Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница

Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 1 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 2 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 4 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Олыларның кадерләре беленүнең ничек булырга ти-ешлеге күп кешеләргә мәгълүм булганлыктан, бу урында ул турыда озын бәхәс кылырга хаҗәт юк. Әмма кечке-нәләр һәм яшьләрнең хөрмәтләре кылынуның ничек бу-лырга тиешлеге бик күп адәмнәргә мәгълүм булмаганлык-тан, бераз сөйләп узудан зарар булмас.

Яшьләр һәм кечкенәләргә мәрхәмәтле булу аларны иркәләп тоту дигән сүз түгел. Бәлки, мәрхәмәтле булу бе-лән иркәләү бер-берсенә бөтенләй башка нәрсәләр. Ба-ланы артык иркәләү һәм сораган һәрбер нәрсәсен биреп тору һәм гаилә эчендә аны падишаһ итү – иң зарарлы нәр-сә булып, мәрхәмәтле булу исә, шәфкать юлы белән алар-га әдәп өйрәтү, тәрбия бирүдән, дини һәм дөньяви кирәк-ләрне һәм кирәк булачакларны эзлекле рәвештә өйрәтеп, белдереп торудан гыйбарәт.

Иркәләү сәбәпле баланың холкы бозыла, үзсүзле бу-ла, башкаларны үзенә хезмәтчеләр дип уйлый, әгәр бай булса, халыкның җилкәсенә басып йөри, ярлы булса, ярлы тәкәббер һәм мәгънәсез бер үзен генә күрүче була. Әмма мәрхәмәтле булу сәбәпле балаларның холыклары йомша-ра, бөгеп була торган була һәм һәрнәрсәгә өйрәнә, инсан-нарны үзләре кебек кешеләр дип игьтикад итә һәм мөгамә-ләләрен шуңа карап кора.

"Үз кулыннан килә торган эшне бала үз кулы белән эшли торган булсын". Бала тәрбиясендәге иң беренче ка-гыйдә шул булырга тиеш. Шушы кагыйдә балаларга каты-лык ысулы белән түгел, бәлки шәфкать һәм мәрхәмәт юлы белән өйрәтелергә һәм канына сеңдерелергә тиеш.

 

246 * لَيْسَ الْواصِلُ بِالْمُكَافِئِ وَ لَكِنِ الْوَاصِلُ الَّذي اِذَا قَطَعَتْ رَحِمُهُ وَصَلَهَا *

"Мәхрәмнәргә (якын һәм туган кардәшләр) хакыйкый тоташучы – кара-каршы эш кылучы гына түгел, бәлки ки-селеп торган мәхрәменә тоташучы кеше".1

Хәдис шәриф өммәткә гүзәл холык юлларын өйрәтә һәм үзләре бирмәүчеләргә дә бирергә куша.

 

247 * لِيُصَلِّ أَحَدُكُمْ نَشَاطَهُ فَإِذَا فَتَرَ فَلْيَقْعُدْ *

"Кеше үзенең намазын күңел күтәренкелеге белән укысын, әгәр иренә башласа яки ялкауланса, ул вакытта утырсын".2

Бу хәдис нәфел намазы хакында. Фарыз гыйбадәтләр хакында кәеф булу-булмау, калдыру һәм кичектерү кебек сылтаулар була алмый. Кәеф булса да, булмаса да фарыз намазны басып уку лязем. Моннан бары гозерле кешеләр генә кагыйдәдән тыш була. Фарыз намазлар Ислам дине-нең терәге саналалар. Фарыз намазларын үтәүчеләр Ислам диненең терәген утыртучылар, ә калдыручылар Ислам ди-нен җимерергә хезмәт итүчеләр булып саналалар. Өсләре бөтен, өйләре һәм урыннары җылы, тәннәре сәламәт була торып фарыз намазларын калдыру һәм моның өчен вөҗ-даннары газапланмау иң соң дәрәҗәдә күңел каралу һәм руханилык бетүгә галәмәт булса кирәк. Бала-чагалары, өйҗәмәгатьләре күз алдында Ислам терәген торгызмаучы-лар шул балаларыннан хәерле эшләр өмет кылырга хакла-ры булса да, бик аз булыр.

Аң белән һәм ихлас өстендә кылынса, аз гыйбадәттән дә күп файда, ихлас булмаса, күп гыйбадәттән дә нәтиҗә булмаска мөмкин. Эш гыйбадәтнең күплегендә түгел, бәл-ки ихлас һәм чын күңел белән булуында. Рәсүлүллаһның бер тәүлектә укый торган намазы (фарыз һәм нәфеле бе-лән) кырык рәкәгать була иде, диләр.1

Шулай ук дөреслекләре бик үк мәгълүм булмаган вирдләрне хизебләрне укуга күрә, Коръән Кәримдә һәм мәшһүр хәдис китапларында мәзкүр булган догаларны (мәгънәләрен белеп) уку яхшырак. Боларда ахирәт кирәк-ләре дә, дөнья кирәкләре дә бар. Моның өстенә гыйбарәсе җиңел, кыска һәм бик тулы. Ихлас белән кылынса, болар-да бөтен максатлар бәян кылына.

 

248 * مَا أَكَلَ أَحَدٌ طَعَامًا قَطُّ خَيْرًا مِنْ أَنْ يَأْكُلَ مِنْ عَمَلِ يَدِهِ

وَ إِنَّ نَبِىَّ اللهِ دَاوُدَ عَلَيْهِ السَّلاَمُ كاَنَ يَأْكُلُ مِنْ عَمَلِ يَدِهِ *

"Һичкем үз кул көче белән ашаган нәрсә кадәр ләззәт-ле аш ашамады. Давыт пәйгамбәр дә үзенең кул көченнән ашый иде".2

Давыт пәйгамбәрне хаслап зекер кылуның сәбәбе кул көченнән ашау мәҗбүрлек һәм чарасызлык сәбәбеннән бу-луы ихтимал тотылмаган өчен. Чөнки Давыт пәйгамбәр олы һәм бай падишаһлардан һәм җир йөзендә хәлифәләр-дән иде. Давыт пәйгамбәрнең тимер эшләгәнлеге һәм ти-мердән киемнәр ясаганлыгы сөйләнә. Зәкәрия пәйгамбәр-нең балта остасы булуы хакында дөрес хәдис бар.1

Хәдис шәриф кул һөнәренең бик макталган эш һәм мөселманнар кул һөнәрләре белергә тиешле икәнлеген аң-лата. Ибне Мәҗә:

مَا كَسَبَ الرَّجُلُ كَسْبًا أَطْيَبَ مِنْ عَمَلِ يَدِهِ وَمَا أَنْفَقَ الرَّجُلُ عَلَى نَفْسِهِ وَأَهْلِهِ وَخَادِمِهِ صَدَقَةٌ

"Һичкем үз кул көче кәсебе кадәр хуш кәсепне таба алмас, адәм баласының үзен, хатыны һәм балаларын һәм дә хезмәтчеләрен тәрбияләве, нәфәкаләндереп торуы сада-ка хисап ителер", дигән хәдисне риваять итә.

249 * مَا أَهْدَى الْمَرْءُ الْمُسْلِمُ لِأَخِيهِ أَفْضَلَ مِنْ كَلِمَةٍ

حِكْمَةٍ يَزِيدُهُ اللهُ بِهَا هُدًى أَوْ يَرُدُّهُ بِهَا عَنْ رَدًى *

"Мөселман кеше үзенең мөселман кардәшенә һидәят арттырырга яки бер бозыклыктан тыелырга сәбәп була торган хикмәтле сүздән кыйммәтле бүләк бирә алмас".

Дөрес, иң олы бүләк файдалы нәсыйхәт. Матди бү-ләкнең һидәят табуга һәм азгынлыктан кайтуга сәбәп бу-луы шөбһәле, әмма яхшы сүз һәм яхшылык теләп кы-лынган нәсыйхәтнең бүген булмаса, беркөнне шундый эш-ләргә сәбәп булуында шөбһә юк.

250 * مَا خَفَفْتَ عَنْ خَادِمِكَ مِنْ عَمَلِهِ

فَهُوَ أَجْرٌ لَكَ فِي مَوَازِينِكَ يَوْمَ الْقِياَمَةِ *

"Хезмәтчең эшеннән нинди генә нәрсә киметсәң дә, Кыямәт көнендә әҗер хисапланып, синең изгелек үлчәве-ңә салыныр".

Хезмәтчеләр дә адәм балалары, бәхетсезлекләре сә-бәпле, кешеләрнең хезмәтләрен кылып йөрергә мәҗбүр булганнар. Әлбәттә, аларга мәрхәмәт кылырга һәм туган-нар дип карарга тиешле. Эшләрен җиңелләштерү һәм, мә-сәлән, бер кеше урынына ике кеше кую яки иртәрәк тук-тау һәм ял иттерү, җомга намазы укырга мөмкинлек бирү кебек нәрсәләр алар өчен мәрхәмәт хисапланыр.

 

251 * مَا ذِئْبَانِ جَائعَانِ أُرْسِلاَ فِي غَنَمٍ بِأَفْسَدَ لَهَا

مِنْ حِرْصِ الْمَرْءِ عَلَى الْمَالِ وَ الشَّرَفِ لِدِينِهِ *

"Куй көтүенә килеп чыккан ике ач бүренең зарары адәм баласының дине өчен мал белән дәрәҗә комсызлы-гыннан булган зарар кадәр булмас".1

Бүреләр үзләре ач һәм аның өстенә икәү, әгәр шулар куй көтүенә килеп керсәләр, зарарлары никадәр булачагы мәгълүм. Болар инде бөтен көтүне харап итәчәк. Әмма адәм баласының малга, мәртәбә һәм дәрәҗәгә комсыз бу-луы үзенең дине өчен аннан да зарарлы. Бу урында ач бү-реләр һәм куй көтүе адәмнәрнең дәрәҗә белән мал сө-юләреннән булган бозыклыктан зур түгел икәнлеген бел-дерер өчен зекер кылына.

Бүре дөньяда булган хайваннарның иң усалларыннан һәм иң залимнарыннан булмаса да, бик усал һәм бик кур-кыныч бер ерткыч. Шулай була торып, адәм баласына ка-раганда, яхшы күңелле һәм яхшы мөгамәләле. Усал адәм-нәрне бүрегә охшату бүреләргә золым кылу һәм хаксыз-лык күрсәтүдер.

Адәм балалары ашау-эчү нәрсәләрен тотып торып, хаклары күтәрелсен өчен яшереп, сатмый торсалар һәм бәя күтәреп фәкыйрьләрнең кан-яшьләрен агызсалар, бүре мондый гөнаһ һәм мондый рәхимсезлекләрдән ерак.

Адәм балалары изүче һәм залимнәр хәтере өчен үз ту-ганнарын җәбер итсәләр, хәтта үтерсәләр, бүре үз туганын үтерүдән саклана, бер залимнең хәтере өчен мондый эшне һич эшләми.

Адәм балалары юаш һәм намуслы кешеләрнең маңгай тирләре белән тапкан малларын тартып алу юлында мең төрле хәйләләр кылсалар, бүре үз туганы өстенә салын-мый, башка берәүнең өстенә йөк булмый, үз кирәген үзе таба, үз сыйныфының хакына тими.

Бүреләрдә берсенең эшенә икенчесе аркылы төшми, аяк чалмый, бер-берсе өстеннән донос язып фетнәгә сал-мый. Хатыннарның табигатьләрендә шәфкать һәм миһер-бан өстен булганлыктан, бүреләр үз рәисләрен хатыннар-дан куялар һәм аның сүзеннән чыкмыйлар.

Бераз дәүләтле кеше хасталанып, авырый башласа, тирә-юнендә йөрүче адәмнең һәрберсе хәл белү исеме бе-лән берәр нәрсә эләктерүне күзәтеп йөри башлаганнарын-да, хәтта кабергә дә садака төшерер өчен озата барганна-рында, бүреләр хасталарны аулак җирләргә озаталар, шун-да үзе рәхәтләнеп торсын диләр.

Электән танышлыклары булмаган ике кеше очрашып та, бер-берсенә аз гына бәрелсәләр яки бәрелешә язсалар, җир белән күк арасын тутырып сүгешкәннәре, кычкырыш-каннары хәлдә, таныш түгел ике бүре очрашсалар, бик тәрбияле рәвештә танышалар һәм икәү бергәләп ризык эз-ләргә китәләр. Ризыкларын уртаклашып ашыйлар, үпкә-ләшмиләр, көнчелек итмиләр, җәбер һәм золым кылыш-мыйлар.

Бу урында сөйләнгән хәдис шәрифтә бүредә булган бозыклык адәм баласында мал белән дәрәҗәгә хирыс итү-дәге бозыклык кадәр булмаганлыкны белдерә.

Хирысның начар нәрсә икәнлеге хакында моннан башка хәдисләр дә күп. Милләт хадимнәре һәм дин яклау-чылары тарафыннан калдырылган вакыфларның һәлак бу-луларына сәбәп хирыстыр. Адәм балалары бу амәнәтләргә хирыслары сәбәпле хыянәт иттеләр, фәкыйрьләр һәм гый-лем эстәүчеләрнең юлларын кистеләр.

Мөселманнар өчен ахирәткә чара булу игътибарын-нан дөньяны сөю тыелмаган. Тыелган нәрсә – дөньяның затын сөю һәм аңа хирыс булу. Дөньяның үзен сөю һәм аңа комсыз булу диннең бозылуына сәбәп. Дин әмерләрен тоткан кешенең дин тотуына сәбәп булу җәһәтеннән дөнь-яны сөюдән зарар юк.

 

252 * مَا ضَلَّ قَوْمٌ بَعْدَ هُدًى كَانُوا عَلَيْهِ إِلاَّ أُوتُو الْجِدَالَ *

"Ислам белән һидәят тапкан кавемнәр азгынлыкка тө-шәргә, адашырга хөкем ителсәләр, тарткалашуга дучар бу-лырлар".1

Тарткалашу һәм бәхәс дошманлыгыннан тыелу ха-кында хәдисләр күп. Мәзһәб һәм мәсләкләрне дөрескә һәм бозыкка чыгару турысында дәгъвалашу, сүз көрәштерү "тарткалашу" була.

Бу урындагы "җидәл" сүзеннән мотлак дошманлашу һәм кычкырышу, җиңешү, сүз көрәштереп вакыт һәм фор-сат үткәрү булса кирәк.

Яман җидәл ялган һәм хаксызлык белән булган җи-дәлдер. Әгәр дә хак өчен булса, ул вакытта мактаулы бу-лырга да мөмкин.

وَجَادِلْهُمْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ "Һәм алар белән иң күркәм юл бе-лән тартыш".2 кебек аятьләр шушы соңгы җидәлгә карата. Үзләренең хакларын алыр өчен булган җидәлләр дә дәрә-җәсеннән үтмәү шарты белән яман җидәлләрдән түгел.

Һидәятнең кадерен белеп, өлфәт-мәхәббәт һәм гыйф-фәт белән яшәү – шәригатьнең кыйммәтле васыятьләре белән боерылган эшләрдән. Әгәр шушы нигъмәт китсә, халык арасында җидәл тарала башлар, мөселманнар өчен бу нәрсәдән һичбер хәерле нәтиҗә чыкмас.

 

253 * مَا فَتَحَ رَجُلٌ عَطِيَّةً بِصَدَقَةٍ اَوْصِلَةٍ إِلاَّ زَادَ اللهُ تَعَالىَ بِهَا كَثْرَةً

وَ مَا فَتَحَ رَجُلٌ بَابَ مَسْئَلَةٍ يُرِيدُ بِهَا كَثْرَةً إِلاَّ زَادَهُ اللهُ تَعاَلَى بِهَا قِلَّةً *

"Бер кеше садака бирү һәм кардәшләренә яхшылык итү ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә аның малының бәрәкәтен арттырыр, әгәр бер кеше баю өмете белән сорану ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә аның мохтаҗлыгын, фәкыйрьлеген арттырыр".

Бу укып һәм укытып кына китәргә тиешле сүз түгел. Бәлки хәтергә алып, шуның белән гамәл кылырга, яшьләр-нең күңелләренә салырга тиешле булган сүз.

 

254 * مَا كَرِهْتَ أَنْ يَرَاهُ النَّاسُ مِنْكَ فَلاَ تَفْعَلْهُ بِنَفْسِكَ إِذَا خَلَوْتَ *

"Бер эшеңне башкалар белүен яратмасаң, шуны ау-лакта да кылма!"

Максат – кешеләргә белдерәсең килмәгән эшләрне күрсәтеп тә, яшерен дә кылма, димәктер. Эч белән тыш, күңел белән бәдәннең бер төрле булулары шул рәвештә мөгамәлә кылудан гыйбарәт.

 

255 * مَا مِنِ امْرِئٍ يَخْذُلُ امْرَأً مُسْلِمًا فِي مَوْضِعٍ يُنْتَهَكُ فِيهِ حُرْمَتُهُ وَيُنْتَقَصُ

فِيهِ مِنْ عِرْضِهِ إِلاَّ خَذَلَهُ اللهُ فِي مَوْطِنٍ يُحِبُّ فِيهِ نُصْرَتَهُ وَمَا مِنِ امْرِئٍ يَنْصُرُ مُسْلِمًا فِي مَوْضِعٍ يُنْتَقَصُ فِيهِ مِنْ عِرْضِهِ وَ يُنْتَهَكُ فِيهِ مِنْ حُرْمَتِهِ إِلاَّ نَصَرَهُ اللهُ

فِي مَوْطِنٍ يُحِبُّ نُصْرَتَهُ *

"Берәү бер мөселман кешенең абруй-хөрмәтенә ким-челек килә торган урында кулыннан килгәнчә ярдәм итмә-сә, бу кешене Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмгә мохтаҗ булган урында хур кылыр. Әгәр ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә бу ке-шегә үзе кайчан ярдәм теләсә, шул вакытта булышыр".1

Бер мөселман, кирәк үз алдында һәм кирәк артында, гаебе сөйләнсә, халык алдында яман аты чыгарылса, шун-да булганнарның вазифалары шул эшкә рәхәтләнеп риза булып утыру түгел, бәлки аны аралау, ярдәм бирү. Кем дә кем шушы вазифаны үтәмәсә, үзенә дә ярдәм кирәк вакыт-та Аллаһы Тәгалә ярдәм кылмас, әгәр вазифасын үтәсә, кирәк вакытта Аллаһ үзенә дә ярдәм бирер.

 

256 * مَا مِنْ صَدَقَةٍ أَحَبُّ إِلَى اللهِ مِنْ قَوْلِ الْحَقِّ *

"Хак сүздән күрә Аллаһы Тәгаләгә сөеклерәк садака юк".

Садака кешегә акча яки нәрсә булса да берәр нәрсә бирүдән генә гыйбарәт түгел. Мал һәм нәрсә бирүләр са-дака булса, садаканың, аннан башка төрләре дә бик күп. Шул җөмләдән үзе хак дип белгән сүзне сөйләү дә садака һәм Аллаһы Тәгаләгә иң сөекле садака. Кайбер сәхабәләр-нең: "Гомәрнең бездән артыклыгы гыйлем җәһәтеннән тү-гел, бәлки хак сүзгә итәгать кылуы җәһәтеннән булды", – дип сөйләүләре риваять ителә.1

Дөрес, хак сүз сөйләү Аллаһы Тәгалә каршында олы садака һәм инсаннар каршында да зур бер фазыйләт. Мон-да низаг юк һәм булмаска тиешле. Ләкин хаклыкка ярдәм итүче хәлләр булган кебек, хак сүзне сөйләүдән һәм хак сүзне кабул итүдән тыючы хәлләр дә бар. Аларның һәр-кемгә мәгълүм булганнары болар:


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 60 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)