Читайте также: |
|
Исерткеч һәртөрле бозыклыкларның анасы булып, аны эчкән кеше үзенең акылыннан аерылып, диванага әй-ләнә. Исерткеч эчү әхлакны боза, сәламәтлекне җибәрә, аны эчкән кешеләрнең нәселләре начарлана. Бу нәрсәләр һәртөрле тәҗрибәләр һәм табибларның сүзләре белән бил-геле булган бер хакыйкатьтер.
Заманыбыз табибларыннан берсе тарафыннан язылган бер рисәләдә бу сүзләр бар: "Бүген Европа һәм Америкада ифрат дәрәҗәдә булган юксыллыкларның сәбәбе исерткеч эчүдер. Исерткеч эчү гадәте картлардан яшьләргә, ата-ана-лардан балаларга мирас булып кала. Исерткеч белән шө-гыльләнгән гаиләләрдән кыз алу һәм өйләнү һич ярамый. Америкада Бостон шәһәрендә бер Яфәс исемле гаиләдә илле ел вакыт эчендә 21 кеше үзен-үзе үтерде. Моның сә-бәбе бу гаиләдә исереклек һәм шуның белән берлектә әх-лаксызлыкның мирас булып балаларга калуы. Кабатлап әйтәбез: исерткеч эчү, әфьюн ашау һәм шулар кебек анаша өчен кулланыла торган нәрсәләргә гадәтләнгән хатыннар белән ирләргә өйләнү тиешсез эш һәм зур үкенечләргә сә-бәп булачак. Шуңа күрә Америкада кайбер вилаятләр исерткеч эчүне зур гаеп санап, хатыннарына талак хакы бирәләр. Моннан максат исереклекнең балаларга мирас булып калуын бетерү яки киметүдер".
Бу хәдис шәрифнең хөкеме эчемлекләргә генә хас тү-гел, бәлки әфьюн шикелле йотыла торган матдәләрне дә үз эченә алган. Табибларның рецептларына муафыйк кул-ланылмаганда, әфьюн йоту Ислам шәригатендә дөрес тү-гел. Әфьюн, аракы һәм хәмернең һәр төре зарарлы булуы хакында күп нәрсәләр укыдык, замана табибларының шә-һадәтләрен белдек. Акыл һәм бәдәнгә зарар бирә торган нәрсәләрнең һәрберсе хәрамдыр.
"Үзе керә алмаган урынга, шайтан иң элек исерткеч җибәрә дә, аннан соң үзе дә керә", дигән сүз, бик иске заманнардан бирле мәшһүрдер. Ислам дөньясында исерт-кеч أُمُّ الْخَبَائِثِ "бозыклыкларның анасы" дип аталуы аның иң зарарлы бер нәрсә икәнлеге өчен.
* 67إِنَّ أَبَرَّ الْبِرِّ صِلَةُ الْوَلَدِ وُدَّ أَبِيِهِ *
"Бер баланың үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы, катнашып йөрүе – игелекле булуның иң күркәмедер".1
Бу хәдискә күрә, бер кешенең атасы кирәк исән һәм кирәк вафат булсын, аңа атасының карендәшләренә, га-иләсенә һәм башка якыннарына һәм дусларына тоташып тору һәм аларны дус күрү, чакырып кунак итү, бүләкләр бирү кебек нәрсәләр белән күңелләрен табу лязем була. Бу эш атага гына хас түгел, бәлки ана хакында да шулай.2
* 68إِنَّ أَخْوَفَ مَا أَتَخَوَّفُ عَلَى أُمَّتِي الإِشْرَاكُ بِاللَّهِ أَمَا إِنِّي لَسْتُ أَقُولُ
يَعْبُدُونَ شَمْسًا وَلا قَمَرًا وَلا وَثَنًا وَلَكِنْ أَعْمَالاً لِغَيْرِ اللَّهِ وَشَهْوَةً خَفِيَّةً *
"Өммәтем өчен иң курыккан нәрсәм Аллаһы Тәгаләгә ширек катулары. Кояшка, айга яки сыннарга гыйбадәт кы-лырлар димим, ләкин Аллаһ ризалыгыннан бигрәк башка максатлар өчен гамәл кылырлар һәм яшерен шәһвәтләргә әсир булырлар дип куркам".1
Аллаһ ризалыгыннан башка кылынган гыйбадәт һәм гамәлләрнең һәрберсе рия һәм шәһвәт сүзләре астына җыела. Халыкка беленә торган нәрсәләр "рия" исеменнән, ә халыктан яшерелә торганнары "шәһәвәт хафия" исе-мендә йөри. Яшерен шәһвәт белән рия икесе дә гөнаһ эш-ләрдән. Аллаһы Тәгалә әйткән:
فَوَيْلٌ لِلْمُصَلِّينَ. الَّذِينَ هُمْ عَنْ صَلاتِهِمْ سَاهُونَ. الَّذِينَ هُمْ يُرَاءُونَ
"Ни үкенеч ихлассыз намаз укучыларга. Алар намаз-ларыннан гафилиләр. Әле алар укыган намазларын да ке-ше күрсен дип кенә укыйлар".2
Яшерен шәһвәт һәм рия өчен кылынган гыйбадәтләр, гамәлләр хакыйкать хәлдә Аллаһ өчен булмаганлыктан Рәсүлүллаһ тарафыннан ширек дип аталган.
Рияның иң зарарлы төре – дин исеме белән риялану.
* 69 إنَّ أَطْيَبَ مَا أَكَلَ الرَّجُلُ مِنْ كَسْبِهِ وَإِنَّ وَلَدَهُ مِنْ كَسْبِهِ *
"Кешенең иң ләззәтле һәм хәләл ашы – үз кәсебе бе-лән тапкан ризык. Аның баласы да үз кәсебеннән".3
Кирәк вакытта һәм кирәк кадәр булу шарты белән, кирәк риза булсын һәм кирәк булмасын, баланың малы бе-лән файдалану дөрес. Балага салышу һәм аңа йөк булу ке-шегә салышу һәм комсызлык дип саналмый. Чөнки бала малы, атаның үзе кәсеп иткән мал хөкемендә.
"Минем малымны атам алырга тели" дип шикаять кы-лучы кешегә Рәсүлүллаһ: "Син үзең дә, малың да атаң-ныкы",1 – дип җавап биргән. Шуның белән ул атаның за-рурәт үтәр кадәр бала малыннан файдаланырга хакы бар-лыгын белдергән.
Рәсүлүллаһның үз өммәтен кәсеп һәм һөнәргә өйрәтү хакында әһәмият бирүенә, садака сорарга килгән бер сәха-бәнең иске-москы нәрсәләрен торг ясап сатуы һәм шуннан хасил булган акчага балта сатып алып, үз кулы белән шу-ны сәхабәгә биргәненнән соң: "Шушы балта белән таудан утын кисеп китер дә, базарда сат, 15 көнсез безнең яны-бызга килмә!"2 – дип әмер бирүе дәлил булса кирәк.
* 70إِنَّ حُسْنَ الْعَهْدِ مِنَ الإِيمَانِ *
"Хөрмәтләрне күркәм ригая кылу – иманнан".
Үз хозурына килгән бер карчыкка Рәсүлүллаһ зур хөрмәт һәм илтифат күрсәтә, хәлен һәм ничек көн күрүен сораша. Карчык чыгып киткәннән соң Гайшә анабыз, бу карчыкка шул дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтүнең сәбәбен сора-гач, Рәсүлүллаһ: "Ул безгә Хәдичә исән вакытта килә торган иде", – дип җавап бирә һәм мәзкүр хәдистәге сүз-ләрне әйтә. Бу хакта Имам Бохари Гайшә анабыздан:
كَانَ رَسُولُ اللَّهِ لَيَذْبَحُ الشَّاةَ ثُمَّ يُهْدِي في خُلَّتِهَا مِنْهَا "Рәсүлүллаһ үзе суйган сарыкның бер өлешен Хәдичәнең иптәшләренә бү-ләк итә иде".3 дигән хәдисне күчерә.
Имам Тирмизи дә Гайшәдән: "Рәсүлүллаһтан Хәдичә-не көнләгән кадәр һичбер көндәшемнән көнләшмәдем, хәлбуки, Хәдичә исән булмаса да. Моның сәбәбе Хәди-чәнең Рәсүлүллаһ тарафыннан бик күп зекер ителүе иде. Әгәр Рәсүлүллаһ сарык суйса, шуннан Хәдичәнең дусла-рына җибәрә иде", – дигән хәдис риваять итә.
Гаһетләрне (вәгъдә) җиренә җиткерү, хакларын ригая итүнең галиҗәнаплык икәнлегендә шөбһә юк. Бу нәрсә, чыннан да, иманнан саналырга лаеклы бер мәртәбә.
Хәдисләрдә килгән гаһет сүзләре ант итү, бер эшне үз өстеңә йөкләү, гайрәтле һәм тырыш булу, хөрмәтләрне саклау һәм васыять мәгънәләреннән тыш түгел икәнлеге мәгълүм.
* 71إِنَّ الدَّالَّ عَلَى الْخَيْرِ كَفَاعِلِهِ وَاللَّهُ يُحِبُّ إِغَاثَةَ اللَّهْفَانِ *
"Хәерле, яхшы эшкә юл күрсәтүче – шул эшне үзе эшләүче кебек. Аллаһы Тәгалә кайгылы кешеләргә ярдәм бирүчеләрне сөя".1
Изгелеккә юл күрсәтү шушы юллар белән мөмкин бу-ла: 1) тел белән сөйләү; 2) фигыль белән күчергеч һәм ми-сал булу; 3) киңәш сораган вакытта киңәш бирү; 4) матбу-гат аркылы тәэсир итү.
الْخَيْر "хәерле, яхшы" сүзе астына дөньяви яхшы эшләр дә, дини яхшы эшләр дә керә.
Кайгылы кешеләр дигән сүзгә нинди генә булса да афәткә очраучылар һәм хәерле максатларга җитә алмый гаҗиз булып йөрүчеләр керә. Ахирәте яки дөньясы өчен дип укырга аптырап йөрүчеләр дә шул җөмләдә.
Бу заманнарда һәртөрле хәерле эшләргә махсус җәм-гыятьләр ачарга мөмкин. Рәсми һәм хөкүмәт рөхсәте бе-лән ачыла торган бу җәмгыятьләрдәге эшләр рәсми дәф-тәрләргә теркәп барыла, акча бирүчеләр һәм хезмәт итү-челәр шушы эшләреннән фәкать савап өмет итәләр. Шу-ның өчен, кинәт казалар булмаганда бу җәмгыятьләр хы-янәт кебек эшләрдән имин. Кайгылы кешеләргә һәм га-җизлектә йөрүчеләргә ярдәм итү юлының иң имин һәм иң җиңел юлы шушы җәмгыятьләргә ярдәм итү, яки башка хезмәтләрен кылудыр.
* 72إِنَّ الدِّينَ يُسْرَ وَ لَنْ يُشَادَّ هَذَا الدِّينَ أَحَدٌ إِلاَّ غَلَبَهُ فَسَدِّدُوا وَ قَارِبُوا
وَ أَبْشِرُوا وَ اسْتَعِينُوا بِالْغَدْوَةِ وَ الرَّوْحَةِ وَ شَيْءٍ مِنَ الدُّلْجَةِ *
"Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, га-җиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач җиңелер, һәр-вакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга ты-рышыгыз, аз булса да гыйбадәтләр бәрабәренә савап була-чагын фикерләп сөенегез, форсат вакытлар, мәсәлән, кояш чыкмастан элек, төштән соң һәм көн ахырында бераз гый-бадәт кылып алыгыз!"1
Бу хәдис кешене камил рәвештә гыйбадәт кылырга ты-рышудан тыймый, бәлки чиктән ашуны муафыйк күрми. Шуның белән бергә бу хәдис рөхсәт ителгәннәр белән га-мәл кылырга, әгәр ялыгылса, алар белән шөгыльләнмәскә ишарә кыла.
Үзенең асыл хаҗәтләрен һәм өй җәмәгатьләренең за-мана кирәкләрен табу юлында көннәр буенча эш эшләргә мәҗбүр булган кешеләрнең фарыз намазларын азга санап, бик күп нәфел намазлар укуны үзләренә йөкләп алулары, бер тәүлектә унар, утызар мең зекер әйтүләре, вирдләр укулары бу хәдискә күрә туры килмәсә кирәк. Һәрнәр-сәнең үз кешесе бар. Нәфел гыйбадәтләр, унар мең зекер-тәсбих укулар вакытлары булган кешеләр өчен.
Эш кешеләре булган бер җәмәгатькә имам булып на-маз укытучы бер сәхабәнең ясигы намазында озын сүрә-ләр укыганлыгын белгәннән соң Рәсүлүллаһ әлеге сәхабә-не орышкан һәм кыска сүрәләр укырга кушкан. Башка бер имамның җәмәгать намазын озын укуын ишеткәннән соң:
إِنَّ مِنْكُمْ مُنَفِّرِينَ فَأَيُّكُمْ مََا صَلَّى بِالنَّاسِ فَلْيَتَجَوَّزْ
فَإِنَّ فِيهِمُ الضَّعِيفُ وَ الْكَبِيرُ وَ ذَا الْحَاجَةِ
"Сезнең арагызда кешеләрне биздерүчеләр дә бар. Әгәр сезнең берәрегез имам булып намаз укытса, намазны кыскарак тотсын, чөнки оеп укучылар арасында зәгыйфь-ләр, олы яшьтәгеләр һәм эш кешеләре дә була",1 – дип шелтә кылган.
Боларның сәбәбе Рәсүлүллаһның җиңеллек сөюе һәм халыкларның гыйбадәттән бизүләренә һәм диннән суыну-ларына сәбәп булудан куркуыдыр. Потларга, йолдыз һәм сыннарга гыйбадәт кылучы һәм бозык гакыйдәләрне үзлә-ренә юл итүче гарәпләрнең Ислам дине хозурында тезлә-нүләренең, өлфәт һәм мәхәббәт нигезләренә корылган бер җәмгыять хәленә килүләренең һәм бөтен дөньяга мәдәни-ят һәм гыйлем дәресе бирерлек дәрәҗәләргә җитүләренең сәбәбе, дингә өндәүче, чакыручы сәхабәләр Аллаһы Тәга-ләнең: ادْعُ إِلَى سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ وَجَادِلْهُمْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ
"Кешеләрне Раббың юлына хикмәт һәм яхшы вәгазьләр белән чакыр һәм алар белән күркәм юл белән бәхәсләш ",2 – дигән аятенә муафыйк юл тотып халыкларны үзләренә буйсындырулары һәм Рәсүлүллаһ тарафыннан: "Динне уңайлы, җиңел итеп күрсәтегез, авырайтмагыз, куркыт-магыз һәм нәфрәтләндермәгез!" мәгънәләрендә булган әмерләре нигез итеп тотылу булды. Ислам дине үзенең бе-ренче гасырында һәркем аңларлык дәрәҗәдә гади һәм шу-ның белән бергә гаять гали иде. Гамәлләр һәм гыйба-дәтләр җиңел булып кешелек дөньясына нур бирүдән гый-барәт иде. Сәхабәләр һәм аларга яхшылыкта иярүчеләр диндә ашып китү һәм Рәсүлүллаһ кылган гамәлләр рәве-шеннән арттыру һәм киметүдән нык сакланалар иде.
* 73إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الفِتَن إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الفِتَنَ
إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الفِتَنَ َ وَلَمَنُ ابْتُلِيَ فَصَبَرَ *
"Шул кеше бәхетле – ул фетнәләрдән читтә калдыры-лыр (өч мәртәбә) һәм дәхи шул кеше, әгәр үзенә бәла килсә, сабыр итәр".1
Рәсүлүллаһ үзенең догаларында һәрвакыт фетнәләр-дән Аллаһыга сыена һәм мөселманнарга да фетнәләрдән сакланырга боера иде. Әгәр сакланып һәм сыенып та фет-нәгә юлыгынса, аның чарасы сабыр итүдер. Сабыр итә бе-лүче кеше бәхетледер. Бернинди сәбәпсез кешеләр өстен-нән шикаятьләр кылучылар, гаиләләр һәм балачагалар арасына куркулар салып, яшьләр агызуга, хаклымы яки хаксызмы икәнлеген яхшы белми торып, үзенең дин кар-дәшләрен түрәләр һәм мәхкәмәләргә тарттырырга, кеше-ләр арасында дошманлык артып, дуслык җепләре өзелер-гә, дин һәм шәригать китапларының яндырылуларына, Аллаһы Тәгалә исеме һәм Коръән Кәрим укыла торган мәктәпләрнең ябылуларына, дин һәм Ислам хөкемнәрен өйрәтүдән тыш башка җинаятьләре булмаган мөгаллим-нәрнең, мәктәп һәм мәдрәсәләрне тәрбия итүчеләрнең җә-залар күрүләренә сәбәп булучылар, бу хәдискә күрә, бә-хетле кешеләрдән булмасалар кирәк.
Сабыр итүчеләр һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан кил-гән казаларга риза булып торучылар хакында Коръән Кә-римдә зур вәгъдәләр бар. Шул вәгъдәләргә очраучылар-ның бәхетле булуларында шөбһә юк. Бәлаләргә сабыр итү һәм казаларга буйсыну, бәла булмый һәм казалар күрелми торган җәннәтләргә алып бара торган бердәнбер юл. Адәм баласы дөньяда яшәгән вакытта кайгы-хәсрәтләр күрмичә гомер сөрүе мөмкин түгел. Мәгыйшәт һәм хәят тигәнәк һәм чәнечкеле агачлар өстендә йөрүдән, мәшәкать дул-кыннары белән сугышып йөрүдән гыйбарәт. Акыллы кеше шушы мәшәкатьләрдән авырсынмаска һәм киләчәктәге рәхәтләрне өмет итеп алардан җиңелмәскә, күңелен тө-шермәскә тиеш. Чөнки Коръән Кәрим Һәр авырлык со-ңында җиңеллек булуын вәгъдә кыла. Мөселман кеше, әл-бәттә, шул вәгъдәне хәтерләп, күңелен юатыр һәм үзенә нәсыйхәт дәресләре бирер.
"Башка кешеләр рәхәт яшиләр, бер кайгылары да юк, кайгы гел миңа гына килә", дип уйлау хата һәм тиешсез эш. Әгәр шул "рәхәт, бернинди кайгысыз яшиләр", дип уйлаган кешеләрнең хәлләре тикшереп каралса, ихтимал, алардагы кайгылар тагы да зуррак булуы ачыкланыр. Дөнья кайгы йорты булып, бер сәгать шатлыгы булса, ике сәгать хәсрәте була.
* 74إِنَّّ شَرَّ النَّاسِ عِنْدَ اللَّهِ مَنْزِلَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ مَنْ تَرَكَهُ النَّاسُ اتِّقَاءَ شَرِّهِ *
"Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында иң яман урында булучы – дөньяда вакытта кешеләр аның усаллы-гыннан куркып, аны ташлаган кеше".1
Бу хәдистә усаллыклары сәбәбеннән ташланылган һәм мөнәсәбәтләре киселгән кешеләр генә зекер ителсә дә, усаллыкларыннан куркылып сыйланып йөрүчеләр, хөрмәт күрүчеләр дә шулар белән бер хөкемдә булалар. Рәсүлүл-лаһ әйткән: إِنَّ مِنْ شِرَارِ النَّاسِ الَّذِينَ يُكْرَمُونَ اتِّقَاءَ أَلْسِنَتِهِمْ "Телләреннән куркылу сәбәпле сыйланып йөрүчеләр һәм хөрмәт күрүче-ләр – кешеләрнең явызларыннан".2
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 67 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 7 страница | | | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница |