Читайте также:
|
|
Татар теле — иң бай hәм иң борынгы төрки телләрнең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары ниге-зендә, җир шарындагы 6500 телнең 14е халыкара тел дип игълан ителгән. Бу телләр арасында татар теле дә бар. Татарча белгән кеше 30 лап телдә сөйләшүчеләр белән иркен аралаша ала.Төзелеше буенча татар теле агглютинатив телләргә керә. Агглютинатив телләрдә (башкорт, төрек, үзбәк, h.б.) үзгәрми торган тамырга билгеле бер тәртиптә кушымчалар ялгана. Кушымчаларның hәрберсе бер генә грамматик мәгънә белдерә.
Рус теле флегтив телләргә керә. Флегтив телләрдә бер кушымча ике грамматик мәгънә белдерә.
Татар халкы рус халкы белән бик күптәннән иҗтима-гый, сәяси, икътисади, мәдәни, сәүдә hәм көнкүреш бәй-ләнешләрендә торган. Бу бәйләнешләр татар hәм рус телләренә дә кагылган. Рус дәүләтендә татар теле башка төрки халыклар белән бәйләнештә арадашчы булып тор-ган. Казан ханлыгы чорында сату-алу белән шөгыльләнүче рус сәүдәгәрләре өчен сүзлекләр төзелгән. Бу сүзлекләргә иң кирәкле сүзләр кертелгән, аларга аңлатма бирелгән. Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылганнан соң, 2 тел арасында мөнәсәбәтләр тагын да киңәя. Руслар арасында татар теле белән кызыксыну арта.
XVII—XVIII гасырларда дәүләтара мөнәсәбәтләрдә дә татар теле кулланыла. Рус дәүләте мәнфәгатьләрен яклау өчен, татарча белә торган чиновниклар, хәрби кадрлар әзерләү кирәк була. Шул сәбәпле җирле телләрне өйрәнә торган мәктәпләр ачыла. 1730 елның ахырында тарихчы-галим, дәүләт эшлеклесе В. Н. Татищев русларга татар hәм калмык телләрен укыту өчен махсус мәктәп ача. Ул сүзлекләр төзү эшен дә оештыра. Бу елларда беренче үзөйрәт-кечләр дә барлыкка килә. Татар телен өйрәнү класслары арта бара. 1769 елда Екатерина II Казан губернаторына татар теле укыту өчен гимназия каршында махсус класс оештыру турында боерык бирә. Аның татар телен яхшы белгән рус чиновниклары әзерлисе килә. Бу гимназиядә 60 ел дәвамында татар теле укытыла. Татар телен өйрәнүгә булган ихтыяҗ яңа эшкәртмәләр таләп итә. Шулай итеп дәреслекләр төзелә башлый. Беренче басма дәреслекне 1778 елда С. Хәлфин төзи. 1733 елда Россия фәннәр Академиясе җирле халыкларның телләрен өйрәнү өчен махсус экспедицияләр оештыра. Телчеләр телләрнең чагыштырмалы сүзлекләрен төзү белән кызыксыналар.
Бүгенге көндә татар теле — зур үсеш алган телләрнең берсе. Галимнәр әйтүенчә, татар телендә ярты миллионлап сүз бар. Сүзләрне җыю, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнү белән лексикографлар шөгыльләнәләр. Сүзлекләр ике төргә бүленә: энциклопедик hәм филологик (ягъни, икетелле) сүзлекләр. Татар теленең шулай ук аңлатмалы, орфографик, диалектологик hәм фразеологик сүзлекләре бар. Шулай ук күпсанлы үзөйрәткечләр дә төзелде.
III бүлек. Татарлар һәм Татарстан турында кыскача мәгълүмат
Татар халкы үзенең теле белән алтай телләре гаиләсенең төрки төркеменә карый. 1989 елда, Бөтенсоюз халык чанын алу мәгълүматларына караганда, элеккеге Союзда 6920745 татар (шулардан 271 715 е Кырым татарлары) яшәгән. Сан ягыннан татрлар СССР да алтынчы урынны биләгән.
Телләр гаиләсе – ул генетик кардәш телләр бердәмлеге, ягъни борынгы бер телдән, бер тамырдлан, баба телдән үк килгән уртак сыйфатлары булган телләр җыелмасы дигән сүз. Алтай телләре гаиләсе – иң зурлардан берсе (тагын һинд-европа, сино-тибет, афразия, урал телләре гаиләләре һ.б. бар). Бу гаилә өч төркемгә: күләме белән зур төрки, зур булмаган монгол
Татарлар һәм Татарстан турында кыскача мәгълүмат
Сораулар һәм биремнәр
1. Татар теле кайсы тел гаиләсенә һәм нинди төркемгә карый? Шул төркемгә кергән башка халыкларны да санап күрсәтегез.
2. Татарлар күпләп яши торган урыннарны (республика, өлкәләрне) атап әйтегез.
1. Татарстан Республикасы һәм аның казанышлары хакында кыскача сөйләп бирегез. Татарлардан һәм Татарстанда яшәүче башка халыклардан нинди атаклы шәхесләрне беләсез?
2. Татарстан гербы һәм флагы нәрсә турында сөйли? Аларның авторларын атагыз.
1. Республикада нинди казылма байлыклар, су, туфрак, үсемлек һәм хайваннар дөньясы ресурслары бар?
2. Берничә җөмләне күчереп язып, сүзләрнең астына сызасы.
Бирем:
Астына сызылган сүзләрне синонимнары белән алмаштырыгыз.
1. Татарстанның икътисади-географик урыны һәм аның республика халык хуҗалыгын үстерүдә әһәмияте нинди?
2. Үз табигый ресурсларын гына файдалануга нигезләнгән хуҗалык тармакларын атап чыгыгыз. Бу тармакларның кайсылары төр тармак булып тора?
3. Тексттан алынма сүзләрне табыгыз һәм алардан мөмкин булган сыйфатлар ясагыз.
1. Республикада нинди казылма байлыклар, су туфрак, үсемлек һәм хайваннар дөньясы ресурслары бар?
2. Берничә җөмләне күчереп язып, сүзләрнең астына сызасы.
Бирем:
Астына сызылган сүзләрне синонимнарны белән алмаштырыгыз.
Татарстан җөмһүрияте башкаласы Казан шәһәре турында
Казан – Татарстан Республикасының башкаласы
1. Казан шәһәренең кыскача тарихын сөйләгез.
2. Казанда нинди сәнәгать тармаклары үсеш алган?
3. Казанның мәдәни тормышы турында нәрсәләр белдегез?
4. Казандагы фән үзәкләрен санап китегез.
1. Текстта очраган парлы, кушма һәм тезмә сүзләрне язып алыгыз.
2. Текстның эчтәлеген сөйләгез.
1. Текстта астына бер сызык сызылган сүзләрнең синонимнарын, ә ике сызык сызылган сүзләрнең антонимнарын бирегез.
2. Сөембикә турында нинди риваятьләр белдегез.
3. Р.Вәлиевнең «Сөембикә» шигырен яттан өйрәнегез.
1. 19-12 битләрдәге текстлардан гарәп, фарсы алынмаларын күчереп языгыз, аларның дөрес язылышына игътибар итегез.
2. Текстларның эчтәлеген сөйләгез.
1. Казанда нинди мәчетләр бар? Аларның төзелү тарихын сөйләгез.
2. Үзегез яши торган шәһәрдә нинди мәчетләр бар? Алар турында нәрсәләр беләсез?
3. 12-14 нче битләрдә бирелгән текстларда астына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. 15-17 битләрдәге текстлардан кыйммәтле ташларның атамаларын табып, аларны русчага тәрҗемә итегез.
2. Борынгы Болгар дәүләтендә акча килеп чыгу тарихын сөйләгез.
[M1]
[M2]
Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 984 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ | | | Религия и политика в современной России. |