Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен.3 7 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 17 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 1 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 2 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 4 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Рәсүлүллаһ: "Хатыннарны мәчетләрдән тыймагыз!" – дип фәрман биргән вакытта гүя заман бозылачагын бел-мәгән һәм вафат көненә кадәр шул фәрманның киләчәк за-ман өчен, муафыйк түгел икәнлеген аңламаган була. Рәсү-лүллаһ белмәгән булса, Ислам шәригатенең хакыйкый ху-җасы булган Аллаһы Тәгалә белгән булса кирәк. Әгәр ты-елырга тиешле булса, Аллаһы Тәгалә бу эшне Рәсүлүллаһ аркылы тыйдырган булыр иде. Ләкин алар тарафыннан тыю булмады, бәлки, киресенчә, тыймау хакында фәрман булды, моңа каршы бәндәләрнең вазифалары риза булу һәм буйсынудан башка нәрсә түгел.

Хакыйкатьтә, заман бозылачагыннан хәбәр бирүче Рәсүлүллаһ үзе. Рәсүлүллаһка заман бозылачагы һәм дөнь-яга фетнә тулачагы хакында белдерелгәнлектән, ул моны һәрвакыт сөйли һәм фетнәләрдән саклану юлларын күрсә-теп нәсыйхәтләр бирә иде. Шулай була торып та, хатын-нарны мәчеттән тыймаска боерды. Бу боеру ишарә фәлән белән генә түгел, бәлки ачык рәвештә булды. Әгәр дә мө-селманнар Рәсүлүллаһ әмере белән гамәл иткән булсалар һәм Рәсүлүллаһ китергән дингә канәгать итеп, шуның өс-тенә үзләре үз акыллары белән "дин" төземи торсалар иде, ихтимал хатыннарның җәмәгать һәм җомга намазларына йөрүләре үзе заман бозылу һәм фетнә күбәю хасталыгына иң шифалы бер дәва булган булыр иде.

Ләкин бер ноктаны бу урында ачык итеп янәдән бер мәртәбә зекер кылырга хаҗәт бар: хатыннарның мәчетләр-гә йөрүләре аш һәм зыяфәтләргә, туй һәм тамаша урынна-рына йөрүчеләр рәвешендә бизәнеп, төзәнеп, киенеп-яса-нып, хушбуйларга манчылып түгел, бәлки мескен, дәр-вишләр һәм гыйбадәт кылучылар рәвешендә булырга, ир-ләргә катышмаска, урыннар һәм сафлар аерым һәм куллар, йөзләр, бигрәк тә, чәчләр капланган булырга, Аллаһ хозу-рына торып, зекер кылу хәтердә тотылырга тиешле. Болай булмаганда, ирләр тарафыннан кирәк тыю булсын һәм ки-рәк булмасын – хатыннарның мәчетләргә йөрүләрендә мәгънә юк, бәлки өйдә укулары яхшы.

209 * لاَ تُنَزَعُ الرَّحْمَةُ إِلاَّ مِنْ شَقِيٍّ *

"Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бәхетсез кешеләрдән башкадан суырылмас".1

Ислам дине иҗтимагый һәм әхлакый бер дин булган-лыктан холыкны гүзәлләштерү, мәрхәмәтле һәм шәфкать-ле булу мөселманнар өчен лязем бер вазифа. Шуның өчен, Рәсүлүллаһ Ислам дине гүзәл холыктан гыйбарәт икәнле-ген һәм гүзәл холык сәбәпле бәндәләр югары дәрәҗәләргә лаек булачакларын бәян кыла.

Кайбер галимнәр صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ "Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең"1 дигәннән максат туры юл һәм мәрхәмәт әһелләре дип тәфсир итәләр. Бу хәдис шәриф рәхим-шәфкать һәм мәрхәмәтсезлекнең бәхетсез булуга галәмәт икәнлекне белдерә.

 

210 * لاَحَلِيمَ إِلاَّ ذُو عَثْرَةٍ وَ لاَ حَكِيمَ إِلاَّ ذُو تَجْرِبَةٍ *

"Үзенең аягы таеп, хәтәрләргә төшкән кешедән ар-тыграк хәлим (кешеләрнең гаепләрен яшерүче) булмас һәм тәҗрибәле кешедән дә хәкимрәк кеше булмас".2

Бу сүзнең дөрес икәнлеген һәркем үз акылы белән бе-лергә тиеш. Күп хәтәрләргә төшүчеләр һәм хаталык белән күп ялгыш эшләрне башларыннан үткәрүчеләр кешеләр-нең ялгыш эшләрен күргән вакытларында мөмкин кадәр шуңа бер яхшы сәбәп табарга тырышалар, "кайгы күрми, егет ир булмый", "ир егылган урыныннан калкыр" дип кулларыннан килгән кадәр кешеләрнең гаепләрен яшерә-ләр, мәҗлестә сөйләүчеләргә ирек бирмиләр һәм юл куеп тормыйлар. Дөньяда күп мөгамәлә иткән, күпне күреп дөньяның ачысын һәм төчесен татыган күп тәҗрибәле адәм хәкимдер.

 

211 * لاَ حِمًى فِي الإِسْلاَمِ وَ لاَ مُنَاجَشَةَ *

"Исламда тыюлы җир һәм үзенең алу нияте булмый торып, бер малга бәя арттыру юк".

Җаһилият заманында гарәпләрнең шәехләре һәм ка-билә башлыклары, әгәр берәр урынны хаслап алырга һәм башкаларның маллары шул урында йөрүне тыярга теләсә-ләр, шул җирдә бер биек урынга мендереп эт улаталар, өрдерәләр һәм эт тавышы ишетелмәслек булган урынны һәр тарафыннан билгеләп алып, шул җирне үзләренә ми-лек итәләр һәм шуны "химә" дип атыйлар иде.

Ислам дине тигезлек ысулына корылганлыктан, ха-лыклар өчен кирәкле булган җирләрнең берәүләргә хасла-нып та, башкаларның хаклары бетерелү гадәтен юкка чы-гарды, "химә" фәкать Аллаһ һәм Рәсүленә генә хас булып калды. Моның мәгънәсе – әгәр хәлифәлек хөкүмәте өчен урын кирәкле булса, вакытлы итеп, хөкүмәт исеменә алып торырга ярый һәм хөкүмәттән бушау белән кире халыкка һәм әүвәлге хәленә кайта, халык мәнфәгатенә була дигән сүз. Имам Бохари риваять итә торган لا حِمَى إِلاَّ لِلَّهِ وَرَسُولِهِ "Хи-мә Аллаһ һәм Аның Илчесенеке генә була"1 хәдисеннән аңлана торган нәрсә, шәрехләр сүзенә күрә, шул.

Бер малны үзе алыр өчен хакын арттыру шәригать ка-равында тыелган эш түгел. Әмма үзенең алу нияте булмый торып, башка алучыларның акчаларын күбрәк чыгарту өчен арттыру тыелган эш. Чөнки бу эштә мал сатучыга файда булса да, алучыга зарар була.

212 * لاَ ضَرَرَ وَ لاَ ضِرَارَ *

"Исламда үзеңә дә һәм башкаларга да зарар кылу юк".2

Бер кешегә кимчелек китерү зарар һәм шул кешенең моңа каршылык итеп кимчелек китерүе зарар. Бер кеше-нең белә торып киемен ерту яки язуын бозу зарар булса, теге кешенең үч кайтару өчен моның үз киемен ертуы, язу-ын бозуы зарардыр. Бу эшләрнең һәр икесе дә (Ислам ка-зыйсы тарафыннан хөкем ителмәгән очракта) тыелган.

Мәшһүр мөҗтәһитләр заманнарында булмаган һәм мәсьәләсе дә фикъһ китапларында язылмаган бик күп мө-гамәләләр, бу хәдис гомуменә кереп, тыелган булырга мөмкин. Бер кеше тарафыннан язылган әсәрне рөхсәтсез бастырып, сату яки билгеле бер тираж бастыру хакында сөйләшү була торып, шуны артык бастыру һәм бер кеше китабының исеме белән файдалану, хөкүмәтләрнең алтын һәм көмеш урыннарына йөри торган яки хосусый ширкәт-ләрнең кыйммәтле кәгазьләрен күбәйтеп халык арасына тарату, дәрес укыту һәм тәгълим кылу белән шөгыльлә-нүче адәмнәрнең дәрес вакытларында кунакка һәм башка эшләр артыннан йөрүләре, намазларга һәм мәҗлесләргә җыелган халыкларны көттереп тору кебек нәрсәләр дә башка бер кешеләргә зарар китерү булганлыктан, бу хәдис шәриф белән тыелган.

 

213 * لاَ طاَعَةَ لِمَخْلُوقٍ فِي مَعْصِيَةِ الْخَالِقِ *

"Хак Тәгаләгә гөнаһ эштә һичкемгә буйсыну юк".1

Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эшләрдә һичкемгә, хәтта ата-анага да итәгать кылынмый. Бу хакта имам Тирмизи бу хә-дисне риваять итә:

السَّمْعُ وَالطَّاعَةُ عَلَى الْمَرْءِ الْمُسْلِمِ فِيمَا أَحَبَّ وَكَرِهَ

مَا لَمْ يُؤْمَرْ بِمَعِصِيَةٍ فَلا سَمْعَ عَلَيْهِ وَلا طَاعَةَ

"Итәгать кылу, гөнаһ эш булмаганда, мөселман кеше-нең вазифасы, кирәк ул эшне яратсын һәм кирәк ярат-масын, әмма гөнаһ эштә итәгать юк".2

Мәмләкәтләр, авыл һәм шәһәрләрдә иҗтимагый һәм гыймрани яхшылыклар өчен төзелгән кагыйдәләр һәм ку-елган кануннарга итәгать кылу лязем эш икәнлеге мәгъ-лүм. Бер урындагы урман һәм әрәмәне кисмәскә һәм бер болындагы печәнне чапмаска дип килешү ясалган һәм яки нинди генә бер гомуми мәслихәт хакында канун төзелгән булса, аңа итәгать кылу яхшылыкка итәгать кылу була. Имам Әхмәт бине Хәнбәл хәзрәти Галидән:


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 72 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)