|
Китапның берничә мең еллык тарихы бар. Вавилон-лылар hәм башка халыклар китапны балчыктан ясаганнар. Кытайда беренче китапларны бамбук пластинкаларга, ә Мисырда таш плитәләргә язганнар. Аларга чокып яза тор-ган булганнар.
Урта гасырларда пергаментка яза башлаганнар hәм пергаментларны дәфтәр кебек теккәннәр. Римлылар hәм греклар балавызланган такталарга язганнар. Мондый такталарда язу озак сакланмаган.
Беренче кәгазь Кытайда уйлап табылган. Бу вакыйга язу эшен нык җиңеләйткән. Кәгазь ефәктән эшләнгән булган. Кытайлар кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар.
Борынгылар нәрсәләр белән язганнар соң? Ташларга гранит чөйләр белән чокып язганнар. Пергаментка, папи-руска, кызыл балчыктан, балавыздан ясалган такталарга агач чөйләр белән язганнар. Борынгы Грециядә бу таякны стилос дип атаганнар.
Кәгазь тарала башлагач, башка язу коралы кирәк булган. Италиядә кара балчыклы сланец кулланганнар. Ул төрки халыкларда «кара таш» дип атала. Карандаш сүзе шуннан килеп чыккан.
1565 елда Англиядә графит табыла. Ләкин мондый карандаш тиз сына торган булган. 1795 елда француз кешесе Конте яхшы карандаш уйлап таба: графит тузанын кызыл балчык белән катыштыра hәм «күлмәк» кидерә.
XVII гасырдан башлап кара белән язу модага керә. Кара ясауның күптөрле ысуллары булган. Язу карасы кулланыла башлагач, яңа корал да кирәк була. Көнчыгыш илләрдә каләмне камыштан ясаганнар. Тиздән каләмне каз каурые алыштыра. 1820 елда Германиядә корыч каләм эшләнә. Ул кыйммәт булган, чөнки аны асылташлар белән бизәгәннәр. XIX гасырда корыч каләмнәрне фабрикаларда ясый башлаганнар.
Мең еллар элек китап басу станогы hәм шрифтлар бул-маган. Текстларны папируска, ефәккә, аерым кәгазьгә язганнар.
Дөньяда иң беренче басма китап XI йөздә Кытайда барлыкка килгән. Кытай остасы Ван Чи кызыл балчыктан иероглиф штапмлар ясый. Бу китап бастыру эшен җиңе-ләйтә, чөнки мондый шрифт белән теләсә нинди сүзне hәм җөмләне җыеп була.
Европа территориясендә беренче китап 1445 елда чыга. Ул «Библия» була. Шуннан соң басу эше тиз арада бөтен Европага тарала.
Славян илләрендә китап басу эше XV гасырның ахырына туры килә. 1564 елда Иван Федоров чыгарган «Апостол» беренче рус китабы булып санала.
Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Львов шәhәре типографиясендә төрки телендә басылган бер китап табыла. Бу татар телендә әрмән хәреф-ләре белән басылган иң борынгы китапларның берсе. Гарәп шрифтлары белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәhәрендә 1612 елда чыга.
XVIII гасырның 20 нче елларында Петр I Персия по-ходына әзерләнә башлый. Ул шушы уңайдан «Манифест» яза. 1722 елның 15 июлендә ул татар телендә аерым китап булып бастырыла. Бу дүрт битле китапның беренче өч битендә татарча текст басылган. «Манифест» Россиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.
Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш. Татарлар арасында иң күп таралган китаплар булып Италиядә, Шәрыкъ илләрендә чыккан китаплар санала. Бу китаплар гарәп hәм фарсы телләрендә басылган булган. Идел буена бу китапларны татар сәүдәгәрләре hәм сәяхәт-челәре алып кайтканнар. Казан, Оренбург, Уфа кебек шә-hәрләрдә татар китаплары басыла башлагач та, Көнчыгыш илләреннән китап алып кайту тукталмаган. Казан уни-верситетының китапханәсендә Әбү Гали Синаның 1593 елда ук Италиядә гарәп телендә басылган китабы саклана.
Татар халкы hәрвакыт китап яраткан hәм китапны кадерләгән. Китаплар hәр өйдә иң чиста урында, ак тукы-мага төрелеп кенә сакланган. Халык арасында кулдан язылган китаплар күп булган. Китап сүзе изге саналган, кулга китап тотып ант иткәннәр.
Татарлар, дөнья халыклары арасында беренчеләрдән булып, 1722 елда ук китап басу эшенә керешәләр. 1913 елда, тиражы 3 миллионга җиткән, 529 татар китабы басылган. 1917 елга кадәр татарча 15 меңгә якын китап дөнья күрә.
1.Татар язуы нинди үзгәрешләр кичерә?
2.Татар халкының мәгърифәте турында ниләр белдегез?
3.Татар телендә беренче китап кайчан дөнья күрә?
25 бит
1. Текстны укыгыз.
Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 311 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Татар халкының мәгърифәте | | | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре |