Читайте также: |
|
"Бик күп кешеләрнең уразалары ач торудан һәм бик күп кешеләрнең төндә уяу торулары бары йокысызлыктан гына гыйбарәт булып кала"1 һәм
إِذَا أَصْبَحَ أَحَدُكُمْ يَوْمًا صَائِمًا فَلا يَرْفُثْ وَلا يَجْهَلْ
فَإِنِ امْرُؤٌ شَاتَمَهُ أَوْ قَاتَلَهُ فَلْيَقُلْ إِنِّي صَائِمٌ إِنِّي صَائِمٌ
"Ураза булган кеше фәхеш, пычрак сүз сөйләмәсен, наданлыктан булган эшләрне эшләмәсен, әгәр берәр кеше аңа наданлык мөгамәләсе белән кычкырышырга һәм сү-гәргә башласа, "мин уразамын, мин уразамын", – дип әйт-сен",2 дигән хәдисләр дә шул мәгънәдә.
"Мин уразамын дип әйт" дигән сүзгә галимнәр бу рә-вешләрдә мәгънәләр бирәләр: 1) Үз эченнән генә шулай фикерләсен. 2) Фарыз ураза булса, тел белән әйтсен, чөнки фарыз гамәлдә рия керүдән куркырга урын юк, әмма нә-фел ураза булса, үз эченнән генә фикер итсен. 3) Фарызда да, нәфелдә дә тел белән әйтсен!..
Бу мәгънәләрнең һәрберсе дөрес булса да, урын һәм хәлгә карап мөгамәлә кылу яхшырак булса кирәк.
Ураза фарыз булуның хикмәте нәфесне газаплау һәм җәзалау түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалык итү һәм аның әмерен тоту.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
"Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фа-рыз ителгәне кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, тәкъва булырсыз",1 дигән аять шуны белдерә. Ураза тоту сәбәпле ашарга ризык тапмый торган ач кешеләрне хәтергә төшерергә һәм аларга мәрхәмәт һәм шәфкать кылу юлына керергә мөмкин. Шушы эш – тәкъ-валыктыр.
Һәрхәлдә, ураза тотудан максат Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсыну һәм Аның ризалыгын өмет кылу булыр-га тиешле. Ураза булганда гайбәт сөйләү, сүз йөртү белән шөгыльләнү, холыксызлану һәм юк-бар нәрсәләргә ачу-лану кебек эшләр Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ният кылынмауның билгесе.
240 * لَيْسَ الْكَذَّابُ الَّذِي يُصْلِحُ بَيْنَ النَّاسِ وَ يَقُولُ خَيْرًا وَ يَنْمِي خَيْرًا *
"Ялганы белән адәмнәр арасын төзәтә, шул хакта ях-шы сүзләр сөйли һәм яхшы хәбәрләр ирештерә торган ке-ше ялганчы түгел".2
Ягъни, адәмнәрнең араларын төзәтү һәм дошманлык-ны бетерү турысындагы ялган сүзләр – хәрам булган ял-ганнан саналмыйлар.
Ислам шәригатенең дөрес була торып, гайбәтне хәрам итеп тә, адәмнәр арасын түзәтү нияте белән ялган сөй-ләүне дөрес күрүе адәмнәр арасына мәхәббәт салу, дош-манлык һәм салкынлыкларны бетерү, иҗтимагый хәятне төзәтү хикмәтенә корылган булса кирәк. Иҗтимагый хәят-не төзәтүнең әһәмияте ни дәрәҗәдә икәнлеге:
وَمَا كَانَ رَبُّكَ لِيُهْلِكَ الْقُرَى بِظُلْمٍ وَأَهْلُهَا مُصْلِحُونَ "Кешеләр иманлы, динле яхшы кешеләр булганнары хәлдә Раббың золым итеп аларны һич һәлак итмәс",3 дигән аятьтән ачык аңла-шыла.
Ялган сөйләргә рөхсәт ителгән урыннар: 1) Ир белән хатын үз араларында үзләренең мәгыйшәтләрен төзәтер, араларында булган үпкәләрне бетерер өчен. 2) Сугыш ва-кытында дошманнарга каршы. 3) Мөселманнар арасын тө-зәтү өчен.1 4) Бер кешенең серен яки үзенең гөнаһын яше-рү. Ләкин бу урыннарның һәрберсендә үлчәү булу, зару-рәт кадәрдән арттырмау шарт. Әгәр зарурәт кадәрдән арт-са, әлбәттә, анысы хәрам төренә керә.
Кыскасы, ялган сөйләргә рөхсәт булу "ике зарарның җиңелрәге"н алу һәм зур зарарга кермәс өчен җиңелрәк за-рар белән котылу төреннәндер. Һәркем шушы мизанны хәтерендә тотарга тиешле. Мондый мәсьәләләрдә игъти-бар нияткә һәм максатка юнәлтелә.
241 * لَيْسَ ِلأَحَدٍ عَلَى أَحَدٍ فَضْلٌ إِلاَّ بِالدِّينِ أَوْ عَمَلٍ
صَالِحٍ حَسَبُ الرَّجُلِ أَنْ يَكُونَ فَاحِشًا بَذِيًّا بَخِيلاً جَبَانًا *
"Дин һәм изге гамәлләрдән тыш башка нәрсә белән һичкемнең һичкемнән артыклыгы юк. Бер кешенең фәхеш һәм кабахәт сүзле, саран һәм куркак булуы аның кадерсез булуына җитә".
Дин һәм изге гамәлләр Аллаһы Тәгалә каршында игъ-тибары булган нәрсәләрдән. إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِنْدَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ "Тәхкыйк, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез – Аллаһыдан куркып, гөнаһлардан сакланучыгыз".2 Юкса, "мин динле һәм гамәлле" дип күтәрелергә, хәтта мондый фикерне кү-ңелгә китерергә дә дөрес түгел. Һәрхәлдә, Исламда ата-ана һәм нәсел-нәсәп белән аерылып тору юк. Дөньяви эш-ләрдә бөтен халык бертигез.
242 * لَيْسَ الْمُؤْمِنُ بِالطَّعَّانِ وَلاَ اللَّعَّانِ وَلاَ الْفَاحِشِ وَلاَ الْبَذِيِّ *
"Кешеләрне сүгүче, ләгънәт кылучы, фәхеш эшле һәм сүзле кеше камил мөэмин түгел".1
Ягъни, мөэмин шул – иман китерер, тиешле гамәл-ләрен кылыр һәм аның кулыннан, теленнән һәм эшләрен-нән мөселманнар сәламәт булыр.
Ләгънәт кылу өч төрле дәрәҗәгә бүленә: 1) "Кяфер-ләр, бидгатьчеләр, фасыйкларга ләгънәт булсын" дип го-мум сурәттә ләгънәт кылу. 2) Хаслап ләгънәт кылу. Мәсә-лән, залимнар һәм риба ашаучылар, ифтира һәм боһтан кылучыларга ләгънәт булсын, дигән кебек. 3) Тәгаен бер кешенең исемен атап ләгънәт кылу. Зәеткә ләгънәт бул-сын, дигән кебек. Шушы өч төрле ләгънәттән әүвәлге ике-се бер милләтнең яки кавемнәрнең йөзләренә сүгү һәм хурлауны максат итмәсә, мөбах булып, әмма берәр кавем һәм милләтнең йөзләренә сүгү лязем булып килсә,
وَلا تَسُبُّوا الَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ فَيَسُبُّوا اللَّهَ عَدْوًا بِغَيْرِ عِلْمٍ
"Аллаһыдан башка, мөшрикләр табына торган сы-нымнарны сүкмәгез, сезгә ачу итеп Аллаһыны сүгә баш-ларлар",2
وَلا يَجْرِمَنَّكُمْ شَنَآنُ قَوْمٍ عَلَى أَلاَّ تَعْدِلُوا "Һәм бер кавемгә ачула-нуыгыз гаделсезлек күрсәтүегезгә сәбәп булмасын",3 ди-гән аятьләргә күрә дөрес түгел. Соңгысы исә, Фиргавен һәм Әбү Җаһил кебек көферлектә булулары катгый дәлил-ләр белән мәгълүм булганнардан башкалар хакында һич дөрес түгел һәм хәрам эш. Чөнки кешенең һич ахырын бе-лү мөмкин түгел. Вафат булган кешеләргә "рәхмәт" белән дога кылу аларның ахырлары мәгълүм булуга карап түгел, бәлки ул рәхмәт бары: "Аллаһы Тәгалә Ислам динендә үткәргән булсын иде", диюдән генә гыйбарәт була. Әмма хәзерге усаллыгына карап, бер кешегә ләгънәт кылу "Ал-лаһы Тәгалә аны усаллыгында үткәргән булсын иде", дип әйтү булганлыктан, шәригать тарафыннан тыела.
Һәрхәлдә, ләгънәт кылу Ислам диненә күрә фарыз һәм вәҗеп, яки сөннәт һәм мөстәхәб эш түгел һәм аның бәрабәренә савап та вәгъдә ителгәне һәм бәндәләргә йөк-ләнгәне юк. Шуның өчен хәдис шәрифтә зекер ителгән өч нәрсәнең һәрберсеннән саклану лязем.
Мөселманнарга явыз дога кылучылар, ләгънәт белән куркытучылар, бу хәдис шәриф хөкеменә күрә, камил мөэ-миннәрдән түгел.
قِيلَ يَا رَسُولَ اللَّهِ أُدْعُ عَلَى الْمُشْرِكِينَ قَالَ إِنِّي لَمْ أُبْعَثْ لَعَّانًا وَإِنَّمَا بُعِثْتُ رَحْمَةً
Мөшрикләргә каһәр дога кылуны сораганда Рәсүлүл-лаһ аларга: "Мин ләгънәт кылучы булып түгел, бәлки рәх-мәт өчен җибәрелдем",1 – дип җавап бирде. Нух пәйгам-бәрнең: لا تَذَرْ عَلَى الأَرْضِ مِنَ الْكَافِرِينَ دَيَّارًا "Җир өстендә кяферләр-нең һичберсен калдырма, һәммәсен һәлак ит!"2 һәм Муса пәйгамбәрнең: رَبَّنَا اطْمِسْ عَلَى أَمْوَالِهِمْ وَاشْدُدْ عَلَى قُلُوبِهِمْ "Әй, Раббы-быз, Син аларның малларын һәлак итеп, күңелләрен ка-ралт",3 – дип дога кылулары дога кылынган кавемнәрнең иман китермәячәкләрен белгәннән соң гына булса кирәк.
Рәсүлүллаһның хәмер эчүчеләр һәм хәмер белән мө-гамәлә кылучылар, риба ашаучылар, җирләрдәге билге-ләрне (ызан, буразна, чокыр һәм баганаларны) үзгәртү-челәр, үзләрен аталарыннан башкаларга нисбәт итүче-ләргә гомуми рәвештә ләгънәт кылуы дини кануннарны юлга кую йөзеннән, ягъни халыкларны шул тыелган эш-ләрдән сакларга тырышуы өчен.
243 * لَيْسَ الْمُؤْمِنُ الَّذِي لاَ يَأْمَنُ جاَرُهُ بَوَائِقَهُ *
"Кемнең явызлыгыннан күршесе куркып торса, ул ке-ше мөэмин түгел".
Ягъни, камил мөэмин түгел. Юкса, күрше белән яхшы тору иман шарты түгел. Ләкин Рәсүлүллаһ күрше белән яхшы тору турысында бик әсәрле нәсыйхәтләр кыла. Мө-селманнар шуларга буйсынырга диндарлык йөзеннән мәҗ-бүрләр. Күрше өйләрнең терәлеп торуларыннан гына тү-гел, хәтта тимер юл һәм пароходларда баручылар арасын-да да күршелек булырга мөмкин. Шуның өчен күрше сай-лау турысында игътибарлы булырга, булыр-булмас кеше-ләр белән күрше булмаска тиешле. Рәсүлүллаһның кайбер хәдисләрендә:
الْجَارُ قَبْلَ الدَّارِ وَالرَّفِيقُ قَبْلَ الطَّرِيقِ وَالزَّادُ قَبْلَ الرَّحِيلِ "Күрше – йорт са-тып алыр алдыннан, иптәш – юлга чыгар алдыннан һәм азык та сәфәргә чыгар алдыннан", дип килә.
244 * مَنْ غَشَّ فَلَيْسَ مِنَّا *
"Алдакчы бездән түгел".1
Хаклыкны яшерү, адәмнәргә зарар китерү, яман хәй-ләләр кылу, гомумән, адәмнәрне алдау һәм бозык мөгамә-ләләрдә булу, һәммәсе алдау, хыянәт була. Рәсүлүллаһ бу хәдисне өскә корысын һәм аска юешен куеп ризык сатучы бер кешегә сөйләгән иде.
Кайбер кешеләр мал арттыру һәм дөньяны төзәтү өмете белән алдау юлына керәләр һәм үзләре өчен шул юлны файдалы дип беләләр. Бу фикер дөрес түгел, бәлки эшләрнең тышкы якларын күрү белән генә канәгатьләнү-дән килгән бер алдану. Халыкларның баюларына, эшләре төзәлеп бәхетләре ачылуга "алдау" сәбәпче булырга мөм-кин түгел. Алдау бөтенләй бәхетсезлек һәм эштән чыгуга сәбәп булган нәрсәләрдән.
Шулай ук: "Хәләл юл белән байлык табып булмый, пакь һәм ышанычлы кешеләр бу дөньяда фәкыйрь булып яшәргә мәҗбүрләр, баючыларның һәрберсе хыянәт һәм алдау юллары белән баеганнар", дигән хөкем дә ялгыш. Мондый сүзләрне баер өчен тырышып та, бернәрсә дә чы-гара алмаган яхшы күңелле һәм амәнәтле, ләкин булдык-сыз кешеләр чыгаралар. Болар үзләренең эшләре алга кит-мәүне үзләренең амәнәтле һәм гыйффәтле булуларында күрәләр. Чынлыкта исә боларның эшләре уңмауга сәбәп болар түгел, бәлки башка турыларда җитешмәүчелекләре була. Чөнки уңышка ирешү һәм эшләрне төзәтү өчен гыйффәт һәм амәнәт кенә җитми, бәлки алар белән бергә менә бу нәрсәләр дә булырга тиеш:
1. Үзеңә ышаныч. Бүген мәдәният, гыйлем һәм бай-лык, һөнәр һәм сәнәгать җәһәтләрендә югары күтәрелгән милләтләрнең һәрберсе бу дәрәҗәләрне үз-үзләренә ыша-нулары сәбәпле таптылар. Шулай ук түбән һәм хурлыкта һәм кешеләрнең аяк асларында изелеп ятучы халыклар да бу түбәнлек һәм хурлыкны үзләренә ышанасы урынына ата-бабаларга, ага-энеләргә, хәер-дога һәм фатихаларга, үлекләр һәм терекләрнең мәгънәви рәвештә ярдәм кылу-ларына ышанып торулары сәбәпле йөкләделәр. Болар го-муми яки хосуси бәла килә башласа, шуларга каршы то-рыр өчен тышкы сәбәпләргә керешүдән элек тәкияләргә, каберләргә йөгерәләр, фәлән һәм фәлән шәехләрдән, фә-лән һәм фәлән сәетләрдән һәм хуҗалардан ярдәм сорый-лар. Бу гакыйдәнең бозык тәэсире яшьләргә була, болар үз кулларыннан эш килүгә ышана алмыйлар, һәр эшне олы-лардан көтеп торырга гадәтләнәләр. Хәлбуки, үз-үзенә ышанучы һәм үзе кадәр яхшылыкта булучы адәм булмас-лыгына инанучы адәм һичвакыт өметсез булмас, юлында тимер ишекләр булса да, үз максатыннан туктамас.
2. Зирәклек һәм күңел күтәренкелеге. Бу гасырда дәвам итә торган хәят мәйданында уңышка ирешү өчен бик күп коралларга һәм шул коралларны эшләтә белә тор-ган хәйләләрне белүгә хаҗәт бар. Бу эшләр өчен зирәклек белән күңел күтәренкелеге булу лязем. Юаш һәм күңел-ләре төшкән адәмнәр өчен хәят мәйданында урын юк. Дө-рес, кайбер юаш һәм күңелләре сүнек адәмнәр алтын та-бып яки көтмәгән урыннан мирас алып та байлыкка ире-шәләр. Ләкин мондый хәлләргә карап, монда сөйләнә тор-ган кагыйдә бозылмый.
3. Тәдбир һәм сабит. Керешә торган эшнең ахырын фикерләү һәм булачак нәтиҗәгә муафыйк хәрәкәт итү, үз хәленә һәм үз табигатенә лаек хезмәтләр һәм кәсепләр сайлый алу, эшләрне низам һәм тәртип белән йөртү – тәд-бир, кергән юлда армый һәм ялыкмый дәвам итү "сабит" була. Бәхет һәм сәгадәткә ирешер өчен "тәдбир" белән "сабит" иң кирәкле нәрсәләр.
4. Икътисадка карап эш итү. Байлык табу һәм байлык аркасында гына ирешү мөмкин булган максатларга җите-шү өчен икътисадка карап эш итү лязем. Һәркемгә мәгъ-лүм булганлыктан бу турыда күп сөйләргә хаҗәт юк.
5. Гүзәл холык һәм яхшы тәрбия. Халыкларны бәхет мәйданына алып бара торган юлларның иң турысы – гүзәл холык белән яхшы тәрбия. Гүзәл холыклы һәм тәрбияләре яхшы булган адәмнәргә инсаннар гына түгел, бәлки һәр-төрле максатлар да буйсынырга мәҗбүр була. Яхшы тәр-бия күңелне бозыклыклыктан һәм акылны хорафәт һәм шөбһәләрдән, тәнне хасталык сәбәпләреннән саклаудан гыйбарәт булганлыгы өчен бу нәрсәләрнең бәхет һәм сәга-дәт сәбәпләре икәнлеге мәгълүм. Гүзәл тәрбия хасил кы-лыр өчен мәктәпләр, гаиләләр, җәмгыятьләр исемендәге өч төрле дәресханәләрдән үтәргә мәҗбүрләр. Әгәр дә шу-шы дәресханәләрдән яхшыларын сайлый алсалар, шул нисбәттә тәрбияләре яхшы, әгәр кайберләре яки бөтенләй бозык булса, шул нисбәттә тәрбияләре дә бозык булыр. Тәрбиясе бозык кешенең бәхет һәм сәгадәткә ирешә ал-маслыгы табигый, кинәттән ирешсә дә, шунда дәвам итә алмас.
6. Тырышлык. "Алма пеш, авызыма төш!" дип чалкан яту белән генә эш булмый. Бәхет табу һәм сәгадәткә ире-шү өчен дөньяның ачы һәм төчеләрен татырга, бураннар һәм яңгырларын йотарга, каты дулкыннарны ярып йөзәргә кирәк.
Уңышка ирешү һәм эшләрне төзәтү өчен менә шушы нәрсәләрнең һәрберсе булу шарт. Һәрхәлдә, бәхетле булу һәм сәгадәткә ирешү юлы алдау түгел, бәлки амәнәтле бу-лудыр.
245 * لَيْسَ مِنَّا مَنْ لَمْ يَرْحَمْ صَغِيرَنَا وَ لَمْ يَعْرِفْ حَقَّ كَبِيرِنَا *
"Кечкенәләребезгә мәрхәмәт итмәүче һәм олылары-бызның хакларын белмәүче бездән түгел".1
Адәмнәрнең җәмгыятьләре төзек булу олыларның ка-дерләре беленү һәм кечкенәләргә мәрхәмәтле булуга баг-ланып торганлыгы мәгълүм. Хакыйкатьтә, кешелек җәм-гыятьләрендә булган бозыклык – гаиләләр бозыклыгын-нан һәм гаиләләрнең бозыклыгы да гаилә эчендә булган олыларның хаклары танылмау һәм яшьләрнең хөрмәтләре кылынмау сәбәбеннән пәйда була.
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 41 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | | | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница |