Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 1 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 2 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 4 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Итәгать мәсьәләсе бик олуг һәм бик әһәмиятле бер нәрсә булганлыктан, моны бала вакытта, иң әүвәлге тәр-бия арасында өйрәтү тиеш. Бала сүз тыңламас – кире дә булмасын һәм кулда йөри торган җансыз коралга да охша-масын. Моның өчен балаларның хаклыкка итәгать кылыр-га гадәтләнүләре хак белән хаксызлыкны аера белерлек акыл йөртүләре һәм хөкем итә алулары лязем. Хаклыкка итәгать кылырга өйрәнгән баланың гөнаһ эшләргә итәгать кылмаслыгы һәм бозык кешеләрнең сүзләренә карап йөр-мәслеге мәгълүм.

214 * لاَ عَقْرَ فِي الإِسْلاَمِ *

"Ислам динендә кабердә мал бугазлау юк".2

Җаһилият вакытында гарәпләр үлекләрне хөрмәтләү һәм гүя аның сәламәт вакытындагы изгелекләренә бүләк бирү нияте белән каберләренә барып дөяләр, сыер һәм башка хайваннар бугазлыйлар иде. Ислам шәригате мөсел-маннарны шундый мәгънәсез эштән тыйды. Бу хәдис шә-риф каберләр хозурында мал бугазлауның дөрес түгел икәнлеген бәян кыла.

Кылган гамәлләрнең савабын башкаларга багышлау-дан шәригать тыймый. Шул нәрсә сәбәпле багышланган кешегә берәр төрле файда булачакмы яки юкмы? Моны, әлбәттә, белеп булмый. Шулай булса да, бу эш Ислам ди-нендә тыелган эш түгел. Шуңа күрә бер кеше үзенең кыл-ган гамәлләренә башкаларны да кушса, савабын багыш-ласа, бик яхшы эш кылган булыр. Мал суеп, фәкыйрь-ләрне ашатса һәм шуның савабын берәр билгеле үлекнең рухына багышласа, зарар юк. Әмма, кирәк фәкыйрьләргә өләшү һәм кирәк башкача кылу белән булсын, үлек хо-зурына һәм кабер өстенә барып, мал бугазлау дөрес түгел. Бу беренчедән, җаһилият гадәтен һәм Ислам дине белән тыелган бер эшне кылу һәм, икенчедән, мал бугазлау ту-рысында мәзкүр үлек максат ителеп тотылу сәбәпле "ши-рек" һәм مَا أُهِلَّ بِهِ لِغَيْرِ اللَّهِ "Аллаһыдан башка затның исеме бе-лән бугазланган",1 дип тыю килгән нәрсә белән гамәл кы-лу була. Әгәр максат Аллаһ ризалыгы өчен бугазлау булса, аны кабергә алып бару шарт түгел, кабергә илтеп бугаз-ланган нәрсәне фәкать Аллаһы Тәгалә өчен бугазланган дияргә юл юк.

Болгар хәрабәсендәге каберләргә, хуҗалар тауларына, чишмәләргә, Баһаветдин Нәкышбәнди һәм Хуҗа Әхмәт Ясәви төрбәләренә, Өршәк буенда Җәгъфәр ишан, Чишмә авылында Кәшәнә һәм Санташ каберләренә барып, нәзер корбаннар бугазлаулар һәм шул корбаннар сәбәпле мәзкүр затлар һәм урыннарга якынаюлар яки шул кешеләр һәм урыннарны Аллаһ белән үз араларына арадашчы дип белү-ләр – шәригать тарафыннан тыелган гамәлләр, бозыклык һәм азгынлыктыр. Мондый юллар белән Аллаһы Тәгаләгә якынаю Рәсүлүллаһ тарафыннан өйрәтелгәне юк, сәхабә-ләр һәм табигыйннәрдән, сәләф галимнәреннән дә күче-релмәде. Рәсүлүллаһтан күчерелмәгән гамәл һәм гыйба-дәттән файда көтү мәгънәсезлектер.

Безнең бу сүзләребездән соң халыклар, әлбәттә, үзлә-ренең яман гадәтләрен ташларлар, үзләре хөрмәт иткән кайбер кешеләрнең хата сүзләрен Рәсүлүллаһның сүзләре-нә алмаштырырлар.

 

215 * لاَ عَقْلَ كَالتَّدْبِيرِ وَلاَ وَرَعَ كَالْكَفِّ وَلاَ حَسَبَ كَحُسْنِ الْخُلْقِ *

"Тәдбир дәрәҗәсендә акыл юк, усаллыктан тыелу ка-дәр тәкъвалык юк, гүзәл холык кадәр фазыйләт юк".1

Үзен һәм үзенең вазифасын белү һәм үзенә тиешле эшләр белән шөгыльләнү, үз өстенә төшәчәк хезмәтләргә хәзерләнеп тору тәдбирдер.

Дөнья гомере һәм адәмнәрнең хәятлары бик күп тук-талышлардан гыйбарәт булган озын бер сәфәргә охшый. Бу тукталышларның беренчесе бишек булса, иң соңгысы кабер. Кайбер тукталышлар арасында юл яхшы һәм кайбер тукталышлар арасындагы юллар бозык булганы кебек го-мер һәм хәят сәфәрендәге кайбер вакытлар файдалы һәм кайберләре бик бозык нәрсәләр белән үтә. Шушы бозык тукталышларда мәшәкатьне азрак тартыр һәм мөмкин ка-дәр рәхәтрәк йөрер өчен адәм баласының үз-үзен тануы, үз вазифасын белүе лязем. Бу нәрсәләрнең бердәнбер юлы гүзәл холыклы булу һәм Аллаһыга тәкъвалык кылу.

Тәкъвалыкны максат һәм гүзәл холыкны үзләренә зиннәт итеп алучылар һәр эшләрен белеп һәм аңлап эш-ләрләр, гамәлләре бәрабәренә бүләкне Аллаһыдан башка-лардан көтмәсләр, форсатларын, вакытларын исраф кыл-маслар.

Малларын һәм дәүләтләрен исраф итү бер мәртәбә тәдбирсезлек булса, форсатны, вакытны исраф итү ун мәр-тәбә тәдбирсезлектер.

Вакытны, форсатны исраф кылу кадәр үкенечле эш һәм һәрбер беткән нәрсәне яңадан табу мөмкин булса да, вакытны табу мөмкин түгел. Үтеп киткән көннәр, артта калган сәгатьләр һәм минутлар инде мәңгегә үттеләр, кире кайтмыйлар. Вакыт, заман һәм форсатлар Аллаһы Тәгалә-нең иң зур нигъмәтләреннән булганнары өчен аларны со-ңыннан үкенерлек урыннарга сарыф итү дөрес булмас. Иң үкенечле һәм хәсрәтле сүз "инде вакыт үтте!" дигән сүз.

Гүзәл холыкның иң зур фазыйләт икәнлегендә шик юк. Ләкин кайбер вакытта холыкларның гүзәл һәм гүзәл түгелләрен аеру турысында бераз мөшкеллек туа. Ялган сөйләү, урлау, хыянәт итү кебек эшләр һәрвакыт бозык холык, амәнәткә тугрылыклы булу кебек нәрсәләр һәрва-кыт гүзәл холык булса да, сабыр, гайрәт һәм яклау кебек эшләр турысында кайбер вакыт шөбһә була. Бу нәрсәләр дәва кебек булып, тиешле үлчәүләренә җитмәгәндә әсәр-сез һәм үлчәүләреннән арткан вакытта агу булырга мөмкин. Шуның өчен бу холыкларның дәва һәм агу була-чак үлчәүләрен белү лязем. Моны белер өчен яхшы тәҗри-бәләр, Рәсүлүллаһ һәм сәхабәләрнең йөреш-торышларын һәм гадәтләрен яхшы белергә кирәк.

 

216 * لاَ كَبيِرَةَ مَعَ الاِسْتِغْفَارِ وَلاَ صَغِيرَةَ مَعَ الإِصْرَارِ *

"Тәүбә кылынып торылганда зур гөнаһ һәм һәрвакыт кылып торылганда кечкенә гөнаһ юк".

Ягъни, әгәр тәүбә ителсә зур гөнаһлар да юкка чыга, ә һәрвакыт эшләнеп торса, кечкенә гөнаһлар да зурга әйлә-нә.

Гөнаһларның зурлары һәм кечкенәләре бар икәнлеге Коръән Кәрим һәм хәдисләрдән мәгълүм (15 нче хәдис), ләкин кайсы гөнаһлар зур һәм кайсы гөнаһлар кечкенә икәнлеге хакында гыйлем әһелләре арасында каршылык бар. Бу низагны бу мәддәләргә җыярга мөмкин:

1) Бөтен шәригатьләр каршында хәрам саналган нәр-сә зур гөнаһ булып, аннан башкалары кечкенә гөнаһлар.

2) Аллаһы Тәгаләгә ышану юлларын бикли торган нәрсәләр зур гөнаһ һәм аннан башкалары кечкенә гөнаһ.

3) Малларга, тәннәргә зарар китерүгә сәбәп булган гөнаһлар – зур, башкалары – кечкенә.

4) Һәр гөнаһ үзеннән кечкенәгә күрә зур һәм үзеннән зурга күрә кечкенә.

5) Кайсы гөнаһның зур һәм кайсы гөнаһның кечкенә икәнлеге мәгълүм түгел, бәлки Кадер кичәсе кебек билге-сез.

6) Аллаһы Тәгалә тыйган гөнаһларның һәрберсе зур һәм аннан башкалары кечкенә.

7) Дөньяда җәза һәм ахирәттә тәмуг булачагы белән хәбәр бирелгән гөнаһлар зур һәм аннан башкалары кеч-кенә.

Бу аңлатмаларның кайберләренә күрә зур гөнаһлар җиде, кайберләренә күрә унҗиде һәм кайберләренә күрә туксаннан артык.

Һәрхәлдә, Аллаһы Тәгаләгә ширек кату, ата-ананы рәнҗетү, хаксыз җирдә кеше үтерү, ялган ант итү, ятим хакын ашау, пакь хатыннарны зина белән гаепләү, зина кылу, исраф кылу, исерткеч эчү, Аллаһының рәхмәтеннән өметсез булу, үз баласын миннән түгел дип кире кагу, намаз укымау, мөселманнарның абруйларын түгү һәм сүз йөртү кебек нәрсәләр зур гөнаһлардан.

Бу хәдискә күрә бөтен зур гөнаһлар тәүбә белән зур гөнаһлыктан чыгалар һәм даим кылу сәбәпле кечкенә гө-наһлар да зур гөнаһ булалар. Асыл затында кечкенә булса да, адәм баласы бер гөнаһны даим кыла башласа, аның гө-наһ икәнлеген фикерли алмый һәм аны кылырга вөҗданы газапланмый, бәлки шул эшне үзенә гадәт итеп ала һәм шуның белән ләззәтләнә, тыючыларга колак салмый һәм нәсыйхәт кылучыларны сөйми башлый. Шушы хәлләр сә-бәпле кечкенә гөнаһлар зур гөнаһлар җөмләсенә керәләр.

 

217 * لاَ يَبِعِ الرَّجُلُ عَلَى بَيْعِ أَخِيهِ وَ لاَ يَخْطُبْ عَلَى خِطْبَةِ أَخِيهِ إِلاَّ أَنْ يَأْذَنَ لَهُ *

"Сату-алу вакытында һичкем үзенең кардәше арасына кермәсен һәм һичкем кардәше килешкән хатын-кызга яу-чы җибәрмәсен! Мәгәр кардәше рөхсәт бирсә, ул вакытта зарар юк".1

Бер кеше бер нәрсә сатулашып, кыйммәте хакында килешеп торган вакытта, хак арттырып алу, шулай ук ни-ках турысында берәр төрле вәгъдәләшеп торган вакытта арага керү вафасызлык була. Ул килешүче кешедән рөхсәт алырга яки аларның өзелешүләрен көтәргә тиеш.

 

218 * لاَ يَحِلُّ لِمُسْلِمٍ أَنْ يَهْجَرَ أَخَاهُ فَوْقَ ثَلاَثٍ يَلْتَقِيَانِ

فَيَصُدُّ هَذَا وَ يَصُدُّ هَذَا وَ خَيْرُهُمَا الَّذِى يَبْدَأُ بِالسَّلاَم *

"Мөселман кеше үзенең дин кардәшеннән киселешеп өч көннән артык торырга тиеш түгел. Болар очрашалар да, киселешүләре сәбәпле, монысы үзенә карап бер якка, те-гесе үзенә карап икенче якка китәләр. Боларның иң яхшы-сы – башлап сәлам биргәне".1

Ике мөселман арасында бәндәчелек белән ачу һәм үп-кә чыккан булса, өч көнгә кадәр киселешеп торганга газап һәм җәза юк. Чөнки инсаннарның ачулары килүе табигый. Ләкин шул ачуны өч көн эчендә бетерү һәм яңадан әүвәл-ге кебек мөнәсәбәтне кайтару лязем. Имам Әхмәт бу хак-та: "Өч көннән артык бер-берсен ташлашып торучылар хаксызлык кылучылардан булырлар, башлап сәлам бирү-ченең сәламен икенчесе кайтармаса аның сәламен фәреш-тәләр кайтарырлар, әгәр шул хәлдә вафат булсалар, җән-нәттә бергә булмаслар",2 дигән хәдисне риваять итә.

 

219 * لاَ يَدْخُلُ الْجَنَّةَ نَمَّامٌ *

"Сүз йөртүче җәннәткә кермәс".3

Исламда сүз йөртү зур гөнаһлардан санала. Гадәттә, сүз йөртү һәм гайбәт сөйләү белән нәсел-нәсәпләре саф булмаган кешеләр шөгыльләнә. "Зинадан туган бала гына кешеләр арасында сүз йөртер", дигән элеккеләрдән калган сүз бар.

Сүз йөртү һәм яла ягу сәбәпле бик күп гаепсез кеше-ләр мәртәбәләреннән мәхрүм ителәләр, халык күзеннән төшәләр, абруйларыннан аерылалар, ватаннарыннан сөре-ләләр, дәүләт һәм байлыкларыннан мәхрүм булалар, шәх-си һәм гомуми эшләреннән тукталалар, гаиләләреннән һәм газиз балаларыннан, таныш-белешләреннән ерак-лашалар, гыйльми әсәрләр һәм дини язулар юк була, уку урыннары ябылып, шәкертләр гыйлем алу һәм Аллаһ исе-мен өйрәнүдән мәхрүм калалар. Аллаһы Тәгалә сүз йөртү-челәрне оҗмахка кертмәсә, – бер дә гаҗәп түгел.

 

220 * لاَ يَزَالُ طَائِفَةٌ مِنْ أُمَّتِي ظَاهِرِينَ حَتَّى يَأْتِيَهُمْ أَمْرُ اللهِ وَ هُمْ ظَاهِرُونَ *

"Өммәтемнән бер төркем хаклык үзәрендә булырлар. Алар Аллаһы Тәгаләнең әмере килгәнгә кадәр шул хәллә-рендә дәвам итәрләр".1

Мөселманнар өсләренә авыр көннәр киләчәге хакын-да хәдисләр күп. Шуның белән бергә Ислам дине сәламәт торачагы һәм мөселманнардан бер төркем һәр гасырда хаклыкка һәм Ислам диненә хезмәт итәчәкләре хакында да хәдисләр бар. Монда зекер ителгән хәдис шәриф тә шул җөмләдән. Бөтен диннәрдән өстен булачак бер "дин"-гә иярүчеләр арасында һәрвакыт бер төркем хаклыкта дә-вам итәчәге табигый.

هُوَ الَّذِي أَرْسَلَ رَسُولَهُ بِالْهُدَى وَدِينِ الْحَقِّ لِيُظْهِرَهُ عَلَى الدِّينِ كُلِّهِ وَكَفَى بِاللَّهِ شَهِيدًا

"Ул Аллаһ Үзенең Рәсүлен көчле һидәят һәм хак дин белән җибәрде, ул хак дин Исламны барча диннәрдән өс-тен кылу өчен, синең пәйгамбәрлегеңә, Исламның хак дин икәнлегенә һәм аның өстен булачагына гуаһ булырга Ал-лаһ үзе җитә".2

Милләтләрнең күтәрелүләренә, бөтен барлыкның сер-ләреннән хәбәрдар булуларына, дөнья һәм ахирәт сәга-дәтенә ирешүләренә булган шартларның һәрберсе Ислам динендә бар. Бу шартларның кайберләре болар:

1) Акылның хорафәт һәм төпсез, ялгыш уй керләрен-нән пакь булуы. Чөнки бу нәрсәләр акыл белән хакыйкать арасында пәрдә булып торалар, шул сәбәпле акыл белән хакыйкать бер-берсенә күренмиләр. Моның өстенә бу нәр-сәләр белән пәрдәләнгән акыл үз вазифасын үти алмый, бәлки һәртөрле ялгыш уй-фикерләргә ышана. Мондый ке-шеләр курку, икеләнү һәм һәрнәрсәдән шөбһәләнүгә ду-чар була. Сәфәргә чыккан вакытларында юл аркылы бер нәрсә үтеп китү яки карга һәм саескан кебек кош тавышы ишетелү, тән тарту һәм төш күрүдән шомланучылар һәм шикләнеп йөрүчеләр шундый акыллары пәрдәләнгән ке-шеләр. Исламның бөтен нигезе акылны буш уй һәм хора-фәтләрдән саклау һәм һәр сүзне аңа карап сөйләүдән гый-барәт. Ислам дине акылны тәүхид нуры белән нурлан-дыра, галәмдә идарә итүче ялгыз Аллаһы Тәгалә Үзе генә икәнлеген игълан итә.

2) Кәмаләт булдыру. Кәмаләт булдыру һәм милләт-нең һәрбер әгъзасы үзен сәләтле санау һәм кулыннан эш килә дип белү, Аллаһ теләсә, башым Гарешкә терәлгәнче күтәреләм", – дип йөрү һәм шуңа ышану һәм тырышу милләтләрнең сәгадәтләренә сәбәп икәнлегендә низаг юк. Шундый милләтләр генә дөньяда бәхетле, рәхәт көн кү-реп, җир йөзенә хуҗа булалар. Әмма кәмаләтне булды-рырга кызыкмаган һәм үз-үзләренә ышанмаган, бәлки "безнең кулдан килми, ул эшне безнең халкыбыз эшли ал-мый", – дип йөргән кавемнәр шушы фикерләре һәм гакый-дәләренең тәэсире белән көннән-көн түбән китәләр, бер кимчелектән икенчесенә төшә баралар. Ислам дине үзенең иярүчеләрен кәмаләткә дәгъват итә, гыйлем һәм мәгъри-фәт алу белән боера, бөтен җир йөзе инсаннар мәнфәгате өчен яратылганлыгын хәбәр бирә, һәркем тырышлык күр-сәтергә тиеш икәнлеген белдерә.

3) Игьтикад дөрес булу. Милләтләрнең сәгадәтләренә сәбәп булган нәрсәләрнең берсе игътикад дөрес булу. Игъ-тикадлар зан һәм чамалау, ата-бабалардан, әбиләрдән кал-ган сүзләргә, дәлилсез нәрсәләргә түгел, бәлки дөрес дә-лилләргә корылырга һәм һәрбер гакыйдәнең дәлиле үзе белән берлектә торырга тиешле. Шушы вакытта гына "акыл" үз эшен эшләүче һәм үз вазифасы башында торучы булыр. Кешеләргә ияреп, уй һәм чамалауларга таянып игъ-тикад итүчеләрнең акыллары буш һәм эшсез калыр. Эшсез акыл белән башсыз адәм арасында аерма булмас. Ислам дине исә бу ноктага һәммә нәрсәдән артык әһәмият бир-гәнлеге мәгълүм. Ислам дине дәлилсез игътикад итүче-ләрне уй һәм чамалауларга иярүчеләрне шелтәли һәм Ки-сәтә, аларны хайван мәртәбәсендә күрә, бер шәргый хөкем бәян иткән вакытында аннан максат нинди нәрсә икәнле-ген аңлатып үтә.

4) Гакыйдәләр, әдәпләр, хөкем һәм һәртөрле гамәл-ләр халыкларның мәнфәгатьләренә муафыйк булу. Ислам шәригатендә булган хөкемнәр, әдәп һәм гамәлләр дөнья йөзендә булган халыкларның мәгыйшәтләренә муафыйк икәнлеге кояш кебек мәгълүм. Анда булган хөкемнәрнең нәтиҗәсе дин һәм нәфесне, акыл һәм абруйны, мал һәм җанны саклаудан гыйбарәт. Әгәр Ислам диненә бер бозык нәрсә яки файдага каршы бер эш нисбәт ителә торган бул-са, ул нәрсә катгый сурәттә Ислам диненнән булмас. Әгәр дә шундый бер эш Ислам галимнәренә тагылса, аның өчен Ислам дине җавап бирмәс.

5) Милләтнең динле, гыйлем һәм мәгърифәтле булуы өчен тырышучы бер төркемнең булып торуы һәм бу төр-кемнең һәртөрле киртәләргә илтифат итми, үз юлында дә-вам кылуы. Шундый бер төркемнең булуы өммәтләрнең сәгадәтләренә сәбәп икәнлеге мәгълүм. Чөнки болар һәр-вакыт юлбашчылык итеп торырлар, яхшы һәм яман әхлак-лар хакында милләткә мәгълүмат биреп, яманнарыннан нәфрәтләндерерләр һәм яхшыларына кызыктырырлар. Ха-лыклар исә ахирәт кирәкләре хакында да, дөнья кирәкләре хакында да дәрес алырга, өйрәнергә мохтаҗлар. Мөгаллим булмаганда халыклар бу дәресләрне кемнәрдән алсыннар? Араларында милләтләрнең холыкларын төзәтеп, нәфеслә-рен тазартып торучы мөгаллимнәр булмаса, моны форсат белеп, шайтан мөгаллимлек кыла башлар һәм азгынлык диңгезенә батырыр. Бу эш милләтнең сәгадәтенә түгел, бәлки бәхетсезлегенә сәбәп булыр. Шуның өчен милләт эчендә яхшылыкка боерып, яман эшләрдән тыеп, диннәр-не өйрәтеп, дөньяларны белдереп, гыйлем һәм мәгърифәт турысында юлбашчылык итеп торучы бер таифәнең булуы лязем. Бу нәрсә – Ислам диненең терәкләреннән берсе.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 63 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)