорт залы да булган. Иң соңгы яңалыкларны шушында белгәннәр, яңа шигырьләр шунда укылган. Чит илләрдән килгән дәрәҗәле кунакларны да иң элек мунчага алып барганнар. Иң кадерле кунакка мунча ягып, аны юл туза-ныннан арындырып, тәнен дә, күңелен дә сафландыр-ганнан соң тәмле чәй табыны янына чакыру – халкы-бызның шул чордан ук калган матур гадәтедер...
Менә хыялдагы мунчаның кызыл диварлары җимерелә, бүлмәләрендәге алсулык югала, фонтаннар шавы тына. Кызыл Мунча урынында Иделнең күксел дулкыннарын гына күрәм.
— Ә-әнә Иделнең теге ягында Ага-базар булган. Анда бик күп илләрдән сәүдәгәрләр җыелган, — ди тарихчы. Ага-базарны күзалдына китерүе миңа җиңелрәк. Бакый ага Урманченың "Ага-базар" картинасын күргәнем бар бит. Менә кызыл, сары, яшел җилән-чапан, чалма кигән сәүдә-гәрләрдән бер төркем. Алар Бохара, Сәмәрканд, Хәрәзмнән килгәннәрдер. Менә бу кысык күзле ике сәүдәгәр Кытай-дандыр, базарга алып килгәннәре дә чын ефәктер, чынаяк, савыт-сабадыр. Византиядән, Балтик буе илләреннән, Каф тауларыннан, фарсы, гарәп илләреннән килгәннәр. Болгардан да күп товарлар алып киткәннәр. Болгар дәүләтендә ерак мәмләкәтләрдән килүчеләрне дә кызыктырырлык нәрсәләр күп булган. Ул сафьян итекләр генә ни торган! Кәҗә бәтиенең йомшак, сыгылмалы тиресеннән тегелгәнгә алар чыдам да, җиңел дә булган. Матурлыкны сөйгән осталар аларга hич җуелмас бизәкләр төшергәннәр. Сафьян итекләр "Болгар читекләре" булып күп илләргә танылган!
Болгар кылычлары, пычак-сөңгеләре, кайчылары, урак-лары, энәләре борынгы дәүләтнең данын шулай ук еракларга таратканнар. Алар бит чын корычтан булганнар. Болгар бабаларыбыз бөтен ил-дәүләтләрдән дә беренче булып, 12-13 нче гасырда ук җирле рудадан корыч коя белгәннәр. Алар җирне дә корыч сука белән эшкәрткәннәр. Сугыш кораллары да шау корычтан булганга, монгол яуларына да, гаскәриләр саны ягыннан күпкә калышсалар да, биш-алты ел бирешмәгәннәр...
Көнчыгыш илләрендәге базарлар белән Ага-базар бәйләнешен күрсәтердәй бер шигырьне хәтерләдем. Аны борынгы таҗик шагыйре Хөсрәү язган. Мәгънәсе болай-рак: Болгардан китерелгән кызларның тешләре hәм ирен-нәре сокландыргыч матур. Аларның иреннәрен hәм теш-ләрен яратудан иренеңне тешлисең...
Тик кызганыч, Идел ярларыннан ерак базарларга ките-релгән кол кызлар — болгар кызлары турында сүз бара... Кайчандыр Ага-базар булган Идел ярына карап шуларны уйладым.
Болгарда бер төрбә (заманча әйтсәк — мавзолей) үзе музейга әйләнеп калган. Эче тулы кабер ташлары. Борын-гы бабаларыбыз Вакытны шушы ташлар ярдәмендә җиңәр-гә булганнар hәм җиңгәннәр. Язган сүзләре безгә килеп иреште бит. "Фәлән кеше фәләненче елны туды, фәләненче елда үлде", дип язылган гади генә кабер ташлары түгел алар. Тормышның, кешенең кадерен белергә, яшәү мәгънәсе турында уйланырга өйрәтәләр. Менә аларның берсендә галимнәр шундый сүзләр укыганнар: "Йекетләр көрне, көңгелләр үзәге, галимнәрни агырлаган, йәтим, тул, өнсүзләрне асраган Муса оглы алтынчы Шәhидулла зийарәте турур". Бу сүзләрдән аңлашылганча, яшәгән, ди, булган, ди, Шәhидулла исемле алтынчы оста. (Ул алтыннан тәңкәләр койган, бизәнү әйберләре эшләгәндер). Аның әтисе Муса исемле булган. Бу Шәhидулла галимнәрне ихтирам иткән, ятимнәрне, толларны, үксезләрне туендырган. Егетләр күрке булган, күңелләр үзәгендә торган... Кеше hәм аның тормышы турында моннан да матуррак әйтергә мөмкинме соң?!
... Моңарчы Болгар җирендә булмасам да, төрбә эченә төзеп куелган кабер ташларын шунда ук таныдым. Таны-мыйча! Шундый ук ташларны авылыбыздан ерак түгел (Чистай районы Иске Роман авылы тирәсендә) бер яланда җиләк җыеп йөргәндә күргән идем. "Хан зираты", "Изгеләр өсте" дип йөртелгән урын иде бу. Авылыбыз картлары Корбан гаете, "Яңгыр теләге" кебек бәйрәмнәрдә шунда барып намаз укып кайталар иде.
Күксел-соры ташлар шулкадәр мәгърур, серле иделәр. Мин, ул чакта 12-13 яшьлек кыз бала, аларга исем китеп карап тордым. Кабер ташларындагы 7-8 таҗлы чәчәкләргә карап: "Ташка чәчәк уеп ясар өчен кешене никадәр яра-тырга кирәктер", — дип уйладым. Балачагымда күргән бо-рынгы ташлар Болгар ташларына охшаш иде. Күңелебездә йөрткән нәрсәләрнең күбесе Болгарга килеп тоташа шул.
Бу җир берсеннән-берсе матур риваятьләр тудырган. Болгар шәhәре читендәге Рәбига күле турында бик матур риваять бар.
Яшәгән ди, бер хан. Аның Рәбига атлы бик чибәр кызы булган. Хан кызының үз Сараеннан еракта, кә-низәк-кол кызлар белән уйнап йөрүләрен бер дә яратмаган. "Хан кызына алай килешми", — дип Рәбиганы гел әрләгән. Бервакыт Рәбига дус кызлары белән уйнап йөргән яшел аланга ачудан ярсыган хан үзе килеп чыккан. Рәбига, дуслары белән бергә, куркудан аккошка әверелгән. Хан ачуыннан нишләргә белмичә җәясен тарткан. Ук аның үз кызына — аккошына барып тигән. Әй елаган хан, әй елаган. Аның күз яшьләреннән күл барлыкка килгән. Ул күл ата кайгысы сыман бик тирән, аның суы да күз яшьләре сыман чип-чиста икән...
Без Рәбига күлендә дә булдык. Суы чыннан да үтә күренмәле, бик чиста аның.
...Нигезе hәм дүрт почмагы сакланып калган, хәрабә хәлендәге Җәмигъ мәчетен дә күзалдына китерүе бик авыр. Ул мәчеттә берьюлы мең кеше гыйбадәт кылган аның әллә ничә манарасы булган. Аларның берсе әле үткән гасырда гына, янәшәсендәге урыс чиркәве өстенә авып, аның колокольнясын җимергән. Ә нишләп ауган соң ул манара? Чөнки аның төбеннән, хан үз байлыгын шунда күмгән икән, дигән имеш-мимешләр еш ишетелгәнгә, бертуктаусыз хәзинә эзләгәннәр. Казый торгач манара какшаган... Чиркәүне яңадан төзегәннәр төзүен, тик Җәмигъ мәчете генә соңгы манарасын да югалткан. Матурлык, серлелек яраткан халык күңелендә тагы бер риваять туган: манара hич тә җимерелеп төшмәгән, аны көчле давыл-туфан икенче урынга гына күчереп утырткан, икән... Югалтасы, җимерәсе килми халыкның изге мәчет манарасын, шул теләкне чагылдырган риваятьтер бу!
Аллага шөкер, кече манараны күзалдына китереп азапланасы юк. Ул тулысынча сакланган. Аның янәшәсен-дәге хан төрбәсе дә бөтен килеш. Кече манара түбәсенә алтынсыман ай да куелган. Шул уңайдан манара hәм төрбә янындагы яшел яланда хәзрәт Коръән укыды. Болгарның серле тынлыгына, тарихи корылмалар мәгърурлыгына Коръән авазлары бик тәңгәл килә икән.
... Биредә Болгарга hәм аның тарихи үткәненә багышланган картиналар, башка сәнгать әсәрләре, сыннар бергә тупланган. Алабугада яшәп ижат иткән данлыклы рәссам Иван Шишкин да бу корылмаларны сурәткә төшер-гән. Болгарның гажәеп моңын ишетерлек, матурлыгына сокланырлык итеп сурәтләгән ул аларны. Шишкин, Саврасов сурәтләрендә чагылыш тапкан корылмаларның кайберләре бүген бөтенләй жимерелеп беткән инде.
Болгарда тагы бер нәрсәне белдем: бу дәүләттә гүзәл кызлар озын чәчләренә чулпы тагып, Византиядән килгән муенсалар, алкалар, болгар осталары ясаган кашлы белә- зекләр (боларның үрнәкләре музейда бар) киеп йөргәннәр. Алар матур булмый кем матур булсын?!
... Болгарның табигате әсир итте. Кояш баеганда күргән кичке манзараны тиз генә онытмам: офык алсулыгы Идел зәңгәрлеге белән кушылган, шуңа ярларның җете яшеллеге өстәлгән. Моннан 7-8 гасыр элек бу җирләр нинди иркен, нинди матур булганнардыр!
... Мисыр пирамидалары, Парфенон хәрабәләре, дөньядагы җиде могҗизаның берсе булган Семирамида-ның асылмалы бакчалары каршында да шулай ук әсәренер, дулкынланыр, моңланыр, сокланыр идем. Тик күңелдә Болгарда туган: "Бу бит безнеке! Үзебезнең. Безнең халык! Безнең тарих!" дигән чиксез горурлык хисе барыбер булмас иде!
Нәсимә САДЫЙК
Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 135 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Шәhри Болгар | | | Кече манара |