Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кече манара

Чалт аяз көн. Акрын гына искән талгын җилдә тузганаклар тирбәлә. Тирә-як ниндидер бер моңсу тынлыкка чумган. Әйләнәдә — җырларда җырланган, риваятьләрдә макталган, даны ерак илләргә таралган борынгы Болгар шәhәре хәрабәләре. Әнә, болгар бабаларыбызның дәүләт корып яшәгән заманнарының якты бер истәлеге булып, манара басып тора. Аны Кече манара дип атыйлар. Ак ташлардан салынган манараның ишек яңаклары, тәрәзә уемнары таштан «үреп» ясалган нәфис бизәкләр белән нәкышләнгән. Ничә гасырлар килеп китүгә карамастан, алар әле дә билгесез болгар остасының кул җылысын саклый шикелле.

Кече манара — шәhри Болгарның хәзерге вакытта чагыштырмача яхшы сакланган тарихи-архитектура истәлеге. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, манара «изге болгарлар» җирләнгән урында төзелгән hәм тирә-юнендәге төрбә-мавзолейлар белән бербөтен корылмалар комплексын тәшкил иткән. Манара янындагы каберлек татар риваятьләрендә «Хан зираты» дип тә йөртелә. Кече манараның төзелүен археологлар XIV гасырның икенче ярты-сына нисбәт итәләр hәм Җәмигъ мәчетнең Олы манарасы үрнәгендә төзелгән дип раслыйлар. Биеклеге унбиш метр чамасы булган бу манара өскә таба нечкәрә барган цилиндрик кәүсә hәм аның өстендәге конус түбәле галереядән гыйбарәт. Үзенең төзелеше, бизәк мотивлары белән ул Кавказ аръягы, Кече Азия hәм Кырым манараларына охшаш. Беръяктан хәрби манараны да хәтерләткән әлеге корылма Азәрбайҗанның каравыл манараларына да якын тора дип әйтергә була.

Заманында Болгарда тагын бер манара — Олы манара да була. Әмма ул 1841 елның бер төнендә күршедәге Болгар авылын гына түгел, янәшә тирәдәге авылларның халкын да тәмле йокысыннан уятып гөрселдәп авып төшә. Олы туганын югалтуга сыкранса да, Кече манара, заманнар узуга артык исе китмәгәндәй, галибәнә кыяфәттә басып торуын дәвам итә. Узган гасырларның телсез шаhиты булган манара кемнәрне генә үзенә җәлеп итмәгән, кемнәрне генә тирән уйга, кайгы-хәсрәткә салмаган. ХVШ йөзнең билгесез бер татар шагыйре әнә нәрсә ди:

Шәhре Болгар манарасы

Сиксән баскыч hәм арасы.

Анда менгән ирәнлэрнең

Сил тик агар күздин яше.

Дөрес, бу очракта шагыйрь Олы манараны күздә тоткан, күрәсең. Чөнки Кече манараның өске катына алып менүче әйләнеч таш баскычның басмалары кырык биш. Әмма безнең өчен басма саны түгел, ә шагыйрьнең тарихыбызга мөнәсәбәте, күңел түреннән чыккан ихлас сүзе кадерле. Әйе, Кече манара кешеләр тарафыннан игътибарсызлыкка үпкәли алмый.

1722 елда Иран сугышына барышлый император Петр I Болгарда туктала, Кече манарага менеп болгарларның кала төзү өчен уңайлы урынын сайлый белүләренә соклана hәм истәлек өчен аның диварына исемен дә язып куя. Болгарда бөек галимебез Шиhабетдин Мәрҗани дә еш була. 1860 елда ул Кече манарага менеп исемен түгел, ә буыннар эстафетасы турында гарәпчә тирән эчтәлекле шигырь яза. 1830 ел азагында шәhри Болгарга сәяхәт кылган Эдуард Турнерелли болай ди: «Заманында бу диварлар менә хәзер безнең кебек тормыш белән кайнап торганнар, ә хәзер көлгә әйләнгән, онытылган, ташланган». Юк, онытылмады алар, оныттырырга бик тырышсалар да, онытылмады. Заманалар узу белән Кече манара бәет-риваятьләрдән фәнни монографияләргә, китапларга, рәсем-фотоларга күчте, Болгар тарих-архитектура тыюлыгының күркенә әверелде, кино-телевидение экраннарына чыкты, календарь белән диварларга эленде, значок-билге булып күкрәкләребезгә менде. Ә шулай да манарага карап уйга калган вакытларда еш кына күңелдә Щәhре болгар бәетенең түбәндәге юллары яңара:

Җиhанны тетрәтмеш иде синең олуг шәүкәтең.

Кайда милкең, кайда гыйльмең, кайда бөек дәүләтең?

Көнчыгыш дөрбә

 

Озак еллар буе “Изге Николай чиркәве” дип аталып йөрде – 1732 елга кадәр, ягъни бүгенге таш чиркәүне салганчы, шул замандагы урыс монастыре өчен чиркәү булып хезмәт иткән. Үзенең гомум төзелеше hәм архитектур эшләнеше ягыннан мөселман дөньясында киң таралган дөрбәләр калыбында ясалган. Халык арасында таралган риваятьләргә караганда, монда биләр нәселеннән булган ир-ат затын күмә торган булганнар.


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 111 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘhРИ БОЛГАР | Шәhри Болгар | Беренче башкаласы | ТУБЫЛГЫТАУ | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре | Бутлеров, Мәрҗани h.б. | СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ШӘҺРИ БОЛГАР| Кара пулат

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)