Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 2 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 3 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 4 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 5 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 6 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 7 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 8 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

103 * إِيَّاكُمْ وَ الظَّنَّ فَإِنَّ الظَّنَّ أَكْذَبُ الْحَدِيثِ وَ لا تَجَسَّسُوا وَ لا تَحَسَّسُوا

وَ لا تَنَافَسُوا وَ لا تَحَاسَدُوا وَلا تَبَاغَضُوا وَ لا تَدَابَرُوا وَ كُونُوا عِبَادَ اللهِ إِخْوَانًا *

"Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кеше-ләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланыш-магыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!"1

Зан – күңелгә төшкән хата, яки дөрес булырга мөм-кин булган һәм һичберсе хакында дәлил булмаган уй. Сүз-ләр "зан" сәбәпле тышка чыкканлыктан хәдистә "зан" сүз дип әйтелгән. Әгәр занның әсәре телгә чыкмаса (сөйләмә-сә), зарары юк, бәлки бу бер яхшы эш булып санала. Әмма әсәре тышка чыккан зан, әлбәттә, начар һәм зарарлы.

 

إِنَّ اللَّهَ تَجَاوَزَ لأُمَّتِي مَا حَدَّثَتْ بِهِ أَنْفَسَهَا مَا لَمْ يَتَكَلَّمُوا وَيَعْمَلُوا بِهِ

"Дөреслектә, Аллаһ минем өммәтемә үзләренең нә-фесләренә сөйләгән нәрсәләрен кичерде, аларны сөйлә-гәнче яки алар белән гамәл кылганчы",2 дигән хәдистә һәм

إِنَّ بَعْضَ الظَّنِّ إِثْمٌ "Дөреслектә, кайбер уйларда гөнаһ бар",3 ди-гән аятьтә яман уйлар күз алдында тотыла.

Занның төрләре: 1) Вәҗеп – Аллаһы Тәгалә турында яхшы уйлау. 2) Хәрам – Аллаһы Тәгалә турында яман уй-лау. Мөселманнар турында яман уйлау да шул төрдән. 3) Мәндүб – тыштан гадел күренгән мөселманнар хакында яхшы уйда булу. 4) Мөбах – һичкемгә зарары тими торган нәрсәләр турында уйлау.

Һәрхәлдә, гомуми яки шәхси зарар һәм бәла-каза ки-лү куркынычы булмаганда кешеләрне тикшереп тору, дә-лил булмый торып яман уйлау һәм шул уй белән берәр төрле эш эшләү әхлак җәһәтеннән тыелган эш.

Тәҗәссүс – һәртөрле юллар белән хәбәрләрне тикше-реп тору (шпион сүзе дә шуннан алына). Тәхәссүс – хәбәр-ләрне биш тойгы әгъзалары аркылы тикшерү. Бу урында кешеләрнең хәлләрен тикшереп, төпченеп тору күз ал-дында тотыла. Тәнәфүс – дөнья эшләрендә үзе генә өстен булуны сөю. Ахирәт эшләрендә бу нәрсә зарарлы түгел, бәлки файдалыдыр. وَفِي ذَلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ "Кызыккан кеше-ләр, бу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар".1 Хәсәд – безнеңчә "көнчелек" дигән сүз. Әгәр хәсәд күңелгә төшү белән кеше аны күңеленнән чыгарса, бу вакытта аның өчен гөнаһ юк, бәлки савап булу ихтималы бар. Әгәр чы-гармаса, бу турыда ихтималлар булырга мөмкин: әгәр бер кеше көнчелек сәбәпле көнләшелгән нигъмәтнең китүе ха-кында тырышлык кылса, бу кеше залим була; тырышлык кылмаганда да бу тырышлык кылмау үзенең кулыннан килмәгәнлектән булып, әгәр кулыннан килсә, ул хакта ты-рышачак булса, монда да гөнаһлыдыр. Әгәр тырышмау Аллаһыдан куркып булса, бу вакытта гөнаһлы булмас, бәлки савап булу ихтималы бар. Чөнки күңелгә килгән һәрбер нәрсәне чыгарып бетерү мөмкин түгел. Әбү Давыт:

إِيَّاكُمْ وَالْحَسَدَ فَإِنَّ الْحَسَدَ يَأْكُلُ الْحَسَنَاتِ كَمَا تَأْكُلُ النَّارُ الْحَطَبَ أَوِ لْعُشْبَ

"Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут утын яки печәнне ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый",2 дигән хәдисне риваять итә.

Көнчелек сәбәпле көнләшелгән кешенең дөньясына да, ахирәтенә дә зарар килми, әмма ул көнләшүченең үзе-нә дөньяда да, ахирәттә дә үкенечле хәсрәт булып кайту ихтималы бар. Әгәр көнчелек сәбәпле кешеләрнең нигъ-мәте бетә торган булса, Аллаһының нигъмәте һичкемдә калмас, хәтта дөньяда бер мөселман да табылмас иде. Чөнки ул Исламда иң зур нигъмәт, аңа да көнләшүчеләр бар. Әмма көнчелектән көнләшелгән кеше файдаланырга мөмкин, чөнки ул Аллаһ хозурында бу турыда мәзлум бу-лып санала. Шушы нәрсәләрне фикерләү көнчелектән ты-елуга сәбәп була.

Бер генә тарафтан булган көнчелек "хәсәд" булса, ике тарафтан кара-каршы булган көнчелек "тәхәсүд" дип ата-ла. "Хәсәд" хәрам булганы кебек, "тәхәсүд" тә хәрамдыр. Мондый эшләрдә кыяс (чагыштыру) йөрми,

جَزَاءُ سَيِّئَةٍ سَيِّئَةٌ مِثْلُهَا "Явызлык белән золым итүчегә үзе золым иткән кадәр җәза бирелә"1 кагыйдәсе монда йөрми.

Тәбәгуд – ике тарафның кара-каршы дошман тоты-шуы булып, мөселманнар өчен бу да хәрам эш. Моның сә-бәпләрен бетерергә тиешле. Сәбәпләре бетсә, ул үзе дә бе-тәчәк. Хәрам булган дошманлык шәхси файдалар өчен булган дошманлыктыр. Әмма, әгәр Аллаһ өчен булса, мо-нысы хәрам түгел, бәлки саваплы эш.

Тәдәбүр – аерылышу һәм очрашудан, бер мәҗлестә җыелудан сакланудыр. Бер кеше булганлыгы өчен мәҗ-лесләргә бармау, шәхси чакыруларны кабул итмәү "тәдә-бүр"дер. Очрашкан вакытта сәлам бирешү "тәдәбүр"дән котылу була дип әйтүче галимнәр бар.

Рәсүлүллаһ бу бозык эшләрдән тыйганнан соң мөсел-маннарның кардәш булып һәм Аллаһыга бәндәчелек итү-ләре хакында васыять кыла. Аллаһы Тәгаләгә бәндәчелек итүчеләр һәм бер-берсен кардәш дип йөрүчеләр шәфкать һәм мәрхәмәткә юлыгачаклары табигый.

Рәсүлүллаһның бу нәсыйхәтләрдән максаты, өммәт-нең холкын төзәтү, араларында кардәшлек булдыру, гыйф-фәт белән яшәүнең юлларын күрсәтү һәм өлфәт-мәхәббәт урнаштыру икәнлеген һәркем үз акылы белән дә аңлар. Мәдинәгә күчеп килгәннән соң Рәсүлүллаһ иң элек мө-селманнар арасында кардәшлекне игълан иткән һәм шу-ның хакын саклау турында искәрткән иде. Әмма ул үзенең бу хәдисләре белән бөтен мөселманнарның бер-берсенә кардәш икәнлекләрен аңлата. Дәхи, Коръән Кәрим дә:

إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ إِخْوَةٌ "Мөэминнәр – бер-берсенә кардәш-ләр",1 – дип, үзара кардәшлекне игълан итә. Кардәшлек исә коры сүздән генә гыйбарәт булмаска, бәлки гамәлгә куелырга тиешле. Әгәр мөселманнар шушы нәсыйхәтләр-нең кайберләрен генә булса да тотсалар һәм үзләре өчен кагыйдә кылсалар, дөньяда гүзәл яшәрләр һәм бер гаилә булып рәхәт гомер сөрерләр.

 

104 * ِإيَّاكُمْ وَالْغَلُوَّ فيِ الدِّينِ فَاِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ بِالْغُلُوِّ فِى الدِّينِ *

"Дин эшләрендә чиктән ашып китүдән сакланыгыз! Үткән өммәтләрнең һәлак булуларына дин эшләрендә чиктән ашулары сәбәп булды".2

Философлар меңәр еллардан бирле тикшереп, "дин"-нең шул нәрсәләр белән игътикад кылудан гыйбарәт бу-луын ачыклыйлар: 1) Аллаһы Тәгалә кешеләрнең үзлә-реннән һәм барлык гамәлләреннән хаҗәтсез булып, алар-ның гамәлләренең нәтиҗәсе фәкать үзләренең файдала-рына гынадыр. 2) Аллаһы Тәгалә кешеләргә мәрхәмәтле булып, аларның яхшы, төзек булуларын тели һәм аларга үз файдалары өчен булган гамәлләр белән боера. 3) Гыйба-дәтләр кешеләрнең хәятларына, галәмдә төзелгән намус һәм табигатьләргә муафыйк булырга тиешле. 4) Бәдән һәм гамәл гыйбадәтләре үзләре максат ителеп түгел, бәлки нә-фесне, күңелне төзәтү һәм пакьләүгә чара булу өчен генә кылынырга тиешле.

Дин хакында философлар тарафыннан бирелгән карар шулар. Әгәр игътикадлар һәм гамәлләр Мөхәммәд галәй-һиссәләм өйрәткән рәвештә булырга тиеш, – дип тагын бер фикер өстәсәк, Ислам диненең тәмам үзе булачак. Диннең һәм, бигрәк тә, Ислам диненең максаты кеше-ләрнең җәфа һәм тыгызлык күрүләре түгел, бәлки иркен-лек, рәхәтлек һәм сәгадәт үзәрендә яшәүләредер. Шул сә-бәпле кешеләрнең алга үсешләренә, кәмаләтләренә киртә булган диннәрнең һәрберсе бетәчәк һәм аларның рәхәт го-мер сөрүләренә, дөньяның намусына һәм хәят кагыйдә-ләренә ярдәм итүче булган дин генә калачак. Бу диннең Ислам дине икәнлегендә шөбһәбез юк.

Диндә голү кылу чиктән үтү һәм катылык күрсәтүдән гыйбарәт. Шуңа күрә Рәсүлүллаһтан риваять ителмәгән рәвештә игътикад һәм гамәлләр арттыру, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу нияте белән суфиларның хәят һәм намуска хилаф рәвештә үз-үзләрен газаплаулары кебек нәфесне га-заплау, мәсләк һәм мәзһәб низаглары белән гомер үткәрү диндә голү кылу була.

Диндә голү кылу күбесенчә яхшылык буявы белән буялганлыктан халыклар аңа игътибар итмиләр һәм аның яман эш булуын белмиләр. Бик күпләр: "Гыйбадәт кылуда ни зарар бар?" – дип фикер йөртәләр. Моның ярамаган эш булуы хакында инсафлы галимнәрнең әсәрләре күп булса да һәм шул әсәрләрнең кайберләре басылып дөньяга тара-тылсалар да, һәр мәмләкәттә булган бидгатьчеләр һәм чиктән ашучыларның астыртын аздырулары һәм чын Ис-лам галимнәренә адашучы, адаштыручы, дәһри (динсез), зиндыйк (монафыйк), шига, мөгътәзилә һәм ваһһабчы ке-бек кушаматлар бирүләре, кайда туры килсә, шунда сүгеп һәм кимсетеп йөрүләре сәбәпле күңелләргә тәэсир итми һәм игътибарны үзләренә тартмыйлар. Шуның өчен бу нәрсә Ислам дөньясына һич каршылыксыз тарала, тыйбби чара күрелми торган Бохара вабасы кебек бөтен әтрафны каплап ала.

Китап әһелләренә: لا تَغْلُوا فِي دِينِكُمْ غَيْرَ الْحَقِّ "Динегездә хактан башка голү (тирән) китмәгез".1 дип нәсыйхәт итә торган Коръән Кәрим үзенә иярүчеләрнең диндә голү кы-луларына риза булып тормаса кирәк.

Сәхабә һәм тәбигыйннар (сәхабәләргә иярүчеләр), сә-ләф-салихиннар (үткәндәге изге кешеләр) дөньядан үтү белән Ислам динендә голү кылулар күренә башлады, һәр гасырда һәм һәр мәмләкәттә халыкның табигатьләренә, гореф-гадәтләренә хуш күренерлек рәвештә голүнең төр-ләре баш күтәреп торды. Шулардан кайберләрен мисал өчен зекер итәбез. Сөйләнгәннәре бер булса, сөйләнмә-гәннәре мең икәнлеге хәтерләрдә булсын:

1. Коръән һәм Сөннәтне читкә куеп кешеләргә иярү. Һәркемгә мәгълүм булганча Исламның әүвәлге чорында "мәзһәб" дигән нәрсә юк иде. Халыклар Коръән һәм хә-дисләр белән гамәл кылалар, әгәр Коръән һәм хәдисләрне аңларга көчләр җитмәсә, көчләре җиткәннәрдән сорап бе-леп, шуның белән гамәл кылалар иде. Шул сәбәпле ул ва-кытларда Ислам дине җиңел, хәят һәм мәгыйшәткә му-афыйк иде. Чөнки соңыннан мөселманнар арасына тарал-ган мәзһәбләрнең һичберсе Ислам диненнән иркен түгел, бәлки уйлап чыгару дөрес күрелмәгән өчен бу мәзһәбләр-нең һәрберсе шул иркен динне күпмедер кысу һәм тарай-тудан гыйбарәт. Аллаһы Тәгаләнең һичкемне хәнбәли, ша-фигый, хәнәфи һәм мәлики мәзһәбенә керү белән көчлә-мәвенә карамыйча, соңгы халыклар мөселманнарның дүрт мәшһүр мәзһәбнең берсенә иярүләрен лязем кылдылар һәм бер кешенең үз тырышлыгы белән гамәл кылуын, Ал-лам сакласын, диннән чыгу белән бәрабәр саный башла-дылар. Иҗтиһад заманы беткән булуы һәм мөҗтәһит-ләрнең орлыклары бетү хакында үрмәкүч авы дәрәҗәсен-дәге, шәргый дәлилләре булмый торып, бүгенге мөселман-нар инде моны иман тармакларының берсе урынында йөр-тәләр. Бу гакыйдә усаллык исеме һәм явызлык төсе белән түгел, бәлки: "Безнең кебек гөнаһлы бәндәләр һәм башла-рыннан аякларына кадәр кимчелекле инсаннарда Коръән һәм хәдис кебек югары фәрманнарны аңларга һәм аларда-гы серләрне төшенергә көч-куәт юк, җир белән күк ара-сында кыяс йөрми, Коръән һәм хәдисләрнең тышкы мәгъ-нәләрен аңлау һәм дәлил итеп куллана белүләр генә дә җитми, бәлки шул мәсьәлә хакында Аллаһының ризасы белән ачуы хакында хәбәрдар булу кирәк, шушы риза бе-лән ачуны аерырлык нурдан мәхрүм кешеләр өчен Коръән белән Сөннәтне дәлил итеп кулланырга керешү, үз дәрә-җәләрен белмәү, адашу һәм башкаларны да адаштырудыр" кебек түбәнчелек күрсәтү юллары белән таралды. Хәлбу-ки, шушы фикернең үзе боһтан һәм шәригатькә яла ягу-дыр. Коръән һәм Сөннәтне дәлил итү өчен Аллаһы Тәга-ләнең риза белән ачуын аерырлык нур булырга тиеш ди-гән мәгънәдә булган шартны кайсы Коръән белән кайсы Сөннәт бәян кыла? Кылса, шул нурның барлыгын һәм юк-лыгын кемнәр аерып бирәчәк? Шушы дәгъваны кылучы-лар үзләрендә шул нурның барлыгын ничек беләләр? Белә алмасалар, шундый бер дәгъваны нинди дәлилгә таянып сөйлиләр?

2. Кирәк тере һәм кирәк кабердә булсыннар, "шәех"-ләр (ишан) һәм вәлиләр хакында "галәмдә идарә итәләр, үзләреннән ярдәм сораучыларга һәм үз мәсләкләрендә булган мөритләргә мәгънәви сурәттә ярдәм бирәләр, хәтта каберләргә дәфен ителгәч, сөаль фәрештәләре килгән сә-гатьләрдә дә хәзер булалар һәм мөритләргә булышлык кы-лалар, шуның өчен алардан ярдәм сорау һәм ялваруда фай-далар бар дип игьтикад кылулар.

3. Бәндәләр кулларыннан килми торган, мәсәлән, хас-талыктан терелү, һидәят һәм тәүфикъ табу, зур байлык ха-сил итү, ахирәви һәм дөньяви максатларга ирешү кебек, нәрсәләрне сорар өчен каберләргә, төрбәләргә бару, ка-берләрдә корбаннар бугазлау һәм хаҗәтләр сорау, сәламәт һәм кәсепкә кодрәтләре булган кешеләрнең шул төрбә-ләрдә яшәүләре һәм шуларга нәзер садакалары бирү.

4. Нәфел гыйбадәтләргә артык әһәмият биреп тә, фа-рызлар һәм хәрамнар хакында игътибарсыз булу. Бик күп адәмнәр нәфел гыйбадәтләр хакында артык нечкәлиләр һәм үз дәрәҗәләрендә нечкәләмәүчеләрне гаеплиләр һәм шуның белән бергә фарыз һәм хәрам эшләр хакында игъ-тибарсызлык күрсәтәләр. Мондый кешеләрне һәр урында очратырга мөмкин.

5. Коръән Кәрим һәм Сөннәттә ачык бәян ителгәнгә каршы рәвештә фәтвалар бирү.

6. Тәһарәт эшләрендә гадәттән тыш тикшерү һәм неч-кәләү.

7. Садака бирүләрен өмет итеп үлекләр өстендә Коръ-ән уку, тәһлил һәм тәсбих белән шөгыльләнү, каберләрдә садакалар өләшү. Мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, җиденче, кырыгынчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәҗлесләр үткәрү, Коръән укытып, укыган кешеләргә са-дака өләшү, каберләр өстенә мәчетләр һәм яки башка би-налар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар.

8. Башкаларның күңелләренә хуҗа булу һәм хөкем итү. Ислам дине хөкеменә күрә казый булмаган яки казый булса да үзенә шул мәсьәлә тапшырылмаган кешеләрнең, кыйбла һәм Коръән әһелләрен дин исеменнән динсезлек, мәзһәбсезлек, көфер һәм наданлык белән хөкем итүләре һәм, бу хәдис шәрифкә күрә, диндә голү кылу.

Бәндәләрнең гакыйдәләренә хуҗа булу, аларны кө-ферлектә гаепләү, бәхетле һәм бәхетсезлекләре белән хө-кем кылу Ислам дине тарафыннан шәхси кешеләргә тап-шырылганы юк. Мондый хәлләр гасыр сәгадәттә дә бул-мады, хәтта Рәсүлүллаһның үзенә дә:

لَسْتَ عَلَيْهِمْ بِمُسَيْطِرٍ. فَذَكِّرْ إِنَّمَا أَنْتَ مُذَكِّرٌ "Исләренә төшер, син бит искә төшерүче генә. Син алар өстеннән хуҗа түгел",1 дип фәрман килгән иде. Рәсүлүллаһ үзе дә:

إِنِّي لَمْ أُومَرْ أَنْ أَنْقُبَ قُلُوبَ النَّاسِ وَلا أَنْ أَشُقَّ بُطُونَهُمْ "Мин кешеләр-нең күңелләрендә казынырга һәм аларның эчләрен ярып карарга боерылмадым",2 – дигән иде.

Шуның өчен бер мөселман никадәр галим һәм үзенчә никадәр диндар булсын, башка бер мөселманның диненә хуҗа булырга, аның иманы, мәзһәбе һәм ахыргы хәле ха-кында хөкем итәргә хакы юк. Галим затларның вазифала-ры халыкларны диннән сөрү түгел, бәлки дингә кертү һәм якынайтудыр. Кеше белән булышу һәм читләрне тикшерү урынына һәркем үзен тикшерергә һәм үз нәфесен төзә-тергә тиеш. Башкалар кайгысын күреп тә, үз киләчәгеннән имин булу яхшы эш түгел. Рәсүлүллаһ исеменнән Коръән Кәримдә: وَمَا أَدْرِي مَا يُفْعَلُ بِي وَلا بِكُمْ "Аллаһ минем белән һәм сезнең белән ни кылыр белмим",3 – дигән аять килүдә аң-лаган кеше өчен зур гыйбрәт бар. Котылу һәм һәлак булу белән хөкем ителә торган көн дөнья түгел, бәлки ахирәт булып, ул турыда Аллаһы Тәгаләдән башканың эше юк. Кемнең динле һәм кемнең динсез икәнлеге шул көндә мәгълүм булыр.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 106 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница| Ризаэтдин бине Фәхретдин. 14 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.012 сек.)