Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кара пулат

Бу серле hәм мәhабәт бина Шәhре Болгарда гына түгел, ә бәлки илебездә урта гасырлардан кал-ган иң күренекле тарихи-архитектура ядкарьләреннән санала. Археологларның тикшеренүләренә караганда, бу кызыклы бина XIV гасыр урталарында төзелгән. Хәзерге вакытта без инде борынгы зур корылма комплексының бер өлешен генә тамаша кыла алабыз. Болгар монументаль архитектурасының гүзәл үрнәк хисапланучы әлеге бинаны заманында янкормалар әйләндереп алган. Пулатның икенче катында гөмбәзле залы hәм аның тирәсендә бүлмәләр тезелеп киткән. Икенче катның дүрт ягында берәр ишек уелган, ике тәрәзә булган.

Төзелеше ягыннан Кара пулат шул дәверләрдә салынган Урта Азия корылмаларына охшаш. Әйтик, Бакудагы «Диванханә» Кара пулатның элгәреге хәленә аеруча якын булган корылмалардан санала.

Кара пулатның нинди бина булганлыгы, нинди максатларга хезмәт итүе турында төрле фикерләр яшәп килде. Берәүләр анда мәчет булган дисә, икенчеләр бу бина мәдрәсә яисә төрбә (мавзолей) вазифасын башкарган дип раслады. Хәзерге вакытта белгечләрнең күпчелеге биредә хөкем сарае булган дигән фикерне алга сөрә.

Шигъри күңелле халкыбыз, Шәhре Болгардагы башка биналар кебек үк, Кара пулатны да легенда-риваятьләрдән мәхрүм итмәгән. Буыннан буынга, телдән-телгө сөйләнеп, алар безнең көннәргә дә килеп җиткән. Әйтик, ни өчен бинаның исеме «Кара пулат», бу исем каян килеп чыккан? Риваятькә мөрәҗәгать итик: дәhшәтле хөкемдар Аксак Тимер Шәhре Болгарны яулап ала, халыкның олысы-кечесе кылычтан үтә. Болгар ханы Габдулла гаиләсе белән әлеге бинага кереп бикләнә. Канэчкеч илбасарлар бинаны бүрәнәләр белән әйләндереп алып ут төртәләр. Хан гаиләсе hәлак була.Шулвакыт мәйданга җыелган халык бина түбәсенә менеп баскан ханның зирәк hәм искиткеч гүзәл төпчек кызын күрә. Аксак Тимер кызны үзенә хатынлыкка алырга теләвен белдерә. Ләкин горур кыз бу тәкъдимне кире кага. Әмма кыз, дошманнарга әсир төшкән абыйларын күргәч, аларны коткару өчен Аксак Тимергә ризалык бирә. Утны сүндерәләр, кыз куйган шарт буенча ике абыйсына да яхшы аргамак бирәләр. Атка атланган абыйлары күздән югалгач, батыр кыз янып бетмәгән бүрәнәләр өстенә сикерә. Ә исән калган хан уллары Казан суы буена килеп яңа шәhәргә — Казан каласына нигез салалар. Бинаның каралыгы риваятьләрдә өнә шулай аңлатыла. Әмма бинаның Кара пулатка әверелү сәбәбе — башкада. XVIII гасырда рус монахлары, бу бинаны үз хаҗәтләренә җайлаштырып, Казан, Тәтеш hәм Спас базарларында сату өчен балык, дуңгыз ите ише нәрсәләр ыслаганнар. Андый эшләрдән соң бина кара сөремгә батмыйча калмаган, әлбәттә.

Халкымның йөрәк түрендәге иң якты уй-хыяллары белән үрелгән Кара пулат кара сөремле елларны кичсә дә, гасырларга сузылган азатлык өчен тиңдәшсез көрәш сәхифәләренең тапсыз бер ядкаре булып тарихка кереп калган.

Җәүдәт Миңнуллин, тарих фәннәре докторы


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 93 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘhРИ БОЛГАР | Шәhри Болгар | ШӘҺРИ БОЛГАР | ТУБЫЛГЫТАУ | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре | Бутлеров, Мәрҗани h.б. | СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кече манара| Беренче башкаласы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)