Читайте также: |
|
Адәм баласы, никадәр зирәк һәм дәрәҗәле һәм бай га-иләдән булсын, үз кул көче белән тир агызып байлык табу һич тә гаеп түгел һәм ул аның дәрәҗәсен аз гына да тө-шерми.
* 51أَكْبَرُ الْكِبَائِرِ الْإِشْرَاكُ بِاللهِ وَ قَتْلُ النَّفْسِ
وَ عُقُوقُ الْوَالِدَيْنِ وَ شَهَادَةُ الزُّورِ *
"Зур гөнаһларның да зурлары: Аллаһы Тәгаләгә ширек кату, хаксыз урында кеше үтерү, ата-ананы рәнҗетү һәм ялган шәһадәт бирү".3
Гөнаһларның зуры дигәннән, җәзасы олы гөнаһ, "ши-рек" сүзеннән, гомумән, көферлек аңлана. Аллаһы Тәга-ләне инкарь итү "ширек" хөкемендә булса да, ул аңа кара-ганда да зуррак гөнаһ.
Шәригатьтә, ата-ананы рәнҗетү, әлбәттә, зур гөнаһ. Әмма шәригатькә каршы булган эшләрдә аларга итәгать итү дөрес булмый.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә ата-анага итәгать итәргә һәм изгелек кылырга боерган. Бу – бөтен мөсел-маннарга йөкләтелгән катгый бер хөкем. Ләкин бу үз ире-ген бетерү һәм үз хөрриятен югалту дигән сүз түгел. Ата-анага хөрмәт күрсәтергә, әдәп һәм инсаф белән мөгамәлә кылырга, аларның затларына, шәхесләренә зарар тидерү-дән камил тырышу белән сакланырга тиешле. Әмма шәри-гатьтә мөбах, акыл һәм әдәп каршында дөрес булган бер эш булып та, үзенең сәгадәте шунда һәм киләчәген тәэмин итәргә сәбәп дип белгән нәрсәсен ата-анасының хаклымы-хаксызмы, яратмау һәм теләмәүләренә карап кына фида кылмаска тиешле.
Ялган шәһадәт бирү һәм ата-анага гөнаһлы булуның "көфер" гөнаһысы белән бергә күрсәтелүдә зур гыйбрәт бар. Кирәк ант итү белән һәм кирәк ант итми генә булсын ялган шәһадәт бирү мөселман кеше өчен гомумән дөрес түгел.
* أَكْثَرُ النَّاسِ ذُنُوبًا يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَكْثَرُهُمْ كَلامًا في مَا لا يَعْنِيهِ * 52
"Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөнья-да вакытта әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше".
Теле тарафыннан адәм баласына бик зур хәтәрләр ки-ләчәк булганлыктан Рәсүлүллаһ мөмкин кадәр телне тыю хакында өммәтен үгетли һәм юк-бар сүз белән гомер үт-кәрмәскә нәсыйхәт итә. Телне иркен кую ялган һәм хата, гайбәт һәм яла, рия һәм күз буяу, фәхеш һәм дошманлык, җәбер һәм золым кебек афәтләргә сәбәп булганлыгы өчен:
مَنْ صَمَتْ نَجَا "Эндәшмәгән – котылган", – диелә. Ләкин тел-не саклыйм дип бөтенләй тик тору да лязем түгел.
Сүзне дүрт төргә бүләргә мөмкин: 1) зарарлы; 2) фай-далы; 3) зарар да, файда да бар; 4) берсе дә юк. Боларның беренчесендә бөтенләй сөйләшмәскә тиешле. Икенчесендә – сөйләү кирәк. Өченчесе – өстен тарафка карап йөри. За-рары күбрәк яки файдасы белән бәрабәр булса, сөйләмәс-кә, файдасы күбрәк булса, сөйләргә кирәк. Дүртенчесендә тик тору лязем. Чөнки, акыллы кеше файдасы да, зарары да булмаган нәрсәне сөйләп вакыт үткәрми.
Әһәмиятсез сүзләр белән вакыт үткәрүнең сәбәпләре шулар: 1) кирәк түгел нәрсәләрне тикшерү һәм төпченү; 2) бер кешегә дуслыкны аңлату өчен сүз табарга тырышу; 3) вакыт үткәрү һәм башка шундый файдасыз нәрсәләр.
Тел үзе кечкенә генә булса да, әсәре бик зур. Тел сә-бәпле олы вакыйгалар һәм адәм баласының башына дәһ-шәтле бәла-казалар килә. Шуның өчен Рәсүлүллаһ телгә хуҗа булырга һәм сүзне үлчәп сөйләргә кушкан.
Кайбер галимнәр: لا يَبْلُغُ الْعَبْدُ حَقِيقَةَ الإِيمَانِ حَتَّى يَحْزُنَ مِنْ لِسَانِهِ "Кеше үзенең авызын бикле бер хәзинә урыны итми то-рып, хакыйкый иманга ирешә алмый", дигән хәдисне ри-ваять итәләр.
* 53أَكْثِرُوا ذِكْرَ هَاذِمِ اللَّذَّاتِ *
"Ләззәтләрне кисүче үлемне күп искә алыгыз".1
Үлемне онытмау һәм аны гел искә төшереп тору сә-бәпле тормышы тар кешеләрнең кайгылары кими һәм дөнья өчен кимсенми, бәлки барына канәгать булып яши башлыйлар, ә дөньялары иркен һәм бай адәмнәрнең горур-лыклары бетә һәм инсафка кайталар.
Үлемнең кинәттән һәм көтелмәгән, хәтта хыялда да юк вакытта килүе мөмкин, бәлки бу хәл күбрәк тә. Шуның өчен аны һәрвакыт истә тоту кулдан килгән кадәр аңа әзерләнүгә сәбәп була. Үлем искә төшү сәбәпле кечкенә генә бер бозыклыкның да кылынмый калуы файдалы. Лә-кин үлемне искә төшерү, дөнья үтү һәм дөнья эшләренең ярты юлда калуларына кайгырып түгел, бәлки барачак җиргә барыр өчен әзерлек күрү нияте белән булырга тиеш.
Үлемгә әзерләнү, намазлык өстендә генә утырудан тү-гел, бәлки фарыз гамәлләрне ихлас белән кылу һәм тыел-ган эшләрдән тыелу, кешеләрне рәнҗетмәү, үткәндәге кимчелекләр өчен үкенү, халыкларга файда китерү һәм дөнья мөгамәләләрен пөхтә һәм тәртипле йөртүдән гыйба-рәт. Бу эшләрнең гаиләне тәрбия кылыр өчен һөнәр һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнүгә каршылыгы юк. Бер ке-шенең бер дә калмыйча мәчеткә йөрүе үлемнән хәбәрсез булу, ә икенче берәүнең кырда сабан сөрүе үлемгә әзерлә-нү булырга мөмкин. Хикмәт тышкы күренешне төзәтүдә түгел, бәлки көч җиткән кадәр анысын да төзәтү белән бергә күңелне төзәтүдә. Шуның өчен бераз дәүләте һәм, бигрәк тә, яшь балалары булган кешеләрнең нотариус хо-зурында язылган васыятьнамәләре булырга, алыш-биреш-ләре булган кешеләрнең, кирәк күп һәм кирәк аз булсын, алачак һәм бирәчәкләре, амәнәткә алган һәм амәнәткә биргән нәрсәләре дәфтәрләргә тәртип белән язылган бу-лырга тиеш. Бу эшләр үлемгә әзерләнү була. Шуңа күрә, һәркемнең кеше хаклары калмасын, варислар һәм, бигрәк тә, сабый балаларның хаклары югалмасын өчен махсус дәфтәре булып, ул алыш-бирешләр һәм амәнәтләрне шул дәфтәргә язып барырга тиеш. Пөхтә кеше шул – ул үзе булмаганда дәфтәре аның хезмәтен үти.
* 54أَكْمَلُ الْمُؤْمِنِينَ إِيمَانًا أَحْسَنُهُمْ خُلْقًا، وَ خِيَارُكُمْ خِيَارُكُمْ لِنِسَائِهِمْ*
"Мөэминнәрнең иманы камил булганы – холыклары гүзәл булганы. Сезнең яхшыларыгыз хатыннарына карата яхшы булганыгыз".1
Хатыннарга изгелек итү һәм гүзәл мөгамәләле булу җөмләсеннән шул нәрсәләр санала: өс-башларын карау, хәләл ризык белән тәрбия итү, диндә зарур булган мәсьә-ләләрне өйрәтү, золым итмәү, рәнҗетмәү һәм холык күр-сәтүләренә сабырлык итү.
Ирләренең өйләрен тәрбияләп тоту һәм ирләрен риза-лату хатыннар өстендәге бурычтыр.
Хатыннар өй тәрбиясе турысында хезмәтчеләрдән дә түбән дәрәҗәдә булмаска һәм аларны каратып тотып та үзләре эшләп йөрмәскә тиешле. Хатынның фазыйләте өй эчен хезмәтчеләрдән, яки балалардан карата белү булып, кирәк булса үзләре дә эшләп күрсәтүдән гыйбарәт. Хатын-нарның, фазыл һәм кәмаләтләре киемнәренең кыйммәтле һәм җиһазлары күп булуда, асылташ тагулары һәм модага ияреп йөрүләрендә түгел, бәлки тәдбирле һәм икътисад-лы булуларында һәм гаиләдә аналык вазифасын үти белү-ләрендә. Милләтләрнең бай һәм фәкыйрь булулары ха-тыннарның икътисадка ригаяле булулары һәм модага ияр-мәүләренә бәйледер. Гаиләләрнең бөтен сәгадәтләре ха-тыннарның үз ирләрен риза кылуга бәйле булганлыктан, бу эш бик әһәмиятле. Ләкин бу нәрсә ирләрнең тәрбия кы-ла белүләренә һәм яхшы мөгамәләле булуларына барып туктала. Рәсүлүллаһның хатыннарга гүзәл мөгамәләле бу-лырга тиешлегенә игътибарны юнәлтү сәбәпләренең берсе шул.
* 55أَلا أُخْبِرُكُمْ بِأَفْضَلَ مِنْ دَرَجَةِ الصَّلاةِ وَالصِّيَامِ
وَالصَّدَقَةِ إِصْلاحُ ذَاتِ الْبَيْنِ فَإِنَّ فَسَادَ ذاَتِ الْبَيْنِ هِيَ الْحَالِقَةُ *
"Аң булыгыз! Намаз уку, ураза тоту һәм садака бирү-дән дә саваплырак нәрсә хакында хәбәр биримме? Ул нәр-сә – кешеләр арасын төзәтү. Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче".1
Гыйбадәтләрнең иң саваплылары фарыз гамәлләр бул-ганлыктан, бу урындагы намаз, ураза һәм садакалардан нә-фел намаз, нәфел ураза һәм нәфел садака күз алдында то-тылганлыгы үзеннән-үзе мәгълүм. Мәгәр ара бозык булу сәбәпле үтереш-талаш һәм милләткә зур зарар һәм һәла-кәтләр килү ихтималы булса, бу вакытта ара төзәтү фарыз гамәлләрдән дә артык булырга мөмкин.
Бу көнге халыклар аерылышу һәм тарткалашуларда бә-рәкәт юклыкны үз тәҗрибәләре белән дә беләләр. Үзара өлфәтсез һәм мәхәббәтсез милләтләрнең юкка чыгуларын, дәүләт һәм шәүкәтләреннән аерылуларын үз күзләре бе-лән күреп, Рәсүлүллаһның: فَسَادَ ذاَتِ الْبَيْنِ هِيَ الْحَالِقَةُ فَإِنَّ "Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче", дигән сүзенең дө-реслеген күреп торалар. Ләкин мөселманнар шул аерылы-шу һәм өлфәтсезлек чиреннән һаман котыла алмыйлар һәм кулда форсат булган вакытта шуңа бер чара табу ха-кында уйламыйлар. Моңа кем гаепле?! Гаеп бер сыйныф кешеләрендә генә түгел, бәлки бөтен халык өстендә һәм мөселманнарның һәрберсендә. Әгәр һәркем үз холкын тө-зәтсә һәм үз гаепләреннән пакьләнсә, Ислам милләте бү-ген анадан туган кебек саф бер милләт булачак һәм дөнья беткәнгә кадәр бер гаилә булып гөмер сөрәчәк. Шуның өчен һәркем үз холкын төзәтергә, "Мин үз гаебемне төзәт-тем, башкалар нигә төзәтмиләр?" димәскә тиеш, чөнки мондый сүз сөйләү, үзе – гаеп. Гаепне төзәтүнең билгесе гөнаһны башкаларга ташлау түгел, бәлки башкаларның га-епләрен дә үз өстеңә алудыр.
* 56أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِخَيْرِكُمْ مِنْ شَرِّكُمْ؟ خَيْرُكُمْ مَنْ يُرْجَى خَيْرُهُ
وَ يُؤْمَنُ شَرُّهُ، وَشَرُّكُمْ مَنْ لاَ يُرْجَى خَيْرُهُ وَ لاَ يُؤْمَنُ شَرُّهُ *
"Аң булыгыз! Сезнең яхшыгыз кем икәнлеге хакында хәбәр биримме?... Яхшыгыз шул кеше – аннан изгелек кө-телер, явызлыгыннан имин булыныр. Яманыгыз шул кеше – аннан изгелек тә көтелмәс, явызлыгыннан да имин бу-лынмас".1
Күп кешеләр үзләрен яхшыга санап, башкаларга шөбһә күзе белән карасалар да, яхшы кешеләр белән яман кеше-ләрне аерыр өчен Рәсүлүллаһ тарафыннан сөйләнгән бу хәдистә дөрес үлчәү куелган. Үзенең яхшы кешеләрдәнме яки яман кешеләрдәнме икәнлеген беләсе килгән кеше үзен үз үлчәве белән түгел, бәлки Рәсүлүллаһның үлчәве белән үлчәп карарга тиеш.
Дөньяның гомере кеше белән кычкырышып, дошман-лык һәм көнчелек итеп торырлык дәрәҗәдә озын булмаса да, бик күпләребезнең гомерләре шундый мәгънәсез нәр-сәләр белән үтә. Дөньяның бөтен хәле хыял һәм өметләр-дән гыйбарәт. Әгәр кинәт берәр максат мәйданга чыкса, ул да мәңгелек түгел, бәлки бүген, яки иртәгә кулдан китә торган бер нәрсә. Хәл шулай була торып, бер-берсе белән бозылышып, бер-берсенә яман ният кылышып яшәүче ке-шеләр бәхетсезләр.
* 57أَلا أُخْبِرُكُمْ بِالْمُؤْمِِنِ مَنْ أَمِنَهُ النَّاسُ عَلَى أَمْوَالِهِمْ وَأَنْفُسِهِمْ
وَالْمُسْلِمُ مَنِ سَلِمَ النَّاسُ مِنْ لِسَانِهِ وَيَدِهِ وَالْمُجَاهِدُ مَنْ جَاهَدَ نَفْسَهُ
في طَاعَةِ اللَّهِ وَالْمُهَاجِرُ مَنْ هَجَرَ الْخَطَايَا وَالذُّنُوبَ *
"Аң булыгыз! Мөэмин кеше кем икәнлеге хакында хә-бәр биримме? Мөэмин шул – кешеләр аны үзләренең маллары һәм үзләре хакында имин дип белерләр. Мөсел-ман шул – аның теленнән дә, кулыннан да башкалар сәла-мәт булыр. Мөҗәһит шул – Аллаһы Тәгаләгә буйсыну ту-рысында нәфесе белән сугышыр. Мөһаҗир шул – бозык һәм гөнаһ эшләрне ташлар".1
Мөселманчылыгы камил булган кеше мөселманнарга җәбер-җәфа итмәс һәм гайбәтләрен сөйләмәс.
Бу хәдистә "кул" һәм "тел" сүзләре кешеләргә җәбер-золым итү күбрәк кул һәм тел белән булганлыктан зекер ителә. Максат, нинди генә юл белән булса да мөселманны рәнҗетү камил мөселманчылыкка каршы икәнне белдерү.
Мәккә азат ителгәннән соң "һиҗрәт" хөкеме беткән булса да, теләгән кешеләр өчен өйләрендә торган хәллә-рендә дә һиҗрәт савабын табарга һәм мөһаҗирләр җөмлә-сеннән саналырга мөмкин. Бу нәрсә Аллаһы Тәгалә тый-ган нәрсәләрдән тыелу белән була.
Нәфес белән сугышу исә Аллаһы Тәгаләнең ризалы-гын эстәп шәригать боерган нәрсәләрне кылу һәм тыйган нәрсәләреннән тыелудыр. Нәфес белән болай сугышуның нәтиҗәсе туры юлны табудан гыйбарәт булганлыктан су-гышларның яхшырагыдыр.
* 58أَلا أَدُلُّكُمْ عَلَى أَشَدِّكُمْ أَمْلَكُكُمْ لِنَفْسِهِ عِنْدَ الْغَضَبِ *
"Аң булыгыз! Сезнең иң көчлегез кем икәнлеген әй-тимме? Ул – ачу вакытында үзен тота белүчегез".
Ачу бик күп зарарлы эшләргә сәбәп була. Ачулы кеше шундый эшләр эшли ки, ул шул ачуы белән читләргә түгел, хәтта үзенең якыннарына, дусларына, бәлки үзенә дә зарар китерә.
Надан халыклар ачуга гайрәт һәм батырлык, үзеңне хөрмәт итү һәм ирлек исемнәре биреп, шул кешеләрнең янә дә азуларына сәбәп булалар. Ачу башка, ә бу нәрсәләр бөтенләй башка булып, араларында бернинди бәйләнеш юк. Бу нәрсәләрне, җилем белән балны бергә катышты-рырга ярамаган кебек, бер хөкем астына куярга ярамый. Шуның өчен надан халык сүзенә алданмаска һәм ачуны җиңәргә тырышырга тиешле.
Рәсүлүллаһ үзенең бу хәдисендә ачу килү хакында тү-гел, бәлки килгән ачуга хуҗа булырга кирәклеге хакында сөйли. Шулай ук, гомумән ачуланмаска кушкан хәдисләр дә бар. Мәсәлән, бервакыт бер кеше Рәсүлүллаһка килеп: "Миңа киңәш бир! – ди. Рәсүлүллаһ аңа:"Ачуланма", – дип киңәш бирә. Теге кеше янә башка төрле киңәш бирүен үтенсә дә, Рәсүлүллаһ аңа: "Ачуланма", – дигән киңәшен бирүне дәвам итә.
Урыны белән булганда һәм үлчәүдән үтмәгәндә ачу тыелган эш түгел. Тыелган эш исә ачуга хуҗа була белмәү һәм үз-үзен тыя алмау. Чөнки, әгәр ачу җиңелмәсә, ул дус-белешләрдән, якыннар һәм карендәшләрдән киселүгә сә-бәп була. Хөсет һәм гайбәт, кенә һәм сүз йөртү кебек бо-зык холыклар үрчи. Нәтиҗәдә ачу сәбәпле кеше зур үке-нечләргә кала. Кешеләрнең акыллары камил, сабырлары тиешле дәрәҗәдә булуның дөрес үлчәве – ачу вакытла-рында үзләрен тота белү. Бу җәһәттән Имам Бохари:
لَيْسَ الشَّدِيدُ بِالصُّرَعَةِ إِنَّمَا الشَّدِيدُ الَّذِي يَمْلِكُ نَفْسَهُ عِنْدَ الْغَضَب
"Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә", дигән хәдисне риваять итә.
* 59اللَّهُمَّ إِنِّي أُحَرِّجُ حَقَّ الضَّعِيفَيْنِ الْيَتِيمِ وَالْمَرْأَةِ *
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 50 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 5 страница | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 7 страница |