Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 8 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 14 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 15 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 16 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 17 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

"Бертөрле гөнаһ бар – ярлыканмас, бертөрлесе – игъ-тибарга алынмый калмас һәм бертөрлесе – ярлыканыр. Яр-лыканмый торган гөнаһ – Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш кылу, ярлыканырга мөмкин булган гөнаһ – бәндәнең үзе белән Аллаһы Тәгаләгә арасында булган (тиңдәш тотудан баш-ка) гөнаһ, игътибарсыз калмый торган гөнаһ – бәндәләр-нең бер-берсенә золым итүләре".

Аллаһыны инкарь итү дә ширек белән бер хөкемдә, бәлки аннан да зуррак гөнаһ. Рәсүлүллаһ заманында Гарә-бстан һәм Хиҗаз гарәпләре Аллаһыны инкарь итмиләр, бәлки аңа ширек кылалар иде. Шуның өчен Рәсүлүллаһ күбрәк вакытта ширек сүзен куллана.

Ширекнең өч төре була:

1. Яратучы да һәм яратылган нәрсәләр дә юк дип әй-тү.

2. Бу нәрсәләр бар, бөтен барлыкны Аллаһы Тәгалә вөҗүдкә китерде дип тә, илаһилыкта һәм илаһилык сый-фатларында Аның тиңдәше бар, дию.

3. Илаһияттә һәм аның үзенчәлекләрендә ширекне ин-карь итеп тә, гыйбадәт турысында Аллаһыга ширек кылу.

Бу өч ширекнең иң яманы әүвәлгесе, аннан соң икен-чесе булып, өченчесенең хөкеме бераз җиңелрәк.

Золым итү кешелеккә каршы бер эш икәнлеге мәгъ-лүм. Аллаһы Тәгалә залимнәр хакында:

وَلا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ غَافِلاً عَمَّا يَعْمَلُ الظَّالِمُونَ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمْ لِيَوْمٍ تَشْخَصُ فِيهِ الأَبْصَارُ

"Аллаһы Тәгаләне залимнәрнең эшләгән эшләреннән хәбәрсез дип уйламагыз һәм "ни өчен берәр төрле җәза күрсәтми?" дип борчылмагыз! Ул аларның җәзаларын бер көн өчен кичектерә ки, ул көндә куркудан күзләр урынна-рыннан чыгар",1 – дигән. Бу кайсы көн? Аның Кыямәт кө-не дә һәм дөньядагы бер дәһшәтле көн булуы да мөмкин.

141 * الرَّاحِمُونَ يَرْحَمُهُمُ الرَّحْمَانُ ارْحَمُوا

أَهْلَ الأَرْضِ يَرْحَمْكُمْ مَنْ فِى السَّمَاءِ *

"Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кешеләрне Аллаһы Тә-галә Үз рәхмәтенә лаек кылыр. Җирдә булганнарга мәр-хәмәт кылыгыз, күктә булган Зат Аллаһы Тәгалә сезгә мәрхәмәт кылыр".1

 

142 * رَحِمَ اللهُ رَجُلاً سَمْحًا إِذَا بَاعَ وَ إِذَا اشْتَرَى وَ إِذَا اقْتَضَى *

"Саткан, сатып алган һәм бурычын сораган вакытта йомшак мөгамәләле кешегә Аллаһы Тәгалә рәхмәт кыл-сын!"2

Бурычны түләү турысында мәрхәмәтле булган кеше мондый хәер догага күптән туры килсә кирәк.

Хәдис шәриф бурычны сорамый торырга түгел, бәлки сораган вакытта йомшаклык һәм шәфкатьлелек белән со-рарга куша.

143 * اَلرِّفْقُ رَأْسُ الْحِكْمَةِ *

"Халыклар белән йомшак, мөлаем мөгамәләдә булу – хикмәтнең башы".

Чөнки шулар аркылы арада өлфәт-мәхәббәт туа, кы-енлык бетә. Имам Мөслим Гайшә анабыздан:

مَا كَانَ الرِّفْقُ فِي شَيْءٍ إِلاَّ زَانه وَ لاَ نُزِعَ مِنْ شَيْءٍ إِلاَّ شَانَهُ "Нәрсәдә, йомшаклык булса, ул йомшаклык аны зиннәтле кылыр, бу сыйфатның бер нәрсәдән китүе, аны хур кылыр",3 дигән хәдисне риваять кыла. Шуңа күрә йомшаклык хикмәтнең башы булуы үзеннән-үзе мәгълүм. Һәрхәлдә, йомшаклык, ихсан, мәрхәмәт сүзләренең мәгънәләрен яхшы аңларга һәм мәгънәләре белән гамәл кылырга тиешле. Кешеләрнең соңгы сулышлары якынлашканда һәм Хак Тәгалә хозу-рына хисаб бирер өчен барганда иң күп үкенгән нәрсә-ләре: "Ни өчен тагын да артыграк мәрхәмәтле булмадым, ни өчен халыклар белән йомшак мөгамәләне күбрәк кыл-мадым һәм ни өчен үземә йомшаклык белән мөлаемлы-лыкны гадәт итмәдем икән", – кебек сүзләрдән гыйбарәт булачак.

 

144 * زُورُوا الْقُبُورَ فَإِنَّهَا تُذَكِّركُُمُ الآخِرَةَ *

"Каберләрне зиярат кылыгыз! Ул сезгә ахирәтне исе-гезгә төшерер".1

Каберләрне зиярат кылуның төп сәбәбе – ахирәтне искә төшерү. Хәзрәти Госман кабер янына барып туктау белән елый башлар икән. Бервакыт: "Оҗмах белән тәмуг-ны искә төшергән вакытта еламыйсыз, кабер янында елый-сыз, моның сәбәбе нәрсәдә" – дип сорагач, хәзрәти Гос-ман: "Рәсүлүллаһтан, ахирәт сәфәренең иң әүвәлге урыны кабер, әгәр кабердә эшләр яхшы булса, аннан соңгысы ях-шы булыр, әгәр яман булса, аннан соңгылары бигрәк тә яман булыр, дип ишеттем, шул сүз хәтеремә төшү белән елыйм", – дип җавап биргән.2

Каберләрне зиярат кылу хакында башка хәдисләр дә бар. Шул ният белән каберләрне зиярат кылу шәригатькә муафыйк һәм саваплы эш. Зиярат кылган вакытта мәет һәм мәетләр өчен дога кылу да тиешле эш. Рәсүлүллаһ һәм сәхабәләр дә каберлекләрдә мәетләр өчен дога кыла-лар иде. Әмма, үлекләрдән ярдәм сорау һәм аларга сыену, алардан хаҗәт сорау өчен каберләрне зиярат кылу шәри-гать кушкан нәрсә түгел, бәлки Ислам шәригатендә тыел-ган бер эштер. Шуның өчен каберләрне зиярат кылу нияте белән ерак җирләргә сәфәр кылырга, изгеләр һәм әүлия-лар каберләренә барып торырга хаҗәт юк. Гыйбрәт алу һәм ахирәтне искә төшерү өчен зиярат кылырлык кабер-ләр һәр шәһәрдә һәм һәр авылда була. Рәсүлүллаһ бөтен гомерен өммәтен ширектән саклау юлында сарыф итте һәм шуңа иреште дә.

Каберләр ригая кылынырга һәм хөрмәтле тотылырга тиешле. Ләкин аларны ярдәм сорау урыны итү, ул җирләр-гә барып рөкугъ-сәҗдәләр кылу һәм кул кушырып, хөр-мәтләүне белдерүләр дөрес түгел. Моны һәрбер мөселман белергә тиеш.

Һәрхәлдә, бу хәдистән каберләрне зиярат кылырга кирәк икәнлеге аңлашыла. Рәсүлүллаһ үзе дә каберләрне зиярат кыла иде. Үз анасының каберен зиярат кылганда бик тәэсирләнеп елады һәм янында булганнарны да елат-кан иде.1

Рәсүлүллаһның каберләрне зиярат кылганда:

السَّلامُ عَلَيْكُمْ دَارَ قَوْمِ مُؤْمِنِينَ وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللَّهُ بِكُمْ لاحِقُونَ "Тынычлык булсын сезгә, ий мөэминнәр кавеменең йорты, без дә, Ал-лаһ теләсә, сезнең белән тоташачакбыз",2 – дип әйткән-леге риваять кылына.

Каберләрне зиярат кылу турысында хатыннар белән ирләр бер хөкемдәме, түгелме? Хатыннарның каберләргә баруларын бер сыйныф галимнәр мәкруһ күрәләр. Кайбер-ләре бу мәкруһны хәрамга якын мәкруһ дисә, кайберләре хәрамнан ерак мәкруһ диләр.

Күбрәк галимнәр тыярга вакытлы сәбәпләр булмаса, ирләр кебек хатыннарның да зиярат кылулары дөрес һәм

لَعَنَ اللَّهُ زَوَّارَتِ الْقُبُورِ "Каберләрне зиярат кылучы хатын-нарга Аллаһ ләгънәт кылсын",3 хәдисе рөхсәт хәдисләрен-нән соң гамәлдә түгел", – диләр. Рөхсәт хәдисләренең бер-се имам Әхмәтнең Бәридә әл-Әсмәлидән күчергән

كُنْتُ نَهَيْتُكُمْ عَنْ زِيَارَةِ الْقُبُورِ فَزُورُوهَا وَلا تَقُولُوا هُجْرًا "Мин сезне каберләрне зиярат кылудан тыйган идем, хәзер инде алар-ны зиярат кылыгыз, ләкин батыл һәм бозык сүзләр сөйлә-мәгез"1 хәдисе.

Рәсүлүллаһ Гайшә анабызга каберләрне зиярат кыл-ган вакытта укыр өчен догалар өйрәтүе2 һәм Фатыйманың һәр җомгада Хәмзәнең каберен зиярат кылуы3 һәм ахирәт-не искә төшерү хатыннар өчен дә кирәк эш булуы, зиярат кылуның хатыннар өчен дә дөреслегенә дәлил.

Нәтиҗә: бидгатьләр, кыланчыклану һәм ирләр белән катышудан һәм, гомумән, вакытлы сәбәпләрдән сәламәт булган вакытта каберләрне зиярат кылу турысында хатын-нар ирләр белән бер хөкемдә булырга тиешле. Әгәр бу эш яман эшләргә сәбәпче булса, ул вакытта хатыннарга да, ирләргә дә дөрес булмас.

 

145 * اَلزُّهْدُ فِى الدُّنْيَا يُرِيحُ الْقَلْبَ وَ الْبَدَنَ وَ الرَّغْبَةُ

فِيهَا تُكَثِّرُ الْهَمَّ وَ الْحَزَنَ وَ الْبَطَالَةُ تُقُسْيِ الْقَلْبَ *

"Дөньяда заһит булу күңелне һәм бәдәнне рәхәтлән-дерә. Дөньяга кызыгу кайгы-хәсрәтне арттыра. Ялкаулык күңелне каралта".

Заһит (дөньяга бирелмәү) малсыз, ярлы һәм дәрәҗә-сез булу дигән сүз түгел, бәлки дөньяга кызыкмау һәм үзен хәерле эшләрдән һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын эстәүдән мәшгуль кылмау дигән сүз. Шуңа күрә бер олы байның һәм иң югары дәрәҗә иясенең заһит булуы һәм бер ярлының һәм һичбер кадер һәм хөрмәте юк кешенең заһит булмавы мөмкин. Шуның өчен читтән карап берәү-нең заһитлеген яки заһит түгеллеген белү кыен. Шулай булса да, күренештәге билгеләргә карап, һәр кеше үзе ха-кында бер фикер йөртеп карарга юл бар. Бу билгеләр: 1) Бер нәрсәнең үзендә булуы өчен шатланмас, булмаганы өчен кайгырмас. 2) Үзен мактаучылар белән яманлаучы-ларны тигез күрер. 3) Аллаһы Тәгаләне сөюдән һәм Аңа гыйбадәт кылудан ләззәт табар.

Комсызлык һәм дөньяны сөюнең кайгы-хәсрәтләрне арттыруында шик-шөбһә юк. Моны һәркем белә.

Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз. Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү бигрәк тә яман эш. Малны табарга мөмкин бул-са да, әмма, әрәм булган вакыт һәм кулдан киткән форсат-ны кире кайтарып алып булмый. Дөньяда иң үкенечле сүз "Вакыт үтте" дигән сүздер. Кешеләр Кыямәт көнендә мал хисабын бирсәләр, вакыт хисабын да бирәчәк. Ихтимал, иң авыр нәрсә шул "вакыт" хисабын бирү булыр.

Ислам галимнәре тарафыннан язылган әхлак китап-лары аз ашау һәм аз йоклау хакында васыятьләр кылалар. Әлбәттә, аз ашау һәм аз йоклауның файдалары бик күп. Шул файдалардан берсе – игелекле эшләргә вакытның кү-брәк булуы.

Вакыт күп булса, ахирәт азыклары әзерләргә дә, дөнь-ядагы мәгыйшәт сәбәпләрен кылуга да җитә һәм һәр-бер-сеннән өлеш алырга мөмкин була. Халыклар гомер кыска-лыгыннан зарланалар һәм бертөрле эш эшли алмый калу-лары өчен ачыналар. Бу зарлану һәм ачыну урынлы түгел. Чөнки, вакыт бик күп, гомер бик озын, ләкин без бу ва-кытлар һәм гомерләрне файдасыз һәм мәгънәсез нәрсә-ләргә сарыф итәбез. Әгәр сарыф итә белеп сарыф итсәк, вакытның иркен һәм гомернең озын икәнлеген, хәтта, кү-зебез белән күргән булыр идек.

Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел. Ләкин, һәрхәлдә, ялкау-лык һәм эшсезлек мәшәкатьләренә, ялкаулык һәм эшсез-лектән туган хәсрәтләргә күрә җинелрәк.

Зур дәрәҗәләргә күтәрелү, гыйлем һәм фазыйләт әһе-ле булу кебек эшләргә киртә булган нәрсә фәкыйрьлек тү-гел, бәлки ялкаулыктыр. Халык эшләгән һәм ризык артын-нан йөргән вакытта сузылып яту күңел каралыктан бул-мый нәрсәдән булсын!..

"Ялкаулык күңелне каралта" дигән сүз саф алтын бул-ган хикмәтле сүздер. Бу сүзне әгәр моннан мең ел элек бә-дәвиләр арасында туып-үскән һәм гомерен шулар белән үткәргән кеше сөйләгән булса, башка һичбер дәлил булма-ганда да, аның пәйгамбәрлеге өчен дәлил булырга ярар иде.

Хәдис шәрифтә заһит белән эшсезлекнең бер-берсенә каршы куелуы ялкаулык белән заһитнең берүк нәрсә тү-гел икәнлеген белдерү өчен. Ялкаулык бер нәрсә, заһит башка нәрсә.

Халык өстенә йөк булып тору һәм фатиха биреп йөрү-ләр заһитлектән, канәгатьле булудан түгел, бәлки эш сөй-мәү һәм җиңел юл белән мал табу өчендер. Һәркем үз ри-зыгын үзе табарга тырышмавы һәм туксан кешенең ун ке-ше өстендә йөк булып яшәве сәбәпле милләтебез һаман алга китә алмый.

 

146 * اَلسَّاعِى عَلَى الأَرْمَلَةِ وَ الْمِسْكِينِ كَالْمُجَاهِدِ

فِى سَبِيلِ اللهِ أَوِ الْقَائِمِ اللَّيْلَ الصَّائِمِ النَّهَارَ *

"Тол хатыннарга һәм мескеннәргә ярдәм юлында йө-рүчеләр – Аллаһ юлында сугышучылар яки кичләрен гый-бадәт белән үткәреп, көндез ураза булучылар хөкемендә".1

Шундый гаҗиз кешеләргә ярдәм итү турысында хәзер хәйрия җәмгыятьләре оештыру ысулы чыкты. Бу җәмгы-ятьләр хәер эшләрне бергәләп эшләүдән гыйбарәт. Берсе акча бирсә, икенчесе тән хезмәте белән ярдәм итәргә мөм-кин булганлыктан "мохтаҗларга бик ярдәм кылыр идем дә, ләкин байлыгым юк" яки "акча бирер идем, әмма үзем-нең алар артыннан йөрергә вакытым юк" дип акланырга урын юк.

147 * سِبَابُ الْمُسْلِمِ فُسُوقٌ وَ قِتَالُهُ كُفْرٌ *

"Мөселманны сүгү – фасыйклык, үтерү – көферлек ".1

Фасыйк – Аллаһы Тәгаләгә итәгатьсез кеше.

Рәсүлүллаһ мөселманнарның бер-берләренә ригаяле, шәфкать һәм мәрхәмәтле булулары хакында бик күп нә-сыйхәтләр, кисәтү һәм куркытулар сөйләгән булса да, үз кардәшләреннән һәм үз диндәшләреннән мөселманнар ка-дәр җәбер-җәфа күргән бер милләт тә барлыгы мәгълүм түгел. Бөтен Ислам тарихы кан түгелү хәбәрләреннән гый-барәт булып, түгүчеләр дә, түгелүчеләр дә үз дин кардәш-ләре булган мөселманнар иде.

Тугрылыклы хәлифәләрдән соң мөселманнар үзләре теләгәнчә эш йөртүче хәлифәләр, тәкәббер әмирләр кул астында калдылар. Алар халыкларның җаннары һәм кан-нары, абруй һәм намуслары, гаилә һәм маллары белән уй-надылар. Алар каршында закон да, шәригать тә юк иде!..

 

* 148سَبْعَةٌ يُظِلُّهُمُ اللهُ فِي ظِلِّهِ يَوْمَ لاَ ظِلَّ إِلاَّ ظِلُّهُ إِمَامٌ عَادِلٌ وَشَابٌّ نَشَأَ فِي عِبَادَةِ اللهِ وَرَجُلٌ قَلْبُهُ مُعَلَّقٌ فِي المَسَاجِدِ وَرَجُلانِ تَحَابَّا فِي اللهِ اجْتَمَعَا عَلَيْهِ وَتَفَرَّقَا عَلَيْهِ وَرَجُلٌ دَعَتْهُ امْرَأَةٌ ذَاتُ مَنْصَبٍ وَجَمَالٍ فَقَالَ: " إِنِّي أَخَافُ اللهَ! " وَرَجُلٌ تَصَدَّقَ بِصَدَقَةٍ فَأَخْفَاهَا حَتَّى لاَ تَعْلَمَ شِمَالُهُ مَا تُنْفِقُ يَمِينُهُ وَرَجُلٌ ذَكَرَ اللهَ خَالِياً فَفَاضَتْ عَيْنَاهُ *

"Жиде төрле кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә – Үз күләгәсеннән башка күләгә булмаган көндә – Үзенең рәхмәт күләгәсе астына кертер. Шуларның беренчесе – га-дел имам, икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтендә үс-кән егет, өченчесе – калебе мәчетләргә бәйле кеше, дүр-тенчесе – Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсе белән дус бул-ган ике кеше, бишенчесе – дәрәҗәле һәм матур хатын та-рафыннан зинага чакырылган вакытта: "Мин Аллаһы Тә-галәдән куркам!"– дип, шул хатынның чакыруын кире как-кан ир, алтынчысы – хәтта, уң кулы биргәнне сул кулы бе-лә алмаслык итеп, яшерен рәвештә садака бирүче кеше, җиденчесе – Аллаһы Тәгаләне аулакта зекер итеп, күзләре яшь белән тулган кеше».1

Рәсүлүллаһ тарафыннан сөйләнгән бу сүзләр бу кеше-ләр өчен бик зур сөенеч. Хакыйкатьтә дә, монда зекер ителгән кешеләр шул сөенечле вәгъдәләргә лаеклы. Чөнки адәм балалары гәүдә һәм шул гәүдәнең кисәкләре кебек булганлыктан, җир йөзендә булган нәрсәләрдән һәм та-бигать җимешләреннән файдалану һәм зарарлардан сакла-ну турысында һәрберсенең хакы бертигез.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 102 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница| Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.012 сек.)