Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 2 страница

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 4 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 5 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 6 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 7 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 8 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Әхлак гыйлеме, итәге киң һәм чабулары озын бер фән-нән гыйбарәт булса да, аның тармаклары һәм өлешләре, бербөтен булган кагыйдәләр астында җыелып бетәләр. Шул бербөтен кагыйдәләрне хәтерләрендә тотучылар башка тармакларын да күңелләрендә саклый алырлар.

Шул төп бербөтен кагыйдәләрнең берсе Рәсүлүллаһ-ның: "Үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй", – дигән сүзе. Бу сүзнең капма-каршысы – "үзең өчен сөймәгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөймә". Әхлакның яртысы шушы сүзләр астына җыелып бетә. Бер кеше ха-кында нинди генә булса да бертөрле мөгамәләдә булырга теләүче кеше, шул эшне иң элек үзенә үлчәп карасын. Әгәр шуны үзе яратса, аны кеше хакында да кылсын, әгәр үзе яратмаса, теге кеше хакында да дөрес күрмәскә тиеш.

Бу хакта имам Бохари Әнәс разыяллаһү ганһүдән:

لا يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لِأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ "Үзе өчен сөйгән нәрсәне башкалар өчен дә сөйми торып берегез дә мөэмин булмый", – дигән хәдисен риваять итә.1

Бу хәдис шәриф үзе өчен сөйгән бер эшне үзенең мө-селман кардәше өчен дә сөймәгән кешене камил мөэмин-нәрдән санамый.

Аллаһы Тәгалә бүлеп биргән өлешкә риза булу, әлбәт-тә, зур байлык. اَلْقَنَاعَةُ كَنْزٌ لا يَفْنِي "Канәгатьлек – бетмәс бай-лыктыр".

"Юк, юк" дип зарланып йөрүчеләрнең, әгәр берәрсенә, яки гаилә әгъзасына берәр бәла-каза килсә, шул вакытта алар үзләренең нигъмәт эчендә булып та, шуның кадерен белмәгәнлекләрен таныйлар һәм үзләренең элек зарланып йөргәннәренә үкенәләр.

Күршесе үзенә карата кирәк яхшы һәм кирәк усал бул-сын, аңа карата яхшы мөгамәләдә булу "күрше хакы" өчен дип аның яманлык күрсәтүләренә күз йому, әлбәттә, чын мөэминлектер.

Көлү сәламәтлек өчен файдалы дип әйтсәләр дә, әгәр күп булып китсә, килешми. Күп көлүнең ахмаклык билге-се икәнлеге мәгълүм булган кебек, күңеле сәламәт кеше-нең күп көләргә яратмавы да табигый нәрсә.

 

*اِتَّقُوا اللهَ وَاعْدِلُوا فِي أَوْلاَدِكُمْ* 9

"Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз һәм балаларыгыз хакын-да гаделлек кылыгыз".2

Шәригатьтән күренгәнчә, кеше үз малын теләсә кемгә бирү һәм үзе теләгән рәвештә тарату һәм өләшү турысын-да ихтыярлы булса да, әхлак җәһәтеннән караганда гадел-лек лязем була.

Монда зекер ителгән хәдис шәриф Бәшир бине Сәгъ-ләбә әл-Хазраҗи хакында әйтелгән иде. Бу сәхабә үзенең улы Ногманга бераз нәрсәсен садака итеп бирә. Хатыны: "Рәсүлүллаһка әйтмәсәң, мин синең бу эшеңә риза бул-мыйм", – дип ризасызлыгын белдерә. Бәшир Рәсүлүллаһка барып вакыйганы сөйләгәннән соң, Рәсүлүллаһ: "Башка балаларыңа да шулай бирдеңме?" – дип сорый. Бәшир: "Юк", – дигәннән соң, Рәсүлүллаһ әлеге хәдисне сөйли. Бәшир шуннан соң Ногманга биргән садакасын кире кай-тарып ала.

Хәдис мал хакында килгән иде. Шулай булса да, бу хә-дистән башка эшләрдә дә балалар арасында тигезлек кылу тиешле булуы аңлашыла. Мәсәлән, йорт эшләрен кайбер балалардан гына эшләтеп, башкаларын кушмау яки зару-рәт булмый торып балалар арасында шул рәвештә тигез-сезлек кылу бу хәдис шәриф боера торган гадәләткә кар-шы килә.

* 10اِتَّقُّوا النَّارَ وَ لَوْ بِشِقِّ تَمْرَةٍ فَإِنْ لَمْ تَجِدُوا فَبِكَلِمَةٍ طَيِّبَةٍ *

"Ярты хөрмә генә садака кылып булса да, уттан сак-ланыгыз. Әгәр аны тапмасагыз, сораучыга яхшы һәм йом-шак сүз белән җавап бирегез!"1

Ягъни, ярты хөрмә яки бер телем икмәк садака кылып булса да, җәһәннәмнән үзегезне котылдырыгыз. Әгәр дә шул нәрсәләрегез булмаса, ул вакыт йомшак сүз белән га-фу үтенегез, ул да садака булып саналыр.

Мәдинәдә хөрмә күп булганлыктан Рәсүлүллаһ "ярты хөрмә" дип сөйли, әмма максат аз гына нәрсә булса да са-дака кылыгыз, димәктер.

Рәсүлүллаһның ярты хөрмә генә булса да бирергә ку-шуы кешеләрне фәкыйрьләрнең хәлләрен җиңеләйтергә кызыктыру өчендер. Ул вакытта да фәкыйрьләрнең хәллә-рен кулдан чыгарып бирү белән генә җиңеләйтү мөмкин булган. Әгәр дә ул вакытта бүгенге кебек фәкыйрьләр өчен эш табып бирү һәм аларны һөнәргә өйрәтеп киләчәк-ләрен тәэмин итү мөмкин булса иде, Рәсүлүллаһ, әлбәттә, шуңа кызыктырган булыр иде һәм кызыктырган да. Мәсә-лән, бер хәдистә аның бер фәкыйрь сәхабәгә балта саплап бирүе һәм аңа утын кисеп сатарга кушуы риваять ител-гән.1

 

* أَحَبُّ الْأَعْمَالِ إِلَى اللهِ تَعَالَى أَدْوَمُهَا وَإِنْ قَلَّ * 11

"Гамәлләрнең Аллаһы Тәгаләгә сөеклесе – аз булса да, дәвамлы булганы".2

Аз, ләкин дәвамы булган изгелек дәвамсыз булган из-гелектән яхшырактыр. Чөнки бер керешкән эштә нык тор-мау һәм дәвам иттерә алмау, ул эшкә күңел куймау һәм ялкаулык галәмәтедер. Бу эшләр, әлбәттә, яхшы түгел. Лә-кин гамәлләрнең дәвамлысы Аллаһы Тәгаләгә сөекле бул-сын өчен шул гамәлләрнең риядан сәламәт булуы шарт. Чын күңел белән кылынмаган гамәлнең дәвамлысында да, дәвамсызында да күп хикмәт булмас.

"Дәвам"нан максат бертоташтан, өзлексез кылып тору түгел, бу эшкә адәм баласының көче җитми, бәлки гадәт итү дигән сүздер.

 

* 12أَحَبُّ الأَعْمَالِ إِلَى الله عَزَّوَجَلَّ الْحُبُّ فِي الله وَالْبُغْضُ فِي الله *

"Бер кешене, ниндидер шәхси максат өчен булмыйча, ялгыз Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дус яки дошман күрү – Аллаһы Тәгаләгә иң сөекле гамәлләрдән".3

Бер кешене үзеңә яхшылык итүен теләп дус күрүдә дә зарар юк, ләкин бу Аллаһы Тәгаләгә сөекле булган дус күрү түгел, бәлки шәхси файда өчен дус күрү була. Кеше-ләргә файдалы булган галимнәрне, изге бәндәләрне һәм дә мәктәп, мәдрәсәләргә һәм, гомумән, гыйлем юлына матди яки мәгънәви ярдәм биреп торучыларны дус күрү, шулай ук, гөнаһ һәм хәрам эшләрдән саклануга сәбәп булганлы-гы өчен үзенең хатынын яки үзенең ирен сөю "Аллаһ өчен ярату" була. Үзе өчен кирәк зарарлы һәм кирәк файдалы булсын, Аллаһы Тәгаләгә итәгате аз һәм шәригатькә дә хөрмәте зәгыйфь, гыйлем һәм дин юлында хезмәт һәм яр-дәм итмәгән кешене шул эшләре өчен яратмау "Аллаһ өчен яратмау" була.

 

* 13أَحْبِبْ حَبِيبَكَ هَونًا مَا عَسَى أَنْ يَكُونَ بَغِيضَكَ يَومًا مَا

وَ أَبْغِضْ بَغِيضَكَ هَونًا مَا عَسَى أَنْ يَكُونَ حَبِيبَكَ يَوْمًا مَا *

"Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дош-ман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр".1

Бу хәдистән максат – чиктән ашудан тыю. Дусларның беркөнне дошман булып китүләре, ә дошманнарның дус булулары мөмкин. Әгәр дус вакытта саклыкны онытып дустыңа серләреңне белдерсәң, дошман булганыннан соң үкенечкә калырга мөмкин.

Дошман вакытта кылынган мөгамәлә өчен дә дуслаш-каннан соң оялып, вөҗдан газабы астында калырга мөм-кин. Һәрхәлдә, эшләрдә гадәләттән һәм чамадан аерыл-маска, урта бер юлны кулдан җибәрмәскә кирәк.

 

* 14اُحْثُوا فِي أَفوَاهِ الْمَدَّاحِينَ التُّرَابَ *

"Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!"2

إِذَ رَأَيْتُمُ الْمَدَّاحِينَ فَاحْثُوا فِي وُجُوهِهِمُ التُّرابَ "Әгәр ар-тык мактаучыларны күрсәгез, йөзләренә туфрак сибегез!"1

Туфрак сибү, бер нәрсә дә бирмәүдән, яки бераз нәрсә генә биреп булса да, телләрен кисү һәм авызларын яп-тырудан кинаядер.

"Мәддәх" сүзе "бик каты мактаучы" дип тәрҗемә ител-сә дә, алар кулга бер нәрсә төшерү һәм эләктерү максаты белән кешеләрне мактап йөрүчеләр һәм күбесенчә кирәк нәсер (проза) һәм кирәк шигырь булсын, бернинди нигез-сез һәм ялган нәрсәләрне оештыручылардыр. Югыйсә арт-тырудан һәм ялган нәрсәләрдән сакланып, дөрес сыйфат-лар белән генә мактау һәм шуңа риза булып тору тыелган эш түгел һәм бу хәдискә дә каршы килми. Мәсәлән, Габ-бас, Хәсән һәм башка сәхабәләр Рәсүлүллаһны мактап ши-гырьләр сөйләгәннәр, ләкин Рәсүлүллаһ аларның һичбер-сенең авызына туфрак сипмәгән.

Әгәр мактау бер бозыкны бозыклыгы өчен шатлан-дырса, чын хәлне бәян итү өчен түгел, бәлки рия һәм ал-даудан гыйбарәт булса, яки макталган кеше, шул мактау сәбәпле тәкәббеләннерлек һәм горурланырлык булса, мон-дый мактау һәм мактауга риза булулар начар күрелә. Әм-ма шул нәрсәләрдән сәламәт булганда мактау һәм аңа риза булу тыелмаган.

 

* 15اَلْإِحْسَانُ أَنْ تَعْبُدَ اللهَ كَأَنَّكَ تَرَاهُ فَإِنْ لَمْ تَكُنْ تَرَاهُ فَإِنَّهُ يَرَاكَ *

"Ихсан – Аллаһы Тәгаләгә, Аны күреп торганың ке-бек, гәрчә син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күреп тора дип гыйбадәт кылу".2

Коръән Кәримдә күп мәртәбә зекер ителеп, күп савап-лар вәгъдә ителгән ихсан – гыйбадәтне гүя Аллаһы Тәга-ләне күреп торган кебек кылуыңдыр.

Гыйбадәт Аллаһы Тәгаләгә якынаю теләге белән Аны бер дип тану, Аның әмерләренә итәгать итү, буйсынучан-лык һәм түбәнчелек белән Аңа ялварудан гыйбарәт. Күңел бирмичә бөгелеп сыгылуларда һәм аңсыз хәрәкәтләр кы-луда күп хикмәт юк.

Әгәр гыйбадәт вакытында кешеләр Аллаһы Тәгаләне күрсәләр, никадәр игътибарлы булырлар, ихлас булырга тырышырлар иде. Күрмәгән тәкъдирдә дә шул рәвештә ихлас гыйбадәт кылырга тиешле, чөнки Аллаһы Тәгалә шул гыйбадәтне күреп һәм белеп тора. Хәдистән аңла-шылган нәрсә шул булып, максат – кешеләрне мөмкин ка-дәр рия һәм икейөзлелектән саклау.

 

* 16إِخْوَانُكُمْ خَوَلُكُمْ جَعَلَهُمُ اللهُ تَحْتَ أَيْدِيكُمْ فَمَنْ كَانَ أَخُوهُ

تَحْتَ يَدِهِ فَلْيُطْعِمْهُ مِمَّا يَأْكُلُ وَلْيُلْبِسْهُ مِمَّا يَلْبَسُ وَلاَ تُكَلِّفُوهُمْ

مَا يَغْلِبُهُمْ فَإِنْ كَلَّفْتُمُوهُ فَأَعِينُوهُمْ *

"Хезмәтчеләрегез – сезнең кардәшләрегез. Аларны Ал-лаһы Тәгалә сезнең кул астыгызда кылды. Әгәр бер кеше-нең кул астында кардәше булса, аңа үзе ашый торган аш-тан ашатсын, үзе кия торган нәрсәдән кием кидерсен. Аларга көчләре җитмәслек эшләрне кушмагыз, әгәр куш-сагыз, ярдәм итегез".1

Рәсүлүллаһ тарафыннан хезмәтчеләрне хезмәт иттерү хакында төзеп калдырылган төп канун шушы. Ягъни, әгәр хезмәтчеләрнең ашау-эчүләре, киемнәре хуҗадан булса, кирәк үз яннарына һәм кирәк аерым утырсыннар, гадәттә үзләре ашый торган ашлардан ашатырга, үзләре эчә тор-ган чәйләрдән эчерергә һәм гадәттә үзләре кия торган рә-вештә кием киендерергә тиешләр. Әгәр дә ашау-эчү, кием-салым хезмәтченең үз өстендә булу шарты белән сөйлә-шенгән булса, шуңа яраклы хак бирү лязем була.

* 17أَدِّ الْأَمَانَةَ إِلَى مَنِ ائْتَمَنَكَ وَ لاَ تَخُنْ مَنْ خَانَكَ *

"Үзеңә амәнәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!"1

Амәнәт, фарыз садакалар кебек Аллаһы Тәгаләнең ха-кы. Шулай ук, заклад, бурыч һәм саклап торырга бирелгән нәрсәләр кебек бәндә хаклары һәм дә хәйрия ияләре тара-фыннан мөселманнар файдасы өчен мәңгелек садака ител-гән вакыфлар, садакаи җарияләрдер. Кайбер галимнәр гыйлемне дә амәнәттән саныйлар, тиешле урыннарда һәм тиешле кешеләргә өйрәтмәүне амәнәткә хыянәт була, ди-ләр. Аллаһы Тәгалә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تَخُونُوا اللَّهَ وَالرَّسُولَ وَتَخُونُوا آمَانَاتِكُمْ وَأَنْتُمْ تَعْلَمُونَ

"Әй, мөэминнәр! Белә торып Аллаһыга һәм Рәсүлгә хыянәт итмәгез һәм үзара амәнәтләрегезгә дә хыянәт ит-мәгез",2 – дип амәнәткә хыянәт кылудан катгый рәвештә тыя. Амәнәткә хыянәт итү ялган сөйләү, сүз йөртеп ике кешенең арасын бозу, гайбәт сөйләү һәм кимсетү кебек Аллаһы Тәгалә хакы өстен булган эшләрдәндер. Мондый эшләрдә бәндәләрнең үз хакларын гафу кылулары яраса да, үч алып җәза кылырга хаклары юк. Шуның өчен хыя-нәт иткән кешенең үзенә дә хыянәт кылырга яки аны кө-ферлеккә чыгарырга бәндәләрнең хаклары булмас. Амә-нәткә хыянәт итүче кеше, кирәк башлап хыянәт итсен һәм кирәк элек булган бер хыянәт үчен кайтару өчен булсын, барыбер хыянәт итүчедер. Мәгәр үзенең бер кануни ха-кын алу хыянәт булмас. Әбү Суфиянның хатыны Һинд иренең саранлыгыннан зарлангач, аңа Рәсүлүллаһ үзенә һәм балаларына җитәрлек малны Әбү Суфиянның малын-нан рөхсәтсез алырга куша.3

 

* 18اُدْعُوا اللهَ وَأَنْتُمْ مُوقِنُونَ بِالإِجَابَةِ وَاعْلَمُوا

أَنَّ اللهَ لاَ يَسْتَجِيبُ دُعَاءً مِنْ قَلْبٍ غَافِل ٍلاهٍ *

"Аллаһы Тәгалә кабул итәр дип, шикләнмичә дога (гыйбадәт) кылыгыз! Һәм белегез: Аллаһы Тәгалә гафил һәм хәбәрсез булган күңел белән кылынган доганы кабул итми".1

Дога дигән сүз гыйбадәт һәм Аллаһы Тәгаләдән сорау мәгънәләрен белдерә. Бу хәдистән максат гыйбадәт кылу да, "сорау" да булырга мөмкин. Шуның өчен тәрҗемәдә һәр ике мәгънә зекер ителде.

ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ "Миңа дога кылыгыз – кабул итәрмен",2 аятендәге "дога" сүзе дә шул ике төрле мәгънә белән тәф-сир ителә.

Әхлак китапларында дога хакында бик күп әдәпләр ки-терелә, вакытлары һәм аерым догалар билгеләнә. Ләкин дога кылу хакында иң кирәкле нәрсә – күңелнең ихлас бу-луы һәм бөтен барлык белән Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелек кылу. Күңел ихлас булса һәм кабул булуында шик булма-са, дога, теләсә нинди вакытта һәм теләсә нинди телдә булсын, кабул булачак һәм нәтиҗәсе күреләчәк. Ихластан кылынган догалар, Коръән, намаз уку, зекер-тәсбих белән шөгыльләнү кебек фазыйләтле гыйбадәтләрдән дөньяда нәтиҗә күрелмәсә дә, Ахирәттә булырга мөмкин. Шуның өчен, ихлас белән дога кылырга һәм кабуллыгыннан өмет-не өзмәскә кирәк. Аллаһ әйткән:

وَإِذَا سَأَلَكَ عِبَادِي عَنِّي فَإِنِّي قَرِيبٌ أُجِيبُ دَعْوَةَ الدَّاعِ

إِذَا دَعَانِ ، فَلْيَسْتَجِيبُوا لِي وَلْيُؤْمِنُوا بِي لَعَلَّهُمْ يَرْشُدُونَ.

"Әгәр бер бәндәм Миннән сорар булса, Мин әлбәттә, аңа якынмын, сораганын бирермен. Әмма сораучылар Ми-ңа ышансыннар һәм буйсынып гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар".1


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 74 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 1 страница| Ризаэтдин бине Фәхретдин. 3 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)