Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 14 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 15 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 16 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 17 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Гаилә башлыгы булган ир белән хатын мөнәсәбәте һәр ике тарафтан фида ителгән дуслык һәм мәхәббәттән гыйбарәт булырга һәм аралары да иптәшләр һәм дусларча булырга тиеш. Юкса, ир белән хатынга "гаилә" дигәнгә күрә, хуҗа белән хезмәтче дип әйтү дөресрәк була. Хуҗа белән хезмәтчеләр арасында булган балаларның яхшы тәрбия күрүләре мөмкин түгел.

Ире өйгә керү белән хатын куркырга, калтыранырга, балалар анда-монда качарга керешсәләр һәм чыгып китүе белән хатын иркен сулыш алып шатланырга, балалар да рәхәтләнеп уйнарга керешсәләр, шул ирнең явыз кеше икәнлегендә шөбһә юк.

Гаилә төзек булуга беренче сәбәп – ир кеше үзенең хатынын үзенә иптәш һәм үзе юк вакытта үзе урынында хуҗа дип белү һәм өй идарәсен бөтенләй аңа тапшыру.

 

155 * صَاحِبُ الدَّيْنِ مَغْلُولٌ فِي قَبْرِهِ لاَ يُفَكِّهُ إِلاَّ قَضَاءُ دَيْنِهِ *

"Бурычлы булып вафат булган кеше каберендә богау-ланып торыр, бу богаудан аны бурычын түләү генә азат итәр".

Ягъни, бурычлы хәлдә вафат булучы кеше гел җавап астында була. Моннан котылу өчен мәетнең якыннары һәм варислары бурыч хуҗаларын ризалатырга тиешләр. Ләкин мондый хезмәтне аларга калдырып киткәннән күрә һәркем үз эшен үзе бетерү һәм үзе тәмам кылу яхшы.

إِنَّ أَعْظَمَ الذُّنُوبِ عِنْدَ اللَّهِ أَنْ يَلْقَاهُ بِهَا عَبْدٌ بَعْدَ الْكَبَائِرِ

الَّتِي نَهَى اللَّهُ عَنْهَا أَنْ يَمُوتَ رَجُلٌ وَعَلَيْهِ دَيْنٌ لا يَدَعُ لَهُ قَضَاءً

"Аллаһы Тәгалә тыйган зур гөнаһлардан соң иң зур гөнаһ – бурычын түләргә мал калдырмыйча үлеп китү".1

 

156 * الصَّبْرُ عِنْدَ الصَّدْمَةِ الأُولَى *

"Чын сабырлык – кайгының иң әүвәлге килгән вакы-тында сабыр итү".2

Әгәр адәм баласы кайгы-хәсрәтнең иң элек килеп бә-релгән вакытында түзсә һәм үз-үзен тотып калса, үзен күндерүе һәм юатуы сәбәпле кайгыны җиңел үткәрә. Шу-ның өчен "сабыр" дип кайгы-хәсрәтнең иң әүвәл килеп су-гылган сәгатендә түзүгә әйтелә. Сабыр хакында вәгъдә кылынган саваплар да шунда гына була. Мәгәр күңелнең сызлануы, күзләрдән яшь чыгуы сабырга хилаф түгел. Чөнки бу нәрсәләр хакында бәндәләр ихтыярсыз.

Ибраһим исемле улы вафат булгач Рәсүлүллаһның елавы һәм:

إِنَّ الْعَيْنَ تَدْمَعُ وَالْقَلْبُ يَحْزُنُ وَلا نَقُولُ إِلاَّ مَا

يرْضى رَبَّنَا وَإِنَّا بِفِرَاقِكَ يَا إِبْرَاهِيمُ لَمَحْزُونِينَ

"Күз яшләре акса да, йөрәк кайгырса да, без Раббы-быз риза булган сүзләрне генә әйтәбез. Әй, Ибраһим, син-нән аерылганга без бик кайгырабыз", – дигәнлеге мәгъ-лүм.

Бәла-каза килү белән إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ "Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аллаһыга кайтучыларбыз",1 дип дога кылырга һәм, мөмкин булса, Рәсүлүллаһ кылган-ча тәһарәт алып, намаз укырга тиешле.

 

157 * الصَّدَقَةُ عَلَى الْمِسْكِينِ صَدَقَةٌ وَالصَّدَقَةُ

عَلَى ذِي الرَّحْمِ إثْنَانِ صَدَقَةٌ وَصِلَةٌ *

"Мескенгә садака бирү садака гына, әмма мәхрәмнәр-гә садака бирү садака да һәм туганнарга тоташу да була".2

Әгәр туганнар эчендә мохтаҗлар булса, ул вакытта садаканы аларга бирергә тиешле. Чөнки монда садака са-вабы да, туганнар белән йөрешү савабы да булачак. Бер әҗергә күрә ике әҗернең артыграк булуы мәгълүм.

 

158 * صِلْ مَنْ قَطَعَكَ وَأَعْطِ مَنْ حَرَمَكَ

وَأَعْرِضْ عَمَّنْ ظَلَمَكَ *

"Үзеңнән киселгән мәхрәм карендәшеңә тоташ, сиңа яхшылык итмәгән кешегә яхшылык ит, үзеңә золым итүче кешедән йөз дүндер!"1

Киселгән мәхрәм карендәшләргә тоташу, явызлыкка каршы яхшылык итү Ислам әхлагының нигезләреннән икәнлеге мәгълүм. Имам Бохари: لا يَدْخُلُ الْجَنَّةَ قَاطِعٌ"Мәхрәм карендәшләреннән киселүче җәннәткә керми", дигән хә-дисне риваять итә.2

Мәхрәм карендәшләргә тоташуның ризык киңәюгә сәбәпче икәнлеге хакында да хәдисләр бар:


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 73 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница| Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 1 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)