Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кичеккән күке моңы

Илгизәр кулында үч төбе кадәрле кәгазь – белешмәләр бюросыннан язып бирелгән адрес. Себердән кайтып, кунакханәгә урнашкач та алган иде ул аны. Менә хәзер шуны тоткан килеш, Казанның үзәк мәйданында тукталып калды. Некрасов урамы, унөченче йорт... Әтисе шунда яши. Аның янына кайтырга күпме җыенды, әмма әйтеп аңлатуы читен булган ниндидер хис аның йөрәген тышаулап торды. Ул әтисенең Казанга күчеп килгәнлеген моннан унбиш ел чамасы элек ишеткән иде. Чираттагы ялын алгач, быел, ниhаять, ныклы кapapгa килде: егерме биш ел күрмәгән әтисен кайтып күрергә! Балачактан калган йөрәк ярасының әчесе, әледән-әле сиздереп килсә дә, coңгa таба, үсә төшкәч, үзе ата булгач, җан әрнүенә, вөҗдан газабына әверелде. Дөньяга күзе ачыла барган саен, күп нәрсәгә карашы үзгәрде, күңел түренә үкенү хисе кереп оялады. Тик, ни хәл итәсең, узган эшкә салават дигәндәй, үзеңне тынычландырыр идең дә, юк, булмый икән!

Тукталыштан читтәрәк тулы гәүдәле бер ханым басып тора иде. Ул, башын күккә чөйгән дә, «Татарстан» кунакханәсенең биек бинасын күзәтә. Илгизәр үзенә кирәкле урамны аңардан сорады. Ханым, Илгизәргә нәзакәтле генә караш сирпеп, ниндирәк кеше соң син, дигән сыман, тыныч кына аңлатырга кереште.

– Әнә Мулланур Вахитов hәйкәлен күрәсезме? Шуның калкулыгы буеннан узыгыз. Ул Некрасов урамы булыр.

– Рәхмәт сезгә! – Илгизәр китеп барды.

Некрасов урамына кергәч, үзенә кирәк йортның сул якта икәнен чамалап, өскә күтәрелде. Икешәр, өчәр катлы йортлар тау итәгенә терәп салынган иде. Илгизәр, уйланып барды: «Әти шyшы урамнан йөри икән инде... Пенсияга чыгуына да шактыйдыр. Таныр микән мине?».

Бара торгач, урамнан узучылар apaсыннан әтисенең танышлары очрап: «Бу – Каюм малaе түгелме? Бакчы, ничек охшаган! Ике тамчы су диярсең!» – дип төсмерләп узарлар кебек тоелды. Чөнки ул төскә-биткә коеп куйган әтисе иде.

Илгизәр капка янында тукталып калды. Ниндидер көч аны тоткарлагандай итте. Үзен иркен тoтyгa нидер комачаулый, хәтта тынын кыса кебек. Ул галстук астындагы күлмәк төймәсен ычкындырды. Шунда инде ничәнче мәртәбәгә унөч яше тулар-тулмаста өен ташлап чыгып киткән көнен исенә төшерде. Чыгып китүенә әнисенең кинәт вафат булуы сәбәп иде. Хәзергедәй күз алдында: әнисе, хәле coңгы чиккә җиткәч, әтисен ым кагып дәшеп алды:

– Каюм! кил әле... Балаларны да чакыр...

Әтисе бик борчылып, аньң янына килеп басты.

– Нәрсә, Мәрвия? Әллә маңгаеңa юеш сөлге куеп карыйкмы?

– Юк, кирәкми...

Әтисе хафага төште.

– Бульнис тә ерак бит! Юлы юлмы тагын... Әллә ат җигеп, район врачын алмага барыйммы? Бу хәлеңдә сине ничек кузгатасың инде?! Бәлки, килерләр иде...

Мәрвия өмете өзелгәнен сиздерде.

– Соң инде... Барыбер китәм. Син...

Ана үзе янында басып торган балаларының күзләренә тилмереп карады. Каласыз бит дигәндәй, урыныннан йолкынып торырга, башларыннан сыйпарга, ниләрдер әйтергә теләде, мәгәр көче җитмәде. Әтиләренә ка рап өзгәләнде.

– Балаларны какма, мин...

Ул әйтер сүзен ярты юлда бүлеп, керфек кенә какты...

Илгизәр өчен газaплы көннәр әнисен җирләгәч башланды. Бигрәк тә әтисе икенче «әни» алып кайткач.

Илгизәр Һаҗәр апасына ияләшә алмaды.. Күңеле кабул күрмәде. Өйдә үзенә урын табалмас чиккә җитте. Өстәвенә бер кичне йокларга яткач, Һаҗәр апасының пышылдап кына: «Каюм, минем белән сиңа рәхәтме? Әйт бер сүз! Яратам бит...» – дигән сүзләре бәгырьне телде, ятсыну, чит күрү тойгысын бермә-бер көчәйтте. Малай мендәренә капланьш сулкылдaды...

Иртәгәсен ул, hичнинди үгет-нәсихәтләргә карамыйча, туган йортыннан чыгып китте. Шәтке болыннары, тау өстендәге урман-куаклар аша, Бүре елгасын кичеп, район үзәгенә юл тотты. Тынып калган үзәннәргә фәкать бер сүз тәкрарлады: «Миңа бүтән әни кирәкми!», «Миңа бүтән әни кирәкми!».

Юлы район үзәгеннән ары китеп, Новосибирск шәhәренә барьш җитте. Йөри торгач, ФЗӨ мәктәбенә эләкте, төзүче-монтажчы hөнәpeнә өйрәнде. Өйгә хат язу турында уйламады. Байтак вакыйгаларны еллар томаны саргач кына, менә бүгеннәрдә, Казанга кайтып төшелде.. Ничек кабул итәрләр аны? Әтисе ни дияр? Үзе нык үзгәргәндер инде...

Ул ypыныннан кузгалды hәм агач баскычлардан икенче каттагы квартирага менеп китте.

Ишек шакыган тавышка өй эченнән бер хатын-кызның сүлпән-зәгыйфь тавышы ишетелде:

– Керегез!

Биксез ишек ачылмыйча торгач, әлеге тавыш тагын кабатланды.

Илгизәр бусагадан үтте, ишек катында тукталып калды. Тимер караватта тәсбихын кулына тотып, олырак гәүдәле, калын кара кашлы, Кавказ кешеләренә тapтым каратут йөзле карчык утыра иде. Ул – Һаҗәр апа, әтисенең икенче xaтыны иде... Батынкы кара күз төпләре күләгәләнеп, җыерчыкланып калган..

Һаҗәр апа, күк портфель тотып кергән ят кешене күргәч, күлмәгенең киң итәген тезенә таба тарта-сыпыра кapaвaтыннан шуышты да, аяк турысына җәеп куелган кәҗә тиресенә төшеп басты. Илгизәргә карап торган хәлдә, аяклары тире өстендәге чүәкләрен капшап тапты. Илгизәр аңа исеме белән дәште:

– Исәнмесез, Һаҗәр апа!

– Син кем буласың соң? – дип сорады карчык, көтелмәгән кунакны танырга теләп.

– Илгизәр. Каюм малае.

Карчык аптырап китте.

– Илгизәр?

– Әйе, Мәрвия малае.

– И, Ходаның хикмәте! Исәнмени син дә?! Әйдә, уз, кайлардан килеп чыгасы иттең?

Карчык, haмaн үз күзләренә ышанмагандай, Илгизәргә якынрак килеп, ире Каюм төсмерләрен эзләде. Бар, бик бар аның чалымнары: озынчарак борын, арткарак киткән киңчә маңгай, какча яңаклар.

– Казанга ялга кайттым. Сезне күрәсе килде. Әти кайда соң? Карчыкның күзләреннән көмеш бөртекләр сытылып чыкты.

– И улым! Вафат шул инде атаң...

Илгизәр үз колакларына үзе ышанмагандай сорады:

– Кайчан?

Карчыкның тавышы сыкрап чыкты.

– Өченче декабрьда елы тула.

Авыр тынлык урнашты. Илгизәр өй эчен карашы белән капшап чыкты.. Күзе-әтисенең рамдагы сурәтенә төште. Эчке кичерешләрен тыярга теләп, ул тешләрен кысты. Киеренкелектән яңак мускуллары биешеп алды. «Китеп тә бардымыни әти?! Бер күрүе бер гомер, ди торган иде ул. Насыйп булмады!».

Тынлыкны карчык бүлде.

– Әйдә, түрдән уз. Басып торма. Менә өстәл янына утыр.

Илгизәр портфелен идәнгә куеп, өстәл буендагы урындыкка килеп утырды. Карчык үзенекен сөйләде.

– Атаң төсмерләренә охшатып кына таныдым үзеңне. Бик үзгәргәнсең. Олыгайгансың. И-и, гомерләр...

Сүз икенчегә борылгач, Илгизәр, Һаҗәр карчык сораганнарга җавап бирә-бирә, кыскача үз тормышын сөйләп алды... Соңыннан сүзен сеңелләре Ләйсән белән Динәгә китереп ялгады, аларның кайдалыгын сорады.

– Адреслары сездә юкмы?

– Бар, бар! – дип, шундук урыныннан купты карчык, шкафка таба китте...

– Илгизәр! Менә бу атаң сәгате иде. Үзеңә истәлек итеп ал. Вафат булгач туктаган килеш тора.

Илгизәр, бүләкне кулына алгач, күзен тутырып карады. «Восток» маркалы. Чыннан да, числосы өч саны турысында...

Илгизәр сәгатьне җибәрде, үз сәгатенә карап дөресләде. Вакыт кич якка авышып сәгать өченче киткән иде инде. Ул:

– Әтинең кабере кайда? – диде.

– Яңа бистә зиратында.

– Яңа бистә? Ул кайда?

– Алтынчы трамвай белән азаккача баргач. – Карчык үзенчә фикерләп алды. – Тукта әле, улым. Барып килергә уйламыйсың­дыр ич?

– Каберенә барасым килә шул, күрсәтә алмассызмы? – диде Илгизәр.

– Бүгенме?

– Әйе.

Һаҗәр карчык бүген аяклары бик сызлавын әйтте.

– Әле врач укол да кадап киткән иде, бүтән көнне барырбыз, – диде. Үзе зиратка ничек барасы тypындa янә сөйли башлады. Кабер номерын, карточкасы куелганлыгын, чардуганы зәңгәр рәшәткәле булуын, туфрагына сирень куагы утыртылганын әйтте. Ахырдан: – Әйдә, чәй эчеп алыйк әле! – дип, кухняга чакырган иде, Илгизәр аны бүлдерде.

– Апа, чәйләп торыр җирем юк. Гостиницага урнашкач кына ашап-эчкән идем, – диде.

Илгизәр китәргә җыенды. Ишек катына җиткәч, юлга чыгар алдыннан фатиха бирүне көткәндәй, тукталды. Һаҗәр апасы да кызганыч булып китте. Ул кесәсеннән кагазь акчалар чыгарып, карчыкка сузды.

Һаҗәр апасы моны садака итеп кабул күрде.

– Рәхмәт инде. Атаңа, гаиләңә багышлап дога кылырмын. Хатының ни атлы?

– Лидия.

– Матур исем икән...

Илгизәр саубуллашып киткәч, Һаҗәр карчык тәрәзә буена килеп басты. Үги улының ишегалдыннан чыгуын карап калды. Ул чаттан борылып күздән югалгач: «Башын бер якка кыңгыр салган, йөрешләре чат атасы инде!» – дип уйлады hәм намазга әзерләнә башлады.

Илгизәр алтынчы трамвай тукталышына килде: Ул Һаҗәр апасы әйткәннәрне онытмаска тырышты.

Зиратка бару юлы apтык озак тоелмады. Зират капкасына килеп җитәрәк адымнарын әкренәйтә төште. Һични уйламаска, сабыр булырга тырышса да, үзен эзәрлекләгән уйлардан арына алмады.

Юл уртасында ике карт таякка таянып сөйләшеп торалар иде. Илгизәр алар белән исәнләшеп узасы итте.

– Исәнмесез, мөхтәрәм бабайлар!

Ак сакаллы, озын гәүдәле карт аңа җавап урынына: «Тс-с!» – дип, сырлы таягын гына күтәрде.

– Шыпырт кына торыйк әле, улым, – диде картның икенчесе, колагын зират урманы ягына бора төшеп.

Илгизәр, берни дә аңламыйча, әле ак сакаллы картка, әле билен пута белән тартып буган тәбәнәгрәк буйлы картка каранып торганда, зират агачлыгы эченнән күке тавышы ишетелде: Бер, ике, өч...

Ак сакаллы карт телгә килде.

– Өч кенә кычкырды әле.

– Бер башлагач, кычкырыр инде ул. Болай булгач, шәт, көннәр дә җылыныр, – диде икенчесе.

Озын буйлы картның сакалы дерелдәп куйды.

– Егерме бишенче май бит инде бүген. Күке дә кичегеп аваз сала, кичегеп моңая. Интектерде быелгы яз. Жиргә җылылык җитми, җылылык. Чәчкән орлыклар шытмый ята, бөреләр ачыла алмый...

Илгизәр, картларның хикмәтләнеп сөйләшүләренә төшенгәч, юлын дәвам итәргә булды. Әмма алардан ерагайган саен «күке дә кичегеп моңая» дигән сүзләре, аңа атап әйтелгәндәй, колагында ныграк чыңлады.

Монда Һаҗәр апасы әйткәнчә генә түгел, сукмаклар күп булып чыкты. Ул, икесен узгач, өченчесеннән кереп карыйсы итте. Кабер ташларының әле берсенә, әле икенчесенә күз салды. Ташларга беркетелгән сурәтлар аңа төзүчеләр конторында Мактау тактасына куелган рәсемнәрне хәтерләтте. Ул, йокысыннан кинәт уянып киткәндәй, як-ягына карап aлды.. Сирень үсеп утыра торган зәңгәр рәшәткәле чардуган haмaн күренмәде. Аpы сугылды, бире сугылды, бер узган сукмакларга кабат килеп керде. Йөреп аргач, булмас, ахры, дигәндә генә, эзләгән чардуганга юлыкты. Тагын ялгышаммы дигәндәй, тиз генә кабер ташындагы фотосурәткә карады, керфекләрен тибрәндереп алды, тирән сулап:

– Әти!, – дип куйды ул. Рәсем aстындaгы язуны укыды. – Дөнья белән иртәрәк саубуллашкансың шул, әти!

Йөрәген авыр таш кыскандай тоелды. Чардуган ишеге шыгырдап ачылды. Илгизәр эчкә үтте. Сумкасын кечерәк кенә эскәмиягә куйды. Үзе утырырга базмады, баскан ypынындa катып кaлды. Әйтерсең ул шулай уйларының агышын тыярга тели, ләкин алар кешегә буйсынамыни?!

«Әти! Бу – мин, Илгизәр. Улың тавышын таныйсыңмы? Миңа күчкән рухың, өзлексез тынгысызлап, әмма кичектереп сиңа алып килде. Аягым туфрагыңа тартуга карыша алмадым. Кабереңә беренче булып мин салырга тиешле туфракны бүтәннәр салды. Кичер мине, әти. Topмыштa миңа да син кирәк чаклар күп булды. Тайгак юллардан атлаганда, синең киңәшләреңә мохтаҗ, идем. Сиңа гына булган сорауларым, серларем күп булды. Йөрәк ярасы мәңгелек, диләр, хактыр, мөгаен. Хатыным Лидия дә шул фикердә. Ул – врач. Бер кичне мин аңа: "Врачлар авырулар янында күп нәрсәгә күнегәләрдер, xәттa үлемгә дә", – дигән идем. Ул кинәт утырган урыныннан кубып: "Үлемгә күнегеп булмый! " – диде. Ул мең тапкыр хаклы икән».

Илгизәр кабер өстендәге корыган үләннәрне бармаклары белән тырмап aлды. Шытып килгән яшел үләннәргә кагылып киткән кулы әтисе башыннан сыйпап узган кебек булды. Ул сирень ботакларына карады. Кичке кояшның кызгылт нурлары йөзен яктыртты. Челтәрле ботак шәүләләре битендә тибрәлде, йөзендәге моңсулыкны югандай итте.

Сирень ботакларына карап, Илгизәр:

– Сирень! Һаҗәр апа сине белеп утырткан. Бу агач hәp язда сиңа чәчәк бүләк итә, әти! – дип пышылдады.

Кайтыр вакыт җитсә дә, Илгизәрне ниндидер көч монда тотып торды. Үзәк мәйданына әйләнеп кайткач, Илгизәр, Һаҗәр апа янына кереп, барысы өчен дә гафу үтенергә кирәк, дигән фикергә килде. Үкенүләрен, йөрәге сыкравын кемгә дә булса сөйлисе килә иде аның.

(1979)

Сүзлекчә

базмау – не осмелиться, стесняться бакчы – смотри-ка бусага – порог вөҗдан газабы – угрызения совести йөрәген тышаулап тору – вымотать душу йөрәк ярасы – душевная рана какча – худощавый кан басымы – кровяное давление калкулык – возвышенность каратут йөзле – смуглолицый караш – взгляд киеренкелек – напряженность киңәш – совет кичеккән – опоздавший кичереш – переживание мактау тактасы – доска почета нәзакәтле – изящный пута – пояс рәшәткә – решетка сабыр – терпеливый садака – милостыня сирпү – посмотреть сулкылдау – плакать сырхаулау – болеть тайгак юл – скользкая дорога тартыну – стесняться тау итәге – подножие горы туфрак – земля тоткарлау – задерживать тилмереп карау – посмотреть со страданием тәсбих – четки тәүлек – сутки төенчек – сверток фатиха бирү – благославить хафага төшү – беспокоиться чалым – черты лица, черты сходства чардуган – ограда шәт – наверное әрнү – горечь үкенү – сожаление үгет нәсихәт – наставление үги ул – пасынок җан әрнүе – душевная боль

Зөлфәт Хәким

Зөлфәт Хәким 1960 елда Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында туа. Төрле урыннарда эшли, Казан химия-технология институтын читтән торып укып тәмамлый. Сиксәненче еллар аның тормышына һәм иҗатына зур үзгәрешләр китерде. Ул көйләр чыгаруы, аларны оста башкаруы белән танылды. әдәби иҗатта беренче тәҗрибәләре үк аның үзенчәлекле, талантлы язучы булуын күрсәтте. Шигырьләре, романнары, повестьлары, хикәяләре яратып укыла. Егермеләп пьесасы татар театрлары сәхнәләрендә уңыш белән бара. Сатирик әсәрләр иҗат итүдә осталыгы аеруча игътибарга лаек.


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 90 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Унбишенче тема. Экология: табигать һәм кеше | Разряды местоимений 1 страница | Разряды местоимений 2 страница | Разряды местоимений 3 страница | Разряды местоимений 4 страница | Разряды местоимений 5 страница | Формы основных глаголов 1 страница | Формы основных глаголов 2 страница | Формы основных глаголов 3 страница | Формы основных глаголов 4 страница |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Локман Хәким| Тын океанда көрәш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)