Читайте также: |
|
"Йә, Аллаһ! Мин ике төрле зәгыйфь кешеләрнең хак-лары хакында катылык күрсәтәм. Алар ятимнәр һәм ха-тыннар".1
Рәсүлүллаһ ятимнәр белән хатыннарны "зәгыйфь"ләр дип атый һәм аларның хакларын ашаудан һәм аларга зо-лым итүдән тыюда бераз катылык күрсәтеп, шул эшенә Аллаһы Тәгаләне гуаһ кыла.
Рәсүлүллаһ "Саубуллашу хаҗы"нда Гарәфәт тавында йөз меңнән артык халыкка мөрәҗәгать итеп, өммәтенең дини һәм иҗтимагый таләпләре хакында әһәмиятле һәм бик әсәрле бер хөтбә сөйли. Мәзкүр хөтбәдә: "Хатын-нарыгыз өстендә сезнең хакыгыз булганы кебек, хатынна-рыгызның да сезнең өстегездә хаклары бар, аларны сез Аллаһы Тәгаләнең амәнәте итеп алдыгыз!"2 мәгънәсендә сүзләр булып, һәм шул хакларның кайберләре бәян ителеп хатыннарның Аллаһы Тәгаләдән ирләргә амәнәт икәнлек-ләре игълан ителә. Амәнәтне ничек карау тиеш икәнлеге һәрбер мөселманга мәгьлүм.
Ятим малын хаксыз ашау турында Коръән Кәримнең:
إِنَّ الَّذِينَ يَأْكُلُونَ أَمْوَالَ الْيَتَامَى ظُلْمًا إِنَّمَا
يَأْكُلُونَ في بُطُونِهِمْ نَارًا وَسَيَصْلَوَنَ سَعِيرًا
"Золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына ут ашарлар һәм тиз көндә җәһәннәм утына керерләр",1 – дигән куркыту аяте җитсә кирәк. Шушы сүздән әсәр алмаган кеше һичбер сүздән әсәр алмас.
* 60الأَمَانَةُ تَجْلُبُ الرِّزْقَ وَالْخِيَانَةُ تَجْلُبُ الْفَقْرَ *
"Амәнәтле булу – ризыкны, хыянәтле булу фәкыйрь-лекне тарта".
Халыкларның ышана торган кешеләре "имин" һәм "амәнәтле", ышана торган нәрсәләре "амәнәт", ышанмый торган кешеләре "хаин" исемендә була. Амәнәтле булу ри-зыкны тартуга һәм хыянәтле булу фәкыйрьлекне китерүгә сәбәп икәнлеге дөрес һәм халыкларның үз тарафларыннан да тәҗрибә ителгән бер хакыйкать. Амәнәтле кешеләр бе-лән халыклар курыкмый һәм шикләнми мөгамәлә итәләр һәм шул сәбәпле кәсепләре киңәя, шөһрәтләре таралып үз хозурларына килү белән дә, почта һәм телеграммалар ар-кылы да эш итәләр. Әмма хыянәтле кешеләрдән халыклар бизә, аның белән эш кылудан саклана. Шулай итеп, аның фәкыйрьләнүгә сәбәп булуы мәгълүм.
Амәнәтле булу тиешле вакытында һәм тиешле урын-да амәнәтне тиешле җиргә тапшырудан гыйбарәт. Акча һәм китап, маллар һәм хат кебек нәрсәләр матди амәнәт булып, гыйлем исә мәгънәви амәнәттер. Акчаны һәм хат кебек нәрсәләрне тапшыру ничек лязем булса, кирәк вакы-тында гыйлемне әһелләренә тапшыру да лязем. Гыйлемне тапшыру исә, аны кешеләргә өйрәтүдән гыйбарәт.
Аллаһы Тәгалә әйткән:
إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُكُمْ أَنْ تُؤَدُّوا الأَمَانَاتِ إِلَى أَهْلِهَا "Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне әһелләренә тапшырырга боера".1
Бер кавем арасында наданлык фаш булуның сәбәбе шул кавем арасындагы галимнәрнең халыкны укытмаула-рыннан, өйрәтмәүләреннән һәм амәнәтләрне әһелләренә тапшыру хакында килгән Коръән фәрманын тотмауларын-нан һәм игътибарга алмауларыннан. Мондый галимнәр "иминнәр" түгел, бәлки "хаин"нардыр.
Шуның өчен җәмгыятьне укыту, мөселман балалары-на Ислам тәрбиясе һәм дин рухы бирү, гомумән, зиһеннә-рен һәм фикерләрен киңәйтеп, инсаннар җөмләсенә керү-ләренә сәбәп булу хакында һәркемнән элек галимнәр һәм үзләренә галим исеме бирүчеләр йөрергә, ничек кенә бул-са да милләт арасында гыйлем тарату хакында тырышырга тиешләр. Бар мәктәпләрне таратучылар, мөгаллимнәрне бернинди сәбәпсез куып җибәрүчеләр, яңа ысул һәм кара такталарны сылтау итеп, Аллаһ исеменең өйрәнелүенә каршы төшүчеләр амәнәткә хыянәт итүчеләр була.
* 61الأَنَاةُ مِنَ اللَّهِ وَالْعَجَلَةُ مِنَ الشَّيْطَانِ *
"Сабитлы, тәдбирле һәм вәкарьле булу – Аллаһы Тә-галәдән, ә ашыгу – шайтаннан".2
Иң әүвәл хәтергә төшү белән сикереп торып, бер эш-нең булуын теләү – ашыгудыр. Сабитлы (урынында нык тору), вәкарьле (җитди) һәм тәдбирле (акылы белән үлчәп эшләүче) кешеләр эшләрен һәрвакыт сакланып, алдын һәм артын фикерләп эшлиләр.
Габделкаис кабиләсенең илчеләре Мәдинәгә килү бе-лән дөяләреннән төшеп, Рәсүлүллаһ хозурына ашыгып киткән хәлдә араларында булган алдан караванны кисәтеп йөрүче кеше дөясеннән төшеп нәрсәләрен ала һәм дөясен тышаулап ашарга җибәрә, бик яхшылап юына да, кадерле киемнәрен киеп, ашыкмый гына мәчеткә китә. Ике рәкә-гать нәфел намазы укый һәм шуннан соң Рәсүлүллаһ хозу-рына барып күрешә. Рәсүлүллаһ аның шулай ашыкмый, тәртип белән йөрүен мактап болай ди:
إِنَّ فِيكَ خَصْلَتَيْنِ يُحِبُّهُمَا اللَّهُ الْحِلْمُ وَالأَنَاةُ
"Синдә Аллаһы Тәгалә сөя торган ике сыйфат бар: йомшаклык белән кабаланмау".1
Ашыгуның макталган урыннары да бар. Мәсәлән, бу-рычны түләү, мәетне озату һәм гөнаһлардан тәүбә итүдә ашыгу мактала.
Бу хәдистәге "ашыгу"дан дөнья эшләрендә ашыгу күз алдында тотылса кирәк.
Һәрхәлдә эшләрдә: خَيْرُ الأَعْمَالِ أَوْسَطُهَا "Эшләрнең хәерле-се – уртачасы", – дигән белән гамәл кылу, чамадан читкә чыкмау, урынына күрә ашыгу һәм урнына карап ашыкмау һәм шул урыннарны аера белү лязем.
* 62أَنْتُمْ أعْلَمُ بِأُمُورِ دُنْيَاكُمْ *
"Дөнья эшләрегезне үзегез яхшырак беләсез".2
Мөселманнарның дини эшләре, дини мәсьәләләре бар. Дини эшләрдә төп канун Коръән Кәрим һәм Рәсүлүл-лаһның сөннәте. Мөселманнар үзләренең дини эшләрендә шуларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дөньяви гыйлемнәр һәм дөньяви эшләрдә исә үзләре эзләнү һәм үз тәҗрибәләрен куллану һәм акылларын эшләтү лязем. Дөньяви гыйлем-нәр, кирәк адәм баласының зиһене җитәрлек һәм кирәк җитмәслек дәрәҗәдә авыр булсын, аны Коръән һәм хәдис-тән эзләү пәйгамбәрләрнең вазифаларын һәм аларның ни өчен җибәрелгәнлекләрен белмәүдән. Пәйгамбәрләр бән-дәләргә дөньяви гыйлемнәр өйрәтер, табигать һәм астро-номия укытыр өчен түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләгә бәндә-челек кыла белүне, үз араларында өлфәт һәм мәхәббәт бе-лән тору һәм нәфесне пакьләү рәвешләрен өйрәтер өчен җибәрелгәннәр. Әгәр дөньяви гыйлемлекләр дә пәйгам-бәрләр аркылы өйрәтелсә, кешеләрнең үз фикерләре эшсез торып, һәрбер нәрсәне "вәхи"дән генә көтәрләр иде. Рәсү-лүллаһ үзенең хәдисләрендә безгә хистойгы һәм сизем-ләүләрне кулланырга, акылны эшләтергә һәм гыйбрәт алырга куша. Бу хакта Коръән Кәримдә дә күп аятьләр бар. Фәкать бу кушу дөньяви гыйлем өйрәтү, сәнгать һәм һөнәр эшләренә катышу җәһәтеннән түгел, бәлки шул эш-ләрне дин һәм иман куәтләү хакында бер чара һәм сәбәп кылу (дини эшләргә кереш булу) җәһәтеннәндер. Әгәр Коръән Кәримдә үткән пәйгамбәрләрнең маҗаралары һәм аларның өммәтләре белән булган вакыйгалар зекер ител-гән булса, бу зекер итү "тарих гыйлеме" ноктасыннан һәм бәндәләргә тарихны белдерү җәһәтеннән түгел, бәлки:
لَقَدْ كَانَ في قَصَصِهِمْ عِبْرَةٌ لأُلِي الأَلْبَابِ "Аларның кыйссасында, әлбәттә, акыл ияләренә гыйбрәтләр бар",1 дип халыкларга гыйбрәт һәм вәгазьләү өчендер.
وَلَقَدْ بَعَثْنَا في كُلِّ أُمَّةٍ رَسُولاً أَنِ اعْبُدُوا اللَّهَ وَاجْتَنِبُوا الطَّاغُوتَ
"Һәрбер өммәткә пәйгамбәр җибәрдек, Аллаһыга гы-на гыйбадәт кылуыгыз һәм шайтаннан саклануыгыз өчен".2
كُلَّمَا أُلْقِيَ فِيهَا فَوْجٌ سَأَلَهُمْ خَزَنَتُهَا أَلَمْ يَأْتِكُمْ نَذِيرٌ.
قَالُوا بَلَى قَدْ جَاءَنَا نَذِيرٌ فَكَذَّبْنَا وَقُلْنَا مَا نَزَّلَ اللَّهُ مِنْ شَيْءٍ
"Җәһәннәмгә бер төркем кеше салынгач, аның сакчы-лары: "Сезгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәдемени?», – дип сорарлар. Алар әйтерләр: "Юк, безгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килде, лә-кин без аны ялганга тоттык һәм әйттек: "Аллаһ һичнәрсә иңдермәде", – дип".1 وَإِنْ مِنْ أُمَّةٍ إِلاَّ خَلا فِيهَا نَذِيرٌ "Дөньяда нинди генә кавем яшәсә дә, аларны Аллаһ газабы белән кур-кытучы пәйгамбәр булды".2
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلاً مِنْ قَبْلِكَ مِنْهُمْ مَنْ قَصَصْنَا عَلَيْكَ وَمِنْهُمْ مَنْ لَمْ نَقْصُصْ عَلَيْكَ
"Без синнән элек тә пәйгамбәрләр җибәрдек. Алар-ның кайберләренең хәлләрен сиңа бәян иттек, кайберләре-некен юк".3
Бу аятьләрдән аңлашылганча, җир йөзендә яшәп үт-кән халыкларга хисапсыз күп пәйгамбәрләр җибәрелгән булса кирәк. Хәлбуки, Коръән Кәримдә бик аз пәйгамбәр-ләр зекер ителгән. Әгәр алар тарих ноктасыннан сөйлән-гән булса, ул вакытта шул пәйгамбәрләрнең һәрберсе сөй-ләнеп үтелгән һәм тарих гыйлеменең темасы үтәлгән бу-лыр иде. Һәрберсенең тарихы сөйләнмәү һәм тарих тема-сы сакланмау, аларның башка хикмәт өчен зекер ителгән булуларын күрсәтә. Шуның өчен дин гыйлеме белән дөнья гыйлемен, гореф-гадәтләр белән дин боерыкларын бергә аралаштырмаска кирәк. Дин гыйлемен төп дини чыганак-лардан өйрәнергә, ә икенчесе хакында адәм балалары үз-ләре тырышырга һәм тәҗрибәләр ясап күрергә тиешләр. Ислам диненең "фитрый" (табигый) дин булуының мәгъ-нәсе дә диннең дөньяви эшләргә катышмавы, дөньяви һө-нәр һәм сәнәгатьләрдән тыймавы һәм дөньяви эшләрне өйрәтүне үз өстенә алмавы, бәлки халыкларның үзләренә тапшыруы һәм бөтен барлык үз юлы белән булырга тиеш-леге җәһәтеннәндер.
Рәсүлүллаһ тарафыннан: أَنْتُمْ أعْلَمُ بِأُمُورِ دُنْيَاكُمْ "Дөнья эш-ләрегезне сез үзегез яхшырак беләсез" диелгән сүз мөсел-маннар каршында канун итеп тотылырга, дингә бәйле бул-маган дөньяви эшләр һәм гыйлемнәрдә үз тәҗрибәләре һәм тырышлыкларын арттырып, хәят сәфәрендә башка милләтләрдән калышмый йөрергә тиеш иде. Ләкин ни өчендер мөселманнар бу кагыйдәне тотмыйлар, дин эшен дөнья эшеннән аермыйча, һәрбер нәрсәне шәригатькә ияртмәкче булалар һәм шәригать фәтвасын эзлиләр. Соң-гы вакытларда Ислам һәм мөселманнар өстенә булган йод-рыкларның иң зурысы дөньяви эшләрнең дин исеменнән тыелуы һәм шул ялган нәрсәгә: "Ислам дине белән мәдә-ният бергә җыелмый" дигән икенче бер ялган дәгъва ко-рылу булды.
* 63أَنْزِلُوا النَّاسَ مَنَازِلََهُمْ *
"Һәркемне үз урынына утыртыгыз!".1
Ягъни, һәркем белән үзенә туры килә торган рәвештә мөгамәлә кылыгыз!
Рәсүлүллаһның бу сүзе бик әһәмиятле һәм һәркем өчен төп канун итеп тотылырга тиешле бер асылдыр. Һәр-кемне үз дәрәҗәсенә карап утырту һәм һәркемнең үз хә-ленә лаек мөгамәлә кылу лязем. Ләкин моның өчен кеше-ләрнең мәртәбәләрен аңлый алырга һәм үлчәүдә тарта бе-лергә кирәк. Мөәллифләрнең дәрәҗәләрен китапларының калынлыгына, гыйлем әһелләренең мәртәбәләрен дәгъва-ларының зурлыгына, кеше белән кычкырышкан вакытла-рында тавышларының шәплегенә карап үлчәргә ярамый. Бу сыйныфларның үлчәүләре бөтенләй башка нәрсәләр.
Ислам дөньясында җаһил "голәмәләр" һәм һәр төрле хорафатларны таратучы "әүлиялар солтаны" булган гаҗиз һәм кадер-хөрмәтсезләр, ялган юллар белән мөселманнар-ның малларын җыючы ачкүзлеләр һәм ахмак, комсызлар һәм үзе теләгәнчә эш йөртүче мәгърурлар күп булуга төп сәбәп – бу хәдис белән гамәл кыла белмәү һәм үлчәүсез сүз сөйләү, чиктән ашып китү һәм исраф итүләрдер.
* 64اُنْصُرْ أَخَاكَ ظَالِمًا أَوْ مَظْلُومًا قَلُوا يَا رَسُولَ الله هَذَا
نَنْصُرُهُ مَظْلُومًا فَكَيْفَ نَنْصُرُهُ ظَالِمًا؟ قَالَ تَأْخُذْ فَوْقَ يَدَيْهِ *
"Залим булса да, мәзлум булса да мөэмин кардәшеңә ярдәм бир! Йә, Рәсүлүллаһ! Мәзлумга ярдәм бирербез, әм-ма залимга ярдәм бирү ничек була? – дип сорадылар. Рә-сүлүллаһ: "Золым итүченең кулларыннан тотарсың", – ди-де".1
Әгәр золым итүче кешене тиешле вакытында тыеп ка-лучы булса, җавап өчен мәхкәмәләргә йөрү һәм гаепләнеп җәза күрү кебек эшләрдән сәламәт калуы, хәтта, үзенең шул гамәленең тиешсез икәнлеген аңлап үкенүе мөмкин. Шулай золым итүче кешене золымыннан тыю, хакыйкый мәгънәсендә аңа зур ярдәм кылу була.
* 65أُنْظُرُوا إِلَى مَنْ هُوَ أَسْفَلُ مِنْكُمْ وَلا تَنْظُرُوا إِلَى مَنْ
هُوَ فَوْقَهُمْ فَإِنَّهُ أَجْدَرُ أَنْ لا تَزْدَرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ *
"Дөнья эшләре турысында үзегездән югарыларга тү-гел, бәлки түбәннәргә карагыз! Бу эшегез Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне азсынмаска сәбәп булыр".2
Әгәр адәм баласы дөнья турысында үзеннән югары-ларга караса, кимсенә, үзен бәхетсез дип саный башлый, өметсезләнә, шул югары кешеләргә ачуы килә һәм аларны дошман күрә башлый. Әмма үзеннән түбәннәргә караса, үзен бәхетле кешеләрдән һәм Аллаһы Тәгаләнең нигъмәт-ләренә очраган бәндәләрдән икәнлеген белә, кулыннан килгән кадәр шөкер итә, гаиләсенә мәрхәмәтле һәм күңеле тыныч була. Бу соңгысы яхшы эш икәнлегендә шик юк. Әмма ахирәт эшләрендә, гамәл һәм гыйбадәт, яхшылык һәм изгелек мәсьәләләрендә моның киресенчә, үзеңнән түбәннәргә түгел, бәлки югарыларга карау һәм алардан үрнәк алу тиешле.
* 66أَنْهَاكُمْ عَنْ قَلِيلٍ مَا أَسْكَرَهُ كَثِيرُهُ *
"Сезне күбе исерткән нәрсәнең азыннан да тыям".1
Исерткеч эчүнең хәрамлыгы Коръән Кәрим һәм хәдис-ләр белән бәян ителгән. Гарәп халкы исерткеч эчү чиренә дучар булып, аннан башка тора алмыйлар иде. Араларын-да булган фетнәләр, сугышкырылышларның да төп сәбәбе эчүгә комсызлыклары иде. Коръән Кәрим исерткеч эчүне тыйганнан соң гарәпләр бу хөкемгә итәгать итеп, эчүдән тәмам тукталдылар. Тукталуның нәтиҗәләрен күреп үзлә-ре дә шатландылар.
Исерткеч эчемлекләр эчеп, айнымаган халык эчендә туыпүскән Рәсүлүллаһның исерткеч эчемлекләр эчүе га-рәпләргә мәгълүм түгел. Гәрчә гарәпләр арасында исерт-кеч эчүне үзләренә хәрам итеп, аннан тыелган затлар бул-са да, моңа шул исерткеч сәбәпле төрле бәла-каза һәм мәс-хәрәлекләргә очраганлыклары сәбәп иде.
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 65 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 6 страница | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 8 страница |