Читайте также: |
|
Дини дәрәҗә тезгене үз мәртәбәсен үзе белми, эшнең әһәмиятен аңламый торган кеше кулында булу – шул мил-ләтнең мәгънәви сурәттә бетүе һәм фазыйләт мәйданын-нан чыгып китүедер.
199 * لاَ تَجْمَعَنْ جُوعًا وَ كَذِباً *
"Ачлык белән ялганны бергә җыйма!".1
Ягъни, ашыйсың килгән вакытта, аш мәҗлесенә очра-саң яки ничек булса да алдыңа ашарга куеп, ашавыңны үтенсәләр, "юк, ашыйсым килми" дип рияланма, алдама. Әмма, әгәр чыннан да тук булсаң, бу вакытта "ашыйсым килми" дип әйтү тиешле.
200 * لاَ تَحِلُّ الصَّدَقَةُ لِغَنِيٍّ وَ لاَ لِذِي مِرَّةٍٍ سَوِيٍّ *
"Байлыгы булган һәм әгъзалары сәламәт булып, кәсеп кылырга көчләре җиткән кешеләргә садака сорау хәрам".2
Сорау тел белән генә булмый. Хәл теле белән сорау да бу хәдис хөкеменә күрә дөрес түгел. Садака алу зарурәт һәм ихтыяҗга күрә генә дөрес булып, алай булмаганда әдәп-әхлак җәһәтеннән катгый тыелган. Юкса, садаканың кәсеп юлларыннан бер юл ителүе һәм кайбер адәмнәр шул юл белән баеп торулары мөмкин. Бу исә беренчедән, фә-кыйрьләр һәм гаҗизләрнең ризыкларына катышу, икенче-дән, үзе белән бер дәрәҗәдә һәм бер төрле хакка ия булган кешеләргә йөк булып тору булганлыктан, акыл каршында яман бер эш. Бу адәм ни өчен кешеләрнең маңгай тирләре белән тапкан ризыклардан файдалана да, ни өчен үзе баш-каларны туйдырмый һәм ни өчен үзе өчен үзе тырышмый?
Садакалары тәртипкә куелмаган кавемнәр бай һәм мәдәниятлы була алмыйлар. Байлык белән мәдәният бул-маган җирдә гыйлем дә үсми, дәвам итә алмый. Гыйлем һәм мәдәният булмаса, дин яшәми. Шуның өчен булса ки-рәк, Ислам дине садака хакында бик яхшы тәртипләр тө-зеп калдырган һәм садака белән гомуми милләт файда-лансын өчен бик кулай ишекләр ачкан.
201 * لاَ تَزُولُ قَدَمَا ابْنِ آدَمَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حَتَّى يُسْأَلَ عَنْ خَمْسٍ عَنْ عُمْرِهِ
فِيمَا أَفْنَاهُ وَعَنْ شَبَابِهِ فِيمَا أَبْلاَهُ وَعَنْ مَالِهِ مِنْ اَيْنَ اكْتَسَبَهُ وَفِيمَا أَنْفَقَهُ وَمَاذَا
عَمِلَ فِيمَا عَلِمَ *
"Кыямәт көнендә биш нәрсә хакында сорау алынмый торып, адәм баласының аяклары баскан җиреннән кузгал-мас: 1) Гомерен нинди урынга сарыф итте; 2) яшьлеген нинди урыннарда уздырды; 3) малын нинди юллар белән тапты; 4) малын нинди җирләргә тотты; 5) белгән гыйлеме белән нинди гамәлләр кылды".1
Аллаһы Тәгалә инсанга гомер һәм яшьлек, мал һәм гыйлем биргән булса, моның хакында, әлбәттә, хисап бу-лыр һәм җавап алыныр, дөньяда да, ахирәттә дә хисапсыз нәрсә юк. Моны һәркем үз акылы белән дә белергә тиеш.
Гыйлемнең фазыйләте хакында аять-хәдисләр бик күп, ләкин бу фазыйләтләр шул гыйлем сәбәпле гамәл кы-лучылар һәм Аллаһы Тәгаләдән башкалардан бүләк өмет итмәгән хәлдә халыкларга дини һәм дөньяви файдалар ки-терүчеләр хакында. Файдасы күрелмәгән гыйлем белән Аллаһ юлына һәм халык мәнфәгатенә сарыф ителмәгән малда нәтиҗә юк. Шуның өчен гыйлем "файдалы" һәм "файдасыз" исемендә икегә бүленсә, галимнәр дә "ахирәт галимнәре" һәм "явыз галимнәр" исемендә икегә аерыла. Гыйлемнәрен яман максатларда кулланучылар һәм яки яшереп торучылар "явыз галимнәр" булып, алардан баш-калар "ахирәт галимнәре"дер.
Бәндәчелек белән һәрбер галим үзен ахирәт галиме һәм башкаларны явыз галимнәр дип уйлаулары, галимнәр-нең фазыйләтләре хакында килгән хәбәрләрне үзләренә һәм үз мәсләкләрендә булучыларга карата эшләтеп тә, "явыз галимнәр" хакында булган куркыту, кисәтү һәм янауларны үз мәсләкләрендә булмаганнарга эшләтүләре мөмкин. Башка шундый уй-фикерләр төшмәү һәм алдан-мау өчен бу ике төрле галимнәрне, билгеләре белән тик-шереп, эшләрне шуңа карап йөртергә тиешле.
"Ахирәт галимнәре"нең тышкы билгеләре болар:
1. Гыйлемне дөнья өчен сәбәп кылмау. Бер кеше үзен-дә булган гыйлемне мал җыюга, кадерле, хөрмәтле булуга, мәҗлесләрнең түрендә утыруга, һәм, гомумән, башкалар-дан күтәрелүгә сәбәп итсә, ул кеше "ахирәт галимнә-ре"ннән түгел.
2. Эше сүзенә каршы булмау. Әгәр бер кешенең эше сүзенә туры килмәсә, сүзе белән боера, өйрәтә торган эш-ләрен үзе кылмаса, үз сүзенә үзе ышанмаган булыр. Сүзе бер төрле, әмма эше икенче төрле булу – яхшылык билгесе түгел.
3. Кием-салым, ашау-эчү, йөрү-тору турыларында ис-раф итмәү. Болар дөньяга бирелгән кешеләргә хас сыйфат-лар булганлыктан, алар белән сыйфатланучыларның "ахи-рәт галимнәре" булмаслыгы мәгълүм.
4. Солтаннар һәм әмирләргә катышмау һәм фәтва бирүдә ашыкмау. Сәхабә һәм табигыйннәр, гомумән, элекке галимнәр имам һәм васыятьне җиренә җиткерүче кеше булу, амәнәт йөкләү һәм фәтва бирүдән бик сакла-налар иде. Әгәр дә берәр вакыйга булса, көчләре җиткән кешеләр өчен Коръән һәм Хәдискә, сәхабәләрнең сөннәт-ләренә нигезләнеп фәтва бирергә, көче җитмәсә, туп-туры бу мәсьәләне белмим дип җавап кайтарырга, үзеннән ях-шы белүчеләргә җибәрергә тиешле.
5. Бидгать эшләрдән саклану. Берәр төрле гыйбадәт һәм гамәл бөтен дөнья мөселманнары тарафыннан кабул ителсә дә, "ахирәт галимнәре"ннән булган кеше шул хакта Рәсүлүллаһтан килгән хәбәрләрне тикшерер һәм сәхабә һәм табигыйннәр вакытында шул гамәл һәм гыйбадәт ха-кында нинди рәвештә фикер һәм мөгамәлә булганлыгын белер һәм Рәсүлүллаһның хәбәрләренә, элекке изге кеше-ләрнең гамәлләренә муафыйк булса гына кабул итәр.
6. Үзе сөйләүдән бигрәк кеше сүзен тыңлау һәм фай-далануны ярату. Сүз сөйләү турысында үзен генә лаек кү-рүче һәм үзеннән башкаларны кешегә санамаучы "ахирәт галимнәре"ннән булмас. "Ахирәт галимнәре" тыныч һәм җитди, тыйнак һәм түбәнчелекле, кешеләрның кыйммәт-ләрен белүче һәм үзләрен олуг күрмәүче, халыкларга ях-шылык кылучы, фәкыйрьләргә һәм шәкертләргә шәфкать-ле һәм мәрхәмәтле булырлар.
7 Надан суфилар, арттырып җибәрүче заһитләр һәм фасыйк шәригать белгечләренә катышмау һәм алардан ерак булу. Бу турыда Рәсүлүллаһның хәдисләре, тарихы һәм сәхабәләрнең гореф-гадәтләре иң дөрес мизандыр. Шуларның гыйбадәтләреннән, гамәлләреннән арттырып җибәрүчеләр һәм шуларның юлларын бозучылар "ахирәт галимнәре"ннән булмаслар.
202 * لاَ تَسْأَلِ النَّاسَ شَيْءً وَ لاَ سَوْطَكَ إِنْ يَسْقُطْ مِنْكَ حَتَّى تَنْزِلَ إِلَيْهِ فَتَأْخُذَهُ *
"Кешеләрдән бер нәрсә дә сорама, хәтта атланып яки арбада барганда камчың җиргә төшсә – алып бир әле – дип шуны да кешегә кушма, үзең төш тә ал!"1
Ягъни, һәркем үз эшен үзе эшләргә һәм ялкауланып, кешегә салынып тормаска тиеш. Бәрәкәтсезлекнең иң зур сәбәпләреннән берсе кешеләр өстенә салыну икәнлеге тәҗрибәләр белән мәгълүм.
Рәсүлүллаһның: "Төшкән камчыңны алып бирергә дә кешегә кушма!" – дигән сүзен балалар тәрбиясендә кулла-нырга һәм аларны яшь вакытларыннан башлап эшкә га-дәтләндерергә тиешле. Алар үз урыннарын үзләре җәй-сеннәр һәм үзләре җыйсыннар, үз бүлмәләрен үзләре җы-ештырсыннар, чынаякларын үзләре хәзерләсеннән һәм үз-ләре юып куйсыннар, башкаларга ышанып тормасыннар. Башка эшләрендә дә шулай кылырга гадәт итсеннәр. Мил-лионер кызлары булсалар да мондый эшләрдән киреләнер-гә өйрәнмәсеннәр, ата-ана байлыкларын үз байлыклары дип белмәсеннәр, мирас малларына ышанып тормасыннар. Үзенең маңгай тире яки акыл һәм зиһен хезмәтеннән баш-ка булган ризыкны ашау бары тик бер зарурәт һәм мәҗ-бүрлек сәбәпле генә булырга, һәрбер бала киләчәк көн өчен үзенә генә ышанып торырга һәм үзе табып ашарга әзерләнергә тиеш. "Үз кулыңнан килгән эштә башка-лардан ярдәм сорама!" сүзе һәр өйдә һәм һәр гаиләдә кат-гый төп канун булырга тиеш.
203 * لاَ تَسُبُّوا الأَمْوَاتَ فَإِنَّهُمْ قَدْ أَفْضَوْا إِلىَ مَا قَدَّمُوا *
"Үлгән кешеләрне сүкмәгез, алар инде үзләре әзерлә-гән нәрсәләренә барып тоташтылар".1
Ягъни, үлекләр яхшы булса да, яман булса да үзләре әзерләгән гамәлләрнең җәзаларын күрәләр. Аларны сүгү һәм аларга ләгънәт һәм каһәр дога кылуда бер мәгънә дә юк. Кирәк үлгән һәм кирәк тере булсын, гомумән, кеше сүгү ваклык һәм тәрбиясезлектер. Пакь адәмнәр бу эшне үзләре өчен зур кимчелек саныйлар һәм газиз гомерләрен, тел һәм каләмнәрен андый нәрсәләр белән пычратмыйлар. Бигрәк тә, кайвакыт үлекләрне сүгү сәбәпле терекләрнең рәнҗүләре, кимсенүләре мөмкин. Шундый эштән саклану өчен Рәсүлүллаһ Бәдердә үтерелгән мөшрикләрне дә сүгү-дән тыйган.
Аллаһы Тәгалә Үзеннән башка янә Аллаһ бар дип игътикад кылучыларны да:
وَلا تَسُبُّوا الَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ فَيَسُبُّوا اللَّهَ عَدْوًا بِغَيْرِ عِلْمٍ
"Аллаһыдан башка мөшрикләр табына торган нәрсә-ләрне сүкмәгез, алар сезгә ачу итеп Аллаһыны сүгә баш-ларлар",1 – дип сүгүдән тыйган булса, мөселманнарны сү-гүдән тыелу бигрәк дә лязем булса кирәк. Һәрхәлдә, те-рекләрне рәнҗетү, кирәк лязем килсен һәм кирәк кил-мәсен, үлекләрне һәм терекләрне сүгү, гайбәтләренә төшү Рәсүлүллаһ хәдисләренә күрә тыелган эш.
Кешенең гаебе күзгә төшү белән аны тикшерә баш-ларга һәм сүгәргә керешергә ярамый. Чөнки ул турыда аның күзләргә күренми, бәлки ялгыз Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә мәгълүм бер гозере булырга мөмкин.
Рәсүлүллаһның: أُذْكُرُوا مَحَاسِنَ مَوْتَاكُمْ وَكُفُّوا عَنْ مَسَاوِيهِمْ "Мә-етләрегезнең яхшы якларын искә алыгыз һәм начар якла-рыннан тыелыгыз", – дигән сүзенең әүвәлге җөмләсе бе-лән гамәл кылып булмаса, иң азы соңгы җөмләсе һәм бу урында зекер ителгән хәдис шәриф белән гамәл кылырга тиешле.
204 * لاَ تُشَدُّ الرِّحَالُ إِلاَّ إِلَى ثَلاثَةِ مَسَاجِدَ
مَسْجِدِي هَذَا وَمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَمَسْجِدِ الأَقْصَى *
"Мәдинәдәге мәчетем, Мәккәдәге Мәчет Хәрам һәм Шамдагы Әкъса мәчетеннән башка урыннарга гыйбадәт кылыр өчен сәфәр ителмәс".2
Хәдис шәрифтә "дөяләргә ияр баглану" дигән сүз сә-фәр кылудан киная. Шул вакыттагы сәфәрләр дөя белән булганлыктан Рәсүлүллаһ шул гыйбарә белән әйтә. Рәсү-лүллаһ заманында Мәдинәдә мәчетләр күп булып Билал3 азанын ишетүләре белән шул мәчетләрнең һәрберсендә җәмәгать намазы укыла иде. Бу хәдистә Рәсүлүллаһ Мәди-нәдә булган үз мәчетен генә әйтә.
Шәрех язучылар хәдискә "тыю" мәгънәсе биреп: "Шушы өч мәчеттән башка урыннарга сәфәр кылынма-сын!" – диләр. Бу өч мәчеттә кылынган гыйбадәтләр, укылган намазлар өчен башкаларга күрә савап артык икән-леге хакында хәдисләр бар. Шунлыктан аларда намаз укыр өчен сәфәр кылу файдалы бер эш. Әмма аннан калган мә-четләр (Кәгъбә мәчетеннән тыш) гыйбадәт турысында бертигез булып, аермалары булмаганлыктан гыйбадәт өчен аларга сәфәр кылу буш, файдасыз эштер. Бу эштән тыюның сәбәбе шул.
205 * لاَ تُظْهِرَ الشَّمَاتَةَ ِلأَخِيكَ فَيَرْحَمَهُ اللهُ وَ يَبْتَلِيَكَ *
"Мөэмин кардәшеңнең кайгысына шатланма, чөнки, Аллаһы Тәгалә аны Үз рәхмәте белән шул бәладән котка-рып, синең үзеңне бәлаләндерүе мөмкин".1
Ягъни, кирәк дини һәм кирәк дөньяви булсын, берәр кешегә бәла-каза килгәндә һич тә куанма, аның үз башыңа да килүе мөмкин булуын уйла да, андый эштән саклан!
206 * لاَ تَعْجَبُوا بِعَمَلِ عَامِلٍ حَتَّىتَنْظُرُوا مَا يُخْتَمُ لَهُ *
"Кешенең гамәлләренең хәзерге хәленә карап исегез китмәсен, бәлки ахыры ничек тәмам булуын күзәтегез!.."
Адәм баласы бер хәлдә генә тормый, үз гомерендә бик күп төрле фикерләргә керә, төрле-төрле мәсләкләрдән үтеп йөри. Бигрәк тә, яшь вакытындагы хәлләренә карап, кешенең картайган көнендәге мәсләге хакында хөкем итеп булмый. Бу бик мәгълүм һәм күп тәҗрибә ителә торган маҗарадыр. Имам Бохари إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِخَوَاتِمِهَا "Дөреслектә, га-мәлләрнең ахырларына карала",2 дигән хәдис күчерә.
Бер кешенең бүген бер яхшы һәм файдалы юл тоту-ына карап аңа хөкем кылырга ярамаса, бәлки гомеренең ахырына кадәр шул рәвештә бара аламы-юкмы, яки бө-тенләй бер бозык юлга кереп китәме икәнлеген көтеп тору лязем булса, гыйбадәт һәм гамәлдә дә шул рәвешчә. Аер-ма шулкадәр булырга мөмкин, мәсләк һәм гадәтләр ха-кында иясенең ахыр сәгатендә бер хөкем итеп булса да, га-мәл һәм гыйбадәт иясе хакында хөкем итәргә мөмкин тү-гел. Чөнки ахыргы нәтиҗә Аллаһы Тәгаләдән башкаларга мәгълүм түгел. Бу хәдистә булган "ахыры ничек тәмам бу-луын күзәтегез!.." – мәгънәсендә булган сүздән кешенең ахыры мәгълүм булуы аңлашылмый. Бәлки ул сүз мөмкин булуга бәйле бер эш.
207 * لاَ تَلاَعَنُوا بِلَعْنَةِ اللهِ وَ لاَ بِغَضَبِهِ وَ لاَ بِالنَّارِ *
"Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте, ачуы һәм газабы белән ләгънәт кылышмагыз!.."
"Аллаһының ләгънәте, Аллаһының ачуы, Аллаһының газабы сиңа булсын!" яки "Аллаһы Тәгалә сине ут һәм тә-муг белән газап кылсын!" – кебек сүзләр белән каһәр дога кылу һәм ләгънәт итешү мөселман кешенең эше түгел.
Аллаһының ләгънәте кешене Үзенең рәхмәтеннән һәм җәннәтеннән сөрүдер, ачуы да шул мәгънәдә. Гыйлем әһелләреннән бер фирка: "Аллаһының ләгънәте һәм ачуы бар дип игътикад кылабыз, әмма аларның хакыйкатьләрен без белә алмыйбыз, аларны белү белән бәндәләр бурычлы түгел", – диләр. Шаять, алар дөрес әйтә.
208 * لاَ تَمْنَعُوا إِمَاءَ اللهِ مَسَاجِدَ اللهِ *
"Аллаһы Тәгаләнең хатыннардан гыйбарәт булган колларын Аллаһының мәчетләреннән тыймагыз!"
Рәсүлүллаһ заманында хатыннар җомгаларга, җәмә-гать намазларына йөриләр, ирләр белән берлектә вәгазь-ләр ишетәләр, Ислам гамәлләрен һәм рухани тәрбияләрне гамәли өйрәнәләр, хәтта шөбһәләре булса, җәмәгать хозу-рында һәм мәчет эчендә хәлифәләргә шөбһәләрен белде-рәләр, мәчетләрдә алган гыйлемнәре рухында үз балала-рын тәрбия кылалар иде. Исламның шөһрәтен дөньяга та-ратучылар шундый хатыннарның кочакларында үскән ба-лалардыр.
Рәсүлүллаһ бу эшне үзе өйрәтте һәм Ислам гадәте кы-лып калдырды. Үзеннән соң кайбер сылтаулар табып, ха-тыннарны мәчет һәм җәмәгать фазыйләтеннән мәхрүм кы-лырга юл калмасын өчен булса кирәк: "Хатыннарны мә-четләрдән тыючы булмагыз!" – дип гомуми сурәттә бер фәрман биреп куйды һәм бу фәрманны иң олуг сәхабәләр һәм иң мәшһүр шәехләр риваять итте. Ләкин күп вакытлар үтмәде: "Заман бозылды, хатыннарның мәчетләргә йөрү-ләрендә фетнә хәвефе бар", – дип хатыннарны мәчетләргә йөрүдән тыйдылар. Бу кешеләрнең ниятләре дөрес һәм ты-рышлык белән гамәл кылганлыкларыннан бу эшләрендә гозерле, бәлки саваплы булырлар. Ләкин бер-ике олуг адәмнең шәргый дәлилгә нигезләнмәгән шәхси фикерлә-ренә иярүчеләрне аклап булмаса кирәк.
Хатыннарның мәчетләрдән тыелулары дин һәм әхлак гыйлеменнән, тәрбия рәвешләрен һәм җәмгыять әдәплә-рен белүдән мәхрүм калуларына сәбәп булды. Ислам га-иләләренең бозылуы, хатыннарның дин һәм әхлак кагый-дәләреннән хәбәрсез яшәүләре һәм мәҗүсилек рухында тәрбия кылынуларының нәтиҗәсе. Гомум әһле Ислам өчен бу эшнең зарарлы икәнлеге мәгълүм.
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 100 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | | | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница |