Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Шәhри Болгар

Читайте также:
  1. quot;ДАШНАКЦУТЮН" В БОЛГАРИИ
  2. Анкета туриста для посольства Болгарии
  3. АНКЕТНЫЕ ДАННЫЕ ДЛЯ ОФОРМЛЕНИЯ ВИЗЫ В БОЛГАРИЮ
  4. Антология современной болгарской поэзии. – М., 2007.
  5. БАЗОВЫЙ ОТЕЛЬ В БОЛГАРИИ SEASONS
  6. БОЛГАРИ В УКРАЇНСЬКІЙ КУЛЬТУРІ
  7. Болгария

Сәхрәләргә чыксам, ниятем бар

Шәhри Болгарларны үтәргә...

Татар халык җыры

 

Болгарга барып чыккан саен, минем күңелемдә хати-рәләр яңара, җылы хисләр уяна. Болгар минем өчен ул халкыбыз тарихының мөhим бер чоры гына түгел, ә үзем җирләрен аркылыга-буйга җәяү йөреп чыккан борынгы Болгар дәүләтенең башкаласы, ә соңга таба Алтын Урда дигән икенче бер, бөек дәүләтнең мәшhүр шәhәрләреннән берсе, олуг мәдәният, цивилизация үзәге. Шәhри Болгар hәм башка бик күп тарихи шәhәр-авылларыбызның кал-дыклары, аларны эзләп-табып йөргәндә үткән меңнәрчә чакрым юллар, шул кадерле истәлекләрне казып-өйрәнеп җыйган бихисап табылдыклар - болар минем мәңге оны-тылмаслык, гомерләргә сагынып сөйләрлек фәнни яшьлегем. Хәрабәләр арасында йөргәндә hәм киң Иделгә карап биек яр башында утырганда шул ялкынлы яшьлек елларым искә төшә, алар белән бергә чал тарихыбызның бай сәхифәләре менә ничәнче тапкыр инде күз алдымнан үтә. Бу тарих - халкыбыз узган озын вә киң юлның зур бер арасы, мөhим өлеше, бай да, гыйбрәтле дә, бөек тә, әрнүле дә тарих. Гасырлар тарихы ул.

...Бөтен Европаны диярлек тетрәткән hуннар империясе 453 елда, аның кодрәтле ханы Атилла үлгәч, таркала, яңа берлекләр, яңа дәүләтләр оеша башлый. Шулар арасында Азов буйларында hәм Төньяк Кавказ далаларында күченеп йөргән борынгы төрки болгарлар да була. Алар VII йөз башларында Органа (көнбатыш тарихи чыганакларында шулай, төркичә Ураган була; Моходу хан дип тә мәгълүм) җитәкчелегендә берлек төзиләр hәм ул союз 632 елда Кубрат хан җитәкчелегендә ярым феодаль дәүләт булып оеша. Шул чорларның кайбер тарихи язма-ларында ул "Бөек Болгар" дип атала.

650 еллар башында Кубрат үлә hәм әлеге дәүләт таркала, аның кабиләләре төрле якка таралышалар. Ханның кече улы Аспарух җитәкчелегендә зур гына бер төркем Дунай буйларына юнәлә hәм шунда көньяк славян кабиләләрен үзенә буйсындырып, 681 елда яңа дәүләт - Дунай Болгарын төзи. Болгар ханнары ул дәүләт белән 200 елга якын идарә итәләр, әмма IX гасыр урталарында анда христиан дине кабул ителә, славян язуы килеп керә. Болгарлар әкренләп славянлашалар, тик анда үзләренең исемнәрен калдыралар.

Кубратның олы улы Батбайга буйсынган болгарлар үз җирләрендә - Кубан буйларында торып калалар, көнчы-гыштарак яшәгән Хәзәрләргә буйсыналар. Алар күбрәк "кара болгарлар" дип мәгълүм, соңга таба телләре кыпчак-лаша, бүгенге балкарлар hәм карачайларның (карача-лылар, ягъни кара йөзлеләр) бабалары саналалар. Хәзәр дәүләтенә болгарларның Азов буе hәм Төньяк Кавказдагы башка төркемнәре дә кертелә. Алар башка кардәш кабиләләр, мәсәлән, савир-суар, барсил, бәрәнҗәрләр белән берлектә VIII йөз ахырларында Урта Иделгә күченеп киләләр. Монда алар әлегә тарихи исемнәре мәгълүм булмаган башка төркиләр (болары безнең якларга IV йөз ахырларында, халыкларның бөек күчеше вакытында hуннар белән бергә килгән булганнар) hәм җирле фин-угор кабиләләре белән берләшеп, IX йөз ахырларында - X йөз башларында яңа дәүләт - Идел Болгарын төзиләр.

Болгарлар баштарак ярым күчмә тормыш алып баралар, ягъни җәен сәхрәләргә чыгып, чатырларда яши-ләр, кышка йортларга күчәләр. X йөзнең 20-30 елларыннан алар инде утракланалар, терлек асраудан башка, игенче-лек белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Беренче шәhәрләр - Болгар hәм Суар барлыкка килә, аларда башта гарәп hәм Урта Азия дирhәмнәренә охшатып, соңга таба чын, үз акчаларын да сугарга тотыналар. Әкренләп башка шәhәрләр калкып чыга: Биләр, Ашлы, Кашан, Җүкәтау, Нократ, Тура, Тукчын h.б. әлегә исемнәре билгеле булмаган зур вә кечкенә калалар.

Шәhәрләр барлыкка килү, шәhәр мәдәнияте туу Бол-гарда ислам кабул итү белән нык бәйләнгән. Болгар бие Алмас Багдад хәлифәсе әл-Мөктәдиргә илчеләр белән хат җибәрә, үз илендә ислам динен таратуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Үтенеч кабул ителә: hиҗри белән 310 елның 12 мөхәррәмендә (хәзерге ел исәбе миляди буенча, 922 елның 12 маенда) Багдадтан Сусан әр-Расси hәм Әхмәд ибне Фадлан җитәкчелендә гарәп илчелеге килеп төшә. Аны бик зурлап кабул итәләр. Җомга көнне рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә, ә бу исә болгарларны, башка кабиләләрне бер дәүләт, бер хакимият астына берләштерүдә, Идел Болгарының оешып җитүендә бик тә әhәмиятле урын тота (Болгарда ислам кабул ителүнең hиҗри буенча 1100 еллыгы 1989 ның августында шәhри Болгар урынында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде).

Болгар мөселман дөньясы белән мөгамәләгә керә, бу ил хакында шул чорның гарәп-фарсы тарихи географиясендә шактый зурлап яза башлыйлар. Шәрык географиясенең кайбер атаклы әсәрләре яки аларның күчермәләре безнең көннәргәчә сакланып, шулар арасында исеме бая телгә алынган Ибне Фадланның мәшhүр язмасы, XII йөздә шу-лай ук Болгарга сәяхәт кылган атаклы гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнатыйның ике китабы аеруча игътибарга лаек. Алар-дан башка, мөселман яңарышы саналган X гасыр классик гарәп географиясенең күренекле вәкилләре әл-Бәлхи, әл-Мәсгуди, әл-Ис-тахри, Ибне Хәүкал, әл-Мөкаддәси әсәр-ләрендә, "Дөнья чикләре" дигән фарсы язмасында, XI йөз тарихчысы әл-Мәрвази h.б. географ-тарихчыларның хез-мәтләрендә Болгар иле, аның атаклы шәhәрләре Болгар белән Суар, халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, хәрби hәм башка эшләре, бүтән илләр вә халыклар белән мөнәсәбәтләре хакында бик кыйммәтле хәбәрләр сакланган.

Урыс елъязмалары да, шактый гына славян-урыс рухы белән сугарылган булуларына карамастан, тарихи вакый-галарның барышы, аларның ай-еллары, хәтта көннәре хакында, Болгар иленең башка дәүләтләр, иң әүвәл Киев hәм Төньяк-Көнчыгыш Русе белән мөнәсәбәтләре турында мөhим мәгълүматлар бирәләр. Кызганычка каршы, болгар-ларның үз елъязмалары, үз тарихи чыганаклары саклан-маган. Әмма ул бушлык күп еллар буе алып барыла торган археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән тулы-ландырыла, баетыла.

Кыскача гына атап үтелгән язма hәм археологик чыга-наклар болгар җәмгыятен, андагы тормышның күп якла-рын, Болгар иленең тышкы мөнәсәбәтләрен шактый ук тулы күзалларга мөмкинлек бирәләр. Хуҗалыкның нигезен игенчелек тәшкил иткән, төзелеш эше hәм hөнәрчелек, шул исәптән металл эшкәртү, корал ясау, зәркән-ювелир әйберләр эшләү, гомумән, матди культура, аның белән бәйле булган рухи мәдәният, мәгърифәт, хәтта кайбер фәннәр заманы өчен югары үсешкә ирешкән булган. Корал ясау, ныгытмалар төзү, кыскасы, хәрби эш шулай ук заман таләпләренә җавап биргән. Башка илләр hәм халыклар белән икътисадый, сәүдә мөнәсәбәтләре алга киткән, халыкара алыш-бирешнең географиясе җитәрлек киң булган. Шәhри Болгар, аның Идел буендагы Ага-Базар дигән зур сәүдә үзәге тирә-юньдә генә түгел, еракларда да дан тоткан...

Шулай өч йөз елдан артык вакыт - Болгар дәүләте чоры үтеп тә китә. Евразия, шул исәптән Идел буйлары өчен бөтенләй башка дәвер - Чыңгыз хан hәм аның варислары дәвере башлана. 1236 елда Чыңгызның оныгы Бату хан (Чыңгыз хан үзе 1227 елда үлгән була) Европага яу башлый, беренче булып Болгар иле басып алына. 1242 еллар башына бөтен Көнчыгыш Европа яуланганнан соң, монгол армиясе кире Монголиягә кайтып китә, ә Бату хан дүрт мең иң яхшы монгол яугирлары hәм аларга караганда алты-җиде тапкыр күп булган татар сугышчылары - Үзәк Азиядән килгән төрки татарлар белән Түбән Иделдә кала, 1243 елның башында Алтын Урда дәүләтен төзи.

Мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктаган Болгар иле Алтын Урданың төньяк улусына әверелә, аның элек-кеге үзәге булган шәhри Болгар өчен дә яңа чор, бүтән тормыш башлана. Алтын Урданың әле үз шәhәрләре төзелмәгән башлангыч чорда Болгар каласында Бөек Монгол империясе ханнары исеменнән акчалар сугыла башлый, мәсәлән, Мәнгү (Мункэ) хан hәм аның улы Арыкбуга исеме белән 1250 елларда сугылган акчалар яхшы мәгълүм. Алтын Урданың беренче ханнары Бату hәм Беркә берара шәhри Болгарда да торып, дәүләт белән идарә итәләр - шул чорларны чагылдырып, Болгарны Урда ханнарының "алтын тәхете" дип атаган хәбәрләр дә сакланып калган. XIV йөз гарәп географиясенең иң күренекле вәкилләреннән, Мисырның зур дәүләт эшлеклесе әл-Гомәри Болгарны Алтын Урданың мәшhүр шәhәрләреннән, ди. Урыс елъязмаларында бу шәhәр "Бөек Болгар"дип атала.

Шәhри Болгарда hәм болгар җирендә тамырдан үзгә-решләр башлана: кабер өстенә язулы зур ташлар кую га-мәлгә керә, ә ул яңалыкны Үзәк Азиядән, Төрки каhан-лыгындагы традицияләрне дәвам итү рәвешендә татарлар алып килә (мондый гадәт Болгар дәүләтендә булмый); Болгарда, бөтен Көнчыгыш Европада беренче буларак, утлы корал куллана башлыйлар - андый корал турындагы хәбәр 1370 еллар белән урыс елъязмаларында китерелә; болгар җирендә дә бик матур төсле бизәкләр төшерелгән hәм өсте үтә күренмәле калын яктыравык белән капланган нәфис савыт-саба пәйда була - чынаяк (Чин+-аяк), ягъни кытай савыты дигән,безнәң яклар өчен өр-яңа бу керамика, әл-бәттә, Кытай якларыннан килгән татарлар белән бәйле; татарда "чынаяк кирпеч" дип аталган төзелеш керамикасы, ягъни архитектур мозаика hәм майолика, беренче тапкыр тагын да шул Алтын Урда чорында гамәлгә керә. Бу чорда шәhри Болгар үзе дә өр-яңадан диярлек төзелә, ул аңарчы булмаганча зур мәйданны били, әйләнәсе җиде чакрымнан артык, биек ныгытмалар белән әйләндереп алына, гомумән, зурая, матурая.

Шәhри Болгар урынында бүгенгә кадәр сакланып калган архитектур истәлекләрне hәм аларның хәрабәләрен борынгы Болгар дәүләте чорыннан ук калган дип уйлау-чылар да, шулай дип сөйләп вә язып йөрүчеләр дә бик нык ялгышалар. Ул чорның, булсын шәhри Болгарда, булсын башка шәhәр-авыл урыннарында, бер генә архитектур ядкәре дә юк (Алабуга шәhәре янында, "Шайтан кала-сы"ндагы бердәнбер маш-башняны санамаганда). Шәhри Болгарда бүгенгәчә сакланып калган истәлекләр, безнең кадерле тарихи-архитектур ядкәрләребез, ягъни: Җәмигъ мәчетнең аскы өлеше, Кече манара, өч дөрбә-мавзолей, Кара пулат, Ак пулатның, ягъни элеккеге җәмәгать мунча-сының нигезе, Кече шәhәрчек җимерекләре - болар hәм-мәсе XIV гасырның беренче яртысына (өлешчә генә XIII йөз ахырына), ягъни Алтын Урда дәүләтенең иң куәтле чо-рына, аның мәдәниятенең чәчәк ату дәверенә карыйлар!

Шәhре Болгар уртасы

Өсте мәрҗән, асты таш.

Алтмыш колач манара –

Күз өстендә гәүhәр таш.

("Идегәй", татар халык дастаны)

“Болгар” альбомыннан


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 144 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Кече манара | Кара пулат | Беренче башкаласы | ТУБЫЛГЫТАУ | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре | Бутлеров, Мәрҗани h.б. | СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ШӘhРИ БОЛГАР| ШӘҺРИ БОЛГАР

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)