Читайте также: |
|
إِلَيْكَ فَافْعَلْهُ بِهِمْ وَتَكْرَهُ أَنْ يَأْتُوهُ إِلَيْكَ فَذَرْهُمْ مِنْهُ *
"Аллаһы Тәгаләгә ихлас белән гыйбадәт кыл, затында һәм сыйфатында ширек катма, фарыз намазларын вакы-тында үтә, фарыз зәкятеңне урынына тапшыр, көчең җит-сә, фарыз һәм нәфел хаҗлары кыл, Рамазан уразасын тот, үзеңә халыкларның нинди мөгамәлә кылуларын яратма-саң, үзең дә алар хакында шундый мөгамәләдән саклан!"
Гыйбадәт Аллаһы Тәгаләгә коллык һәм түбәнчелек кылудан, ширек исә Аллаһы Тәгаләнең затында яки сый-фатында һәм патшалыгында иптәше һәм охшашы бар дип белүдән гыйбарәт.
Бу хәдис шәрифтә иман соңында намаз, зәкят, хаҗ, Ра-мазан уразасы кебек Ислам нигезләре; нәфел хаҗ һәм мө-селманнар арасында төп канун итеп тотылуы тиеш булган әхлакый хокуктан кайберләре зекер ителгән.
Мөэмин булу һәм Рәсүлүллаһның юлын кабул итү шул гыйбадәтләрне кылу һәм гүя "мин аларны үтәргә ант ит-тем һәм шул антымда, әлбәттә, торырмын", – дип сүз би-рүдән гыйбарәт. Шулай булгач, өскә алган нәрсәне үтәргә һәм сүздә торырга кирәк. Бу гыйбадәтләр, бигрәк тә, на-маз уку бик җиңел нәрсәләр булганлыктан вакытларында үтәлми калулары фәкать ялкаулык һәм игътибарсызлык-тандыр. Дөрес, үзләрен инкарь итмәгән мөддәттә мәзкүр гыйбадәтләрне үтәмәүчеләр, кайбер галимнәр фикеренчә, диннән чыкмасалар да, зур гөнаһ кылган булалар. Һәм алар өсләрендәге бурыч булып кала бирә.
* 41اِعْزِلِ الْأَذَى عَنْ طَرِيقِ الْمُسْلِمِينَ *
"Мөселманнар йөри торган юлда уңайсызлап тора тор-ган нәрсәләрне читкә ал!"1
Әбү Бәрзә исемле бер сәхабә Рәсүлүллаһ хозурына ки-леп: "Йә, Рәсүлүллаһ! Миңа үзем файдаланырлык бер га-мәл өйрәт!" – дип үтенүенә каршы, Рәсүлүллаһ аңа бу хә-дисне сөйли.
42 * أَعْظَمُ النَّسَاءِ بَرَكَةً أَيْسَرُهَا مُؤْنَةً *
"Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы".1
Мәһәрләре гадәттән тыш күп булмаган, туйлары ис-рафсыз, кием-салымнары гүзәл һәм пакь булуы белән бер-гә күтәрә алырлык, ашау-эчүләре уртача, ирләре белән те-реклекләре мәшәкатьсез булган хатыннар бу хәдис шә-рифкә туры киләләр һәм хакыйкать хәлдә үзләре белән го-рурланырлык милләт аналарыдыр.
Мәгыйшәт һәм дөнья көтүнең рухы малны акыл белән тота белүдер. Хатын, никадәр кәмаләт иясе булса да, әгәр малны тота белмәсә, гаиләнең киләчәге бәла һәм бәхетсез-лектән имин булмас.
Шәригатьтә мәһәрнең күпме булырга тиешлеге бер микъдар белән чикләнми, бу нәрсә халыкларның үз ихты-ярларына тапшырылган.
Мәһәр күп һәм туйлар исрафлы булу ирләр өчен дә, хатыннар өчен дә зарарлы. Чөнки һәрбер чамадан тыш кы-лануның кире ягы була. Бу нәрсәләр никахларның кимүе һәм кичектерелүләренә сәбәп була. Никах вакытында әһә-мият биреләчәк нәрсә мәһәр, туй, бирнә һәм җиһаз түгел, бәлки һәр ике тараф арасында дин вә әхлак, тәрбия вә хо-лык турыларында туры килүдер. Мәһәр белән җиһаз, бир-нә белән туй никах кылучыларның киләчәкләрен тәэмин итми, алардан хәерле нәтиҗә булу да өмет ителми.
* 43أَعْظَمُ النَّاسِ حَقًّا عَلَى الْمَرْأَةِ زَوْجُهَا وَأَعْظَمُ النَّاسِ حَقًّا عَلَى الرَّجُلِ أُمُّه * ُ
"Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы ана хакы".2
Бу хәдистә хатыннар өстендә булган ирләр хакы һәм ирләр һәм хатыннар өстендәге аналар хакы бәян ителгән булса да, ирләр өстендә хатыннарның да, аналар һәм ата-лар өстендә балаларның да хаклары бар һәм күп. Аларны яхшылап белү һәм шул белгәннәр белән гамәл кылу, белер өчен уку, сорап булса да өйрәнү тиешле.
Милләтләрнең иҗтимагый камилләшүләре гаиләләр тәшкил ителә торган шәхесләр арасындагы бердәмлек һәм өлфәт-мәхәббәткә бәйле булганлыктан, өйләнүнең таби-гый булуы һәм аннан соң шәхесләр арасындагы бер-берсе-нә карата булган хакларның тиешле дәрәҗәдә үтәлүе ля-зем.
Гадәттә өйләнешү яшь һәм әхлакта, гыйлем һәм таби-гать кебек эшләрдә ир белән хатынның бер-берсенә туры килүләреннән гыйбарәт. Бу нәрсәләргә игътибар бирелмә-гән никахларда ир хакы да, хатын хакы да үтәлми, бәлки күп вакытта хәерсез эшләргә сәбәп була.
* 44 اِعْقِلْهَا وَ تَوَكَّلْ *
"Иң элек дөяңне бәйләп куй, аннан соң Аллаһыга тә-вәккәл кыл (тапшыр)".1
Рәсүлүллаһ бу сүзне: "Йә, Рәсүлүллаһ, мин дөямне Ал-лаһыга тапшырып, бәйләмичә җибәрәм", – дигән бер сәха-бәгә сөйләгән.
Рәсүлүллаһның максаты: "тәвәккәл" – күренеп торган сәбәпләрне кылып бетергәннән соң гына Аллаһыга тап-шыру кирәк икәнлеген белдерү. Дөрес, бәндәләр Аллаһы-га тәвәккәл кылырга тиешләр, ләкин шуның белән бергә аларга тышкы күренеп торган сәбәпләрне кылу боерылган. Юкса, һичбер эш эшләмичә һәм сәбәпләренә керешмичә тик сузылып яту, яки дога кылып намазлык өстендә генә утыру "тәвәккәл" кылу булмый. Әгәр эшләр сәбәпләренә керешмичә дога белән генә бетсә иде, пәйгамбәребез су-гышларга бармаган, бәлки утырган урынында гына кул кү-тәреп дога кылган булыр иде дә, дошманнарының көлләре күккә очкан булыр иде. Пәйгамбәрләрнең догасы шиксез кабул булса да, пәйгамбәрләр, бигрәк тә, үзебезнең пәй-гамбәребез һичбер эш эшләмичә намазлык өстендә генә дога кылып утырдымы? Алай утыру кайда, хәтта дөяне дә бәйләргә һәм тышауларга куша иде.
Имам Тирмизи һәм башкалар:
لَوْ أَنَّكُمْ كُنْتُمْ تَوَكَّلُونَ عَلَى اللَّهِ حَقَّ تَوَكُّلِهِ لَرُزِقْتُمْ
كَمَا تُرْزَقُ الطَّيْرُ تَغْدُو خِمَاصًا وَتَرُوحُ بِطَانًا
"Әгәр дә Аллаһы Тәгаләгә хак тәвәккәл кылу белән тә-вәккәл кылсагыз, ач булып таңга, тук булып кичкә керә торган кошларны ризыкландырганы кебек сезне дә ризык-ландырыр",1 дигән хәдисне риваять итәләр.
Кошлар, кич белән тук булсалар, бу аларның көне буе ризык артыннан йөрүләре һәм Аллаһы Тәгаләнең куйган тәртипләрен җиренә китерүләренең нәтиҗәсе. Чөнки, кошлар ояларында тик ятмыйлар, тик ятып ризык килмә-гәнен яхшы беләләр һәм ризык табу өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр йөриләр. Шулай итеп, аларның тә-вәккәл кылулары тырышлык һәм сәбәпләрен кылудан гыйбарәт. Рәсүлүллаһ кешеләргә кошлардан һәм аларның эшләреннән гыйбрәт һәм үрнәк алырга куша. Тәвәккәл кү-ңел эше булганлыктан аның тән хәрәкәтләреннән гыйба-рәт булган сәбәпләргә һич каршылыгы юк. Ягъни, бер ке-ше кәсеп итеп тә, тәвәккәл кылучылардан һәм һич кәсеп итмәгән хәлдә тәвәккәлсез булырга мөмкин. Мәгәр ризык-ны кәсепнең үзеннән түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләдән дип белергә тиешле.
Эш эшләмичә тик яту хәят сугышында булган дош-маннарга ярдәм бирү һәм аларның өстен булуларына юл-лар әзерләү һәм алар тарафыннан тапталу һәм изелүгә алып киләчәк. Ләкин бүгенге мөселманнар бу эшнең яра-маганлыгын аңлап җиткермиләр, шәригатьне дөрес фикер-ли алмаулары да моңа ярдәм бирә. Шул сәбәпле алар хәят мәйданында үзләренә каршы торучыларга корал бирәләр һәм бу эшнең никадәр зарарлы икәнлеген сизмиләр.
"Тәвәккәл" сылтавы белән кәсеп һәм тырышудан тук-тау никадәр акылсызлык булса "тәкъдир" сылтавы белән кәсеп һәм тырышлык, табибларга күренү һәм дәваланудан тукталу да шул дәрәҗәдә мәгънәсезлектер. Әгәр берәр җирдән эләктерү, яки сыйлану өмете булса, мондый адәм-нәр "тәвәккәл" һәм "тәкъдирне" сылтау итеп сузылып ят-мыйлар, бәлки тизрәк торып чабалар. Һәрхәлдә гомуми һәм әһәмиятле эшләр хакында аларның шундый сылтау-лар белән артка чигенүләре фәкать ялкаулыктан килә.
* 45اِعْمَلُوا فَكُلٌّ مُيَسَّرٌ لِمَا خُلِقَ لَهُ *
"Сез гамәл кылыгыз, чөнки һәр кеше нәрсә өчен яра-тылган булса, аңа шул җиңеләйтелә".1
Тәкъдиргә керешеп, үзегезнең бәхетлеләрдәнме яки бәхетсезләрдәнме икәнлекне тикшерергә кирәк түгел. Сез үзегезгә боерылган нәрсәләрне эшләгез, шәригать боерган нәрсәләрне өстегездән төшерегез һәм гамәлегезне дәвам итегез, үзегез яраклы һәм шуның өчен яратылган нәрсәлә-регез алдыгызга үзе килер.
"Гамәл" сүзе, дөнья һәм ахирәт гамәлләрен үз эченә алганлыктан, хәдис шәрифтәге "гамәл"дән дә шул мәгънә, ягъни дөнья һәм ахирәт гамәле аңлашылуы мөмкин. Тәкъ-дир тикшерү белән ахирәт гамәлләрендә кимчелек кылыр-га ярамаганы кебек, тәкъдиргә сылтап дөнья гамәлләрендә дә кимчелек кылырга ярамый. Бәндәләр тәкъдиргә иман китерергә тиеш булсалар да, тәкъдиргә сылтап эштән тук-талырга һәм тиешле сәбәпләрне кылмыйча вакыт узды-рырга тиеш түгелләр. Әгәр хәрәкәт ителмәсә һәм тырыш-лык күрсәтелмәсә, кибәннәрдәге игеннәр һәм кибетләр-дәге маллар кайдан килер иде? Дөнья – сәбәп итү галәме, бөтен барлык:
لَيْسَ للإِنْسَانِ إِلاَّ مَا سَعَى "Кеше үзе тырышкан нәрсәгә генә лаеклы",1 кагыйдәсенә корылган.
* 46اِغْتَنِمْ خَمْساً قَبْلَ خَمْسٍ حَيَاتَكَ قَبْلَ مَوْتِكَ وَ صِحَّتَكَ قَبْلَ سَقَمِكَ
وَ فَرَاغَكَ قَبْلَ شُغْلِكَ وَ شَبَابَكَ قَبْلَ هَرَمِكَ وَ غِنَاكَ قَبْلَ فَقْرِكَ *
"Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче, сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы, буш вакытыңның, картлык килгәнче, яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче, байлыгыңның".
Бу биш нәрсәнен кадере үзләре югалып, алар урынына киресе килгәннән соң гына беленә. Моны һәркем үз тәж-рибәсе белән аңлаган булса да, аңа илтифат итмичә, һәми-шә горурланып йөри бирә. Шул жәһәттән булса кирәк, Рә-сүлүллаһ бу хакта өммәтләренең хәтерләренә төшерә һәм гафил булмаска чакыра.
* 47اغْدُ عَالِمًا أَوْ مُتَعَلِّمًا أَوْ مُسْتَمِعًا أَوْ مُحِبًّا وَلا تَكُنِ الْخَامِسَةَ فَتَهْلَكُ *
"Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гый-лемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булыр-сың!"
Ягъни, әгәр кулыңнан килсә, галим бул, бу эш насыйп булмаса, шәкерт һәм гыйлем эстәүче бул, моңа да иреш-мәсәң, гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла, бу да булма-са гыйлемне дус күр. Ләкин болардан башка, ягъни, гый-лемне дошман күрүче булма. Чөнки һәлакәт шунда.
Гыйлемне дус күрү аның әһелен хөрмәт итү, аны ха-лык арасына тарату, белдерү һәм өйрәтү, укучыларга һәм укытучыларга, мәктәп һәм мәдрәсәләргә матди һәм мәгъ-нәви ярдәмнәр бирүдән, төрле шик һәм яман уйлардан, яки искедән мирас булып калган көнчелекләр сәбәпле гыйлем әһелләренә дошманлык кылулар һәм гайбәтләрен сөйләүләрдән һәм гыйлем-мәгърифәтне явыз ният белән кулланудан саклану һәм, гомумән, гыйлем юлында булган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан гыйбарәт.
Рәсүлүллаһ бу хәдистә гыйлемгә ихласы булмаган ке-шеләрне һәлак булучылардан саный. Гыйлемнең әһәмияте никадәр зур икәнлеген белдерү өчен шул җитә.
* 48أَفْضَلُ الصَّدَقَةِ أَنْ تَصَدَّقَ وَأَنْتَ صَحِيحٌ شَحِيحٌ تأمل الْغنى
وَتَخْشَى الْفَقْرَ وَلاَ تُمْهِلْ حَتَّى إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُوم قُلْتَ لِفُلاَنٍ كَذَا
وَلِفُلاَنٍ كَذَا أَلاَ وَقَدْ كَانَ لِفُلاَنٍ كَذَا *
"Садаканың иң яхшысы – үзең сәламәт булып, малың-ны кызганып, фәкыйрьлектән куркып яшәгән вакытта бир-гәнең. Җаның бугазыңа җиткәнне көтмә, ул вакытта инде син, фәләнгә фәлән кадәр, фәләнгә фәлән кадәр дип әйтә башлыйсың. Һәм бу вакытта ул малларың чыннан да фә-ләнгә, ягъни варисларга калачак һәм синең ихтыярың бет-кән булыр".1
Ягъни, садаканың иң саваплысы, үзең сәламәт вакыт-та, үз кулың белән биргәне.
* 49أَفْضَلُ الصَّدَقَةِ مَا كَانَ عَنْ ظَهْرِ غِنًى
وَالْيَدُ الْعُلْيَا خَيْرٌ مِنَ الْيَدِ السُّفْلَى وَابْدَأْ بِمَنْ تَعُولُ *
"Садаканың иң саваплысы үзеннән соң байлык кал-дырганы. Өстә торучы кул аста торучы кулдан хәерлерәк. Әгәр садака бирсәң, үзең җаваплы булган кешеләрдән башла!"2
Өстә торучы кул – бирүче, ә аста торучы кул алучы.
Садака бирәм дип бөтен дәүләтеңнән, байлыгыннан аерылма, Аллаһы Тәгалә бу турыда:
وَلا تَجْعَلْ يَدَكَ مَغْلُولَةً إِلََى عُنُقِكَ وَلا تَبْسُطْهَا كُلَّ الْبَسْطِ
"Кулыңны муеныңа баглап куйма, шулай ук бөтенләй җәеп тә җибәрмә",1 аяте белән урта юлны күрсәтә.
Садаканың иң яхшысы, иң саваплысы, бу хәдис шә-рифкә күрә үзеннән соң хуҗасын мохтаҗлыкта калдырган садака түгел, бәлки кирәк матди һәм кирәк мәгънәви рә-вештә байлык калдырганыдыр, һәрхәлдә, садака биргән-нән соң да үзеңә җитәрлек байлыгың яки күңел канәгать калырлык булсын!
* 50أَفْضَلُ الْكَسْبِ بَيْعٌ مَبْرُورٌ وَ عَمَلُ الرَّجُلِ بِيَدِهِ *
"Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табу".2
Дөньяда торган вакытта инсаннар үзләренә ризык та-барга һәм үзләренең тәннәрен тәрбияләп асрарга мәҗбүр-ләр. Бу хәдистә ризык табарга ике төрле фазыйләтле юл күрсәтелә. Берсе хыянәтсез сәүдә, икенчесе кул һөнәрлә-ре. Адәм балалары үзләре өчен генә түгел, бәлки үз кул ас-ларында булган гаиләләрен, якыннарын да тәрбия кылу һәм бәлагә дучар булган дин һәм нәсел карендәшләренең ярдәмнәренә җитешү белән дә йөкләтелгәннәр шуның өчен кәсеп кылып мал табарга мәҗбүрләр.
"Бу фани дөньяга кызыгу, акча һәм байлыкны сөю һәм мөселманнар өчен кәсеп кылу дөрес түгел" диючеләр ял-гыш, бернинди нигезсез һәм мәгънәсез сүз сөйлиләр. Мон-дый сүзләр беркатлы адәмнәрнең малларын, байлыкларын сөлек урынына суырып торыр өчен үзләре фани дөньяга омтылучылар һәм байлыкны сөеп тә җиңеллек белән генә акча табарга тырышучылар тарафыннан әйтелә. Бәндәләр кәсеп итү белән боерылган. Коръәндә:
فَإِذَا قُضِيَتِ الصَّلاةُ فَانْتَشِرُوا في الأَرْضِ وَابْتَغُوا مِنْ فَضْلِ اللَّهِ "Җомга на-мазын укыганнан соң җир йөзенә таралыгыз да Аллаһы Тәгаләнең фазылын (киң ризыкны) эзләгез!"1 диелгән.
Дөньяда иң ләззәтле икмәк адәм баласының үз кәсебе һәм кул көче белән табылган, маңгай тирләрен агызып кулга кергән икмәктер. Аллаһы Тәгалә: لَيْسَ للإِنْسَانِ إِلاَّ مَا سَعَى "Кешегә һич нәрсә юк, мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе ге-нә",2 – дип үзенең тәртип-кагыйдәсен аңлата. Аллаһы Тә-галә кайбер кешеләрнең кәефләре өчен генә, әлбәттә, бу тәртибен бозмас һәм үзе тырышмаган кешеләргә күктән ризык яудырмас. Аллаһы Тәгаләнең куйган тәртип-кагый-дәсенә каршы булган дога һәм мөнәҗәтләрдән бернинди нәтиҗә чыкмас. Доганың файдасы Аллаһының юлына муафыйк эшләрдәдер. Әгәр дөяңне яхшы карасаң, ул сине ач-ялангач итмәс.
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 87 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 4 страница | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 6 страница |