Читайте также: |
|
Ямин (ант) – бер сүзнең хаклыгына Аллаһы Тәгаләне шаһит итү. Ул берничә төргә бүленә:
1. Гамус. Үткән заманда булган яки булмаган бер эш хакында белә торып, ялган ант итү. Бу хәдис шәрифтә зе-кер ителгәнчә мондый ант зур гөнаһлардан санала. Әгәр берәр кеше мондый ант итсә, тәүбә-истигъфар кылырга тиеш. Монда кәффарәтнең файдасы юк.
2. Ләгу. Үткән замандагы бер эшне эшләнде дип уй-лап ант итә, әмма уе хата була. Мәсәлән, Габдуллага бул-ган бирәчәген бирдем дип йөри һәм шуңа ант итә. Яки Габдулла дип бурычын биргән кешесе Габдулла түгел, бәлки Гобәйдулла була. Бу антның гафу кылынуы өметле.
3. Мөнгакыйд. Киләчәк бер эш хакында ант итә дә шул антында тора алмый. Монда кәффарәт лязем. Ант итүе һәм антын бозуы – кирәк үзенең ихтыяры белән һәм кирәк ихтыярыннан тыш, кирәк белә торып һәм кирәк онытып булсын – барыбер. Кәффарәте иң азы ун мескенгә кием бирү яки тамак туйдырырлык ашарга бирү була. Бо-ларга көч җитмәгәндә тоташтан өч көн ураза тота.
93 * إِنَّ مِنَ البَيَانِ سِحْرًا وَ إِنَّ الشِّعْرَ حِكَمًا *
"Кайбер сүзләрдә – сихер, кайбер шигырьләрдә хик-мәт бар".1
Йомшак, мөлаем һәм табигый булганлыктан кайбер кешеләрнең сүзләре укучылар һәм тыңлаучыларның кү-ңелләрен үзләренә җәлеп итә, хәтта ки, бөтенләй ялган нәрсәләр дә сихер кебек әсәр бирә һәм хак сурәтендә кү-ренә. Шулай ук, кайбер шигырьләрдә хикмәтле мәгънәләр һәм күңелләргә тәэсир торган әсәрләр була.
Шигырь сөйләү, көйләү һәм боларны тыңлау хакында Ислам галимнәре арасында каршылык дәвам итә.
94 * إِنَّ مِمَّا أَدْرَكَ النَّاسُ مِنْ كَلَامِ النُّبُوَّةِ الْأُولَى " إِذَا لَمْ تَسْتَحِ فَاصْنَعْ مَا شِأْتَ *"
"Халык арасында әүвәлге пәйгамбәрләрдән калган бер сүз бар – «Әгәр оялмасаң, теләсәң нишлә!".1
Хәдис шәриф куркыту мәгънәсендә әйтелә. Ягъни, "Оялмыйча, теләсә нишләп йөрүче кеше, шуның җәзасын күрәчәк", димәк. Аллаһы Тәгаләдән курыкмау һәм бәндә-ләрдән оялмау оятсызлык булып, үзенең дини һәм дөньяви йомышларын да сорарга батырчылыгы җитмәү куркак-лыктыр. Боларның һәр икесе дә начар булып, хәят кагый-дәсенә каршы эшләр.
Кешеләрне тиешсез эшләрдән тыеп тора торган нәрсә – үзләрендәге "хәя" (оялу) сыйфаты булып, оят киткәннән соң кешене бозыклыктан һичнәрсә тыя алмаячагы бу хә-дис шәрифтән мәгълүм.
Дөньяның гомере бик кыска булып, аның соңында озын һәм мәңгелек тормыш бар. Шуның өчен, шул кыска гына гомердә нәфес теләгән һәрбер нәрсәне эшләп, оят-сызлык күрсәтү һәм шуның аркасында мәңгелек тормыш-тан мәхрүм булу, акылсызлык һәм тәдбирсезлектер.
95 * إِنَّ مِمَّا يَلْحَقُ الْمُؤْمِنُ مِنْ عَمَلهِ وَحَسَنَاتِهِ بَعْدَ مَوْتِهِ عِلْمًا نَشَرَهُ وَ وَلَدًا صَالِحًا تَرَكَهُ وَ مُصْحَفًا وَرَّثَهُ أَوْ مَسْجِدًا بَنَاهُ أَوْ بَيْتًا ِلابْنِ السَّبِيلِ بَنَاهُ أَوْ نَهْرًا أَجْرَاهُ أَوْ صَدَقَةً أَخْرَجَهَا مِنْ مَالِهِ فِي صِحَّتِهِ وَ حَيَاتِهِ تَلْحَقُهُ مِنْ بَعِْدِ مَوْتِهِ *
"Адәм баласы вафат булганнан соң да аңа барып тора торган гамәлләре һәм изгелекләре бар. Алар: халык ара-сына таратып калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас итеп калдырган Коръән Кәрим нөсхәсе, бина кылган мәчете, мосафирлар өчен салдырган йорты, агызып калдырган ел-гасы, үзе сәламәт вакытында малыннан чыгарып биргән садакасы. Шул нәрсәләрнең савабы үзе артыннан һәмишә барып торыр".1
Гыйлем тарату шәкертләр укыту һәм халык файдала-нырлык рәвештә китаплар язып калдыру белән булырга мөмкин. Мәктәп һәм мәдрәсәләр төзү, авыл җирләрендә халык мохтаҗ булган урыннарга күперләр салдыру, юллар төзәтү, хастаханәләр салу, милләт балалары һәм башкалар файдалансыннар өчен вазифа биреп мөгаллимнәр, табиб-лар тоту кебек нәрсәләр дә бу хәдистә зекер ителгән хәер-ле эшләр җөмләсеннән. "Һәр изгелек – садака".
Изге бала калдыру садака булганы кебек аның ата-ананың үзләре өчен дә дөньяда бәхет икәнлеге мәгълүм. Ләкин балаларны изге итүнең юлы ничек соң? Изге бала-лар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчендә җитешәләр. Аның юлы исә, كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا "Мине кечкенә чакымда мәр-хәмәт белән үстергәннәре кебек ",2 аятенчә аларга яшь ва-кытларыннан башлап яхшы тәрбия бирү. Бу эш – ата-ана өстендәге иң олы бурыч. Яхшы тәрбия бирелгән балалар-ның һәрберсенең дә изге бала булып җитешүләре лязем түгел. Шулай булса да, бурычны өстән төшерү тиешле. Аннан соңгысына ата-ана җавап бирми.
Балаларны яшь вакытларыннан башлап караусыз то-ту, бозык кешеләр кулына бирү һәм аларны урам балалары белән йөртү тиешсез эшләр. Балалар һәртөрле язу язарга мөмкин булган ак кәгазь һәм һәртөрле нәрсәнең сурәте кү-релергә мөмкин булган көзгеләрдер. Шуның өчен анда мөмкин кадәр яхшы язулар язарга һәм максатка яраклы рәсемнәр генә сызарга кирәк. Аларның тәрбияләренә бө-тен көчне куеп, яхшы кеше булып җитешүләренә бөтен тырышлыкны сарыф итәргә кирәк. Әгәр шулкадәр тырыш-лыклардан соң бер изге бала җитешсә, аны Аллаһының олы бер нигъмәте, зур бер рәхмәте дип белергә кирәк.
96 * إِنَّ هَذَا الدِّينَ مَتِينٌ فَأَوْغِلُوا فِيهِ بِرِفْقٍ *
"Бу Ислам дине куәтле һәм нык бер дин. Сез ул диндә ягымлылык һәм йомшаклык белән йөрегез!"1
Ислам дине безгә Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм алып килгән бер дин булып, диннәрнең соңгысы-дыр. Ислам дине яңа бер дин түгел, бәлки әүвәлдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә өйрәткән диннәр-нең үзгәртүләрдән һәм кушулардан сәламәт булганы һәм сакланганы, элекке диннәрнең күкрәге һәм җаныдыр. Ис-лам дине фикерләргә хөррият, кешеләргә тигез хокук бү-ләк иткән дин булганлыктан гомуми һәм мәңгелек була-чагы үзеннән-үзе мәгълүм. Ислам белән золымлыкның бер җирдә җыелуы мөмкин булмаганлыктан монда калебләр-гә, фикерләргә хуҗа була торган һәм шул диннән сөреп чыгару хакларына ия булган рухани рәис яки рәисләр юк. Мөселманчылыкта сукырларча иярү, чиктән ашу, туң фи-керлелек кебек эшләрнең һәрберсе тыелган.
Ислам диненең хәят һәм мәгыйшәтькә муафыйк, мә-дәнияткә ярдәм итүче, тәгълиматы әсәрле һәм югары икәнлеген Европа һәм Америка галимнәре танып, үзлә-ренең әсәрләрендә яки хөтбәләрендә сөйләп һәм язып та-ратканнарыннан соң аның нык һәм куәтле дин булуы ха-кында башка дәлилләр китерергә зур хаҗәт күрелми.
Ислам дине гакыйдә, гамәлләр һәм әхлактан гыйбарәт булып бу эшләр һәрбер мөселманга мәгълүм. Рәсүлүллаһ бу нәрсәләрдә уртача булырга, чиктән ашудан һәм түбән китүдән сакланырга чакыра. Хикмәт гамәлләрнең күпле-гендә, нәфесне газаплауда түгел, бәлки аларны Аллаһ һәм Рәсүлүллаһ өйрәткән рәвештә кылуда.
Дөнья эшләрендә урталыкны тоту макталганы кебек, ахирәт эшләрендә дә уртача булу лязем. Нәфес күтәрә ал-маслык гыйбадәтләр, вирдләр йөкләү киресенчә мәхәббәт һәм кызыгу бетүгә сәбәп булалар. Моның зарары исә бө-тенләй эшләмәүгә караганда да күп өлеш артык.
Бервакыт сәхабәләрдән бер җәмәгать Рәсүлүллаһның гаиләсеннән аның гыйбадәт кылу рәвешен сорашалар. Мәгълүмат алганнан соң, Рәсүлүллаһның гамәлен үзлә-ренчә аз тапкан булсалар кирәк: "Без үзебезне ничек Рәсү-лүллаһ белән чагыштырыйк? Аның бит гөнаһлары киче-релгән, шуның өчен без, әлбәттә, гыйбадәтне күбрәк кы-лырга тиеш", – диләр. Арадан берсе: "Мин гомерем буе төн буенча намазда булачакмын", икенчесе: "Мин гомерем буе көндез ураза тотачакмын", өченчесе: "Гомеремдә дә өйләнмәячәкмен", – ди. Рәсүлүллаһка боларның шул сүз-ләре хакында хәбәр ителгәч: "Сезме шулай вәгъдә кылу-чылар?! Аң булыгыз, Аллаһ белән ант итеп әйтәм: мин сезгә караганда да Аллаһы Тәгаләдән куркучырак, һәм Аңа итәгатьлерәк. Шулай булса да, мин кайвакытта ураза булам һәм кайвакытта булмыйм. Намаз укыйм һәм ятып йоклыйм да, өйләнәм дә. Минем юлым шул. Кем дә кем минем юлымнан йөз чөерсә, ул безнең арадан түгел!"1 – дип аларны ашып китү һәм чиктән чыгудан тыеп, аларга уртача булырга юл күрсәтә.
97 * إِنَّكُمْ سَتَحْرِصُونَ عَلَى الإِمَارَةِ وَ سَتَكُونُ نَدَامَةً
يَوْمَ الْقِيَامَةِ فَنِعْمَ الْمُرْضِعَةِ وَ بِئْسَتِ الْفَاطِمَةُ *
"Сез әмир булырга бигрәк кызыгасыз, ләкин ул бит Кыямәт көнендә үкенечкә сәбәп. Имеп тору нинди яхшы! Имчәктән аерылу нинди яман!".1
Әмирлекнең дөньяви ләззәт алуга бәйле булганы өчен Рәсүлүллаһ аны имчәккә охшаткан. Мондагы әмирлеккә хәлифәлектән башлап, аннан түбән булган дәрәҗәләрнең һәрберсе керә. Үз вазифаларын шәригать кушканча камил кыла торган затлар өчен дини һәм дөньяви дәрәҗәләргә омтылу һәм ирешү тыелган эш түгел, бәлки кайбер кеше-ләр өчен бу эш лязем һәм фарыз да булырга мөмкин. Әмма эшләр үзенә терәлеп калмаганда саклану тиешле, сәламәт-лек шунда.
98 * إِنَّكُمْ لا تَسَعُونَ النَّاسَ بِأَمْوَالِكُمْ وَ لَكِنْ
يَسَعُهُمْ مِنْكُمْ بَسْطُ الْوَجْهِ وَ حُسْنُ الْخُلْقِ *
"Сез кешеләрне малларыгыз белән риза кылып бетерә алмыйсыз, әмма аларны сезнең ачык йөзегез һәм гүзәл холкыгыз риза кылыр".
"Холык"ның бер төрлесе, мәсәлән, ачулану, шатлану, сүзләрдән, хәрәкәтләрдән әсәрләнү кебек нәрсәләр адәм баласы яратылган һәм анадан туган вакытта ук иясе белән берлектә яратыла һәм берлектә дөньяга киләдер. Боларга "табигый холык" диләр. Шушы ачу килү һәм шатлану ке-бек нәрсәләр адәм баласының үз тырышуы сәбәпле бераз уртачалыкка килә ала. Бу төре "кәсби (кәсеп итеп табыл-ган) холык" исемендә була. Кайвакыт адәм баласы читләр яки тәрбия тәэсире белән исерткеч эчү, отыш уйнау яки гамәл һәм гыйбадәт кылу кебек эшләргә гадәт итә. Бу да "кәсби холык"тыр. Холыкның әүвәлге төре табигый бу-лып, калган икесе кәсбидер.
Яңгырны түбән төшермәү, ут ялкыны югары күтәрел-мәү яки суны үргә агызу, ташны су өстендә йөртү мөмкин булмаган шикелле асыл ачу һәм шатлыкны адәм баласын-нан бетерү, югалту мөмкин түгел. Әмма читләрнең котыр-тулары һәм кыздырып торулары яки юатып һәм нәсыйхәт кылулары яки күңел тарафыннан булган бер тәэсир сәбәп-ле ачу һәм шатлыкларны күбәйтеп җибәрү яки бастыру мөмкин. Шулай ук, начар тәрбия һәм яман юлдашлар сә-бәпле фәрештә кебек бер баланың исерткеч эчүче һәм отыш уйнаучы, яки бозык бер гаиләдә үскән баланың ях-шы тәрбия һәм яхшы иптәшләр сәбәпле төзек адәм булып җитешүе мөмкин. Бу нәрсә тәҗрибәләр белән мәгълүм.
Холык үзгәрми, холык үзгәрә диләр. Бу ике төрле сүз-нең арасында каршылык юк, һәр икесе дөрес. Чөнки, таби-гый холык үзгәрми, әмма кәсби булганы читтән яки шул кешенең үзеннән булган тәэсир итү белән үзгәрергә мөм-кин.
Пәйгамбәрләр шушы кәсби холыкка йогынты ясар өчен җибәреләләр. Яшьләр, бигрәк тә, сабый балаларга кәсби холык ноктасыннан тәрбия бирелә. Рәсүлүллаһның гүзәл холык хакында булган васыятьләре кәсби холык ха-кында.
Кәсби холыкны үзгәртү хакында адәм балаларының әзерлекләре төрле дәрәҗәдә була. Кайберләренеке азны, кайберләренеке күпне кабул итә, һәрхәлдә, холыкның кәс-би төре үзгәрә һәм алмашына, бигрәк тә, кеше үзе тырыш-са, нәтиҗәсе күренә.
Холкын төзәтүгә ирешкән кеше үзе рәхәт яши һәм ан-нан башкалар да имин булалар. Моңа тырышмаган кеше үзенең бозык холкы сәбәпле үзе дә җәфалана, газап чигә, башкаларга да игелек күрсәтми.
Яхшы һәм төзек холыклар кайвакыт фәкыйрьләнү, кайгы-хәсрәтләргә очрау, хасталану һәм картаю кебек хәл-ләр белән дә үзгәреп, бозылып китә. Бу да югарыда сөй-ләнгән холыкның кәсби төре.
99 * إِنَّمَا الْمَجَالِسُ بِلْأَمَانَةِ *
"Мәҗлесләр амәнәткә корылган".1
Мәҗлесләрдә булган серләр фаш ителүдән имин бу-лырга тиешле. Мәгәр фаш булудан һичкемгә зарар булма-са һәм мәҗлестә булганнар өчен һәм яшерелүе таләп ител-мәсә, бу вакытта аны сөйләүдән зарар юк. Мәҗлескә кер-гәннән соң аның әдәпләрен саклау да амәнәт сүзе астына керә. Әдәпләре саклана торган мәҗлесләр кешеләрнең кү-ңелен күтәрә, гыйлем алына, әдәп һәм фазыйләт өйрәнелә торган урын булачак. Шул җәһәттән мәҗлес вакыт үткәрү өчен генә корылмаска тиеш.
Мәҗлес әдәпләре шул нәрсәләрдән гыйбарәт: сүзләр җиңел булу, тыңлаучыларның хәлләренә күрә сөйләшү, мәҗлестә булганнарны тәртип һәм нәүбәт белән сөйләш-терү, кычкырышу, җиңешү, мәҗлестә булганнарны кимсе-тү һәм хәтер калдыру булмау, сүзләр игътибар белән тың-лану, сөйләнгән сүзгә кушылу һәм кушылмау һәркемгә ихтыяр булганлыктан, үз фикерләрендә калучылар яман күрелмәү, һавалану һәм күтәрелү, артык тикшерү һәм төп-ченү булмау, әмирләр сыйфаты белән сөйләнмәү, иң хөр-мәтле кеше мәҗлесне идарә итү һәм тәртип һәм әдәп сак-лау турысында кимчелек күрсәтмәү, кыскасы, сүзләр мәҗ-лестә булганнарның хәлләренә, вакытка һәм урынга туры килү.
100 * إِنَّمَا النَّاسُ كَالِْإبِلِ الْمِئَةِ لا تَكَادُ تَخِدُ فِيهَا رَاحِلَةً *
"Адәм балаларының мисалы: менеп йөрер өчен арала-рында бер генә дөя дә табылмый торган йөз дөя кебек".
Бер кешенең йөз баш дөясе булып та, кайсы корчаң-гы, кайсы ябык һәм чирле, кайсы кутырлы яки аксак булу сәбәпле менеп бер җиргә барыр өчен бер генә дөя дә таба алмаганы кебек, адәм балалары да бик күп булсалар да, кулга алырлык бер генә данә табу да мөмкин түгел, һәр-берсендә бер яки күп төрле гаеп бар, ышанып бер эш эш-ләп булмый. Рәсүлүллаһның бу сүзе кирәкле эшләр өчен кеше табылмау хакында мәсәл булып йөри.
101 * إِنَّمَا يُبْعَثُ النَّاسُ عَلَى نِيَّاتِهِمْ *
"Кешеләр үзләренең ниятләренә күрә тергезеләчәк".1
Бу хәдис ният сәбәпле савап яки җәзага лаек булу ха-кында. Мәсәлән: бер фәкыйрь адәм ихлас ният белән: "Фә-лән кеше кебек бай булсам, шундый яхшы эшләр эшләр идем, мондый изгелекләр кылыр идем", – дисә, яки "акчам булса, мин дә фәлән кеше кебек дөньяның астын өскә ки-тереп йөрер, кәеф-сафа кылыр идем", – дисә, әүвәлге су-рәттә савап, ә соңгы сурәттә гөнаһ йөкләгән хәлдә, ягъни шул эшләрне эшләгән хөкемендә булып кубарылыр.2
102 * إِيَّاكُمْ وَ الْجُلُوسَ عَلى الطُّرُقَاتِ فَإِذَا أَبَيْتُمْ إِلاَّ الْمَجَالِسَ فَأَعْطُوا الطَّرِيقَ
حَقَّهَا غَضُّ الْبَصَرِ وَ كَفُ الْأَذَى وَ رَدُّ السَّلَامِ وَ أَمْرٌ بِالْمَعْرُوفِ وَ نَهْيٌ عَنِ الْمُنْكَرِ *
"Урамнарда утырып торудан сакланыгыз, әгәр утыра калсагыз, юлларда утыруның хакларын үтәгез. Ул хаклар: тиешсез нәрсәләрдән күзне йому, йөрүчеләргә комачаула-мау, сәлам кайтару, яхшылыкка боеру һәм яман эшләрдән тыю".3
Урамнарда һәм шуңа охшаган урыннарда утырып то-ру һәм йөрүләр шәригать каршында мөбах эшләр. Рәсү-лүллаһның бу хәдистә тыюы шул нәрсәләрнең асыл үзлә-ре өчен түгел, бәлки шул эшләр гөнаһка сәбәпче булырга мөмкин булганлыгыннан, гөнаһка сәбәп була торган нәр-сәне бетерүгә юл күрсәтү өчен. Урамнарда, кибет алла-рында утырып, үткән-барганнарның гайбәтләрен сөйләп һәм гаепләрен тикшереп утыру, әлбәттә, яхшы эш түгел.
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 82 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница |