Читайте также: |
|
قال رسول الله صلى الله عليه و سلم:
* 1إِنَّمَا الْأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا
أَوِامْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُه ُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ *
"Кешеләр кыла торган гамәлләрнең Аллаһы Тәгалә та-рафыннан игътибарга алынулары, дәрәҗә һәм мәртәбә-ләре аларның ниятләренә күрә, һәр кешенең үз гамәле бә-рабәренә булган өлеше нияткә карап була. Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүленең ризалыгын ният кылып һиҗрәт кылучы-ларга Аллаһ һәм Рәсүле өчен һиҗрәт кылу савабы була. Дөньяви максат өчен яки берәр хатынга өйләнү нияте бе-лән һиҗрәт кылучыларның алачак өлешләре дә үзләренең дөньяви максатларына җитү яки шул хатынга өйләнүдән гыйбарәт була".1
Риваятьләргә күрә, бер кеше Мәдинәгә һиҗрәт кылган бер хатынга өйләнү өчен, мөселман булып, Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ягъни, аның һиҗрәт кылудан максаты Рәсү-лүллаһ янында яшәү түгел, бәлки шул хатынга өйләнү бу-ла. Рәсүлүллаһ, аның ниятен белгәннән соң, мәзкүр хәдис шәрифне сөйли. Хәдистә "һиҗрәт кылу" кебек бер гамәл аерып зекер ителсә дә, максат исә гомуми булып, һәрбер гамәл, кирәк тән гамәле һәм кирәк тел гамәле булсын, ки-рәк аз һәм кирәк күп булсын, нияткә карап йөрүне бел-дерү. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек була.
Гыйбадәтләрдә ниятне дөресләү бик мөһим нәрсә, чөнки алар нияттән башка игътибарсыз калалар. Ният, күңел гамәле булганлыгы өчен анда рия булырга мөмкин түгел. Хәтта җәннәт белән җәһәннәмдә мәңге калу да нияткә күрә диючеләр бар. Ягъни, мөэмин кеше җәннәттә мәңге калса, дөньяда вакытында мәңге мөэмин булуны ният иткәнлеге һәм бер кеше тәмугта мәңге янса, дөньяда вакытта һәмишә карышып торуны ният кылганы өчен бу-ла. Үкенү бар гөнаһларны юкка чыгарса, ният юк эшләр-не бар итә.
Һәрхәлдә гамәл-гыйбадәт һәм башка нәрсәләрнең ру-хы нияттер. Кеше малын урлау нияте белән үз малын алу-чы кеше гөнаһлы булып, үз малын алу нияте белән кеше малын алучы кеше шәригатьтә гаепсез санала.
Нияткә карап бер гамәл өчен бик күп савап яки бик күп гөнаһ булырга мөмкин. Мөбах (тыелмаган да, кушыл-маган да) эшләргә ният сәбәпле савап яки гөнаһ языла. Фәкать хәрам һәм фарыз эшләрдә ниятнең хәле башкача. Ниятем яхшы дип хәрам эшне кылырга ярамаганлыгы ке-бек, ният бозыклыкны сылтау итеп фарыз гамәлләрне дә калдырырга ярамый.
* 2آيَةُ الْمُنَافِقِ ثَلاَثٌ: إِذَا حَدَّثَ كَذِبَ وَإِذَا وَعَدَ أَخْلَفَ وَإِذَا أْتُمِنَ خَانَ *
"Монафыйкның өч билгесе бар: сүз сөйләсә – ялган-лый, вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә тормый, үзенә тапшырыл-ган амәнәткә хыянәт итә".1
Ялган сөйләүнең бозыклык икәнлеге мәгълүм. Ялган сөйләргә кешеләр күбрәк яшь вакытларында өйрәнәләр, соңыннан алар аны үзләренә гадәт итеп алалар да, кирәк аннан бер файда булсын, кирәк булмасын, ялган сөйли һәм шуннан ләззәт таба башлыйлар.
Ләкин шул өч билге табылган кешеләрне өзеп мона-фыйк дип хөкем итәргә ярамый. Чөнки, кайвакыт бер нәр-сәнең билгесе булса да, үзе булмаска мөмкин. Хәдистән максат – шул өч нәрсәдән саклану хакында бәндәләргә нә-сыйхәт кылу. Бу хәдис белән һәркем үзе хакында гына хө-кем итәргә тиеш, башкалар хакында түгел.
Монафыйклык Коръән Кәрим һәм хәдисләр аңлатма-сында тышкы халәт белән эчке халәт бер-берсенә капма-каршы булудан гыйбарәт. Күңелендә булганның киресен күрсәтүче кеше монафыйк була. Әгәр бер кеше тыштан мөселман булып та, күңеленнән ышанмаса, ул Коръән Кә-римдә бәян ителгән монафыйклар җөмләсеннән була. "Монафыйк кем?" – дип сораучыларга: "Ислам диненең бер ишегеннән кереп, икенче ишегеннән чыгып китүче", – дип җавап бирелсә, бик дөрес җавап бирелгән булыр.
Шик юк, мөселманнар арасында да сүз сөйләгәндә (яз-ганда да) ялганлаучылар, вәгъдәләрендә тормаучылар, амәнәткә хыянәт итүчеләр бар. Үзләре теләсә ничек бул-сыннар, әмма шул эшләре монафыйклык галәмәтедер. Үз-ләре саф адәмнәр булып та, әгәр шул галәмәтләр аларга тиешсез тагылып йөри икән, алардан котылуның иң яхшы чарасы шул галәмәтләрнең һәрберсен үзләреннән алып ташларга кирәк.
* 3اِبْدَأْ بِنَفْسِكَ فَتَصَدَّقْ عَلَيْهَا فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ فَلِأَهْلِكَ فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ
عَنْ أَهْلِكَ فَلِذِي قَرَابَتِكَ فَإِنْ فَضَلَ عَنْ ذِي قَرَابَتِكَ شَيْءٌ فَهَكَذَا وَهَكَذَا *
"Малдан иң элек үзеңнең хаҗәтләреңә тот, аннан арт-са, хатыныңның хаҗәтенә сарыф ит, аннан артса, балала-рың һәм башка якыннарыңның кирәкләрен кара. Байлы-гың булганда малыңны менә шул рәвештә садака кыл!"1
Мал һәм байлыкны тоту хакында Рәсүлүллаһ тарафын-нан өйрәтелгән бу кагыйдә, бик кулай бер ысулдыр. Үзе фәкыйрь, балалары ач була торып, кулына төшкән малны башкаларга сарыф итү, яки балаларының маңгай тирләре белән табылган ризыкларны фәкать бер «әфәрин» сүзен ишетер һәм юмарт исеме алыр өчен читләргә тарату ах-маклыктыр. Шулай ук, кешеләргә бурычы була торып, киенеп-ясанып йөрү, хатын һәм балаларын бизәндерү, йорт һәм җиһаз төзү, табын-табын халык җыеп сыйлау эш-не ахырын уйлап эшләмәү һәм бу хәдис шәриф өйрәткән ысулның киресе белән гамәл кылу була. "Иң элек үзеңә сарыф ит", дигән сүзне "иң элек үзеңне бурычтан һәм җа-ваплылыктан коткар" дип аңларга тиешле.
* 4أَبْشِرُوا وَبَشِّرُوا مَنْ وَرَاءَكُمْ أَنَّهُ مَنْ شَهِدَ
أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ صَادِقًا بِهَا دَخَلَ الْجَنَّة *
"Сезгә сөенечле хәбәр бирәм, сез дә үзегездән соң бул-ганнарга, бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юклыгына чын күңеле белән таныклык бирүче кеше, әгәр дә шул иманы белән үлсә, җәннәткә керәчәк, дип сөенеч бире-гез".1
Хәкыйкый тәүхид – Аллаһы Тәгаләне генә гыйбадәт кылырга лаеклы Зат дип тану, Аңа берәүне дә тиңдәш кылмау, Аннан башкалардан курыкмау һәм Аңа гына тә-вәккәл кылудыр. Барча пәйгамбәрләр кешеләргә шушы тәүхидне өйрәттеләр, Аллаһы Тәгаләнең барча китаплары шул тәүхидне боердылар, Нух һәм Салих, Һүд һәм Шө-гаеп һәм башка пәйгамбәрләр үз кавемнәренә:
اُعْبُدُ الله وَمَا لَكُمْ مِنْ إِلَهٍ غَيْره "Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аннан башка илаһ юк", дип шушы тәүхидне ирештерделәр. Рәсүлүллаһ та:
أُمِرْتُ أَنْ أُقَاتِلَ النَّاسَ حَتَّى يَقُولُوا لا إِلَهَ إِلَّا الله فَإِذَا قَالُوهَا
عَصَمُوا مِنِّي دِمَاءَهُمْ وَأَمْوَالَهُمْ إِلَّا بِحَقِّهَا وَحِسَابُهُمْ عَلَى الله
"Мин кешеләр белән, алар Аллаһыдан башка илаһ юк, дип әйткәннәренә кадәр, көрәшергә боерылдым. Кайчан шул сүзне әйтәләр, шунда гына алар миннән үзләренең каннарын һәм малларын саклап алып калалар, хаклы бул-ганнан тыш, һәм аларны Аллаһ Үзе хисап кылачак",2 – дип ошбу тәүхиднең нигез икәнлеген бәян иткән. Рәсүлүллаһ-ның бөтен тырышлыгы тәүхидне торгызудан гыйбарәт бу-ла, ул күпаллалыкның үзен генә түгел, бәлки аның шы-тымнарын да бетерергә тырыша. Кайбер мәҗүсиләр кояш-ка гыйбадәт кыла торган вакытларда мөселманнарны на-маз укудан тыюы шул ширек шытымнарын кисеп, тамы-рыннан юк итү өчен була.
Бәндәләрнең көче җитми торган нәрсәләр ялгыз Алла-һы Тәгаләнең Үзеннән генә соралырга, чарасыз вакытлар-да Аллаһы Тәгаләнең ялгыз Үзенә генә ялынырга тиешле. Хакыйкый тәүхид һәм "Лә иләһә илләллаһ" кәлимәсе бе-лән чын шәһадәт бирү шулдыр. Югыйсә, коры тел белән генә укуда һәм гамәл вакытында башкача хәрәкәт итүдә бернинди мәгънә юк.
* 5أَبْغَضُ الْحَلالِ إِلَى اللهِ الطَّلاقُ *
"Аллаһы Тәгаләгә иң нәфрәтле булган хәләл нәрсә – талак".1
Өйләнешүдән максат ир белән хатынның гаилә корып бергә яшәүләре һәм балалар үстерүләре хакында үз арала-рында кылынган иттифак-берлек булса, талак исә шул ит-тифакны бозудыр.
Гаилә корудан максат нәсел калдыру һәм сафлыкны саклау булганы өчен монда ир белән хатын арасында дә-вамлы өлфәт-мәхәббәт һәм үзара мәрхәмәтлелекнең бу-луы шарт. Әгәр ике арада өлфәт-мәхәббәт һәм үзара аңла-шу булмаса, өйләнешү килешүен бозарга мәҗбүрлек туа, чөнки бу гаиләнең киләчәге күрелми.
Башларына шундый бәла килгән ир белән хатын ниш-ләсеннәр? Бу бәладән котылу юлы бармы? Бар. Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәте белән бу мәсьәләне дә игъти-барсыз калдырмаган. Шул ике бичарага бер чара булсын өчен талакны канунга керткән.
Ислам хөкеменә күрә, талак дөрес булса да, фәкать югарыда сөйләнгән рәвештә чарасызлыкны җибәрү өчен генә канунлаштырылды, хәләл булса да, Аллаһы Тәгаләгә сөелмәгән булды.
Талак хакында Ислам шәригате тарафыннан куелган кагыйдәләр соңында да килешә алмау, бу ир белән хатын-ның ирле-хатынлы булып торган мөддәтләрендә арала-рында өлфәт вә мәрхәмәт урнашуга һәм Аллаһы Тәгалә-нең әмер вә фәрманнарын җиренә җиткерә алмауга дәлил-дер. Шуңа күрә аларның ирле-хатынлы булуларында мәгъ-нә калмый, бәлки аларның бер-берсенә хәрам булулары артык күрелә.
Талак Аллаһы Тәгаләгә сөелмәгән бер нәрсә булса да, хатынны җәберләп тоту һәм мәхәббәте булмаган, аны үзе-нә иптәш санамаган, аның өстеннән йөрергә оялмаган ке-шенең, хатынын каһәрләп асравы бигрәк тә сөелмәгән эш-тер.
* 6أَبْغَضُ الرِّجَالِ إِلَى الله الأَلَدُ الْخَصِمُ *
"Аллаһы Тәгаләгә иң сөйкемсез кеше – һәрвакыт кыч-кырышып-талашып йөрүче кеше".1
Кешеләргә көнчелек итүчеләр яки үч алу теләге белән хакимнәр хозурында йөрүчеләр, шул кешеләрнең үзләре белән йөзгә-йөз сүгешүчеләр, матбугат аркылы кеше да-нын чыгарып торучылар бу хәдис шәрифтә күрсәтелгән кешеләр җөмләсеннән булсалар кирәк.
Һәр нәрсәдә уртача булырга һәм үзеңнең үлчәвеңнән үтеп китмәскә кирәк.
* 7اِتَّقِ اللهَ وَلاَ تَحْقِرَنَّ مِنَ الْمَعْرُوفِ شَيْئًا وَلَوْ أَنْ تُفْرِغَ مِنْ دَلْوِكَ فِي إِنَاءِ الْمُسْتَسْقيِ وَإِيَّاكَ الْمَخِيلَةَ فَإِنَّ الله لا يُحِبُّ الْمَخِيلَةَ وَإِنِ امْرُؤٌ شَتَمَكَ وَعَيَّرَكَ بِأَمْرٍ يَعْلَمُهُ فِيكَ فَلاَ تُعَيِّرْهُ بِأَمْرٍ تَعْلَمُهُ فِيهِ فيَكُونُ لَكَ أَجْرُهُ وَعَلَيْهِ إِثْمُهُ وَلاَ تَشْتِمَنَّ أَحَدًا *
"Аллаһы Тәгаләдән курык! Иң кечкенә бер изгелекне дә түбән санама һәм игътибарсыз калдырма. Хәтта су алырга килүченең чиләгенә су алып салуың да үзенә күрә бер изгелектер. Тәкәббер булудан саклан, чөнки Аллаһы Тәгалә тәкәбберлекне сөйми. Әгәр бер кеше синдә булган бер гаепне белеп шуның белән сине сүксә һәм мәсхәрә ит-сә, син анда үзең белгән гаепләр белән аны сүкмә, мәсхәрә итмә, сиңа савабы булыр, ә аңа гөнаһы, һәм һичкемне сү-гүче булма".1
Явызлыкны да, изгелекне дә игътибарсыз калдыру, алар белән санлашмау, әлбәттә, яхшы эш түгел.
Аллаһы Тәгалә әйткән:
فَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرًا يَرَهُ. وَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ شَرًّا يَرَهُ
"Һәркем үзе кылган кечкенә генә изгелекнең дә, явыз-лыкның да җәзасын күрәчәк".2
Елгага яки коега су алырга килүченең чиләгенә, комга-нына су алып салу никадәр җиңел һәм әһәмиятсез эш кебек тоелса да, өлфәт һәм мәхәббәткә сәбәп булганы өчен, Аллаһы Тәгалә шуны изгелек дәфтәренә язып куя-чак.
Әгәр бер кеше тәкәббер булса, кеше тикшерү, яла ягу һәм гайбәт сөйләү белән шөгыльләнсә, димәк, бу кешенең табигате бозык. Бу нәрсәләрдән ерак булырга, алардан Ал-лаһы Тәгаләгә сыенырга һәм шундый юк-бар нәрсәләрдән саклавын сорарга, ялынырга, башка кешеләрдә күргәндә аларның үзеңдә булмаганы өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиешле. Әгәр инде бер кеше сездә булган, яки бул-маган бер гаеп белән сезне сүксә, яки башкаларга гаепләп сөйләп йөрсә, сез аны анда булган гаепләр белән сүкмә-гез, гаепләп сөйләп тә йөрмәгез, "гамәленә күрә җәзасы!" дип үч алу ниятендә булмагыз, үзегезне пычратмагыз. Мо-ның өчен сезгә савап булыр, ә аңа гөнаһ язылыр. Бүген халык арасында йөри торган батырлык, мәдәниятлы булу төшенчәләре шулдыр. "Кеше арасында сүзем аста калды, яман атлы булдым, намусыма тиде", – дип кайгырырга, гарьләнергә кирәк түгел. Андый эшләрдән үзен тыя ал-маган гыйффәтсез кешеләргә бу рәвештә каршы тору һәм үз гаепләрен әйтү белән генә юлга кертү мөмкин түгел. Иң яхшысы андый кешеләрдән ерак булу һәм бер шагыйрь әйткәнчә: "Түбән миннән өстен булгач мине сүкте. Аның миңа кагылышы юк дип үтеп киттем", – дип андый кеше-ләрнең сүзләрен ишетмәгәнгә салышу үзеңнең кадереңне югары тоту билгеседер.
* 8اِتَّقِ الْمَحَارِمَ تَكُنْ أَعْبَدَ النَّاسِ وَارْضَ بِمَا قَسَمَ اللهُ لَكَ تَكُنْ أَغْنَى
النَّاسِ وَأَحْسِنْ إِلىَ جَارِكَ تَكُنْ مُؤْمِنًا وَأَحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ تَكُنْ
مُسْلِمًا وَلاَ تُكْثِرْ مِنَ الضّحكِ فَإِنَّ كَثْرَةَ الضّحكِ تُمِيتُ الْقَلْبَ *
"Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан – гыйбадәт кылучы булырсың; Аллаһы Тәгалә биргән нәр-сәләргә риза бул, бай адәмнәрдән булырсың; күршеңә гү-зәл мөгамәлә ит, мөэмин булырсың; үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың; күп көләргә гадәтләнмә, чөнки күп көлү күңелне үтерә".1
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 127 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 2 страница |