Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 1 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 2 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 4 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Бу урында зекер ителгән хәдис шәрифтәге төркемнән максат Коръән һәм хәдис әһелләре булачагы үзеннән-үзе мәгълүм.

221 * لاَ يَزْنِي الزَّانِي حِينَ يَزْنِي وَهُوَ مُؤْمِنٌ وَلاَ يَسْرِقُ حِينَ يَسْرِقُ

وَهُوَ مُؤْمِنٌ وَلاَ يَشْرَبُ حِينَ يَشْرَبُهَا وَهُوَ مُؤْمِنٌ وَالتَّوْبَةُ مَعْرُوضَةٌ بَعْدُ *

"Зина кылучы шул эшне мөэмин хәлдә кылмас, ур-лаучы шул эшне мөэмин хәлдә эшләмәс, исерткеч эчүче мөэмин хәлдә эчмәс. Ләкин әле тәүбә ишеге ябык түгел".1

Дөньяда булган бозыклык һәм әхлаксызлыкның ана-лары шул өч нәрсә икәнлеге мәгълүм. Шулар аркасында нәсел-нәсәпләр бозыла, тынычлык югала, акыл нигъмәте һәлак була.

Бу нәрсәләр Ислам дине каршында зур гөнаһлардан булып, хәләлгә саналып эшләнгән вакытта адәмнәрдән иман чыгар, әмма гөнаһ икәнлекләрен белә торып, нәфе-сен җиңә алмаганнан эшләсәләр, ул вакытта иман үзе тү-гел, бәлки нуры гына чыгар. Һәр ике хәлдә дә тәүбә ки-рәк.

Урлау хакында бу заман хөкүмәтләренең кануннары каты булса да, башкаларга зарар китермәү шарты белән эчү һәм зина кылу кебек эшләрне катгый сурәттә тыймый-лар. Бу эшләр һәм шулар кебек булган бозыклыклар ха-кында халыклар үз ихтыярлары белән йөриләр һәм үз вөҗ-даннарына күрә хәрәкәт итәләр. Кешенең үз дине һәм үз акылы, үз инсафы һәм үз вөҗданы тыймаса, башка нәрсә тыймый. Зина өчен махсус йортлар ачыла һәм шунда тору-чылар табиблар күзәтүе астында тора. Оят-хәяләре бул-маган ирләр, хатыннар сатлык хайваннар урыннарында йөриләр Азгын кешеләр һичкемнән тартынмый һәм кызар-мый үзләренең азгынлыклары белән мактаналар, ахмак-лыкларын ачык сөйләп йөриләр. Инде бу заманда гыйф-фәт сүзе урынсыз бер сыйфат хөкеменә кереп бара. Алла-һы Тәгалә ярдәм бирмәсә, бәндәнең үз дине һәм үз акылы сакламаса, бу бозыклыкларга гарык булырга юллар ачык. Бәлки бу эшләргә заман һәм мәгыйшәт үзгәрүләрнең дә катнашы бардыр. Ләкин без борынгы халыкларны фәреш-тәләр, ә борынгы шәһәрләрне Фирдәвес җәннәтләре иде димибез. Шуңа күрә элекке заман белән хәзерге заман ара-сындагы аерма бик зур булмаса кирәк.

Ахмаклыкка дучар булган кавемнәрнең һәрберсе җир йөзеннән юкка чыктылар һәм һәрберсе олы һәлакәтләргә очрап килделәр. Әмма бу егерменче беренче гасыр мәдә-нияты моңа каршы тора алырмы, яки элеккеләре юлыннан бетү ягына юл тотармы? Моны белмибез. Белгән нәрсәбез шул ки, мөселманнар мондый фәхешләрдән тыелырга, акылларын һәм инсафларын сакларга, ахмаклык, бозык-лык һәм уйнашлардан ерак торырга тиешләр. Бу нәрсәләр-нең ахыры хәерле булмас. Нәфес теләкләренә бирелүнең нәтиҗәсе бер генә үкенү түгел, бәлки бик күп үкенүләр-дән гыйбарәт булачак.

Зина белән исерткеч фаш булу дин зәгыйфьләнүнең иң көчле дәлилләреннән берсе. Зина фаш булуның иң зур этәргечләре ирләр икәнлегендә шөбһә юк. Болар пакизә хатыннарны аздыралар да, соңыннан бөтен гаепне хатын-нар өстенә ташлыйлар. Кайбер кешеләрнең үз хатыннарын чапан асларында йөртеп тә, үзләре уйнаш белән көн киче-рүләре риваять ителә. Ихтимал, болар үзләре башка ха-тыннарны аздырып та, үз хатыннарының гайффәт белән торачакларын уйлый торганнардыр. Ләкин хатыннарны га-фиф итә һәм бозыклыктан саклый торган нәрсә чапан тү-гел, шәл дә түгел, бәлки тәрбия һәм акыл, дин һәм инсаф – болар өстенә ирләрнең үзләренең саф булулары. Үзләре саф булмаган һәм кеше гаиләләрен бозудан курыкмаган ирләрнең хатыннары да гыйффәтле булу шикле. Шуның өчен булса кирәк, Рәсүлүллаһ: عِفُّوا تَعِفُّ نِسَاؤُكُمْ "Гыйффәтле булыгыз – хатыннарыгыз да гыйффәтле булыр", – дигән. Үзең нинди гамәл кылсаң, аның җәзасын да шул төсле булганын күрерсең, ни чәчсәң, шуны урырсың. Кешеләр зарарына син нинди хәйләләр корсаң, кешеләр дә синең зарарыңа шундый хәйлә корырлар. Бозыклык кылыр өчен кеше хатыны нинди юллар тапса, синең хатының да шун-дый юллар табар. Халыкларны алдаучылар үзләренең ал-данмауларыннан һәм башкаларның гаиләләрен пычрату-чылар үз гаиләләренең пычрануыннан имин булмасын-нар!..

Зина шәригать җәһәтеннән генә түгел, бәлки тыйб җәһәтеннән дә тыелган. Исерткеч эчү дә шулай. Бу хәдис шәрифнең шәрхен язган вакытыбызда заманыбыз табибла-рыннан берсе тарафыннан язылган бер әсәрнең бу хакта булган бер бүлеген укып чыктык. Христиан мәзһәбенә ка-раган һәм Америкада иң мәшһүр тыйб мәдрәсәсендә гый-лем алган бу табиб шәһвәткә бирелү һәм җенси әгъзала-рын котыртудан шулкадәр курка, бу эшнең тыйб җәһәтен-нән булган зарарларын саный һәм күрсәтә ки, Ислам ди-нендә булган васыятьләр һәм нәсыйхәтләрнең хикмәтлә-ренә һәм урынлы икәнлекләренә хәйран калмый мөмкин түгел.

Мәзкүр табиб бу зарарлы нәрсәдән саклану хакында түбәндәге нәсыйхәтләрне яза: "Яшьләрне азгын кешеләргә катнаштырмагыз, гыйшык һәм мәхәббәт хакында язылган романнарны укытмагыз, әдәпсез һәм оятсыз нәрсәләр күр-сәтелә торган театрлар һәм кинотеатрларга җибәрмәгез, балаларыгыз хакында кешеләрнең: "Кыргый булып үсә, кешегә катнаша белми, сөйләшә алмый, үзен күрсәтергә кулыннан килми", – дип сөйләүләре, балаларыгызның бо-зылып, азып китүләренә күрә – ун мәртәбә, йөз мәртәбә яхшы, эшсез һәм шөгыльсез ятуларына ирек бирмәгез, ва-кыты җитү белән шәригать кушканча өйләндерегез!".

Бу нәсыйхәтләргә шәрехләр һәм тәфсирләр язарга ха-җәт юк, һәрберсе Ислам дине тарафыннан кылынып кил-гән нәрсәләр.

"Тәүбәсе кабул" һәм "тәүбә ишеге ачык" дигән сүз-ләрнең мәгънәсе: "Ихлас белән кылынган тәүбәне Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт һәм мәрхәмәте белән кабул итәр", дигән сүз. Юкса, Аллаһы Тәгалә һичбер эшне кылырга мәҗбүри түгел. Хата эштән бөтенләй саклану соңыннан тәүбә кылуга күрә яхшырак.

222 * لاَ يَشْرَبَنَّ أَحَدٌ مِنْكُمْ قَائِماً فَمَنْ نَسِيَ مِنْكُمْ فَلْيَسْتَقِئْ *

"Берегез дә аяк өстендә булган хәлдә эчмәсен, әгәр онытып эчсә, косарга тырышсын!"1

Белә торып, эшләгән кешегә дә шушы хөкем. "Косар-га тырышу" белән әмер итү шушы эшнең тиешсез икәнле-ген белдерү өчен.

Ибне Габбасның: شَرِبَ النَّبِيُّ قَائِمًا مِنْ زَمْزمَ "Рәсүлулла зәм-зәм суын аяк өстендә эчте",2 – дигән сүзе, Галинең аяк өс-тендә су эчкәннән соң:

إِنَّ نَاسًا يَكْرَهُ أَحَدُهُمْ أَنْ يَشْرَبَ وَهُوَ قَائِمٌ وَإِنِّي

رَأَيْتُ النَّبِيَّ فَعَلَ كَمَا رَأَيْتُمُونِي فَعَلْتُ

"Кайбер кешеләр аяк үзрә эчүне мәкруһ күрәләр, хәл-буки, мин Рәсүлүллаһның минем кебек аяк үзәрендә эчкә-нен күрдем",1 диюе һәм Ибне Гомәрнең:

كُنَّا نَأْكُلُ عَلَى عَهْدِ رَسُول اللَّهِ وَنَحْنُ نَمْشِي وَنَشْرَبُ وَنَحْنُ قِيَامٌ

"Без Рәсүлүллаһ вакытында йөреп ашый һәм басып эчә идек",2 – дип сөйләве һәм бер сәхабәнең:

رَأَيْتُ رَسُولَ اللَّهِ يُصَلِّي يَتَنَفَّلُ عَنْ يَمِينِهِ وَعَنْ شِمَالِهِ

وَرَأَيْتُهُ يُصَلِّي حَافِيًا وَمُتَنَعِّلاً وَرَأَيْتُهُ يَشْرَبُ قَائِمًا وَقَاعِدًا

"Мин Рәсүлүллаһның нәфел намазын уң ягыннан да, сул ягыннан да укыганын күрдем, аның ялан аяк һәм аягы-на кигән килеш намаз укыганын күрдем, һәм аның басып һәм утырып эчкәнен күрдем",3 дигәне риваять ителә.

Нәтиҗә: аяк үзрә эчүдән тыйган хәдисләр дә һәм дө-реслекне белдерә торган риваятьләр дә бар. Бу ике тараф дәлилләрен тикшергәннән соң күпчелек: "Аяк өстендә ашау һәм эчү шәригать каршында дөрес, бу эшне эшләүче гөнаһлы булмый, әмма саклану яхшы", – диләр. Шуңа кү-рә дөреслек һәм тыю хакында булган хәдисләрнең һәрбер-се үз урынында була.

223 * لاَ يُلْدَغُ الْمُؤْمِنُ مِنْ جُحْرٍ وَاحِدٍ مَرَّتَيْنِ *

"Мөэмин кеше бер тишектә булган еланнан үзен ике мәртәбә чактырмас".4

Хәдис шәриф мөэмин кеше бер төрле сәбәп белән ике мәртәбә алданмас, сакланыр, акылы һәм фикере, аң һәм күңел күзе бер урында ике мәртәбә алданудан тыяр дигән-не белдерә.

Мәзкүр сүз мәсәл итеп кулланыла һәм ул мөгамәлә-нең бик күп урыннарына яраклы.

Дөньяда мәгыйшәт итүчеләрдән кем генә булса да, хата эш кылуы мөмкин һәм кыла да. Бу гаеп эш түгел. Ха-та кылудан куркучылар өчен һичбер эш эшләми тору ти-ешле була. Гаеп исә бертөрле хатаны ике мәртәбә эшләү-дә. Адәм баласы әүвәл хатасыннан дәрес алырга һәм икен-че мәртәбә шул хатаны кабатламаска тиеш. Хәдис шәриф-тән максат шул.

224 * لاَ يَمُوتُنَّ أَحَدُكُمْ إِلاَّ وَهُوَ يُحْسِنُ بِاللَّهِ الظَّنَّ *

"Сезнең һичберегез Аллаһы Тәгалә хакында яхшы уйда булмыйча үлмәсен!.."1

Аллаһы Тәгалә хакында яхшы уйда булу аңа мәхәб-бәт кылу һәм әмерләрен җиренә китерү хакында тырышу, мәрхәмәт һәм шәфкать итүен өметләнүдән гыйбарәт. Әм-ма "Аллаһы Тәгалә ярлыкар әле", дип гел игътибарсыз йө-рү һәм бозыклыкка чуму хөсне зан түгел, бәлки алдану-дыр.

"Үзенең җирен яхшы сөреп һәм яхшы орлык чәчкән-нән соң гына: "Аллаһы Тәгалә бирер әле" дип уйлау ярый, чәчмәгән һәм карамаган җире хакында: "Аллаһы Тәгалә бирер", дип тору ахмаклык икәнлеге мәгълүм.

Үлгән вакытта бәндә үткәндәге кимчелекләренә үкен-сә, инде моннан соң андый ярамаган эшләрне ташлар идем дип карар кылса, һәм шуның белән Аллаһы Тәгалә шаять рәхмәтеннән ташламас, дип өмет кылса, бу бик яхшы эш. Хәдис шәриф тә шушы хәлне аңлата. Аллаһы Тәгалә бән-дәләрнең үз уйларына муафыйк мөгамәлә итәчәк. Шуның өчен, бигрәк тә, соңгы сәгатьләрдә Аллаһының рәхим-шәфкатеннән өметсез булу һич ярый торган эш түгел. Дө-рес, сәламәт һәм һәрбер эш кулыннан килгән вакытта һәм куркырга һәм өмет итәргә тиешле. Әмма ахыр сәгатьләрдә кулдан ихтыяр киткәннән, тәүбә кылудан һәм күңел га-мәленнән башка күп эш калмаганнан соң бердәнбер чара – Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә сыену һәм Аның хакында яхшы уйда булу.

 

225 * ِلأَنْ يَأْخُذَ أَحَدُكُمْ حَبْلَهُ ثُمَّ يَغْدُو إِلَى الْجَبَلِ

فَيَحْتَطِبَ فَيَبِيعَ فَيَأْكُلَ وَ يَتَصَدَّقَ خَيْرٌ مِنْ أَنْ يَسْأَلَ النَّاسَ *

"Берегезнең бау алып та, тауга барып утын җыюы, шуны китереп сатуы һәм шуннан садака бирүе – кешеләр-дән сорануга караганда яхшырак".1

Хакыйкатьтә, мөселман кеше иң элек Аллаһы Тәгалә-гә һәм соңыннан үзенә таянырга һәм үз тырышлыгы белән дөнья көтәргә тиешле. Сорану кирәк авыздагы тел белән һәм кирәк башкача булсын – ул иң начар һәм иң соңгы бер эш. Адәм баласы өчен үзенең уң кулыннан якын дусты бу-лырга мөмкин түгел.

Үз тырышуы белән мал табу сәбәпле адәм баласының күңеле күтәрелә, холкы яхшылана, кызыгуы арта, гайрәте үсә, әмма кешегә ышанып тору сәбәпле бу нәрсәләр зә-гыйфьләнә, түбән төшәләр бәлки бөтенләй бетәләр һәм кеше кадерсез булып кала.

Дөньяда никадәр гыйлем әһелләре, фән кешеләре, ачучы һәм уйлап табучылар, һөнәр һәм сәнәгать кешеләре булса, шуларның һәрберсе читләргә түгел, бәлки үзләренә таянып тырышучылардыр.

* 226 ِلأَنْ يَهْدِىَ اللهُ عَلَى يَدَيْكَ رَجُلاً

خَيْرٌ لَكَ مِمَّا طَلعَتْ عَلَيْهِ الشَّمْسُ وَغَرُبَتْ *

"Аллаһы Тәгаләнең синең сәбәпле бер кешегә һидәят бирүе – синең өчен кояш чыгып һәм кояш баеган арасын-дагы нәрсәләрнең һәммәсен садака итеп бирүеңнән яхшы-рак".

Ягъни, әгәр шәкерт укытучылар, гыйлем таратучы-лар, мәктәп һәм мәдрәсә файдасына мал сарыф итүчеләр "безнең сәбәпле адәм балалары һидәят тапсыннар иде" дип ният итсәләр, әлбәттә, бу хәдистә әйтелгәнчә, җир йө-зендәге бөтен нәрсәне садака итеп биргәннең савабын алырлар.

 

227 * لَعَنَ اللهُ الرَّاشِيَ وَالْمُرْتَشِيَ وَالرَّائِشَ الَّذِي يَمْشِي بَيْنَهُمَا *

"Ришвәт бирүчегә, алучыга һәм ике арада йөрүчегә Аллаһының ләгънәте булсын!"1

Ришвәт – үз файдасына хөкем итсен яки сүз сөйләсен һәм тавыш бирсен өчен казый һәм хакимнәргә һәм кулла-рында эш булган кешеләргә бирелә торган мал һәм бүләк. Ришвәт алуның хәрамлыгына Аллаһы Тәгаләнең:

وَلا تَأْكُلُوا أَمْوَالَكُمْ بَيْنَكُمْ بِالْبَاطِلِ "Малларыгызны үз арагызда хыянәт юлы белән ашамыгыз",2 дигән аяте дәлил була.

Кайбер шәригать белгечләре ришвәтне бу төрләргә аералар: 1) Казый булыр өчен ришвәт бирү. Бу алучы һәм бирүче өчен дә хәрам булып, бу юл белән казыйлыкка ке-рүче кеше шәригать каршында казый булмый. 2) Үз фай-дасына хөкем иттерер өчен казыйга бирү. Монысы да алу-чы һәм бирүченең һәр икесе өчен хәрам, хөкеме кирәк хаклы булсын һәм кирәк хаксыз булсын. 3) Үзенең малына яки нәфесенә хаксыз булачак золымны җибәрү өчен бирү. Монысы алучы өчен генә хәрам.

Электән бүләк бирү гадәтләре булмаган, яки берәр төрле эшләре булган кешеләрдән казыйларга бирелә тор-ган бүләкләр ришвәттер. Электән бүләк бирү гадәтләре булган кешеләрнең (әгәр хөкемгә мөнәсәбәтле эшләре булмаса) әүвәлге гадәттән артык булмау шарты белән бү-ләкләрне алуны дөрес күрүчеләр бар.

 

228 * لَعَنَ اللهُ قَوْمًا اتَّخَذُوا قُبُورَ أَنْبِيَائِهِمْ مَسَاجِدَ *

"Пәйгамбәрләренең каберләрен мәчет итеп тотучы ка-вемгә Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылсын!"1

Кабер иясенә табынуга сәбәп булмасын өчен Ислам шәригате каберләр янында намаз укудан тыйган. Бу хөкем Рәсүлүллаһ һәм сәхабәләр заманына гына хас түгел, бәлки бөтен урыннар һәм заманнар өчен гомум.

Әгәр дә мәчет урын шул җирдә туры килгәнлектән генә корылган булса, ул вакытта бу хәдис хөкеме йөрми. Бәлки бу хәдис һәм шуның мәгънәсендә булган башка хә-дисләр мәетне максат итеп төзелгән мәчетләрдә булган на-мазлар хакында.

Зиярат кылу нияте белән кабергә барганнан соң, шул мәеткә якынаюны ният итеп яки аннан берәр төрле файда өмет кылып намаз уку, гомумән, дөрес түгел. Мәгәр фарыз намазы үтеп китү хәвефе булса, мәетне игътибарга алмау шарты белән кабер хозурында намаз укудан зарар булмас.

Китап, Сөннәт гыйлемнәре һәм үткәндәгеләрнең хәл-ләре белән таныш булган галимнәр бу хәдис рәвешендәге хәдисләр белән дәлилләп каберләр өстенә биналар салу һәм шәмнәр яндырудан тыялар. Әмма галәмәт өчен таш утырту яки агач үстерү һәм шул ташка мәетнең исемен язу һәм гаиләсен күмәр өчен дип билге кую мәкруһ булмаса кирәк.

 

229 * لَعَنَ اللهُ الْوَاصِلَةَ وَ الْمُسْتَوْصِلَةَ وَ الْوَاشِمَةَ وَ الْمُسْتَوشِمَةَ *


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 52 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.025 сек.)