Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен.3 1 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 14 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 15 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 16 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 17 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Мәхрәмнәр белән йөрешүнең хөкеме байлык-ярлы-лык һәм араның ерак-якын булуына карап үзгәрергә һәм төрле дәрәҗәләргә бүленергә мөмкин. Аның иң түбән мәртәбәсе – бөтенләй киселү. Моннан сакланырга кирәк. Киселүдән саклану үзе дә бертөрле "тоташу" булачак.

 

159 * طَلَبُ الْحَلاَلِ وَاجِبٌ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ *

"Хәләл ризык эстәү – һәр мөселманга вәҗеп".

Хәрам икәнлеге беленмәгән һәм уй-фикер хәрам икәнлегенә бармаган нәрсәләр хәләлгә керә. Хәләл ризык эстәү кәсеп итү белән була. Кәсеп итү пәйгамбәрләр, биг-рәк тә, үз пәйгамбәребезнең сөннәте. Коръән Кәрим Да-выт пәйгамбәр хакында: وَعَلَّمْنَاهُ صَنْعَةَ لَبُوسٍ "Давытка сугыш киемнәрен тегәргә өйрәттек",4 وَأَنْ لَيْسَ لِلإِنْسَانِ إِلاَّمَا سَعَى "Кеше-гә һич нәрсә юк, мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генә",5

هُوَ الَّذِي خَلَقَ لَكُمْ مَا فِي الأَرْضِ جَمِيعًا "Ул Аллаһ, җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен яратты",1 وَلا تَنْسَ نَصِيبَكَ مِنَ الدُّنْيَا "Дөнья-дан үз өлешеңне онытма",2 дигән аятьләре белән бәндә-ләрне кәсепкә өндәгән.

وَلَقَدْ مَكَّنَّاكُمْ فِي الأَرْضِ وَجَعَلْنَا لَكُمْ فِيهَا مَعَايِشَ قَلِيلاً مَا تَشْكُرُونَ "Тәх-кыйк, Без сезне җир йөзенә урнаштырдык һәм анда терек-лек итүегез өчен кирәк нәрсәләрнең барын да кылдык, лә-кин бик аз шөкер итәсез",3 дигән аяте белән Аллаһы Тә-галә кешене җирдә карарландыруы һәм хәят сәбәпләрен әзерләве хакында әйткәннән соң шөкрана кылуларыбыз-ның аз икәнлеген искәртсә, димәк тырышлык һәм гамәл-нең кешеләр өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеге үзен-нәнүзе мәгълүм була. Рәсүлүллаһның: "Акча бәрабәренә ялланып, Мәккә халкының куйларын көттем", – дигән сүзе бар. Әгәр шундый хөрмәтле бер зат куй көткән булса, кәсеп һәм һөнәр ни өчен түбәнлек булсын? Бу сүзне Ибне Мәҗә кәсеп-һөнәрнең мактаулы эш булуына дәлил уры-ныңда зекер кыла.4

Җир йөзендә җан иясе булган хайваннар, кош-корт-лар һәм микробларга кадәр һәрберсе хәят юлында тарты-шалар һәм җиңү өчен тырышалар. Шулай итәргә мәҗбүр-ләр. Чөнки, тырышлык күрсәтүче һәм ялкаулыкка нәфрәт тотучы милләтләр дөньяда бәхетле булып яшәсәләр, ты-рышлыктан мәхрүм булучылар хурлык һәм бетүгә хөкем ителгән.

Дөньяда яшәү өчен булган хәят юлында тырышу, тырмашу башкалардан аста калмау өчен милләт эчендәге һәрбер шәхеснең үз мәгыйшәтен үзе тәэмин итүе һәм мо-ның өчен милләтнең гыйлемле һәм һөнәрле, бай һәм дәү-ләтле, кәсеп юлларында оста булулары һәм гаделлек белән мөгамәлә кылулары лязем.

 

160 * طُوبَى لِمَنْ تَوَاضَعَ فِي غَيْرِ مَنْقَصَةٍ وَأَذَلَّ نَفْسَهُ فِي غَيْرِ مَسْكَنَةٍ وَأَنْفَقَ

مِنْ مَالٍ جَمَعَهُ فِى غَيْرِ مَعْصِيَةٍ وَخَالَطَ أَهْلَ الْفِقْهِ وَالْحِكْمَةِ وَرَحِمَ أَهْلَ الذُّلِّ وَالْمَسْكَنَةِ. طُوبَى لِمَنْ ذَلَّ نَفْسُهُ وَطَابَ كَسْبُهُ وَحَسُنَتْ سَرِيرَتُهُ وَكَرُمَتْ عَلاَنِيَتُهُ وَعَزَلَ عَنِ النَّاسِ شَرَّهُ. طُوبَى لِمَنْ عَمِلَ بِعِلْمِهِ وَأَنْفَقَ الْفَضْلَ مِنْ مَالِهِ وَأَمْسَكَ الْفَضْلَ مِنْ قَوْلِهِ *

"Сөенеч булсын шул кешегә: үзен гөнаһка төшерми торган рәвештә түбәнчелекле булыр, үзен мескенләнми торган рәвештә кадерсез күрер, үзенең хәләл кәсеп белән җыйган малыннан гөнаһ түгел урыннарга сарыф итәр, гыйлем һәм хикмәт әһелләре белән аралашыр, хурлыкка һәм мескенлеккә төшкән кешеләргә мәрхәмәт-шәфкатьле булыр. Сөенеч шул кешегә: үзен түбән кылыр, кәсебе хуш, йөреш-торышы яхшы, тышкы күренеше гүзәл һәм үзенең усаллыгын кешеләрдән ерак кылыр. Сөенеч шул кешегә: гыйлеме белән гамәл кылыр, малының артканын тиешле урыннарга сарыф кылыр, ә сүзенең артыгын үзендә кал-дырыр".

Бу хәдиснең һәрбер җөмләсе безнең дини һәм иҗти-магый эшләребездә кагыйдә булырга тиешле.

 

161 * طُوبَى لِمَنْ شَغَلَهُ عَيْبُهُ عَنْ عُيُوبِ النَّاسِ وَ أَنْفَقَ الْفَضْلَ مِنْ مَالِهِ

وَأَمْسَكَ الْفَضْلَ مِنْ قَوْلِهِ وَوَسِعَتْهُ السُّنَّةُ فَلَمْ يَعْدِلْ عَنْهَا إِلَى الْبِدْعَةِ *

"Сөенеч булсын шул кешегә: үз гаебен күреп, шуны төзәтү белән шөгыльләнү сәбәпле башкаларның гаепләрен күрергә вакыты булмас, малының артканын тиешле урын-нарга сарыф кылыр, ә сүзенең артыгын үзендә калдырыр һәм үзен сөннәт сыйдырыр (ягъни, сөннәт белән гамәл кы-лыр), аннан үтеп бидгать эшләр кылмас".

Кеше үз гаепләрен төзәтү белән мәшгуль булсын өчен шул гаепләрне күрү кирәк. Үз гаепләрен күрерлек күз бул-маганда бу эш мөмкин түгел. Үз гаепләрен күрә алмаган кешеләрнең бөтен эшләре кеше гаебен тикшерү була.

Әгәр Аллаһы Тәгалә бер бәндәсенә яхшылыкны телә-сә, аңа үз гаебен күрә торган күз бирә дә, шул бәндә үз гаепләрен үзе күрә башлый. Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше. Чөнки хасталык беленеп җит-кәннән соң гына аны дәвалап була. Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була. Шуның өчен булса ки-рәк, Рәсүлүллаһ аларга зур сөенеч бирә.

Үз гаепләрен күрергә теләүчеләр өчен бу рәвештә юл-лар бар: I) Гаепне һәм аның яшерен афәтләрен күрә белә торган бер пакь кешегә тоташу һәм аның киңәшләрен то-ту. Ләкин андый пакь кешеләр бик аз. Булганнарын да табу кыен. Алар күбесенчә халыктан качалар. 2) Диндар һәм күңел күзе белән күрүчән бер дус табып, үзенең ки-лешми торган эшләре хакында искәртеп торуны шул дус-тан үтенү. 3) Гаепләрне дошманнар авызыннан ишетү һәм алар язган нәрсәләрне уку. Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дус-ларга күрә күп мәртәбә артык. 4) Халыкка катнашып йөрү һәм аларда килешми торган гадәтләрне күреп, шулардан саклану. "Бу кадәр әдәпне кемнән өйрәндең?" – дигән со-рауга хәкимнәрнең берсе: "Әдәпсезләрнең әдәпсезлеклә-рен күрдем дә, шулардан сакландым", – дип җавап биргән.

Үз кирәгеңнән арткан малның файдасы тиешле урын-нарга сарыф итү белән була. Әгәр сарыф кылынмаса, җа-вап бирү авыр булачак. Сүзнең артыгы исә, тел афәтеннән булып, адәм баласы өчен зарардан башка нәрсә бирми, Бидгатьтән тыелу һәм Сөннәт белән гамәл кылу лязем икәнлеге мәгълүм.

 

162 * الظُّلْمُ ظُلُمَاتُ يَوْمِ الْقِيَامَةِ *

"Золым – Кыямәт көненең караңгылыгы".1

Ягъни, әгәр мәзлум золым кылучыны дөньяда гафу итмәсә, бу залимнең эше Кыямәттә каты булачак.

 

163 * عِبَادَ اللهِ تَدَاوَوْا فَإِنَّ اللهَ لَمْ يَضَعْ دَاءً إِلاََّ وَضَعَ لَهُ دَوَاءً إِلاَّ دَاءً وَاحِدًا الْهَرَمُ *

"Әй, Аллаһының коллары! Дәваланыгыз, чөнки Алла-һы Тәгалә һичбер авыруны яратмады, яратты исә, аңа дә-васын да яратты. Мәгәр бер генә авыруга дәва юк, ул – картлыктыр".2

Хәдиснең кыскача мәгънәсе: "Картлыктан башка һәр авыруның дәвасы бар", димәк. Әгәр бүгенге көндә кайбер авыруларның дәвасы булмаса, ул бары гыйлем җитмәгән-нән. Гыйлем арта-арта бәлки, киләчәктә аларның да дәва-ларын табарлар. Рәсүлүллаһның хәбәре дөрес булуга има-ныбыз камил.

Рәсүлүллаһ үзенең өммәтенә миһер-шәфкать кылу сә-бәпле шулай әмер итә. Хасталык мәшәкате сәламәт вакыт-та гына беленми. Газап чигеп ятучылар берәр табиб тара-фыннан бирелгән дәва яки киңәш белән гамәл кылу сә-бәпле хәл алалар һәм гүя тәмугтан чыгып җәннәткә кергән шикелле рәхәтләнеп китәләр.

Дәва кылу турысында моннан башка хәдисләр дә бар. Имам Мөслим: لِكُلِّ دَاءٍ دَوَاءٌ فَإِذَا أُصِيبَ دَوَاءُ الدَّاءِ بَرَأَ بِإِذْنِ اللَّهِ "Һәрбер авыруның дәвасы бар, әгәр шул дәва туры килсә, Аллаһ рөхсәте белән шул авыру төзәлә",3 дигән хәдисне күчерә. "Дәва Аллаһы Тәгаләнең тәкъдирен үзгәртәмени?" – дип сораучыга Рәсүлүллаһ: "Дәвалау үзе дә Аллаһ тәкъдире", – дип җавап бирде.4 Коръән Кәрим бал хакында: فِيهِ شِفَاءٌ لِلنَّاسِ "Ул балда кешеләр өчен шифа бар",5 – ди. Балның туры-дантуры яки башкача шифа булуы, әлбәттә, хасталар һәм авыруларга күрә.

Хәрам нәрсәләр белән дәвалану дөрес түгел. Рәсүлүл-лаһ хәмер хакында: إِنَّهُ لَيْسَ بِدَوَاءٍ وَلَكِنَّهُ دَاءٌ "Ул дәва түгел, лә-кин ул – чир"1 һәм إِنَّ اللَّهَ لَمْ يَجْعَلْ شِفَاءَكُمْ فِيمَا حَرَّمَ عَلَيْكُمْ "Дөрес-лектә, Аллаһ сезгә хәрам нәрсәләрдә шифа яратмады",2 дип, хәрам нәрсәләр белән дәвалануны тыйган.

Күп кешеләр табиблар тарафыннан бирелгән дәвалар-ны әйтелгән күләмдә, яки вакытында кулланмыйлар, яки бер-ике мәртәбәдән соң, әсәре булмады дип ташлыйлар һәм соңыннан "дәвадан файда күрмәдем" дип йөриләр. Та-бибның кушканы тәмам җиренә китерелмәгәннән соң ан-нан нинди файда булсын? Әгәр дә кушканын камил җи-ренә китереп тә, файдасы күрелмәсә, ул вакытта шул та-бибның үзенә әйтергә тиешле. Ул үзе бер чара күрер.

 

164 * عُذِّبَتِ امْرَأَةٌ فِي هِرَّةٍ رَبَطَتْهَا فَلَمْ تُطْعِمْهَا

وَلَمْ تُسْقِهَا وَلَمْ تَدَعْهَا تَأْكُلُ مِنْ خَشَاشِ الأَرْضِ *

"Бер хатын мәче сәбәпле газап кылынды. Ул аны бәй-ләп тотты, ашатмады, эчермәде, җирдә булган хәшәрәтләр белән ризыкланыр өчен азат итеп тә җибәрмәде".3

Ягъни, хатынның бер урында ябып тотуы сәбәпле мә-че ачтан үлгән, хатын шуның сәбәпле газапка лаек булган.

Мөселман кешенең вазифасы дини әмерләргә итәгать-ле һәм Аллаһы Тәгаләнең мәхлукларына шәфкатьле булу-дан гыйбарәт. Ислам дине кешеләр арасында хаклар бил-геләп, шуларны ригая кылырга боерган булса, һәртөрле хайваннар, кош-кортлар һәм җанварларның хакларын да җиренә китерүне лязем итә. Бу кагыйдә һәм кануннар исә мәрхәмәт ысулына корылган.

Адәм баласы башка кешеләргә никадәр мәрхәмәтле булса, хайваннарга, җанварлар һәм кош-кортларга да шу-лай мәрхәмәтле булырга тиеш. Тарта алмаслык рәвештә йөк төяү, арган хайваннарны кыйнау, зарарсыз җанварлар-ны бернинди сәбәпсез, бәлки ялгыз кызык өчен генә үте-рү, колак һәм борыннарын кисү, тиреләрен тунау, ут белән газаплау, бугазлаган һәм үтергән вакытта артык газаплау, кошларның канатларын йолку һәм аякларына җеп тагып җибәрү, этләрне һәм үгезләрне сугыштыру кебек нәрсәләр һәрберсе Ислам дине каршында тыелган эшләр. Әгәр адәм балалары хайваннардан хезмәт иттерми, аларның йонна-рыннан, тиреләреннән, итләреннән файдаланып тереклек итә алмасалар, аларны артык газапламый һәм җәфаламый да тора алачаклар. Аларны рәнҗетеп һәм газаплап ләззәт-ләнүләр адәмлек түгел, бәлки вәхшилектер. Күңеле пакь кеше һәрбер мәхлукны Аллаһы Тәгаләнең әсәре һәм һәр-бер агач һәм үлән яфрагын Аллаһ сүзе язылган кәгазь дип белер. Күкләрдә булган фәрештәләр Аллаһы Тәгаләгә мактау һәм тәсбих укып торсалар, җирдә булган бөтен җанлы һәм җансыз тереклек Аллаһыны пакьләү һәм хөр-мәтләү белән зекер итмәктәләр. وَلَكِنْ لا تَفْقَهُونَ تَسْبِيحَهُمْ "Ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз".1

Шуның өчен хайваннарны, кош-кортларны сәбәпсез рәнҗетүләр хыянәт һәм җинаятьтер.

165 * الْعلِْمُ عِلْمَانِ فَعِلْمٌ فِي الْقَلْبِ فَذَاكَ الْعِلْمُ النَّافِعُ

وَعِلْمٌ عَلَى اللِّسَانِ فَذَاكَ حُجَّةُ اللهِ عَلَى ابْنِ آدَمَ *

"Гыйлем ике төрле: берсе күңелдә, файдалы гыйлем – шул; икенчесе телдә, монысы – бәндәләр өстеннән Алла-һы Тәгаләнең хөҗҗәте".

Аллаһы Тәгаләнең яраткан нәрсәләрен күрү, зур һәм кечкенә нәрсәләрнең һәрберсеннән гыйбрәт алу сәбәпле үзеңнең бәндә икәнлегеңне һәм Хак Тәгаләнең олуглык һәм кодрәт иясе икәнлеген шөбһәсез сурәттә тану "калеб гыйлеме"дер. Моның тирә-ягы шулкадәр киң ки, тел белән сөйләү һәм каләм белән язып бетерү мөмкин түгел.

Аллаһы Тәгаләгә ирешү һәм Аңа бәндәчелек күрсәтү сәбәпләреннән булган өчен бу гыйлемнең дөнья һәм ахи-рәт өчен файдалы гыйлем булуында шөбһә юк. Икенчесе исә тел аркылы башкаларга өйрәтелә торган гыйлем бу-лып, һичкем моңа каршы "мин белмәдем" дип аклана ал-маганлыктан, бу гыйлем бәндәләргә каршы Аллаһы Тәга-ләнең хөҗҗәтедер. Әгәр ниятләр дөрес булса, бу гыйлем-нең дә "файдалы гыйлем" булуы мөмкин.

 

* 166 الْعُلَمَاءُ أُمَنَاءُ اللهِ عَلَى خَلْقِهِ *

"Галимнәр – Аллаһы Тәгаләнең халык арасындагы "әмин"нәре – ышанычлы затлары".

Аллаһы Тәгалә тарафыннан "әмин"лек дәрәҗәсенә куелган, ышаныч белдерелгән галимнәрнең хезмәтләрен-нән кайберләре ошбу нәрсәләр булса кирәк:

1. Шәригать һәм дин хөкемнәрен үзгәртмәү һәм сүз-ләрнең мәгънәләрен дөрес тәрҗемә итү, Рәсүлүллаһтан риваять кылынмаган нәрсәләргә дин рәвешендә иярмәүне тикшереп тору.

2. Дини яки гыйльми һәм гамәли шөбһәләр килеп чыкканда шуларны кемгәдер ияреп түгел, бәлки Коръән һәм Сөннәт таләп иткәнчә хәл кылу.

3. Милләтнең башкалар аяк астында тапталмаулары, хәят һәм мәгыйшәт мәйданында җиңелмәүләре, милләт-нең әдәби һәм дини, иҗтимагый һәм икътисади җәһәттән сәламәт бер милләт булып яшәве өчен яхшы чаралар табу. Гомумән, ахирәт вә дөнья сәгадәтләре өчен өммәткә юл күрсәтүче булу. Шушы эшләрне Аллаһ ризалыгы өчен, өс-тә булган бурычны төшерү һәм җаваплылыктан котылу нияте белән эшләү.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 92 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница| Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 2 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)