|
Мәгълүм булганча, Болгар иле шәhәр культурасы югары үскән дәүләтләрдән саналган. Археологик тикше-ренүләргә караганда, биредәге шәhәрләр саны 160-ка җиткән. Шәhәр рәвешендәге ныгытылган пунктларны да өстәсәң, бу сан 200 гә якынлаша.
Тарихның аерым чорларында дәүләт башкаласы хез-мәтен үтәгән данлы Болгар hәм Биләр шәhәрләре белән беррәттән, Суар, Кашан, Җүкәтау, Ашлы, Кирмәнчек, Арча кебек аерым феодаль биләмәлекләр үзәге буларак төзелгән шәhәрләр дә билгеле. Тубылгытау шәhәре әнә шундыйлардан. Мәйданы ягыннан ул Болгар, Биләр, Суар, Кашан, Җүкәтау кебек шәhәрләрдән күп кечкенә булган, чөнки зур сәүдә юлларыннан, Идел hәм Камадан шактый ерак урнашкан. Аңа нык үсеп китәргә комачаулаган сәбәпләрнең берсе, күрәсең, шушыдыр. Ләкин, кечкенәрәк булуына да карамастан, монда да мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән, сәүдә hәм hөнәрчелек чәчәк аткан. Шәhәр тирәсендә яшәгән халык иген дә иккән, ә шәhәр урыны хуҗалык алып бару өчен бик уңайлы сайланган. Тубылгытау шәhәренең урыны — Шушма елгасының сулъяк ярында. Яңа Чишмә районы Югары Никиткино авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә. Шәhәргә XII гасырда, монгол яуларына кадәрге чорда нигез салынган, аның чәчәк ату вакыты исә XII-ХIV гасырларга туры килә дип исәплиләр. Элекке шәhәр урынында, хәзер Югары Никиткино дип аталган авыл кырыенда, "Кала башы тавы" дигән урын булу да шәhәрнең монголларга кадәрге болгар чорларында барлыкка килүен раслый. Чөнки "Кала тау", "Кыз каласы", "Кызлар уйный торган җир", "Кыз тавы" дип атала торган легендар урыннар, кагыйдә буларак, Болгар hәм аннан да элеккерәк төрки чорлар белән бәйләнешле. Без моны халык авыз иҗаты әсәрләреннән дә ачык күрәбез.
Тубылгытауны археологик яктан өйрәнүгә А.Артемьев, С.Шпилевский, И.Износков, В.Казаринов, П.Пономарев, А.Смирнов hәм башка галимнәр зур өлеш керткәннәр. Топонимик мәгълүматларга таянып, бу шәhәрнең урынын беренче мәртәбә В.Казаринов hәм П.Пономарев ачыклый.
Шәhәр өч яктан Шушма елгасына килеп төшә торган текә кыялар, ә төньяк-көнбатыш ягыннан катлаулы ныгыт-малар белән әйләндереп алынган булган. Шәhәрлек уры-нында hәм аның тирә-юнендә нәкъ башка болгар шәhәр-ләреннән табыла торган истәлекләргә охшашлы, янды-рылган балчыктан эшланган савыт-саба ватыклары hәм кайбер башка нәрсәләр табылган.
Халык хәтерендә Тубылгытау турындагы риваять тә саклана. Риваятьләргә караганда, шәhәрлекнең көнчыгы-шында Шушма янындагы тау битендә, тимер ишекле тау куышлыгында бай хәзинә яшергәннәр, имеш. Бу ишекне эзләп табу бик авыр, мәгарәгә кергән сурәттә дә, аннан чыгу мөмкин түгел, чөнки ишекне саклый торган зур этнең кергәндә кертеп, чыкканда чыгармый торган гадәте бар икән.
Галимнәрдә Тубылгытау зур кызыксыну уята, чөнки кичү елгасының Шушмага килеп тоташкан төбәгендә тагын берничә шәhәр hәм авыл калдыклары табылган.
Тубылгытаудан ерак та түгел, Карамалыдан алып Ар-хангельская Слобода авылларына кадәр булган егерме чакрымлап арада, Шушма суы киң үзәннән ага. Шушма-ның уң ягында урман белән капланган текәлек, ә сул яры сөзәгрәк, кайбер урыннары гына кырт киселеп елгага килеп төшә торган кыя-таулардан гыйбарәт. Уң яктан Шушмага Кичү hәм Колмакса елгалары, ә сул яктан Чаллы суы килеп кушыла. Елгалар бергә тоташкан, географик яктан уңайлы булган бу җиргә Карамалы, Городище, Елан-тау, Кулмаксы (Колмакса), Горшково, Түбән Никиткино, Югары Никиткино hәм Архангельская Слобода авыллары урнашкан. Төбәкнең кара туфраклы, уңдырышлы җирләре болгар игенчеләрен дә үзенә җәлеп иткән, күрәсең.
А.Артемьев Городище hәм Карамалы авыллары арасында болгар-татар чорына караган шәhәр калдыклары тапкан.
Узган гасырда җирле крестьяннар Елантау авылы тирәсендә 1360-1362 елларда сугылган акчалар хәзинәсе, гомумболгар чоры сугыш балтасы hәм башка исталекләр тапканнар. Колмакса авылыннан ярты чакрым ераклыкта болгар морзасы утарының калдыклары сакланган. 1879 елда анда тимер боҗралардан эшләнгән коба күлмәк табы-ла. Әлеге утар-шәhәрлек ур hәм чокыр белән әйләндереп алынган булган.
Шәhәр исеме "тубылгы" hәм "тау" сүзләреннән тора. Шушма суына таба сузылган тау битендә тубылгы агач-лары үскән, башка урыннарда исә ул агач бик күренми. Тубылгы - кызыл кәүсәле, сыгылмалы болын куагы, сары, алсу төстәге чәчәк ата. Болгарларда шәhәрләрне тау, җәнлек, агач исемнәреннән чыгып атау гадәти күренеш саналган: Җүкәтау, Елантау hәм башкалар.
Шунысы игътибарга лаек, XVIII йөз галиме П.Рычков, Иртешнең сул кушылдыгы Тобол елгасының исеме шул тирәләрдә үсә торган тубылгы агачына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән, дип яза. Елга исеме аның буен-дагы шәhәргә — Тоболга да күчкән. XIV йөздә Тубылгытау шәhәре яшәүдән туктый. Соңыннан бу төбәккә татарлар янына руслар килеп утыра. Хәзерге җирле халык элекке болгар шәhәре урынында яшәгәнлеген яхшы белә. В.Казаринов Түбән Никиткино авылының борынгы мөселман зираты өстенә салынган булуы турында яза. Халык сөйләве буенча, базлар, коелар казыганда бу урыннарда әле да кеше сөякләре чыга икән. Түбән Никиткино авылы Ленино дип тә үзгәртелгән. Аңа әүвәлге исеме Тубылгытау кире кайтарылса, әйбәт булыр иде.
Фирдәүс ГАРИПОВА,
филология фәннәре докторы.
Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 142 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Беренче башкаласы | | | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан |