Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 1 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 2 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 4 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

"Үзенең чәчен кисеп, кеше чәченә ялгаучы һәм кеше чәчен кистереп, үз чәченә ялгатучы, башкаларның йөзлә-ренә һәм тәннәренә энә белән тишеп миң ясаучы һәм үзе-нең йөзенә һәм тәненә миң ясатучы хатыннарга Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылсын".2

Бу эшләрнең хәрам булуына сәбәп итеп шәрех кылу-чылар Аллаһы Тәгалә тарафыннан төзелгән яратылышны шәригать тарафыннан рөхсәт булмаган рәвештә үзгәртү булуны күрсәтәләр. Әмма бу заман халкы бу эшләрнең йо-гышлы, хәтта, дәвасы авыр хасталыкларга сәбәп икәнле-ген алга сөрәләр. Ләкин бу сәбәпләр бер-берсенә каршы нәрсәләр түгел, боларның һәр икесе дә сәбәп булырга мөмкин. Киләчәк заман халкы гыйлем һәм фән ярдәме бе-лән ихтимал өченче, бер бигрәк тә ачык булган сәбәбен дә табарлар.

Бу хәдистән чәчне зиннәтләү һәм тәрбияләү дөрес тү-гел икәнлеге аңлашылмасын. Башны һәм сакалны тарау, майлау, хушбуйлау Ислам шәригатендә тыелмаган, бәлки Рәсүлүллаһка иярүне ният итсә, шуның сәбәпле саваплы булырга да мөмкин. Чөнки Рәсүлүллаһ чәч һәм сакалын тарый, майлый һәм хушбуйлый, көзгесе хәтта сәфәрдә дә яныннан калмый иде. Хаҗ вакытында чәчне кырдыру яки кырыктыру тиешле һәм дини бер гамәл булса да, аннан башка вакытта боларның һичберсе лязем эш түгел. Чәчне кырдырып яки озын үстереп йөртү бары гадәт кенә булып, дин белән мөнәсәбәте юк. Рәсүлүллаһның чәче колак йом-шагыннан, хәтта аннан да түбән төшәрлек дәрәҗәдә озын булып йөргәнлеген мөхәддисләр риваять итәләр. Сәхабә-ләрнең чәчләре дә җитү йөри иде. Әгәр дә бер кеше Рәсү-лүллаһ һәм сәхабәләргә иярү нияте белән чәчне җиткереп йөрсә, саваплы булырга мөмкин. Безнең халкыбызның чәч җиткерүгә бөтенләй каршы торулары дин белән гадәтне аера алмаганлыкларыннан һәм урысларга охшау була дип белгән нәрсәләрне инкарь кылулары наданлыкларыннан. Гасыр сәгадәттә гүзәл эш күрелгән эшләрнең кылыну-ларында бер зарар да юк. Ул эш кирәк урысларга охшасын һәм кирәк Азия мәҗүсиләренә охшау булсын, моның һич хөкеме юк.

Хәдискә шәрех язучылар: "Бу хәдис бары чәчкә чәч һәм чәч ялгау хакында гына булып, ефәкләр һәм башка нәрсәләр ялгап зиннәтләү тыелмаган", – диләр.

 

230 * لِكُلِّ شَيْءٍ مِفْتَاحٌ وَ مِفْتَاحُ الْجَنَّةِ حُبُّ الْمَسَاكِينِ وَ الْفُقَرَاءِ *

"Һәрнәрсәнең ачкычы була. Җәннәт ачкычы – мес-кеннәр һәм фәкыйрьләрне сөю".

Фәкыйрьлекне сөю мөмкин булмаса да, фәкыйрь-ләрне сөю мөмкин эш. Фәкыйрьләрне сөю тәкәбберлек бе-түгә һәм күңелләре төшкән кешеләрне шатландырырга һәм алардан рәхмәт ишетергә сәбәп була.

Бу урындагы "фәкыйрьләр" белән "мескеннәр" бер мәгънәдә булып, асыл хаҗәттән дә мәхрүм булган кеше-ләр. Фәкыйрьлек һәм мескенлек бу сәбәпләр белән булыр-га мөмкин: 1) Кәсеп итүдән гаҗизлек. 2) Исраф һәм ахмак-лыгы сәбәпле байлыкны юк итү. 3) Ялкаулык. 4) Берәр төрле афәт ирешү сәбәпле мал югалу.

Болардан беренчеләре белән дүртенчеләре гозерле булса да, икенчеләре белән өченчеләрен аклап булмый. Бу сыйныфларга аерылган фәкыйрьләрне сөю һәм ярдәмнәр итүнең дәрәҗәсе дә бер генә төрле булмый. Мәсәлән, бе-ренчеләргә кәсеп һәм хезмәт табып бирү, дүртенчеләргә мал белән ярдәм итү тиешле булса, өченчеләренә исраф һәм ахмаклыктан тыелу юлларын өйрәтү һәм шуны гамәл-гә куйдыру була. Әгәр шушы эштә файда булса, бик ях-шы, әгәр һичбер файда күрелмәсә, Аллаһыга тапшырудан башка чара калмый.

231 * لَنْ تَزُولَ قَدَمَا شَاهِدِ الزُّورِ حَتَّى يُوجِبَ اللهُ لَهُ النَّارَ *

"Ялган гуаһлык бирүченең аяклары урыныннан куз-галганчы ук Аллаһы Тәгалә аңа утны тиешле кылыр".1

Мөселман кешенең зур гөнаһлардан саклануы таби-гый булса да, ялган шәһадәт бирү хакында алдануы бар.

Һәрхәлдә, мөселман адәм, кирәк бер мөселманның файдасына һәм кирәк зарарына булсын, ялган шәһадәт би-рүдән сакланырга, берәүнең дөньясын төзәтү нияте белән үзенең динен җимермәскә, көнчелек һәм дошманлык ке-бек нәрсәләргә әсир булмаска тиешле.

 

232 * لَنْ يَهْلِكَ النَّاسُ حَتَّى يُعْذِرُوا مِنْ أَنْفُسِهِمْ *

"Дөньяда адәмнәр үзләренең гөнаһлары күбәйми һәм үзләрен һәлак итүчене акламый торып, һәлак булмаслар".1

Адәмнәр әхлак бозыклыгы белән бәлаләнерләр, һәр-төрле бозыклыкларга чумарлар һәм үзләре дә: "Инде без-нең башыбызга бер нәрсә килер, без инде чиктән ашып киттек", – дип фикерли башларлар, шуннан соң гына бо-ларга берәр төрле хисси, яки мәгънәви һәлакәт килер.

إِنَّ اللَّهَ لا يُغَيِّرُ مَا بِقَوْمٍ حَتَّى يُغَيِّرُوا مَا بِأَنْفُسِهِمْ "Хакыйкатьтә, Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул кавем үз хәлен үзе үзгәрткәнгә чаклы".2

 

* 233لَوْ أَنََّ ابْنَ آدَمَ أُعْطِيَ وَادِيًا مِنْ مَالٍ مَلْأً مِنْ ذَهَبٍ أَحَبَّ اِلَيْهِ ثَانِياً

وَلَوْ أُعْطِيَ ثَانِيًا أَحَبَّ إِلَيهِ ثَالِثًا وَلاَ يَسُدُّ جَوْفَ ابْنِ آدَمَ إِلاَّ التُّرَابُ وَيَتُوبُ

اللهُ عَلَى مَنْ تَابَ *

"Әгәр адәм баласына бер чокыр тулы алтын бирелсә, ул икенче алтын белән тулы бер чокыр булуны теләр, әгәр бу да булса, өченче чокыр тулы алтын булуын теләр иде. Адәм баласының корсагын туфрактан башка нәрсә тутыр-мас. Тәүбә итүчеләрнең тәүбәләрен Аллаһы Тәгалә кабул кыла".3

Хәдис шәриф адәмнәрнең комсыз булуларыннан ки-ная кыла. Әгәр адәм баласы бөтен дөньяга ия булса да, аның бөтен файдасы тамак тую, өс бөтен булу һәм яхшы өйдә тору, яхшы ат һәм арбада йөрү. Әмма шуннан арт-каныннан дөньяда да, ахирәттә дә файда күрелмәс, бәлки үзе вафат иткәндә һәммәсе калачак.

Шулай булганнан соң, хаҗәттән артачак малны җыеп, бер урында өеп калдыруда, балаларның азуларына корал-лар һәм үз араларында дәгъвалашулары өчен нәрсәләр әзерләп китүдә нинди мәгънә бар? Бу эш дөньяга алдану һәм киләчәктәге сәгадәттән мәхрүм калудан башка нәрсә түгел.

234 * لَوْ أَنَّ أَحَدَكُمْ يَعْمَلُ فِي صَخْرَةٍ صَمَّاءَ لَيْسَ

لَهَا بَابٌ وَ لاَ كُوَّةٌ لَأُخْرِجَ عَمَلُهُ لِلنَّاسِ كَائِنًا مَا كَانَ *

"Сезнең берегез ишеге һәм тишеге булмаган каты таш эчендә ни булса да берәр эш эшләсә, шул эше кирәк яхшы һәм кирәк яман булсын, әлбәттә, халыкларга фаш ителми калмас".1

Дөньяда кеше белми кала торган эш булмас. "Без кап-чыкта ятмас".

وَ إِنْ خَالَهَا تَخْفَى عَلَى النَّاسِ تُعْلَمُ وَمَهْمَا يَكُنْ عِنْدَ امْرِئٍ مِنْ خَلِيقَةٍ

"Кеше яшерен эшләре башкаларга билгеле түгел дип күпме генә уйласа да, алар бервакыт мәгълүм була", – дип Зөһәер бине Әбү Сәлмә әйткән.

 

235 * لِيَسْأَلْ أَحَدُكُمْ رَبَّهُ حَاجَتَهُ كُلَّهَا حَتَّى يَسْأَلَهُ شِسْعَ نَعْلِهِ إِذَا انْقَطَعَ *

"Кеше үзенең бөтен хаҗәтең үзенең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләдән сорасын, хәтта ботинка бавы чишелгән икән, шуны бәйләү өчен дә ярдәмне Аллаһыдан сора-сын!"2

Максат – "ботинка бавы чишелү кебек кечкенә генә хаҗәтләр булса да, үзең бер эш эшләми, Аллаһы Тәгалә-дән сора", – дигән сүз түгел, бәлки "үз кулыңнан килми һәм бүген чарасы күрелми торган бер кечкенә генә эш булса да, Аллаһыдан сора", – дигән сүз.

 

236 * لَيْسَ بِخَيْرِكُمْ مَنْ تَرَكَ دُنْيَاهُ ِلآخِرَتِهِ وَ لاَ آخِرَتَهُ لِدُنْيَاهُ حَتَّى يُصِيبَ

مِنْهُمَا جَمِيعًا فَإِنَّ الدُّنْيَا بَلاَغٌ إِلَى الآخِرَةِ وَ لاَ تَكُونُوا كَلاًّ عَلَى النَّاسِ *

"Ахирәтен дөньясы өчен ташлаучы һәм дөньясын ахирәте өчен ташлаучы кеше, һәр икесеннән дә кирәк ка-дәр өлеш алмаганда, сезнең яхшыларыгыздан түгел. Чөнки дөнья ахирәткә ирештерә торган юл. Кешеләр өстенә йөк булмагыз!.."

Дөнья белән шөгыльләнү сәбәпле ахирәттән мәхрүм калудан сакланырга тиешле. Әмма дөньяны ахирәт өчен игенлек итеп тоту, монысы Рәсүлүллаһ боерган нәрсә.

وَلا تَنْسَ نَصِيبَكَ مِنَ الدُّنْيَا "Дөньядан үз өлешеңне онытма",1

هُوَ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ الأَرْضَ ذَلُولاً فَامْشُوا فِي مَنَاكِبِهَا وَكُلُوا مِنْ رِزْقِهِ وَإِلَيْهِ النُّشُورُ

"Ул – Аллаһ, сезгә җирне йөрергә уңайлы кылды, ул җирнең өстендә йөрегез һәм ул җирнең хәләл ризыкларын ашагыз. Үлгәннән соң Аллаһ хозурына терелеп кайтыла",2 дигән аятьләр шул сүзләргә куәт булалар.

مَا أحْسَنَ الدِّينَ وَالدُّنْيَا إِذَا اجْتَمَعَا "Нинди гүзәл дин белән дөнья бергә булса!". Иртәгә үләчәк кеше кебек ахирәткә әзерлә-нү һәм мәңге торачак кеше кебек дөнья кору адәм баласы өчен кагыйдә итеп тотылырга тиешле. Үлемнең кайсы сә-гатьтә килүе мәгълүм булмаганлыктан, әгәр адәм баласы дөньясы өчен тырышмый, үлем көтеп тик тора башласа, үлем килмәве сәбәпле ач калырга мөмкин.

Фарыз һәм вәҗеп гамәлләрен калдырып, мал җыючы-лар дөньялары өчен ахирәтләрен ташлаучы булганнары кебек, бер кәсепләре һәм һөнәрләре булмаган хәлдә гый-бадәт белән генә шөгыльләнүчеләр ахирәтләре өчен дөнь-яларын куючылар. Бу соңгылар, әгәр шул эшләрен халык-ларның малларын, садакаларын алуга сәбәп итсәләр, ул вакытта диннәрен дөнья бәрабәренә сатучылар булалар.

إِنَّ الدُّنْيَا بَلاغٌ إِلَى الآخِرَةِ "Хакыйкатьтә, дөнья – ахирәткә ирештерүче" сүзе һәрбер мөселман өчен кагыйдә итеп то-тылырга һәм балаларга да шуның мәгънәсен белдерелергә тиешле. Бүген һәм бу гасырда, бу икълим һәм бу мәмлә-кәтләрдә дөнья төзек булмаган мөддәттә ахирәтнең төзәлү ихтималы юк. Моңа исә акыл әһелләренең тәҗрибәләре шаһит һәм Рәсүлүллаһның бу хәдисләре дәлил.

Дөнья төзәтүнең мәгънәсе алтынны кочаклап тору һәм дөнья байлыгының өстендә яту, "малым һәм байлы-гым" дип тәсбих төймәсе тарту түгел, бәлки милләтнең иҗтимагый һәм әхлакый, икътисади һәм сәяси хәлләрен төзәтүдән гыйбарәт.

Үзләрен газиз тотучы адәмнәрнең иң беренче эшләре кешеләргә йөк булмау, халыкларны мәшәкатьләндермәү һәм эшләреннән калдырмау, бәлки үз көчләре белән гомер сөрү, үз кесәләреннән тору һәм йөрү, үз ризыкларын үз маңгай тирләрен агызып табудан гыйбарәт. Бүген мөсел-маннарның туксаны ун кеше өстенә салынып торса, бу эш адәмчелеккә һәм шәригать нәсыйхәтенә буйсыну түгел, бәлки тәрбия бозыклык һәм үзеңне кадерләү юклыктан.

Бездә эш һәм һөнәрдән күп нәрсә юк, һәрнәрсәне эш-ләргә мөмкин. Сәүдәгәр бул, игенче бул, мал асраучы бул, кул һөнәре өйрән, һәрнәрсә бул, әмма кеше өстенә йөк булма, тик торып ашау түбәнлегенә төшмә, бу эш хасталар һәм әгъзалары хезмәттән чыккан адәмнәргә генә дөрес.

اعْمَلْ لِدُنْيَاكَ كَأَنَّكَ تَعِيشُ أَبَدًا وَاعْمَلْ لآخِرَتِكَ كَأَنَّكَ تَمُوتُ غَدًا

"Мәңге торачак кеше кебек дөньяң өчен һәм иртәгә үләчәк кеше кебек ахирәтең өчен тырыш" дигән мәгънәдә бер хәдис күрелә. Тәне һәм акылы, аң һәм фикере сәламәт булган һәрбер мөселман өчен шул сүз канун һәм дөньяда тору турысында бердәнбер кагыйдә булырга тиешле. Ах-маклык кабергә бара торган арба булса, ялкаулык шул ар-бага җигелгән аттыр. Бу хәтерләрдә торсын!

 

237 * لَيْسَ الْخَبَرُ كَالْمُعَايَنَةِ *

"Күрү белән ишетү бер дәрәҗәдә түгел".1

Ишетү белән күрү бер дәрәҗәдә булмаганлыгы һәр-кемгә мәгълүм нәрсә. "Дошман гаскәре өстебезгә килә", дигән хәбәрне ишетү белән өстебезгә дошман гаскәре кил-гәнне күрү икесе, әлбәттә, бер булмас.

 

238 * لَيْسَ الْخُلْفُ أَنْ يَعِدَ الرَّجُلُ وَ مِنْ نِيَّتِهِ أَنْ يَفِيَ

وَ لَكِنَّ الْخُلْفَ أَنْ يَعِدَ الرَّجُلُ وَ مِنْ نِيَّتِهِ أَنْ لاَ يَفِيَ *

"Бер кешенең сүзендә тору нияте белән вәгъдә кылуы (соңыннан шул вәгъдәсендә тора алмавы) вәгъдәсезлек тү-гел, бәлки вәгъдәсезлек шул – сүздә тормау нияте белән вәгъдә кылу".

2 нче хәдис шәрифтә вәгъдәдә тормау монафыйклык галәмәте итеп саналган иде, инде бу хәдистә шул вәгъдәдә тормауның ничек булганлыгы тәфсир кылынды.

 

239 * لَيْسَ الصِّيَامُ مِنَ الأَكْلِ وَ الشُّرْبِ إِنَّمَا الصِّيَامُ مِنَ اللَّغْوِ

وَ الرَّفَثِ فَإِنْ سَابَّكَ أَحَدٌ أَوْ جَهِلَ عَلَيْكَ فَقُلْ إِنِّي صَائِمٌ إِنِّي صاَئِمٌ *

"Ашау-эчүдән тыелып тору гына ураза булу түгел, бәлки ураза, болар белән бергә, – мәгънәсез сүзләрдән дә тыелу. Әгәр сине ураза хәлеңдә бер кеше сүксә яки ничек булса да сиңа наданлык күрсәтсә, – "мин ураза, мин ураза-мын, дип әйт!.."

Ислам динендә "гавәм уразасы" һәм "хавас уразасы" исемендә ике төрле ураза бар. Фәтва җәһәтеннән дөрес булган ураза – гавәм уразасы булып, һәркемгә мәгълүм булган ураза. Әмма хавас уразасы фәтва җәһәтеннән дөрес булу өстенә әхлак җәһәтеннән дә дөрес булырга кирәк. Бу исә әгъзаларны гөнаһтан саклау белән була.

Хәдис шәрифтә "ашау-эчүдән тыелып тору гына ура-за түгел" диюдән максат – хавас уразасы түгел дигән сүз. Шуның өчен ният белән уразага кергәннән соң әгъзаларны гөнаһтан саклау лязем. Шушы рәвештә ураза тотылса, га-вам уразасы да, хавас уразасы да табылыр.

رُبَّ صَائِمٍ لَيْسَ مِنْ صِيَامِهِ إِلاَّ الْجُوعُ وَرُبَّ قَائِمٍ لَيْسَ مِنْ قِيَامِهِ إِلاَّ السَّهَرُ


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 35 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)