Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 7 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 8 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 14 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 15 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 16 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Хәдисләрдә чәчне кырку, яки җибәрү сөннәт дигән сүз юк. Рәсүлүллаһның чәче җитү йөргәнлеге хакында хә-дисләр бар.1 Дөрес хәдисләрдә Рәсүлүллаһның чәче колак йомшакларына кадәр, хәтта, аннан да озын булып, толым ителгәнлеге риваять ителә. "Хөдәйбия" вакыйгасында һәм "Саубуллашу хаҗы"нда чәчен бөтенләй кырдырганлыгы һәм алынган бөртекләрнең шунда булган сәхабәләргә би-релгәнлеге мәгълүм.

Чәчне бөтенләй кырып йөрү дә, җиткереп йөрү дә мө-бах эш. Такыр йөртүче мәҗүсиләргә охшау нияте белән чәчне кырдыру һәм кайбер чит милләтләргә охшау нияте белән җиткезеп йөрү гөнаһ булырга мөмкин. Әгәр Рәсү-лүллаһка охшау нияте белән җитү йөртелсә, саваплы була-чагы мәгълүм. Мондый эшләр нияткә карый.

إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّةِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى "Гамәлләр ниятләренә күрә игътибарга алына, һәр кешенең үз гамәле бәрабәренә булган өлеше нияткә карап була".2

Халкыбыз арасында иң күп сөйләнә торган нәрсә чәч, сакал, мыек мәсьәләсе булганлыктан без дә бераз сөйләргә мәҗбүр булдык. Бүген чит милләтләр арасында чәч, сакал, мыекны җиткереп йөрүчеләр дә, бөтенләй кырып, такыр итеп йөрүчеләр дә бар. Шуның өчен башкаларга охшаудан сакланып бетү мөмкин түгел. Берсеннән качкан кеше, ба-рыбер, икенчесенә охшап кала.

134 * خَيْرُ الأَصْحَابِ صَاحِبٌ إِذَا ذَكَرْتَ اللهَ أَعَانَكَ وَ إِذَا نَسِيْتَ ذَكَّرَكَ *

"Иптәшләрнең яхшысы шул – әгәр Аллаһы Тәгаләне искә алсаң, сиңа ярдәм кылыр, онытсаң, хәтереңә төше-рер".

Аллаһы Тәгаләне искә алу, берәр ишанга тапшы-рылып, тәсбих белән "Аллаһ" дип санап утырудан гына гыйбарәт түгел, бәлки аннан күрә зуррак нәрсә. Зекер тел белән дә, күңел белән дә, әгъзалар белән дә булырга мөм-кин.

Тиешле булмаган бер урынга чыкканнан соң: "Юк, ярамый, бу эшкә Аллаһ риза түгел", – дип тукталсаң, Ал-лаһыны искә алучылардан буласың. Әгәр синең шул эше-ңә иптәшең риза булса, ул ярдәм кылучылардан санала. Әгәр бер яман урынга барган вакытыгызда иптәшегез сез-гә: "Бу эшеңнән Аллаһы Тәгалә риза булмый", – дигәч, юлыгыздан кире кайтсагыз Аллаһыны исегезгә төшерүче буласыз. Шушы эш чыт-чыт итеп, төймә белән йөзәр, ме-ңәр тәсбих санауга күрә дә, ихтимал, саваплы бер гамәл булыр. Шуның белән

فَإِنَّ الْجَنَّةَ هِيَ الْمَأْوَى وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِ وَنَهَى النَّفْسَ عَنِ الْهَوَى

"Әмма берәү Аллаһ алдына басып, Аңа җавап бирү-дән курыкса, һәм үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса, әлбәттә, аның кайтачак урыны җәннәт була",1 ди-гән шатлыклы хәбәргә туры килергә дә мөмкин.

 

135 * خَيْرُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَ عَلَّمَهُ *

"Сезнең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнеп, аны башка-ларга өйрәтүчегез".2

Коръәнне өйрәнү һәм өйрәтүдән максат мәгънәдән азат булган сүзләргә әһәмият бирү һәм Коръәнне җеназа-ларда, аш мәҗлесләре һәм туйларда, фонограф кебек уй-фикерсез һәм мәгънәсен аңламыйча тәравихларда уку, мә-етләргә чыгу һәм коры сүзләр тезеп утыру түгел, бәлки аңлау, туры юл табу, гамәл кылу һәм динне саклаудыр. Мәгънәсен аңламыйча, Сөйләүчене (Аллаһ) күңелдә тот-мый укылган аятьләргә савап өмет итәргә урын юк.

كِتَابٌ أَنزَلْنَاهُ إِلَيْكَ مُبَارَكٌ لِيَدَّبَّرُوا آيَاتِهِ وَلِيَتَذَكَّرَ أُولُوا الأَلْبَابِ "Без сиңа иң-дергән китап файдалы һәм бәрәкәтледер. Без аны аятьлә-рен уйлап, фикерләп укысыннар һәм акыл ияләре вәгазь-ләнсеннәр өчен иңдердек",1 аяте шул сүзебезгә дәлилдер.

Дөньяви гыйлемнәрне һәм һәртөрле һөнәрләрне хәят һәм мәгыйшәт өчен чара кылырга мөмкин, монда зарар юк. Әмма дөньяви файда күрер һәм халыкларның садака-ларын алып, ашларын ашап йөрер өчен Коръән Кәримне сәбәп итү кабахәт һәм түбән бер эштер. Болар

خَيْرُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَ عَلَّمَهُ "Сезнең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга өйрәтүчегез", дигән сөенечкә түгел, бәлки кешеләрнең малларын батыл юллар белән ашаучылар хакындагы куркытуларга лаек булалар.

136 * خَيْرُكُمْ خَيْرُكُُمْ لِأَهْلِهِ وَ أَنَا خَيْرُكُمْ ِلأَهْلِي *

"Сезнең иң яхшыгыз – үз әһеленә яхшы булганы. Мин дә үз әһелемә яхшыларыгыз җөмләсеннән".2

"Әһел" сүзе гаиләдәге хатыннарны һәм бөтен якын-нарны эченә алса да, бу хәдистәге "әһел"дән хатыннар гы-на аңлашыла.

Ирләрнең үзләреннән куәтле һәм тәдбирле булган-лыклары өчен хатыннар үзләрен ирләр өчен яратылган мәхлуклар дип уйлыйлар һәм алар тарафыннан нинди генә җәфа күрсәләр дә, каршы торырга хаклары юк дип белә-ләр. Бу игътикад бөтен дөнья халкында бер иде. Ислам дине килеп وَلَهُنَّ مِثْلُ الَّذِي عَلَيْهِنَّ بِالْمَعْرُوفِ وَلِلرِّجَالِ عَلَيْهِنَّ دَرَجَةٌ "Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлылар"1 һәм

الرِّجَالُ قَوَّامُونَ عَلَى النِّسَاءِ بِمَا فَضَّلَ اللَّه

ُ بَعْضَهُمْ عَلَى بَعْضٍ وَبِمَا أَنْفَقُوا مِنْ أَمْوَالِهِمْ

"Ирләр хатыннарга әдәп, тәрбия бирү өчен алар өс-теннән торучылар. Аллаһ мәхлукларның кайберләрен кай-берләреннән артык кылды. Ирләр малларын хатыннарга сарыф итү белән дә дәрәжәдә өстен ",2 кебек аятьләр бе-лән мәзкүр игътикадны гадел хәл итте һәм хатыннар өс-тендә ирләрнең хаклары булган кебек ирләр өстендә дә хатыннарның хаклары бар, ирләрнең артыклыклары кай-бер сыйфатларда гына дип ирләрнең хакларын чикләп куйды.

Бу хәдис шәрифнең таләбенә күрә ирләр өстенә ха-тыннары хакында шул нәрсәләр лязем:

Хатынны риясыз сөеп, аны үзенә иң ышанычлы ип-тәш дип белергә, аны һәртөрле авырлыклардан сакларга, аңа җил-яңгыр тидермәскә, йомшак сөйләшергә, артык уен-көлке итмәскә, яхшы һәм файдалы нәсыйхәт бирсә, колакка алырга һәм гамәл кылырга, сүз йөртүче һәм гай-бәт сөйләп йөрүче хатыннар белән аралашудан сакларга, икътисад белән эш кылу турысында һәрвакыт искәртеп то-рырга, үз алдында аны кешеләргә мактамаска, һәрхәлдә, аның каты мөгамәләләренә түзәргә һәм шуның бәрабәренә Аллаһы Тәгаләдән савап өмет кылырга. Болардан да биг-рәк хатыннарга хәрам һәм хәләл мәсьәләләрен аңлатырга кирәк.

Бу соңгы җөмләгә мисал итеп сөт имезүне күрсәтергә мөмкин. Сөт имезүгә җиңел эш итеп, хәтта аның шәригать белән мөнәсәбәте юк хөкемендә каралса да, аның хәләл һәм хәрам эшләргә сәбәп булганлыгы мәгълүм. Елаган ва-кытта хатыннар бер-берсенең балаларын имезәләр, ләкин моңа лязем дәрәҗәдә әһәмият бирелми. Хәлбуки, шәри-гать каршында бу эш әһәмиятсез түгел. Ике яше тулмаган бала ничә хатыннан имсә, шул хатыннарның һәрберсе бу балага сөт анасы һәм бу бала да аларга сөт баласы булып санала һәм никах турысында үз анасы хөкемендә була. Мәхрәм карендәшләр арасында никах булмасын өчен бу сөт имезү мәсьәләсен һәрбер ир үзенең хатынына өйрә-тергә тиешле.

Сүзнең кыскасы шул: Ирләрнең хезмәтләре өй ты-шында булса да, рәхәтләре һәм күңел ачулары үз гаиләлә-ре янында, өй эчендә булырга тиешле. Берәр ел аралык бе-лән була торган мәҗлесебездә бер кеше хакында сүз бул-ды, һәр юлы шул кеше хакында Муса әфәнде: "Аның бө-тен кәеф-сафасы өе эчендә, үз гаиләсе хозурында", – дип әйтә иде. Бер кешенең әхлагы гүзәл булу өчен шушы бел-дерү җитә. Үз өендә ял итү, үзенекеләргә канәгать итеп башканы эзләмәү кадәр хатыннарны ихтирам кылу һәм га-илә дәрәҗәсен күтәрү кебек яхшы нәрсә табылмас.

137 * خَيْرُ النَّاسِ مَنْ طَالَ عُمُرُهُ وَ حَسُنَ عَمَلُهُ

وَ شَرُّ النَّاسِ مَنْ طَالَ عُمُرُهُ وَ سَاءَ عَمَلُُهُ *

"Кешеләрнең иң яхшысы – гомере озын булып, гамә-ле яхшы булганы, иң яманы – гомере озын булып, гамәле бозык булганы".1

Кешеләрнең гомерләре сәүдәгәрләрнең малына ох-шый. Сәүдәгәрнең малы никадәр күп булса, кереме да шу-лай күп, әмма малы аз булса, кереме дә шулай аз була. Шуның кебек, әгәр кешеләр үзләренең гомерләрен бушка уздырсалар, "мал"лары да юкка чыга, "керем"нәре дә бул-мый.

138 * دَعْ مَا يَرِيبُكَ إِلَى مَا لاَ يَرِيبُكَ *

"Шөбһәле нәрсәләрне куй да, шөбһәсезләрне ал!"1

Ягъни, шөбһәле һәм шөбһәсез эш яки мал кулга ке-рергә торса, шөбһәлесен куй да, шөбһәсезен ал. Бер сүз сөйләгән вакытта шөбһәле булганнарын ташла да, шөбһә-сезләрен сөйлә һ.б.

 

139 * اَلدِّينُ النَّصِيحَةُ ِللهِ وِ لِكِتَابِهِ وَ لِرَسُولِهِ وَ ِلأَئِمَّةِ الْمُسْلِمِينَ وَ عَامَّتِهِمْ *

"Дин – Аллаһ, Коръән, Рәсүлүллаһ, мөселманнарның имамнары һәм бөтен мөселманнар өчен нәсыйхәттер".2

"Котылу" сүзе дөнья һәм ахирәт яхшылыгын җыйган сүз булган кебек "нәсыйхәт" сүзе дә күп мәгънәле булган кыска сүзләрдән. "Берәүнең дуслык хакын үтәргә тыры-шуы һәм аңа яхшылык теләве" дисәк, "нәсыйхәт" сүзен беркадәр аңлаткан булырбыз.

Аллаһ өчен булган нәсыйхәт Аңа иман китерү, олы-лау һәм кимчелекләрдән пакь дип белү, әмерләрен тотып, тыйганнарыннан тыелу һәм нигъмәтләренә шөкер итү ке-бек нәрсәләрдер. Аллаһы Тәгаләнең бу эшләргә ихтыяҗы юк. Шуңа күрә Аллаһ өчен булган нәсыйхәт бәндәнең үзе-нә кайта һәм аның файдасы өчен була.

Коръән өчен булган нәсыйхәт аның Аллаһы Тәгалә сүзе икәнлегенә иман китерү, аны аңлап уку һәм аның бе-лән гамәл кылу, аның гамәлләрен мөселманнар арасына таратудан гыйбарәт.

Мөселманнарның имамнары өчен булган нәсыйхәт шәригатькә хилаф булмаган урында аларга итәгать кылу һәм хата эшләр күрелсә, йомшаклык белән искәртү, оеп намаз уку, алар өчен һәрвакыт изге догада булу кебек эш-ләрдән гыйбарәт. "Имамнар" сүзеннән дин галимнәре, мөҗтәһитләр дә аңлашылырга мөмкин. Алар өчен булган нәсыйхәт аларның риваятьләрен кабул итү һәм алар ха-кында яхшы уйда һәм догада булудан гыйбарәт.

Кабул күрелүе һәм үзенә золым булмавы өметле ва-кытларда монда зекер ителгән нәсыйхәтләр көчләре җит-кән кешеләр өчен лязем була. Мәгәр, нәсыйхәт кылучы кешенең гыйлеме камил һәм холкы гүзәл булу шарт. Юк-са, һәркем үзе белгән нәрсәсе белән нәсыйхәт кылырга ке-решсә, нәсыйхәт кылына торган кешенең гыйлеме һәм кә-маләте үзеннән артык булуын тикшереп тормаса, бу эш нәсыйхәт түгел, бәлки үз вазифасыннан тыш эшкә керешү була.

Кешеләрне яхшылыкка чакыру һәм яманлыклардан тыюда бик әһәмиятле шартлар һәм әдәпләр бар. Алар: Ал-лаһы Тәгаләгә инану, Коръән Кәрим һәм хәдисләрдә бо-ерылган изге гамәлләрне кылу, үз араларында хак һәм ха-кыйкать белән васыять кылышу һәм сабыр итү. Бу дүрт нигез "Гасыр" сүрәсендә тәмам зекер ителгән.

Хакыйкать белән васыять кылышып, туры юлны табу һәм нәфес теләкләре һөҗүм иткәндә "сабыр" белән нәсый-хәт кылышу бүгенге мөселманнар арасында бөтенләй юк. Кешеләрне яхшылыкка чакыру һәм яманлыклардан тыю кебек эшләргә дә әһәмият бирелми. "Хак" һәм "сабыр" бе-лән васыять кылышулар үзләренең куелган мәгънә-ләреннән тәмам читкә авыштылар. Нәсыйхәтне кылучы да, кабул итүче дә юк.

Әгәр мөселманнар бидгать һәм хорафәтләрдән оеш-тырылып ясалган ясалма, ялган динне ташлап, монда зекер ителгән дүрт нигездән гыйбарәт булган дингә кайтсалар, Аллаһы Тәгаләнең:

وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنْكُمْ وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَيَسْتَخْلِفَنَّهُمْ فِي الأَرْضِ

كَمَا اسْتَخْلَفَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ وَلَيُمَكِّنَنَّ لَهُمْ دِينَهُمُ الَّذِي ارْتَضَى لَهُمْ

وَلَيُبَدِّلَنَّهُمْ مِنْ بَعْدِ خَوْفِهِمْ أَمْنًا يَعْبُدُونَنِي لا يُشْرِكُونَ بِي شَيْئًا

"Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселман-нарны Аллаһ җир өстендә хуҗа итәргә вәгъдә кылды, алардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кебек, һәм Үзе аларга риза булып биргән Ислам динен зәгыйфь-ләтмичә таза хәлендә сакларга вәгъдә кылды, дәхи дош-маннарыннан куркып яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды. Миңа гына гыйбадәт кыл-сыннар һәм Миңа һич кемне тиңдәш кылмасыннар",1 ди-гән вәгъдәсенә лаек һәм إِنَّ اللَّهَ لا يُغَيِّرُ مَا بِقَوْمٍ حَتَّى يُغَيِّرُوا مَا بِأَنْفُسِهِمْ "Хакыйкатьтә Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үз-гәртмәс, хәтта, ул кавем үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы"2 ди-гән куркытулардан имин булырлар иде.

Коръән Кәрим хакыйкый иман китереп, изге гамәл кылучыларның һичкайчан үкенечтә калмаслыкларын вәгъ-дә итә.

Бәндәләр хакындагы нәсыйхәт аларга яхшылык те-ләүдән гыйбарәт булса да, үзе дөрес дип уйлаган һәрбер нәрсәне аларга тагу һәм китап сөйләгән булып утыру ти-ешле эш түгел. Чөнки бу кешенең дөрес дип уйлаган нәр-сәсе теге кеше каршында бөтенләй ялган дип игътикад кы-лына торган нәрсә булырга һәм яки дөрес дип игътикад ителсә дә, шул эш берәр төрле мәҗбүрлек сәбәпле ихты-ярсыз сурәттә кылынган булырга мөмкин. Шуның өчен нәсыйхәт дип башланган бу эш бөтенләй низаг, киселешү һәм дошманлашуга сәбәп булырга мөмкин. Бу эш "хак-лыкка, дөреслеккә васыять кылышу" булмый. Нәсыйхәт-тән элек гыйлем һәм яхшы холык кирәк. Гыйлемле, сабыр һәм әхлаклы кешеләр өчен нәсыйхәт юллары билгеле.

 

140 * ذَنْبٌ لاَ يُغْفَرُ وَ ذَنْبٌ لاَ يُتْرَكُ وَ ذَنْبٌ يُغْفَرُ فَأَمَّا الَّذِى لاَ يُغْفَرُ

فَالشِّرْكُ بِاللهِ وَ أَمَّا الَّذِى يُغْفَرُ فَذَنْبُ الْعَبْدِ الَّذِى بَيْنَهُ وَ بَيْنَ اللهِ عَزَّ

وَ جَلَّ وَ أَمَّا الَّذِى يُتْرَكُ فَظُلْمُ الْعِبَادِ بَعْضِهِمْ بَعْضًا *


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 60 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 17 страница| Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.012 сек.)