Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен.3 2 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 14 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 15 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 16 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 17 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

4. Гүзәл холык һәм яхшы мәгыйшәт итүдә үрнәк бу-лу.

5. Коръән Кәрим васыять иткән рәвештә динне аңлау һәм башкаларга да шул рәвешчә аңлату.

6. Коръән Кәрим боерган рәвештә иҗтимагый, мәдә-ни һәм әхлакый эшләрдә катнашу.

7. Үзеңә каршы халыкларның хөрмәт күрсәтүләрен көтмәү.

8. Дин һәм гыйлемне дөнья малын җыюга сәбәп ит-мәү.

9. Бозыклык, явызлык, гомумән, дин хакында игъти-барсызлык күрсәтүдән саклану.

10. Хисап һәм математика кагыйдәләрен, космос һәм табигать закончалыкларын һәм, гомумән, катгый дәлилләр белән расланган нәрсәләрне дин исеменнән инкарь итмәү, шуларга дин исеменнән каршы тормау һәм дошманлык кылмау.

11. Өммәтнең арасы киселүгә, аерылуга һәм таркалу-га юл куймау.

Һәм болардан башка вазифалар да күп булырга мөм-кин.

Бер галим үзендә булган гыйлем һәм фазыйләт сәбәп-ле күтәрелеп, башкаларны үзеннән түбән санаса, алардан хөрмәт һәм олылауны көтеп торса, каты, тупас мөгамә-ләләрне күтәрмичә "дәрәҗәмне танымыйлар, хак юл күр-сәтүем, укыту һәм өйрәтүемә карамастан кадеремне бел-миләр" кебек фикерләр сакласа, яхшы мөгамәлә күрмәве өчен милләткә һәм халыкларга үпкәләсә һәм алардан ка-чып, аларның шатлыкларыннан һәм кайгыла-рыннан хә-бәрсез ятса, ул кеше Аллаһы Тәгаләнең "әмин"е түгел, бәлки үз вазифасын үти алмаган һәм "галим" белән "әмин" исемнәрен күтәреп йөрергә лаек булмаган бер хыянәтче һәм җинаятьчедер.

Милләтләрнең дөньяда сәламәт яшәүләре, хәят сәфә-рендәге бураннар, дулкыннарга җиңелми, табигый рәвеш-тә дәвам итеп торулары өчен өч нәрсә шарт: 1. Гыйлемле һәм һөнәрле булу; 2. байлык; 3. көчле һәм үз араларында өлфәт-мәхәббәт белән гомер сөрү.

Шушы өч шартның һәрберсе җыелмаган милләтнең сәламәт яшәве өчен боларның лязем булуы хәят һәм мә-гыйшәт кануннары белән катгый сурәттә лязем ителә.

Милләттә, өммәттә шушы нәрсәләрнең булуы хакын-да тырышлык итүләре һәм бу юлда үзләре башлап йөрү-ләре "әмин" булган галимнәр өстенә лязем. Өммәт өчен кайгырмый һәм алар өчен хезмәт итми торган адәм, әүвәл-геләр һәм ахыргыларның гыйлемнәрен тәмам күңеленә ал-са да, Ләүхел мәхфузны күреп укырга муафыйк булса да, "Аллаһы Тәгаләнең "әмин"нәре, ышанычлы затлары" исе-мен күтәреп йөрергә хакы юк.

Бүген Ислам милләте хаста булса да, әле тәненнән җан аерылганы юк. Терелүенә өмет бар. Әмма чарасы кү-релмәсә, каза килү ихтималы ерак түгел. Әгәр "галим"нәр үзләренең "Аллаһы Тәгаләнең "әмин"нәре, ышанычлы зат-лары" икәнлекләрен хәтерләренә китерсәләр һәм хаста-ланган өммәтнең сәламәтләнү юлларын эзләсәләр, тыры-шулары буш булмас, яхшы нәтиҗә күрелер, ахирәттә дә йөзләре ачык булган хәлдә хисап бирерләр. Моның өчен гавәм халкы галимнәр киеме эчендә йөрмәскә һәм галим-нәр дә үзләренә ияргән халыкны игътикадсызлык белән фәкыйрьлек һәм әсирлеккә алып бармаска тиешле.

 

167 * عَلِّمُوا وَيَسِّرُوا وَلاَ تُعَسِّرُوا وَبَشِّرُوا وَلاَ تُنَفِّرُوا وَإِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَسْكُتْ *

"Белгән нәрсәләрегезне башкаларгага өйрәтегез, җи-ңеллекне ихтыяр кылыгыз, авырайтмагыз, сөендерегез, нәфрәтләндермәгез. Әгәр берәрегезнең ачуы килсә, тик торсын!.."1

Рәсүлүллаһ: "Гыйлем өйрәтегез!" – ди, ләкин җиңел кылып, авыр рәвештә түгел, укучыларны шатландырып, күңелләрен күтәреп, ихласларын сүндермәс һәм гыйлемгә нәфрәт иттермәслек рәвештә укытырга боера.

Гыйлем укытучыларның күңелләре тараю һәм нервы-лары чыгу сәбәпле ачулары килүе мәгълүм. Хәтта дөньяда ин нервылы һәм тар холыклы адәмнәрнең мөгаллимнәр булуы тәҗрибә белән беленгән хакыйкать. Ачу килү сә-бәпле бу вакытта берәр тиешсез сүз ычкындыру һәм нин-ди булса да тиешсез бер эш эшләү мөмкин булганлыктан, Рәсүлүллаһ тик торырга, иренне тешләп булса да түзәргә куша.

Гәрчә бу әмер тәгълим һәм тәрбия хакында килсә дә, моның ишарәсе башка дөньяви эшләрне дә үз эченә алган. Шуңа күрә мөселман булган кеше җиңел эшләү һәм җиңел эшли торган юллар табу, машиналар ясау, яңа нәрсәләр уйлап чыгару белән тәклиф ителә һәм юл күрсәтелә.

Имам Бохари Гайшә анабыздан риваять итә:

مَا خُيِّرُ رَسُولُ اللَّهِ بَيْنَ أَمْرَيْنِ قَطُّ إِلاَّ أَخَذَ أَيْسَرَهُمَا

مَا لَمْ يَكُنْ إِثْمًا فَإِنْ كَانَ إِثْمًا كَانَ أَبْعَدَ النَّاسِ مِنْهُ

"Аллаһының Илчесенә ике нәрсәнең берсен сайларга кирәк булганда, гөнаһ булмаса, җиңелен сайлый иде. Әгәр гөнаһ булса, аннан кешеләрнең иң ерак булучысы иде".1 Коръән Кәрим дә: يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ "Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми",2 – дип Аллаһы Тә-галәнең бәндәләр өчен авырлык түгел, бәлки җиңеллек те-ләгәнен хәбәр бирә.

 

168 * عَلَيْكَ بِالإِيَاسِ مِمَّا فِي أَيْدِي النَّاسِ وَإِيَّاكَ وَالطَّمَعَ

فَإنَّهُ الْفَقْرُ الْحَاضِرُ وَصَلِّ صَلاَتَكَ وَأَنْتَ مُوَدِّعٌ وَإِيَّاكَ وَمَا يُعْتَذَرُ مِنْهُ *

"Кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма. Ач-күзлелектән саклан, чөнки ул әзер торган фәкыйрьлек. На-маз укыганда ахыргы намаз дип укы! Соңыннан гафу үте-нергә һәм акланырга мәҗбүр булырлык эшне эшләмә!.."

Рәсүлүллаһның кешеләр кулындагы нәрсәләрдән моңсыз булырга кушуы һәм ачкүзлелектән сакланырга нә-сыйхәт кылуы хәятның бер тартышу урыныннан гыйбарәт булып, шул мәйданда һәрбер мөселман өстен килү өчен тырышырга тиеш икәнлеген белдерә.

Чыннан да, гайрәт һәм тырышлык, башкалардан моң-сызлык Исламның рухы булып, сәләф һәм сәхабәләр га-сырларында кешеләрнең кул көчләренә күз текәп торучы һәм берсенең маңгай тире агызып яки кул көчен сарыф итеп тапкан икмәгенә кул сузучы адәм юк иде. Әбү Һөрәй-рә: إِنَّ إِخْوَانَنَا مِنَ الْمُهَاجِرِينَ كَانَ يَشْغَلُهُمُ الصَّفْقُ بِالأَسْوَاقِ

وَإِنَّ إِخْوَانَنَا مِنَ الأَنْصَارِ كَانَ يَشْغَلَهُمُ الْعَمَلُ في أَمْوَالِهِمْ

"Безнең мөһаҗир кардәшләребезне базарларда сәүдә шөгыльләндерә, ә ансар кардәшләребезне малларындагы гамәл шөгыльләндерә иде",1 – ди.

Хакыйкатьтә кул көче белән мал табып, шуны Ислам милләтенең файдасына сарыф итү бөек бер дәрәҗә. Шу-ның өчен булса кирәк, Рәсүлүллаһ халыктан моңсыз бу-лырга һәм алардан һичнәрсә сорамаска куша.

169 * غُفِرَ لاِمْرَأَةٍ مُومِسَةٍ مَرَّتْ بِكَلْبٍ عَلَى رأْسِ رَكِيٍّ يَلْهَثُ كَادَ يَقْتُلُهُ

الْعَطَشُ فَنَزَعَتْ خُفََّهَا فَأَوْثَقَتْهُ بِخِمَارِهَا فََنَزَعَتْ لَهُ مِنَ الْمَاءِ فَغُفِرَ لَهَا بِِذَلِكَ *

"Сусап үләргә җитеп, әлсерәгән бер эт кое авызында телен салындырып тора иде. Бер фәхишә хатын шуны күр-де дә аягындагы читеген салды һәм бөркәнчеге белән бәй-ләп коега төшерде һәм су чыгарып шуны эткә эчерде. Ал-лаһы Тәгалә шушы эше өчен фәхишәне ярлыкады".2

Хайваннарга шәфкатьле, мәрхәмәтле булу хакында бу хәдис җитсә кирәк. Читлекләрдә ябып кошлар асрау, хай-ваннарны вакытында ашатмый, эчертми торулар, тарта ал-маслык йөкләр йөкләүләр һәм урынсыз кыйнаулар, тиеш-сез җирләренә сугулар – һәрберсе гөнаһтыр.

Бу хәдис шәрифтән аз гына бер изгелек сәбәпле зур гөнаһның ярлыкануы мөмкин икәнлеге беленә. Бу эш Ал-лаһы Тәгалә өчен лязем түгел, бәлки мәрхәмәт кылуы бе-лән була. Хәдис шәрифләрдән аңлашылганча бәндәләрнең гөнаһлары Аллаһы Тәгалә тарафыннан гафу кылыну өчен берничә сәбәпләр бар:

1. Тәүбә. Әгәр шартлары җитсә, тәүбә белән ярлыкан-мыйча кала торган гөнаһ юк. Моңа

وَالَّذِينَ عَمِلُوا السَّيِّئَاتِ ثُمَّ تَابُوا مِنْ بَعِدِهَا وَآمَنُو إِنَّ رَبَّكَ مِنْ بَعْدِهَا لَغَفُورٌ رَحِيمٌ

"Бозык эшләрне эшләүчеләр, тәүбә итеп иман китер-сәләр, шуның соңында Раббың, әлбәттә, ярлыкаучы, рә-химле",1 дигән аять дәлил. Тәүбә кылырга хакы булмаган адәм баласы юк. Бу эш пәйгамбәрләрдән башлап, иң гө-наһлы бәндәләргә кадәр гомум. Тәүбә сәбәпле гөнаһлар бетү генә түгел, бәлки савап булырга һәм изгелекләр язы-лырга мөмкин. إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ التَّوَّابِينَ وَيُحِبُّ الْمُتَطَهِّرِينَ "Дөреслектә, Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне һәм күңел, тән нәҗеслә-реннән пакьләнүчеләрне сөя".2

2. Истигъфар. Истигъфар – Аллаһы Тәгаләдән гөнаһ-ларны ярлыкауны сорап дога кылу. Истигъфар, күбрәк ва-кытта, тәүбә белән берлектә була. Әмма тәүбә белән бергә булуы лязем эш түгел. Бәндәнең тәүбә кылып та, истигъ-фар итмәве һәм истигъфар итеп тә, тәүбә кылмавы булыр-га мөмкин. Истигъфар кылу бик кирәкле эш. Чөнки аның белән гөнаһларның гафу ителүе мөмкин.

3. Изге гамәл кылу. Аллаһы Тәгалә:

إِنَّ الْحَسَنَاتِ يُذْهِبْنَ السَّيِّئَاتِ "Тәхкыйк, яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар",1 – дигән.

Бу хакта башка аятьләр дә бар һәм дөрес хәдисләр дә күп. Һәрбер изге гамәл һәрбер явыз гамәлне бетерә һәм югалта дип булмый, һәм изге гамәлләр кылучы кеше: "Минем изге гамәлләрем гөнаһларымны бетерә", – дип бо-зык гамәл кылуга шәригать рөхсәт итми, әмма изге гамәл-ләр сәбәпле (әгәр Аллаһы Тәгалә каршында кабул булса-лар) явызлыкларның бетүләре мөмкин. Хәтта изге гамәл сәбәпле бик зур гөнаһның да гафу кылынуы мөмкин. Бу хәдистәге фәхишә маҗарасы шуны белдерә. Изге гамәл саналу өчен гамәлләрнең сурәтләре генә җитми, бәлки эч-керсез иман белән эшләнгән булуы шарт. Гамәлләрнең ка-бул булуларына тышкы билге булып

إِنَّ الصًّلاةَ تَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ "Хакыйкатьтә, намаз фә-хеш һәм яман эшләрдән тыя",2 дигән аятьтә әйтелгәнчә шул кешенең гөнаһ эшләрдән тукталуы һәм тыелуы тора. Фәхеш һәм гөнаһ эшләр кылудан һәрбер намаз тыймый, бәлки Аллаһ каршында кабул була торган намазлар гына тыя.

4. Үзе тарафыннан мөселманнар өчен дога кылу, мө-селманнар тарафыннан да яхшы дога алу.

5. Рәсүлүллаһның исән вакытында кылган догала-рыннан берәрсенә очрау һәм Кыямәт көнендә шәфәгатенә юлыгу.

6. Кылган садакаи җарияләрнең саваплары үзенең ар-тыннан барып тору.

7. Дөньяда дөньяви бәлаләргә, каза, хәсрәт һәм кай-гыларга очрау. Бәлаләрнең зурларын пәйгамбәрләр күрде, сәхабәләр арасында да хур афәтләргә очраучылар күп бул-ды. Басрага барганы өчен Гайшә анабыз гомере буе үкенде һәм елады, диләр, Сафин маҗараларыннан соң хәзрәти Га-линең зур кайгыга төшүе һәм "Бу көннәрне күргәнче, үл-гән булсамчы!" – дип үкенүен риваять итәләр.

8. Кабер газаплары кебек ахирәви бәлаләр белән бәла-ләнү.

 

170 * الْغِيبَةُ ذِكْرُكَ أَخَاكَ بِمَا يَكْرَهُ إِنْ كاَنَ فِيهِ

مَا تَقُولُ فَقَدِ اغْتَبْتَهُ وَ إِنْ لَمْ يَكُنْ فِيهِ فَقَدْ بَهَّتَهُ *

"Гайбәт – кардәшеңне, ул яратмый торган сүзләр бе-лән, читтә искә алуың. Әгәр шул гаеп кардәшеңдә булса, ул вакытта аның гайбәтен сөйләдең, әгәр булмаса, ул ва-кытта аңа яла яктың".1

Бер кешене ачык итеп, яки халык бер билгеле кеше максат икәнлекне белә торган рәвештә кыскача, яки гому-ми итеп сөйләү, аның рәвешле кыланып күрсәтү, әгъзалар-ның ишарәләре белән аңлату һәрберсе гайбәттер. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә бу хакта:

وَلا يَغْتَبْ بَعْضُكُمْ بَعْضًا أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَنْ يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ

"Бер-берегезне гайбәт кылмагыз! Үлгән кардәшегез-нең итен ашарга яратыр идегезме? Әлбәттә, яратмас иде-гез",2 – дип, гайбәт сөйләүдән катгый рәвештә тыйды һәм Рәсүлүллаһ бу хәдисе белән гайбәтнең нинди нәрсә икән-леген һәркем аңларлык итеп бәян кылды. Гәрчә, шәригать аңа дөньяви җәза куймаган булса да, бу эш исерткеч эчү һәм отыш уйнау кебек үк хәрам. Кайберәүләр: "Фасыйк-ның гайбәте юк", – дип, гайбәт сөйләүне бер мөбах эш дә-рәҗәсенә төшерәләр. Дөрес, һичкемнән оялмыйча гөнаһ кылучы һәм яки ачык бер бидгать эшкә чакыручы кеше-ләрнең гайбәтләре мөбах булу хакында кайбер хәдисләр һәм фәкыйһләрнең риваятьләре бар. Ләкин без дошман күргән һәм нинди булса да бер турыда ачуыбыз килгән ке-шеләрнең һәрберсе фасыйк булуы лязем түгел. Хакый-катьтә, фасыйклык билгеле түгел, хәтта, яшерен фасыйк булуы исбат ителмәгән кеше хакында "аның гайбәте" дө-рес дип әйтү аять-хәдис белән хәрам булган гайбәтне хә-ләл күрү һәм мөселманга гөнаһ нисбәт итү һәм ифтира кы-лу лязем булганлыктан икеләтә гөнаһ була.

Гайбәт хәрам булмаган урыннар: 1. Үзенең мәзлум булуын казыйга, хөкүмәт һәм әмиргә шикаять итү. 2. Бер җирдә бозык эш булса, шуны төзәтергә кулыннан килә торган кешегә белдерү. 3. Фәтва сорау лязем булганда ке-шенең хәлен (кирәк кадәр генә) сөйләү. 4. Мөселманнар-ның ялгышуларына, адашуларына сәбәп була торган нәр-сәләрне бетерер өчен кайбер кешеләрнең бозык эшләрен ачу һәм белдерү. 5. Гөнаһын һич яшерми һәм шуны гаепкә санамый торган кешенең шул гаебен сөйләү. 6. Дөньяда халык арасында мәшһүр булган бер гаеп сыйфатны таныту һәм ачык бәян итү өчен зекер итү (сукыр, бер күзе сукыр, чатан, чулак дип әйтүләр шушы төрдән). Ләкин бу урын-нарда да гайбәт дөрес түгел диючеләр бар.

171 * غَيْرُ الدَّجَّالِ أَخْوَفُ عَلَى أُمَّتِي مِنَ الدَّجَّالِ الأَئِمَّةُ الْمُضِلِّينَ *

"Өммәтем өчен Дәҗҗалдан бигрәк адаштыручы аз-гын имамнар куркынычрак".1

Өммәтнең дини һәм иҗтимагый, сәяси һәм икътиса-ди, дөньяви һәм ахирәви файдаларын кайгыртмаучы һәм сәгадәтләре өчен тырышлык итмәүче, бәлки үзләренең мәнфәгатьләре өчен аларны һәлакәт һәм адашу юлларына кертеп җибәрүче имамнар, әлбәттә, Дәҗҗалга күрә күп мәртәбә зарарлырак. Чөнки Дәҗҗалны һәркем азмы-күп-ме белергә һәм аның яманлыгыннан сакланырга мөмкин. Әмма гадел һәм имин, диндар һәм тәкъвә исеме белән йө-рүче явыз имамнарның хакыйкатьләрен танып бетерү мөмкин эш түгел.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 85 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 1 страница| Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.012 сек.)