Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Татар халкының мәгърифәте

Читайте также:
  1. II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан
  2. В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН на 2011 год
  3. ВЫДЕРЖКИ ИЗ ТЕКСТОВ ВЫСТУПЛЕНИЙ В СРЕДСТВАХ МАССОВОЙ ИНФОРМАЦИИ ПРОКУРОРА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН К.Ф. АМИРОВА ПО ВОПРОСАМ ОРГАНИЗАЦИИ И ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПРОКУРАТУРЫ РТ
  4. Г. сентября 20. — Жалованная несудимая грамота Василия III каринскому татарину Девлячьяру Магмет Казыеву с сыновьями на половину Карина с населяющими ее удмуртами и татарами
  5. ГЛАВА 1 Мои татарские предки – Хан Юсуф – Сумбека – Первые князья Юсуповы
  6. Динамика международных кредитных рейтингов Республики Татарстан в 2003-2009гг.
  7. Комитет по развитию малого и среднего предпринимательства Республики Татарстан

Мәгърифәт – ул аң-белем дигән сүз. Татарлар һәрвакыт мәгърифәт дөньясында яшәгәннәр.

Борынгы Болгар илендә тарих, хокук, медицина, астрология кебек фәннәр үсеш алган. Ул заманда Болгар галимнәренең хезмәтләре Шәрыкъта киң таралган булган.

Алтын Урда дәүләтендә дә шушы традицияләр дәвам ителгән. Мондагы 150 шәhәрдә, Шәhри Болгардагы кебек үк, канализация, суүткәргеч, фонтаннар, мунча, бассейннар булган. Боларны төзү hәм сәүдә-финанс операцияләрен тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен катлаулы тригонометрик hәм геометрик исәпләүләр ясый белгәннәр.

Казан ханлыгы чорында мәгърифәтне дин әhелләре тараткан. Мәчетләр hәм мәдрәсәләр бөтен дөньяга дан тотканнар. Татар халкының мәгърифәтен үстерүдә зур өлеш керткән мәдрәсәләр арасында ир балалар өчен ачылган «Мөхәммәдия» hәм «Ләбибә мәктәбе» исемен йөрткән кызлар мәдрәсәсен атарга кирәк. Бу мәдрәсәләрдә беренче тапкыр дин белән беррәттән дөньяви фәннәр (математика, тарих, география) hәм рус теле укытыла башлый. Татар хатын-кызлары өчен ачылган Ләбибә мәктәбендә татар, гарәп, фарсы, рус, сызым, рәсем, хор белән җырлауга да зур игътибар бирелә. Бу мәктәпне тәмам-лаган кызлар 2 төрле документ алып чыгалар. Беренчесе, мулла биргән дини белем турындагы кәгазь. Икенчесе, дөньяви фәннәр укуы hәм өлгереше турындагы таныклык. Бу мәктәпне тәмамлаган кызлар татар хатын-кызлары арасында аң-белем таратуга зур өлеш кертәләр hәм аларны hәр җирдә көтеп алалар.

XIX нче гасырның беренче яртысында Казан губер-ниясенең рухи тормышында Казан университеты зур роль уйнаган. Ләкин беренче вакытларда татарлар, башкортлар, рус булмаган башка халык вәкилләре университетта укый алмаганнар. Университет ачылып 12 ел үткәч кенә, меди-цина факультетына 20 мөселман студентын кабул итәргә рөхсәт бирелә. Университетта белем алган төрки халыклар вәкилләренең гомуми саны гасыр уртасына берничә дистәгә җитә.

Бу чорда башлангыч hәм урта мәктәп тә билгеле бер дәрәҗәдә үсеш ала. Крестьян балалары өчен рус мәктәп-ләре ачыла. Өяз (уезд) шәhәрләрендә өяз училищелары эшли. Дин әhелләре балалары өчен махсус училищелар ачыла. Татар мәктәпләренә хөкүмәт акча аз бирү сәбәпле, аларның саны бик артмый. Бу чорда 500 авыл мәктәбе hәм мәдрәсә эшли, алар зур кыенлыклар кичерә. 80 нче елларда яңа мәктәпләр сыйныф такталары, парталар, өстәлләр, географик карталар белән җиhазландырыла. Имтиханнар бирү кертелә. Укучылар, ислам дине нигезләре белән бер-рәттән арифметика, география, тарих, рус теле, берничә төрле Европа hәм көнчыгыш халыклары телләрен үзләш-терәләр. Татар мәктәбендә белем бирү системасын үзгәр-теп кору башлана. Ләкин яңача укыту бик әкрен бара: XIX нче гасыр ахырында барлык татар мәктәпләренең 5 процентын гына тәшкил итә. Бу чорда татар мәгърифәтчеләре хатын-кызларга белем бирү, китапханәләр, уку йортлары ачу, татарча газеталар басуны бурыч итеп куялар. Татар-ларның европача киенүен, театрларга йөрүен яклап чыгалар.

Рус булмаган халыкларны укыту өчен рус телендә эшләүче мәктәпләр ачыла. Мөселман балаларын рус-татар мәктәпләрендә укыту карала. Бу мәктәпләр дәүләт хиса-бына эшли. Татар мәктәпләренә hәм мәдрәсәләргә халык акчасына эшләүче рус класслары кертелә.

XX нче гасыр башында татар яшьләренә башлангыч hәм урта белем бирү, нигездә, мәктәпләрдә hәм мәдрәсә-ләрдә алып барыла. Казан губернасында ул елларда 640тан артык татар мәктәбе hәм мәдрәсә исәпләнә. Монда яшәүче татарларның 80% чамасы ана телендә укый-яза белә. Казан мәгариф округы инспекторы Я.Д.Коблов татарларның мәгърифәтлелеге турында болай дип яза: «Россиянең көнчыгыш өлешендә яшәүче халыклар арасында мөселман татарлар беренче урында тора. Алар арасында гыйлемле кешеләр процент ягыннан руслар белән чагыштырганда күбрәк. Кайсы катлаудан гына чыкмасын, татар кешесе, hичшиксез, башлангыч дин гыйлемен өйрәнгән hәм ул татарча укый-яза белә».

Татарлар 1917 елга кадәр үк үзләренең мөстәкыйль мәгариф системасын төзегәннәр. Татар халкы революциягә кадәр үк Россиянең барлык халыклары арасында укый-яза белү буенча 1 нче урында торган. Бу чорда халыкның грамоталылыгы 80% ка җиткән.


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 176 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘhРИ БОЛГАР | Шәhри Болгар | ШӘҺРИ БОЛГАР | Кече манара | Кара пулат | Беренче башкаласы | ТУБЫЛГЫТАУ | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре | Бутлеров, Мәрҗани h.б. | СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан| ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)