Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

ШӘhри Болгар

Читайте также:
  1. quot;ДАШНАКЦУТЮН" В БОЛГАРИИ
  2. Анкета туриста для посольства Болгарии
  3. АНКЕТНЫЕ ДАННЫЕ ДЛЯ ОФОРМЛЕНИЯ ВИЗЫ В БОЛГАРИЮ
  4. Антология современной болгарской поэзии. – М., 2007.
  5. БАЗОВЫЙ ОТЕЛЬ В БОЛГАРИИ SEASONS
  6. БОЛГАРИ В УКРАЇНСЬКІЙ КУЛЬТУРІ
  7. Болгария

Татар халкының изге урыннары

 

Ерак баба – Болгарлар

Җир билүче булганнар.

Коллыкны сөймәгәннәр,

Чит җиргә тимәгәннәр,

Кан койыйк димәгәннәр.

 

ИР хакын хаклаганнар,

Ил данын яклаганнар,

Җирләрен саклаганнар,

Коралдан атмаганнар.

 

Ерак баба болгарлар

Мәгърифәтче булганнар.

Зирәк шагыйрьләр туган,

Галимнәр дә күп булган,

Берсе Кол Гали икән,

Даны еракка киткән,

Гасырлар аша үткән,

Бу көнгә килеп җиткән.

 

Безнең ерак туганнар

Татар түгел, болгарлар,

Фәкать болгар булганнар!

“Болгар” сүзе безнеңчә

“Белер”, “белемле” икән.

Кайчан бу затлы исем

Безнең арадан киткән?

Татар – “дошман”, “һөҗүмче”

Тамгасы безгә үткән.

 

Бик борынгы Болгарда

Булган диләр бит бар да:

Мәдрәсә һәм мәгърифәт

Булган анда бик хикмәт...

Тимер кою, бронза,

Көмеш кою, күн эше.

Төрле һөнәрләр белән

Мәшгуль булган һәр кеше.

Кигәннәр ди күн итек,

Яратып, матур итеп.

 

Безнең баба болгарлар

Белемлеләр булганнар,

Төзегәннәр диварлар,

Зур йортлар, ак пулатлар,

Төзегәннәр ак таштан,

Ак таштан, яңабаштан,

Тырышкан, нигез салган.

Шул борынгы Болгардан

Бүгенге көнгә безгә

Тик хәрабәләр калган.

 

Кайда Болгар, кайда каласы,

Хәзер кайдан табып аласы?

Кайда даны – йөрәк ярасы?!

Мин үзем дә Болгар баласы!

 

I. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИЗГЕ УРЫННАРЫ

ШӘhРИ БОЛГАР

 

Шәhри Болгар... Бу исем рухи дөньябызга, күңелләре-безгә әнкәбез күкрәгенең җылы сөте аша, сабый чагы-бызда ул җырлаган җырлар, сөйләгән бәет-дастаннар, риваятьләр белән тирән уелып калган. Менә ни өчен ул гомер буена күңелебезнең иң нечкә кылларын да тибрәтә ала торган моңсу аhәң булып яңгырап тора.

Сәлам улсын сиңа, Болгар, олуг данлар күтәрдең,

Мәдәни шәhәр улдыгың Яурупага күрсәттең.

Синең изге балаларың китапларын алдылар,

Наданлык вә җәhаләтне аяк аска салдылар.

Тимердән вә ташлардан салган биналар вәйран,

Ни сәбәптен улды вәйран, белмәүче улыр хәйран.

Шәhри Болгар юлларына таш пулатлар салалар

Шәhри Болгар вәлиләре каршы чыгып алалар.

Габдрахман коесындан дәвага су алалар.

Габдрахман тау башына нәзер корбан чалалар.

Шәhри Болгарларга бардым зиярәт кылырмын дип,

Рабига күлләрен күргәч, сәламәт булырмын дип.

Урта гасырларда Европа hәм Шәрык илләрендә дан тоткан, халкыбызның хәтереннән, теленнән hәм җырла-рыннан төшмәгән бу шәhәр. Болгар дәүләте яшәешенең аерым тарихи чорларында аның үзәге - башкаласы хезмә-тен дә үтәгән. Болгар исеме урта гасырлардагы гарәп-фар-сы, шулай ук татар тарихи чыганакларында, нумизматика hәм эпиграфика материалларында чагылыш таба. Шәhре Болгар, аның даны, матурлыгы, урыны, халкы тормышы-ның мул hәм иркен, өс-аяк киемнәренең күркәмлеге, базарларының кайнап торуы, товарлары күплегеннән киш-тәләр сыгылуы, кызларның тал чыбыгыдай матур-сылу-лыгы, ир-егетләренең батыр, курку белмәс йөрәкле булу-лары h.б. турында бик күп язылган. X гасырдан башлап дөнья аренасында Болгар икътисади яктан нык үскән, мәк-тәп-мәдрәсәләре гөрләп торган шәhәр буларак дан тоткан. Аның болай алга китүенә үзендә акчалар сугу да, hичшик-сез, зур ярдәм иткән, билгеле. Шәhәрнең кайсы елда са-лынганы төгәл генә билгеле түгел, ләкин куфи дирhәм-нәренә охшатып Болгарда сугылган hәм датасы билгелән-гән беренче акчалар 903-908 елларга карый. Алар болгар ханы Җәгъфәр бине Габдулла исеменнән чыгарылганнар. Болгар халкының абруйлылыгы, тормыш-көнкүрешенең яхшы-иминлеге килгән кешеләрнең күзенә иң беренче чиратта чагылган. 985 елда Киев князе Владимир абыйсы Добрыня белән Болгарга яу чаба. Добрыня, Болгар сугыш-чыларының күн итек-читектән икәнлекләрен күреп, князь-гә, болар безгә ясак түләмәс, әйдә, башка урыннан чабата-лыларны эзлик, дип эшлекле киңәшен бирә. Болгар иле бе-лән Киевнең үзара тыгыз мөнәсәбәте яу чабулардан башка тагын сәүдә торгызып аралашуда да күренә. Мордва hәм Бортас җирләре аша, Югары Сор суын аркылап, Болгардан Киевкә сәүдә юлы да үткән. 986 елда Киевкә, Владимир янына, Болгардан илчеләр килә. Алар князьне халкы белән бергә мөселман диненә күчәргә өндиләр. Владимир илче-ләрне әйбәт кабул итә. Киләчәктә бу турыда ныклап уйлап карарга ышандыра. Ләкин ахырда аларга уңай җавап бирелмәве мәгълүм.

Шәhре Болгар зур ике су - Идел hәм Чулман кушылган урынга утырган, Европа hәм Азия арасындагы су hәм кәр-ван сәүдә юлларын үз кулына бикләгән, зур сәүдә үзәге бу-ларак билгеле булган. Болгар Русь князьлекләре Урта Азия, Гарәбстан, Әрмәнстан, Кытай, Византия hәм башка илләр белән сату иткән. Сәүдәнең болай чәчәк атуы бол-гарларның варислары татар халкының авыз иҗатында да яңгыраш тапкан:

Болгар-Биләр диясез, Болгарданмы киләсез.

Болгар елкыларын hәйдәп, hинд илләрен гизәсез.

Җүкә ләнгәс-кәрәз балга, җам-аяклар ачы балга,

Энҗе-мәрҗән, гәүhәр-якут агыла шәhре Болгарга.

Ибне Фазлан язмаларындагы: "Русларның товар төягән кораблары Болгар пристанена килеп туктыйлар", - дигән сүзләр сату-алу болгарлар тормышында яшәү чыганагы-ның әhәмиятле бер төре булуын күрсәтә. Болгар сәүдәсе аша ас, төлке, кеш, тиен, сусар, кондыз мехлары, балавыз, уклар, балык, гәрәбә, бал, чикләвекләр, затлы күн, кылыч-көбәләр, каен агачы, куян hәм кәҗә тиреләре, бүрекләр, сарыклар, мөгезле терлек h.б. үткән. Бу әйберләр читкә дә чыгарылган. Болгарның үз әйберләрен-нән сусар hәм кондыз мехлары, балык hәм балык тешләре, каен агачы, чикләвек, бал, куян hәм кәҗә тиреләре, уклар, бизәнү әйберләре, бүрекләр, затлы күн h.б. әйтергә мөмкин. Болгар күненең даны еракларга таралган. Урта Азия халыклары яхшы күнне болгар күне, болгари дип йөрткәннәр. Ул татар халкы җырларында да сакланып калган:

Сәхтиян читек лә, ай, бизәүле,

Болгарныкы икән олтаны шул,

Болгарныкы икән олтаны...

Шәhре Болгарны монгол яулап алучылары җимерү дә халык авыз иҗатында тирән эз калдырган, халыкта кара кайгы уяткан:

Тарих жиде йөздә

Килде Тимер Болгарга

Габдулла ханның кулындин

Болгар шәhрен алдыйа.

Болгар бабаларыбыз, килгән яуга карап, кул кушырып утырмаганнар, аларга каршы батырларча көрәшкәннәр hәм күбесе hәлак тә булган. Шәhре Болгар көнбатышка юл тота торган яу юлында капкан хезмәтен дә үтәгән. Исән калган халык көче белән Болгар тиз арада яңадан торгызыла. Болгар hәм болгар җирләре 1250 елда төзелгән Алтын Урда дәүләте составына керә. 1250-1350 еллар азагына кадәр шәhри Болгар үзенең чәчәк ату чорын кичерә. Шушы чорда рус елъязмаларында ул Бөек Болгар дип атала башлый. Анда эшләнгән бизәнү әйбер-ләренең даны еракларга таралган. Таш hәм кирпечтән йортлар төзү, керамик әйберләр ясау, күн эшкәртү hөнәре үскән, алга киткән, чуен кою үзләштерелгән. Акча сугу, сәүдә итү тагын да көчәйгән. Ләкин Алтын Урда эчендәге каршылыклар, алып барылган үзара сугышлар Болгар җире hәм Шәhре Болгарны бик нык какшаталар.

1431 елда князь Федор Пестрый Болгарны җимерә hәм аны Казан алмаштыра.

Борынгы Болгар шәhәренең хәрабәләре хәзерге Спас районы Болгар авылы урынында hәм аннан көньякта, Идел суының сул ярында урын алган. Элекке шәhәр урынында соңыннан барлыкка килгән рус авылына Болгар исеме бирелгән. Куйбышев ГЭСы төзелү уңае белән, монда элек-ке Спас районының үзәге Спас шәhәре күчереп утыртыла hәм аңа Куйбышев дип исем бирелә. 1969 елдан бу урында дәүләтебез тарафыннан Болгар дәүләт тарихи архитектура тыюлыгы оештырыла.

1722 елда Иран сугышына узып барышлый шәhри Бол-гар хәрабәләрен Петр I карап йөри. Кече Манара өстенә менә, тирә-якны күзәтә hәм ул шәhәр урынының оста сай-ланган булуына соклана. Ахырдан аунап яткан кабер таш-ларын җыеп куярга әмер бирә. Мәскәү профессоры А.П. Смирнов бөтен гомерен Болгар дәүләтен, шәhри Болгар тарихын өйрәнүгә багышлый.

Шунысы игътибарга лаек, элекке Болгар дәүләте җи-рендәге Татарстан районнарында Болгар сүзе белән дис-тәләгән авыл, елга, күл, тау h.б. объектлар аталган. Мон-дый атамалар тагын элекке Болгар дәүләте белән чиктәш яки аның сәяси hәм икътисади йогынтысы астында булма-ган урыннарда да очрый. Ока суы тирәләре, Пермь өлкәсе, Урал буйлары, Төньяк Кавказ hәм Украина җирләрендә болгар сүзе истәлек булып, географик атама буларак ны-гып калган.

Шәhри Болгар халык хәтерендә, күңел түрендә, җыр-ларда, бәет hәм дастаннарда. Ул – халкыбызның данлы үт-кәне, барасы юллар, күтәреләсе үрләр өчен якты маяк, юаныч hәм ышаныч.

Фирдәүс ГАРИПОВА,

филология фәннәре докторы.

 

 

Текстны укып чыкканнан соң түбәндәге сорауларга җавап бирегез:

1. Болгар сүзе нәрсәне аңлата.

2. Борынгы Болгар шәһәре кайда урнашкан булган?

3. Шәһри Болгарны икътисади яктан алга киткән, нык үскән шәһәр булуын нинди материаллар дәлилли?

 

 

Хәят күрке, аның нигез ташы - без,

Бөтен гыйлем вә мәгърифәт башы - без;

Түгәрәк җирне тиңләсәк йөзеккә,

Моңа шик юк: аның асыл ташы - без

Гомәр Хәйям


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 114 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘҺРИ БОЛГАР | Кече манара | Кара пулат | Беренче башкаласы | ТУБЫЛГЫТАУ | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре | Бутлеров, Мәрҗани h.б. |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Непрерывность поверхностей глазного яблока и оболочек зрительного нерва, а также мозговых оболочек| Шәhри Болгар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.011 сек.)