Читайте также: |
|
"Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә әйтер: «Әй, адәм ба-ласы! Мин сырхау булдым, ни өчен син килеп Минем хә-лемне белмәдең?" Адәм баласы җавап бирер: "Син бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе бит. Мин ничек итеп Сине зиярат кылыйм?" Аллаһ әйтер: "Колларымнан фәлән кеше сырхау икәнен белмәдеңмени, әгәр син аның хәлен белергә барган булсаң, Мине шунда табар идең!" "Әй, адәм баласы! Мин синнән ашарга сорадым, ни өчен син Миңа бернәрсә дә бирмәдең?" Адәм баласы җавап бирер: "Син бөтен галәм-нәрнең тәрбиячесе бит, мин ничек итеп Сине ашата алыйм?" Аллаһы Тәгалә әйтер: "Синнән фәлән колым ашарга сораганны белмисеңмени, әгәр син аны ашаткан булсаң, аның әҗерен Минем каршымда табар идең". "Әй, адәм баласы! Мин синнән су сорадым. Ни өчен син Миңа су бирмәдең?" Адәм баласы җавап бирер: "Син бөтен га-ләмнәрнең тәрбиячесе бит, мин ничек итеп Сине эчерә алыйм?" Аллаһы Тәгалә әйтер: "Синнән фәлән колым эчәргә сораган иде бит, әгәр аңа эчерткән булсаң, аның әҗерен Минем каршымда табар идең ".
Рәсүлүллаһның бу сүзеннән максат – кешеләргә изге-лек кылуның саваплы эш икәнлеген, халыклар өчен кыл-ган изгелек кирәк аз һәм кирәк күп булсын һичберсе югал-маслыгын, бигрәк тә, авыруларның хәлләрен белү, ачларга ашарга-эчәргә бирү фазыйләтле икәнлеген өммәткә бел-дерү. Ашарга-эчәргә тел белән йөзгә-йөз килеп соралу шарт түгел, бәлки хәл теле белән сораулар да тел белән со-рау хөкемендә.
Бәлагә очраганнарга ярдәм кулы сузу, ачлык елларда булдыра алган кадәр булышлык итү, гыйльми җәмгыять-ләргә һәм укучыларга азмы-күпме ярдәм итү шәригать каршында гына түгел, бәлки акыл каравында да кирәкле нәрсәләр.
Байлык, гыйлем һәм аң-фикер һәм бәдән җәһәтеннән көчләре җитүче кешеләрнең һәрберсе, бу хәдистә тасвир-ланган рәвештә, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләгә җавап әзерләргә тиеш. Бу турыда мөмкин булган һәм файдасы тәҗрибә ителгән юлларның иң яхшысы – гаҗизләр, хаста-лар һәм эш таба алмый йөрүчеләргә ярдәм бирү һәм юл күрсәтү өчен мөселманнар күп булган шәһәрләр, волость һәм авылларда рәсми хәйрия җәмгыятьләре, мәхәллә мө-тәвәллиләре мәҗлесләре ачу һәм кулдан килгән кадәр шу-ларны дәвам иттерү, хезмәтләрен нәтиҗәле кылу турында тырышу.
* 82إِنَّ اللهَ تَعَالَى يُوصِيكُمْ بِالنِّسَاءِ خَيْرًا فَإِنَّهُنَّ أُمَّهَاتُكُمْ وَبَنَاتُكُمْ
وَخَالاتُكُمْ إِنَّ الرَّجُلَ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ يَتَزَوَّجُ الْمَرْأَةَ وَمَا تَعْلَقُ يَدَاهَا
الْخَيْطَ فَمَا يَرْغَبُ وَاحِدٌ مِنْهُمَا عَنْ صَاحِبِهِ *
"Аллаһы Тәгалә сезгә хатын-кызларга карата яхшы мөгамәлә кылырга боера. Чөнки алар – сезнең аналарыгыз, кызларыгыз һәм аналарыгызның бертуган кардәшләре. Күрмисезмени, башка дин әһелләреннән берәү өйләнгәч, хатыны нинди булдыксыз булса да, бер-берсеннән йөз чө-ермәстән, сабыр итеп яшиләр».
Бу хәдистән максат – мөселманнарга матур һәм тату яшәү юлын күрсәтү. Бу дөньяда тату яшәүнең иң мөһим бер шарты – хатын-кызларны хөрмәт итү һәм дәрәҗәлә-ренә күрә тәрбия бирү. "Хатыннар – аналарыгыз, кызлары-гыз һәм аналарыгызның бертуган кардәшләре" дигәннән максат – аларга хөрмәт һәм шәфкать белән мөгамәлә кы-лу.
Хәерле эшләр һәм гомуми хезмәтләр хакында марҗа һәм русларны һәм, гомумән, чит милләтләрне үрнәк итеп язу һәм сөйләүнең дөреслегенә, гүзәл әхлак һәм яхшылык турыларында аларга охшау зарарсыз, бәлки тиешле булу-ына Рәсүлүллаһның китап әһелләрен мисал итеп китерүе дәлил булса кирәк.
Беренче вакытта мөселман хатыннары үзләре дә хөр-мәтле тотылалар, гүзәл тәрбия кылыналар, хәтта иҗтима-гый эшләргә дә катнашалар иде. Имам Бохари Рабига бинт Мәгуз бине Гафрадан:
كُنَّا نَغْزُو مَعَ رَسُولِ اللَّهِ نَسْقِي الْقَوْمَ وَنَخْدُمُهُمْ وَنَرُدُّ الْقَتْلَى وَالْجَرْحَى إِلَى الْمَدِينَةِ
"Без Рәсүлүллаһ белән бергә сугышларда була идек, су эчертү һәм хезмәт күрсәтү белән бергә вафат булган-нарны һәм яраланганнарны Мәдинәгә кайтара идек", ди-гән хәдисне риваять итә.
Бу хәдиснең мәгънәсе никадәр күп нәрсәне үз эченә алганын белер өчен бүген сугышларда катнашырга яки су-гыш гамәлләренә мөнәсәбәте булган мәктәпләрдә укырга хаҗәт булса кирәк.
Хатыннарның эчен һәм тышын, гамәл һәм әхлак-ларын яхшы тәрбия итү хакында Рәсүлүллаһның бу хәдис-тән башка да нәсыйхәтләре бик күп булып, сүз аңлау-чылар өчен бу хәдис тә җитәрлек. Акыллы кеше аз сүздән дә күп мәгънә аңлар.
* 83 إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ يُحِبُّ الطَّيِّبَ نَظِيفٌ يُحِبُّ النَّظَافَةَ
كَرِيمٌ يُحِبُّ الْكَرَمَ جَوَادٌ يُحِبُّ الْجُودَ فَنَظِّفُوا أَفْنِيَتَكُمْ *
"Аллаһы Тәгалә пакьтер. Ул пакь нәрсәләрне сөя. Юмарттыр, юмартлыкны сөя. Ишек алларыгызны пакь, чиста тотыгыз!"1
Ислам динендә беренче максат итеп начар әхлактан пакьләнү торса да, тышкы пакьлекнең дә күңел пакьлегенә тәэсире зур. Шуның өчен булса кирәк, Рәсүлүллаһ ишек алды һәм өй тирәләрен пакь тоту, чүп-чардан арындыру хакында киңәш бирә. Шуңа күрә өй һәм йорт тирәләрен, хәтта үз турысында булган урамны да себереп тотарга, сө-як, кыяр һәм шалкан кабыклары кебек нәрсәләрне урамга ташламаска һәм, гомумән, чүп җыеп асрамаска тиешле. Өй эчен, самовар һәм чынаяк һәм аш-су әсбабын пакь тоту бигрәк тә лязем. Шулай ук, кием-салым, өс-баш, чәч һәм сакалның, күлмәк якаларының керсез булуларына игъти-барлы булырга һәм кешеләр алдында шапшак йөрмәскә кирәк. Рәсүлүллаһ әйткән: اَلطُّهُورُشَطْرُالْإيمَانِ "Пакьлек – иман-ның яртысы''.2
* 84 إِنَّ اللَّهَ كَرِيمٌ يُحِبُّ الْكَرَمَ وَيُحِبُّ مَعَالِيَ الأَخْلاقِ وَيَكْرَهُ سَفْسَافَهَا *
"Аллаһы Тәгалә юмарттыр, юмартлыкны һәм бөек гү-зәл холыкларны сөя, түбән һәм кадерсез эшләрне ярат-мый".
Йомшак табигатьле булу һәм гафу, сабыр һәм гыйф-фәт холыклар, милләт, дин һәм гыйлем юлында хезмәт итүләр, һәртөрле авырлыкларга түзү һәм әдәби батырлык-лар монда зекер ителгән "бөек әхлак"ка керәләр.
Кәефләнер өчен исерткеч эчү, әфьюн һәм башка нәр-сәләр йоту, карта уйнап гомер уздыру, бүдәнә сугыштыру һәм шуларга охшаган нәрсәләрнең һәрберсе"сафсафа" – чүп-чар эшләрдән булып, Аллаһы Тәгалә яратмый торган гадәтләрдер. Бу эшләргә иптәшләрнең хәтерләрен табу яки эш юклыктан эч пошуны сылтау итү буш һәм асылсыз сәбәпләрдер. Дөньяда эштән күп нәрсә юк. Бигрәк тә, мө-селманнар арасында эш һәм җәмәгать хезмәте шул дәрә-җәдә күп ки, карта уйнап гомер уздырырга түгел, хәтта баш кашырлык вакыт таба алмау да гаҗәп түгел.
* 85إِنَّ اللَّهَ يَبْعَثُ لِهَذِهِ الأُمَّةِ عَلَى رَأْسِ كُلِّ مِائَةِ سَنَةٍ مَنْ يُجَدِّدُ لَهَا دِينَهَا *
"Аллаһы Тәгалә бу Ислам өммәте өчен һәр йөз ел ба-шында динне яңартучыларны булдырып тора".1
Ислам дине бозылу һәм үзгәрү ихтималы булмаган бер дин булса да, надан халыклар һәм бидгать әһелләре та-рафыннан һәртөрле хорафәтләр кушылу, диндә булмаган нәрсәләрне дин җөмләсеннән итеп күрсәтүләр ихтималы юк түгел. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә һәр гасырда Рәсү-лүллаһ китергән саф диннән хәбәрдар кешеләрне җитеш-тереп тора. Алар шул хакыйкый һәм саф диннең асылын халыкларга аңлатсыннар һәм өйрәтсеннәр өчен.
Хәдистәге مَنْ "мән" сүзе гомумилекне аңлатканлыктан бу "яңартучы"ларның күп булулары да мөмкин. Әмма бид-гатькә ярдәм бирүчеләр, дингә хорафәтләр катыштыручы-лар, сукырларча иярүчеләр һәм шул иярүчеләргә иярүче-ләрнең "яңартучы"лар була алмауларында шик юк. Рәсү-лүллаһ әйткән дин сүзеннән максат Коръән һәм Сөннәт белән килгән нәрсәләр генә булганлыктан "яңартучы"лар Коръән һәм Сөннәт гыйлемнәрендә белгеч һәм гыйлемнә-ре белән гамәл кылучы кешеләр генә булырга тиешле.
Ислам мәмләкәтләренең читләргә китүенә юл әзер-ләүчеләр, Коръән, хәдис гыйлемнәре белән шөгыльләнү-ләре дә фәкать риваять кылу гына булган кешеләрнең дә бу хәдистә зекер ителгән "яңартучы"ларга туры килү их-тималы юк. Бу хәдис суфичылыкны яңартучыларны да тү-гел, бәлки "дин"не яңартучыларны күз алдында тота.
Гакыйдәбез ялгыз катгый дәлилләргә генә нигезләнү сәбәпле, Ислам дөньясында булган һәртөрле яңа мәзһәб-ләр һәм юлларны бетереп, бөтен мөселманнарны Коръән һәм Сөннәт гыйлемнәре астына җыячак дин "яңартучыла-ры" килеп чыгачагына иманыбыз камил һәм өметебез зур. "Өммәтләрнең иң яхшысы" дигән исем белән бүләкләнгән бу бөек милләтне һәм шәригатьләрнең иң камиленә һәм төп канунга ияргән бу җәмәгатьнең хорафәт караңгылык-ларында адашып йөрүләренә Аллаһы Тәгалә риза булмас. Адашкан бәндәләр шул "яңартучы"ларның хезмәтләре, тырышлыклары сәбәпле Рәсүлүллаһ заманындагы дингә әйләнеп кайтырлар.
* 86إِنَّ اللَّهَ يَرْضَى لَكُمْ ثَلاثًا وَيَكْرَهُ لَكُمْ ثَلاثًا فَيَرْضَى لَكُمْ أَنْ تَعْبُدُوهُ وَلا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا وَأَنْ تَعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلا تَفَرَّقُوا وَأَنْ تَنْصَحُوا لِمَنْ وَلاَّهُ اللَّهُ أَمْرَكُمْ وَيَكْرَهُ لَكُمْ " قِيلَ " وَ " قَالَ " وَكَثْرَةَ السُّؤَالِ وَإِضَاعَةَ الْمَالِ *
"Аллаһы Тәгалә сезнең өч төрле эшегездән риза була һәм өч төрле эшегезне яратмый. Риза була торган нәрсәлә-ре: Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итеп, аңа ширек катмавы-гыз; Коръән Кәримгә берлектә ябышып, аннан аерылма-выгыз; эшләрегезне карап торыр өчен Аллаһы Тәгалә та-рафыннан билгеләнгән кешеләрнең нәсыйхәте белән йөрү-егез. Аллаһы Тәгалә яратмый торган нәрсәләр: дин һәм дөнья өчен кирәге булмаган имеш-мимеш сүзләр сөйләү; күп сорау бирү; урынсыз җирдә мал әрәм итү".1
Ихлас белән кылынган гыйбадәтләрнең кабул булуы өметле. Аллаһ Тәгалә:
يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ وَالَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
"Әй, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләр-не яратучы Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз! Шаять, Аллаһы-ның газабыннан куркучы булырсыз",2 – дип халыкларны Үзенә гыйбадәт кылырга чакыра. Гыйбадәт кылучылар – шул чакыруны кабул итүчеләр һәм Аллаһының әмеренә буйсынучылар.
"Ширек"нең төре күп булып, һәрберсеннән сакланыр-га кирәк. Шулай ук, Коръән Кәримгә бергәләшеп иярү һәм аерылышмау лязем. Һәм эшләрне, мөмкин кадәр, эш баш-лыклары белән киңәшеп эшләү дә – мөселманчылыктан.
Әһәмиятсез сорауларның арага дошманлык салып, со-раучының мәртәбәсен төшерүгә сәбәп икәнлеге мәгълүм.
Фарыз намазларының күбесен укый алмый, гайбәтне икмәк урынына ашый, мөселманнарга боһтан кылу һәм алар өстеннән шикаять кылуны бернәрсәгә санамый тор-ган кешеләрдән күпләр мөстәхәб һәм мөбах нәрсәләр ха-кында мәҗлесләрнең башларыннан ахырларына кадәр сүз сорыйлар, әдәп һәм терек-үле мәсьәләләрне тикшерәләр һәм үзләрен диндар күрсәтәләр. Хәлбуки, Ислам шәрига-тендә булган хәрам һәм мәкруһлар, фарыз һәм вәҗепләр – һәммәсе мәгълүм. Мәндүб, мөбах нәрсәләр хакында телә-сә ничек гамәл кылырга халыклар ихтыярлы. Мәгәр дә өй-рәнү һәм өйрәтү, яки шәкертләрнең зиһеннәрен үткенләү булса, бу вакытта гадәти сораулар һәм шәкертләргә файда бирерлек нәрсәләр сорау урынындадыр.
Рәсүлүллаһ үзе дә күп сорауны яратмый, сораулар сә-бәпле кайбер нәрсәләр хакында тыю хөкеме килүдән кур-ка иде. يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ "Әй, мөэ-миннәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр соравыгызга җа-вап бирелсә, ул җавап сезне кайгыга сала",1 дигән аять шундый сораулардан тыю хакында килде.
Мал исраф итүнең нәтиҗәләре бик хәсрәтле була. Бер өй әһле ач һәм ялангач утыралар, һава бозык, салкын, ту-ңалар, хасталар өчен табиб китерергә дәүләт юк, дару алырга акча юк. Әгәр менә шушы күңелсез хәлнең сәбәбе тикшерелсә, юк җирдә мал исраф итү булганлыгы ачыкла-на. Йорт хуҗасы кесәсендәге акчасы бетәр дип уйламаган. "Мал мине тапмый, мин аны табам", – дигән дә иптәшләре белән отыш уеннары уйнап, ахмаклык галәмендә йөргән. Шулай итеп, көннәрнең берендә дәүләтеннән аерылган да, гаиләсен шул хәлгә төшергән. Эшләмәскә мөмкин булган бер эшне эшләү сәбәпле булган бәхетсезлек кадәр үкенеч-ле нәрсә юк. Бу кешене дә шул эшләрне эшләргә беркем дә мәҗбүр итмәгән иде.
* 87إِنَّ لِلإِسْلامِ صُوًى وَمَنَارًا كَمَنَارِ الطَّرِيقِ *
"Ислам диненең, юлга куелган билгеләр кебек, үзенең билгеләре бар".
Максат – кешеләрне хорафәтләр һәм нәфес теләкләре белән адашмагыз, юл йөрүчеләр юл билгеләренә карап йөргән кебек сез дә Исламның билгеләренә карап йөрегез һәм читкә чыкмагыз!.. дип дөрес юнәлешкә юллау.
Исламның иң зур билгеләре – фарыз гыйбадәтләрне кылу, хәрам нәрсәләрдән саклану һәм башкалар белән ях-шы мөгамәләдә булу.
Исламда туры юлда булу-булмауны белергә ярдәм би-рә торган нәрсә – кодрәтләре бар кешеләр мәгънәсен фи-керләп, Коръән Кәримне уку һәм хәдисләр белән шөгыль-ләнү, даим Рәсүлүллаһның тормыш юлын өйрәнү һәм үз хәлен Рәсүлүллаһ һәм сәхабәләрнең хәлләренә чагышты-рып тору. Рәсүлүллаһ әйткән:
فَعَلَيْكُمْ بِسُنَّتِي وَسُنَّةِ الْخُلَفَاءِ الرَّاشِدِينَ الْمَهْدِيِّينَ تَمَسَّكُوا بِهَا وَغَضُّوا عَلَيْهَا بِالنَّوَاجِذِ
"Минем һәм һидәяттә булган тугры хәлифәләр юлын үзегезгә лязем итеп тотыгыз һәм аңа азау тешләрегез бе-лән ябышыгыз".
* 88 إِنَّ لِصَاحِبِ الْحَقِّ مَقَالاً *
"Хак иясенең сүз сөйләргә хакы бар".1
Берәүнең икенче бер кешедән алачагы яки нинди бул-са да берәр төрле хакы булса, шул турыда сүз сөйләү яки мәхкәмәләр хозурында дәгъва кылу яки матбугат аркылы үзен якларга тырышу һәм чын хәлне изһар итү – шул ке-шенең шәргый хакы була. Әгәр ул кеше чиктән чыкмаса, аны тыю дөрес булмый. Әмма алачагы булу сәбәпле бу-рычлы кешене сүгү һәм сугу, яки нинди юллар белән бул-са да мәсхәрә итү, кешеләр алдында оялтып йөзен кызар-тулар дөрес эш түгел. Бу вакытта " Хак иясенең сүз сөй-ләргә хакы бар " дигәндәге хакның алмашынуы һәм икен-че тараф хак иясе булып калуы мөмкин.
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 59 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница |