Читайте также: |
|
Бу хәдистән йогышлы авырулардан сакланырга һәм тыйб кагыйдәләре белән гамәл кылынырга тиеш икәнлеге аңлашыла.
* 28إِذَا عُمِلَتِ الْخَطِيئَةُ فِي الْأَرْضِ كَانَ مَنْ شَهِدَهَا فَكَرِهَهَا
كَمَنْ غَابَ عَنْهَا وَ مَنْ غَابَ عَنْهَا فَرَضِيَهَا كَانَ كَمَنْ شَهِدَهَا *
"Бертөрле бозык һәм шәригать тарафыннан тыелган эш эшләнгән җирдә торып та, шуңа күңелләре белән риза булмаучылар, читтә торучылар һәм шул эшне белмәүче-ләр кебек каралалар. Әмма, читтә торып та шул яман эшкә риза булучылар, шул эшне эшләүчеләр хөкемендә була-лар".1
Бозыклык һәм шәригатькә каршы эшләр эшләнгәндә бәндәләрнең вазифасы шул хакта сугышу һәм сүгешү тү-гел, бәлки шуңа риза булмаудыр. Риза түгел икәнлекне мөмкин кадәр тел белән дә аңлатырга тиешле. Тел белән белдерү мөмкин булмаганда күңелдән булса да риза бул-маска кирәк.
* 29إِذَا عَمِلْتَ سَيِّئَةً فَأَتْبِعْهَا حَسَنَةً تَمْحُهَا *
"Әгәр бәндәчелек белән берәр гөнаһ эш эшләсәң, аның артыннан берәр яхшы эш эшлә, шул яхшы эш әүвәлге гө-наһ эшне югалтыр, бетерер".2
Моннан максат гөнаһ кылган бәндәләрне тәүбәгә өн-дәү һәм гөнаһларының югалуына сәбәп була торган нинди генә булса да берәр төрле изгелек кылырга чакырудыр. Мәсәлән, шәригатьтә тыелган нәрсәләрне тыңлаганнан соң Коръән укыганны тыңлау, гөнаһ урында утырып гомер уздырганнан соң мәчеттә утыру, гайбәт сөйләгәннән соң шул гайбәте сөйләнгән кешенең яхшы якларын сөйләү, кыскасы, һәрбер гөнаһны шуның җенесеннән булган берәр төрле яхшылык белән төзәтергә тиешле.
Хак Тәгаләнең: إِنَّ الْحَسَنَاتِ يُذْهِبْنَ السَّيِّئَاتِ "Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар",3 – дигән сүзе дә шуңа якын мәгънә белән тәфсир кылына.
أَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحَسَنَةَ تَمْحُهَا وَخَالِقِ النَّاسَ بِخُلُقٍ حَسَنٍ "Явызлык кыл-ганнан соң аны җуя торган яхшылык эшлә һәм кешеләр белән яхшы мөгамәләдә бул",1 – дигән сүзе дә шул мәгъ-нәдә.
* 30إِذَا كَانَ لَكَ الْمَالُ فَلْيُرَ عَلَيْكَ*
"Әгәр малың булса, аның синдә әсәре күренсен".2
Бервакыт Рәсүлүллаһ янына иске-москы киемнәр бе-лән бер сәхабә керә. Рәсүлүллаһ аның хәлен һәм малы бармы икәнен сораша. Сәхабә үзенең малы барлыгын әйт-кәч, Рәсүлүллаһ шул сәхабәгә мөрәҗәгать кылып әлеге сүзләрне әйтә, ягъни: "Әгәр малың булса, аның синдә әсә-ре күренсен!" – ди. Рәсүлүллаһ мәзкүр сәхабәнең болай йөрүен яратмаган, бәлки малының әсәре күренүен һәм ки-гән киеме яхшы булуын теләгән.
Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтне күрсәтү максаты бе-лән кыйммәтле киемнәр кию шәригатьтә тыелмаган, бәл-ки хәдис хөкеменә күрә тәкәбберлек һәм кешеләрдән кү-тәрелү теләге белән булса, бу вакытта кыйммәтле кием кию дә, кыйммәтсез кием кию дә бер дәрәҗәдә яман күре-лә. Бу турыда күп сөйләүнең мәгънәсе юк, бөтен игътибар нияткә бәйле, һәркем үз ниятен үзе белергә тиеш.
31 * إِذَا كَانَ عِنْدَ الرَّجُلِ امْرَأَتَانِ فَلَمْ يَعْدِلْ
بَيْنَهُمَا جَاءَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَشِقُّهُ سَاقِطٌ *
"Бер ирнең никахлы ике хатыны булып, әгәр ашау-эчү, кием-салым, төн үткәрү һәм бүләк бирү кебек эшләрдә ти-гезлек кылмаса, Кыямәт көнендә ярты ягы корыган хәлдә килер".3
Мөселманнар өчен дүрткә кадәр хатын алу дөрес булса да, бу дөреслек мотлак түгел, бәлки күп шартлар астында дөрестер. Зарурәт вакытларында бердән артык хатын алырга рөхсәт биргән шәригать, әдәп һәм әхлак күзлеген-нән карап, бу эшне кайвакытта һәм кайбер кешеләргә тыя да.
Һәрхәлдә авыру һәм баласызлык, яки мәхәббәтсезлек һәм әхлаксызлык кебек акланырлык сәбәпләр булмаганда яки булып та, югарыда зекер ителгән нәрсәләр хакында тигезлек кыла алуына ышанмаганда хатын өстенә хатын алудан сакланырга кирәк. Инде ничек һәм нинди сәбәп бе-лән булса да, хатын өстенә хатын алынган икән, ул ва-кытта тигезлек кылырга һәм Рәсүлүллаһның нәсыйхәтен җиренә җиткерергә һәм Кыямәт көнендә мәсхәрәгә кал-маска тырышырга кирәк. Фәкать, әгәр бер хатын үзенең камил ризалыгы белән үз хакын ташласа яки башка көндә-шенә бирсә, бу вакытта тигезләү шарт түгел. Әгәр әлеге хатын шул эше өчен үкенеп сүзен кире алса, әүвәлгечә ти-гезлек итү тиеш була.
* 32إِذَا كُنْتُمْ ثَلاثَةً فَلا يَتَنَاجَى اثْنَانِ دُونَ الآخَرِ
حَتَّى تَخْتَلِطُوا بِالنَّاسِ مِنْ أَجْلِ أَنْ يُحْزِنَهُ *
"Әгәр өч кеше бергә булсагыз, арадан икегез яшерен рәвештә сүз сөйләшмәгез, чөнки болай итү өченче иптә-шегезне кайгыга салыр. Әгәр башка кешеләр белән каты-шу сәбәпле күбәеп китсәгез, ул вакытта икегезнең генә серләшүегездән зарар юк".1
Бер иптәшләрен аерып, икесенең серләшүләре бергә утырышу, өлфәт һәм күркәм гомер сөрү әдәпләренә кар-шы килә. Өченче иптәшләре белми торган тел яки нинди булса да язу аркылы, хәтта ишарәләр белән сөйләшү дә бу тыюга керәләр. Олы мәҗлесләрдә җыелган кешеләрнең дә колактан колакка пышылдашып утырулары һәм гүя зур эшләр башкаручылар һәм зур серләре бар кебек кыланып утырулары да тәрбиясезлек һәм ваклыктыр.
Бу эш хәраммы яки мәкруһмы? Вакыт яки заман һәм кешеләренә күрә бу турыда хөкем төрлечә булырга мөм-кин. Мәсәлән, ниятләре явыздан булган ике кешенең сер-ләшүләре хәрам булып, андый нәрсәләргә һич әһәмият бирми һәм илтифат итми торган өченче кеше хозурында калган икесенең серләшүләре мәкруһ кына булырга мөм-кин.
Һәрхәлдә мәҗлес һәм иптәшлек хакларын саклау ту-рысында бу фәрман Рәсүлүллаһ тарафыннан өммәтне дө-рес юлга күндерү һәм бер-берсе белән санлашу хакында әйтелгән мөһим бер нәсыйхәттер.
* 33إِذَا لَعِبَ الشَّيْطَانُ بِأَحَدِكُمْ فِى مَنَامِهِ فَلاَ يُحَدِّثْ بِهِ النَّاسَ *
"Әгәр төшегездә берәрегез белән шайтан уйнаса (са-таштырса), иртән торганнан соң аны кешеләргә сөйләмә-сен!"1
Куркыныч һәм тәртипсез төшләр, көндез фикерләп йөргән нәрсәләр белән йокыда саташулар, Рәсүлүллаһ хә-дисендә "шайтан уйнавы" дип тәгъбир ителә. Андый нәр-сәләрнең дөрес булу ихтималы юк. Шуның өчен аларны, сөйләп йөрү мәгънәсезлек. Әгәр куркыныч төшләр күрсәң, уянганнан соң сул тарафыңа өч мәртәбә өрергә дә шуның яманлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенырга һәм икенче та-рафка карап ятарга кирәк. Хәдисләрдә бу турыда шулай өйрәтелә һәм шулай эшләгәндә төшләрдән һич зарар бул-маслыгы бәян ителә.
Төшләрнең раслары да була, ләкин һәр төш түгел, бәл-ки кайбер кешеләрнең кайбер төшләре генә.
* 34إِذَا وُسِّدَ الْأَمْرُ إِلَى غَيْرِ أَهْلِهِ فَانْتَظِرِ السَّاعَةَ *
"Әгәр эшләр үз кешеләренә тапшырылмаса, кыямәт буласын көтеп тор!"2
Шәрех язучы галимнәр хәдискә: "Мөселманнарның хә-лифәт, казыйлык, мөфтилек, имам һәм мөдәррислек кебек дини вазифалары шул эшләрне алып барырга яраклы ке-шеләр кулына тапшырылмаса, Кыямәт көнен көтеп торы-гыз, чөнки яраксыз кешеләрне эш башына кую амәнәткә хыянәт булу өстенә акылсызлык һәм саклык чараларын оныту галәмәтедер", – дип мәгънә бирәләр.
"Әгәр эшләр үз кешеләренә тапшырылмаса, кыямәт буласын көтеп тор!" Нинди кыска һәм шуның белән бергә өммәтләрне иҗтимагый һәм мәдәни хәлләрендә катгый кагыйдә булган бер сүз!
* 35اِزْهَدْ فِي الدُّنْيَا يُحِبَّكَ اللهُ وَازْهَدْ فِيمَا فِي أَيْدِي النَّاسِ يُحِبَّكَ النَّاسُ *
"Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яра-тыр".1 Рәсүлүллаһ бу хәдисне:
دُلَّنِي عَلَى عَمَلٍ إِذَا أَنَا عَمِلْتُهُ أَحَبَّنِيَ اللَّهُ وَأَحَبَّنِيَ النَّاسُ
"Миңа Аллаһы Тәгалә дә, кешеләр дә сөярлек булган бер гамәл өйрәт", – дигән бер кешегә сөйләгән.
Заһит булуны фәкыйрь булу дип аңларга ярамаганы кебек, бай булуны да "комсызлык" дип аңларга кирәк тү-гел. Байлык белән комсыз булмау кайбер кешеләрдә бергә җыелырга мөмкин булган кебек, комсызлык белән фә-кыйрьлекнең дә бер кешедә табылуы мөмкин.
* 36اسْتَعِيذُوا بِاللَّهِ مِنْ طَمَعٍ يَهْدِي إِلَى طَبَعٍ وَمِنْ طَمَعٍ
يَهْدِي إِلَى غَيْرِ مَطْمَعٍ وَمِنْ طَمَعٍ حَيْثُ لا مَطْمَعَ *
"Кешеләрне хурлыкка һәм түбәнлеккә төшерә торган ачкүзлелектән Аллаһыга сыеныгыз! Урынсыз ачкүзлелек-кә илтә торган ачкүзлелектән Аллаһыга сыеныгыз! Урын-сыз ачкүзлелеккә илтә торган ачкүзлелектән Аллаһыга сыеныгыз!"2
Олуг затлар ачкүзлелекне әхлаксызлыкның анасы ди-гәннәр. Халыклардан моңсыз булып яшәү, никадәр гүзәл бер хәл булса, ачкүзлелек шул дәрәҗәдә кабахәт бер хо-лыктыр.
Ачкүзлелектән саклану һәм балаларны саклау һәрбер мөселман һәм һәрбер гаилә башлыгы өчен лязем булса, гыйлем әһеле өчен бигрәк тә лязем. Ислам дөньясы садака бирү ысуллары бозылган һәм тиешле булган тәртиптән бер читкә чыкканнан соң ачкүзлелек чиренә дучар булды һәм йөз кешедән туксан тугызы бер кеше өстенә салынып яшәү юлына керде.
* 37اسْتَفْتِ نَفْسَكَ الْبِرُّ مَا اطْمَأَنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ وَاطْمَأَنَّتْ إِلَيْهِ النَّفْسُ
وَالإِثْمُ مَا حَاكَ في الْقَلْبِ وَتَرَدَّدَ في الصَّدْرِ وَإِنْ أَفْتَاكَ النَّاسُ *
"Үзеңнән фәтва сора. Изгелек шул нәрсә ки, күңел һәм нәфес аңа урнашыр, гөнаһ шул ки, аңа күңел ятмас, вөҗ-дан газапланыр, гәрчә кешеләр фәтва бирсәләр дә".1
"Кешеләрдән сора, үзең белгәнне эшлә!" дигән бер мә-каль дә бар. Хәдиснең дә мәгънәсе шуңа якын булып, ке-шеләрдән бер нәрсәне сораганнан соң үзеңә дә фикерләп карарга боера. Бу сүз, әлбәттә, һәркем өчен түгел, бәлки күңелләре саф, акыллары камил, яхшы белән яманны аера белерлек һәм һәр эшнең нәтиҗәсен аңлый алырлык кеше-ләргә күрәдер. Шулай булса да, Рәсүлүллаһ үзенең бу хик-мәтле сүзе белән хөкем итәргә, фикердә мөстәкыйль бу-лырга киңәш бирә, сарык кебек һәрбер ишарә артыннан чабып ияреп йөрү кебек эшләрдән тыя, акыл-фикерне эш-ләтергә, чын күрү белән күрергә һәм игътибарлы булырга боера.
Шуның өчен, кирәк дөньяви һәм кирәк дини эш бул-сын, һәрнәрсә хакында үз кешесеннән фәтва, киңәш со-рарга һәм шуның белән бергә үзең дә хөкем йөртеп һәм тикшереп карарга кирәк. Чөнки һәр кеше үзенең хәлен үзе яхшырак белүе, башкаларның күңелләренә дә килми тор-ган нәрсәләрнең аның үзенә алдан сизелүе тәҗрибәләр ар-кылы билгеле.
* 38أَشْكَرُ النَّاسِ لِلَّهِ أَشْكَرُهُمْ لِلنَّاسِ *
"Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәм-нәргә шөкер итүче кеше".1
Шөкер итү "Аллага шөкер" дип коры сүзләр кабатлап йөрүдән генә гыйбарәт түгел. Галимнәр шөкер өч нәрсә-дән гыйбарәт диләр: 1) Нигъмәт бирүчене белү, тану. 2) Аны бирүе өчен күңелдән шатлану. 3) Һәм шул нигъмәтне тиешле булган урында куллану. Аллаһы Тәгаләгә хакый-кый шөкер итү шул була. Әмма бәндәләргә каршы булган шөкер, аларның изгелек кылуларын белү һәм шуңа каршы мактау сүзе әйтү һәм хөрмәт күрсәтүдән гыйбарәт.
Нигъмәт бәрабәренә шөкер итү, яхшы эшләргә каршы бүләк бирү, әхлакка бәйле эшләрдән булган иҗтимагый һәм мәдәни эшләрдән булып, аларны тиешле урыннарын-да кылмый калдыру зур бозыклыкларга сәбәп була. Шөкер һәм бүләк нигъмәтнең дәвамына сәбәп булса, аны кую һәм илтифатсыз калдыру шул нигъмәтнең киселүенә сә-бәп була.
Бәндәләр тарафыннан кылынган аерым, яки гомуми изгелек һәм нигъмәтләргә каршы көфран нигъмәт кылу шул изгелек һәм нигъмәтләрнең тукталуына сәбәп булган-лыктан инсаннар һәм милләт өчен җинаять санала. Кадере булмаганны күргәннән соң, халыклар шундый изгелекләр һәм хезмәтләрдән суыналар һәм тукталалар. Дөньяда кыл-ган изгелекләре һәм нигъмәтләре бәрабәренә һичбер бү-ләк өмет итмичә, хезмәтенең кадерен белү-белмәүләренә карамый торган кешеләр дә булырга мөмкин. Мондый ке-шеләр үз арабызда да бар. Ләкин алар бик аз булганлыктан аларга карап хөкем йөртү мөмкин түгел. Шуңа күрә, Рә-сүлүллаһ кешеләр тарафыннан булган нигъмәтләр, файда-лар һәм хезмәтләргә шөкер кылырга, рәхмәт әйтергә куш-кан, һәм шул шөкерләр Аллаһы Тәгаләнең Үзенә шөкер кылу булуын бәян иткән.
* 39اِصْرِمِ الأَحْمَقَ *
"Ахмактан өзел, кисел!"
"Ахмак дуска күрә – акыллы дошман яхшырак" дигән сүз бик күп тәҗрибәләр соңында әйтелгән сүздер. "Ахмак белән мөнәсәбәт итүдән саклан, ахмак кеше файда итү те-ләге белән зарар китерүе мөмкин" дигән сүз хәзрәти Го-мәрдән сөйләнә. Әгәр инде Рәсүлүллаһ безне ахмак белән дус булу һәм катнашудан тыя икән, шул җитә, башка дә-лилләргә хаҗәт юк.
Бер кешенең акыллымы яки ахмакмы икәнлеген белер өчен аңа юк-бар нәрсәләр сөйләп карарга кирәк. Әгәр үз күңеле белән уйлап карамыйча, шуларга ышанып торса, шул кеше ахмактыр.
Бу хәдистәге ахмактан, ахмак булып яратылган кеше-ләр күз алдында тотыла. Югыйсә, кайбер акылсызлыклар һәрбер кешедә, хәтта бик акыллы адәмнәрдә дә булырга мөмкин. Адәм баласы ахмак һәм тилеләр белән түгел, бәл-ки күп тәҗрибә күргән һәм озын гомер сөргән картлар, мәгълүматлары киң булган галимнәр, зарар һәм файдалы нәрсәләрне аера белүче хәкимнәр һәм зиһеннәре үткен, фикерләре эшли торган яшьләр белән аралашырга һәм мөмкин кадәр шулардан файдаланырга тиеш.
40 * اعْبُدِ اللَّهَ وَلا تُشْرِكْ بِهِ شَيْئًا وَأَقِمِ الصَّلاةَ الْمَكْتُوبَةَ وَأَدِّ الزَّكَاةَ
الْمَفْرُوضَةَ وَحُجَّ وَاعْتَمِرْ وَصُمْ رَمَضَانَ وَانْظُرْ مَا تُحِبُّ لِلنَّاسِ أَنْ يَأْتُوهُ
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 60 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 3 страница | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 5 страница |