Читайте также: |
|
3. Переведите предложения на татарский язык.
На площади Свободы идет митинг. Перед площадью Свободы идет митинг. За площадью Свободы идет митинг. Напротив площади Свободы идет митинг. Около оперного театра идет митинг. Между площадью Свободы и оперным театром идет митинг.
4. Дополните диалоги.
а) – Исәнмесез. Әлфия Зиннатовнаны мөмкинме?
–...
– Киңәшмә кайчан бетәчәк?
–...
– Мин эшкә урнашу турында белешергә телим.
–...
– Тәрҗемәче. Мин Әлфия Зиннатовна белән бу хакта сөйләшкән идем инде.
–...
– Ярый, яхшы. Мин сәгать уникедән соң шалтыратырмын.
–...
б) – Римма, бу әйберләр синекеме?
–...
– Бу документлар, шартнамәләр, беркетмә.
–...
– Кемнеке икән?
–...
– Ә ул кая?
–...
в) (регестратурада)
– Исәнмесез! Миңа үзебезнең участок табибына талон бирегезче.
–...
– Мин Сахарова урамы 15 нче йортта яшим. Менә саклык полисым.
–...
– Аның кабул итү вакыты кайчан?
–...
– Бик яхшы. Ул кайсы кабинетта?
–...
– Рәхмәт.
(табиб кабинеты янында)
– Исәнмесез табиб Хакимова янына керү өчен кем ахыргы?
–...
– Минем вакытым тугыз сәгать егерме минутта. Мин кемнән соң булам?
–...
(табиб янында)
– Исәнмесез, Рәмилә Әхтәмовна!
–...
– Минем тамагым авырта. Кичә кичен температурам күтәрелде. Бөтен җирем сызлый. Калтырата. Мөгаен салкын тигәндер.
–...
– Мин авыру сәбәпле бүген эшкә бара алмадым. Сез миңа эшкә яраксызлык турында кәгазь ачыгыз, зинһар!
–...
– Кан анализын бирү өчен кайсы кабинетка барырга кирәклеген әйтә алмассызмы?
–...
– Рәхмәт. Сау булыгыз.
–...
5. Прочитайте текст и ответьте на вопросы. Перескажите текст на русском языке.
Без куллана һәм аннан башка бер көн дә яши алмый торган барлык нәрсәләр дә диярлек – кеше хезмәтенең җимеше, аның куллары белән булдырылган. Кеше үзенең хезмәте, куллары, акылы һәм энергиясе тарафыннан булдырылган әйберләр белән гүзәл.
Хезмәт кешенең үзен дә барлыкка китергән. Хезмәт нәтиҗәсендә кеше һаман камилләшә бара. Хезмәттә кешенең сәләте һәм таланты ачыла, аның белеме арта. Хезмәттә кеше физик яктан ныгый, аның ихтыяры һәм холкы чыныга. Чөнки хезмәт ул – көч кую да, түземлек, тырышлык, пөхтәлек тә, җаваплылык та.
– Хезмәт кешегә нинди йогынты ясый?
– «Хезмәт кешенең үзен дә барлыкка китергән» дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? Ни өчен шулай диләр?
– Хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез?
Мәсәлән: Кем эшләми, шул ашамый. Эше барның ашы бар.
6. Прочитайте и переведите тексты.
а) Нинди яңа сүзләр бар?
Базар мөнәсәбәтләре тормышка төрле яңа оешмалар, эшләр, профессияләр алып килде. Хәзер акционерлык җәмгыятьләре бик күп. Компанияләр, холдинг-компанияләре, фирмалар, кече предприятияләр, салым инспекцияләре, инвистиция фондлары һәм башкалар турында газеталар күп яза.
Яңа белгечлекләр, профессияләр барлыкка килде: программистлар, компьютерчылар, салым инспекторлары, банкирлар, омончылар, тән сакчылары.
Лицензия, бизнес, эчке базар, депозит, коммерция, инвестиция, кредит, ссуда, салым, льгота, презентация, клиент, гарантия, реклама, офсет, таможня, сервис, факс, электрон почта, рейтинг, круиз, офис, виза, ксерокс кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Татар телендә архаик сүзләр дә кире кайта. Мәсәлән, сыйныф (класс), мөгаллим (укытучы), мөхәррир (редактор), сәркатиб (секретарь), икътисад (экономика), сәясәт (политика), мәдәният (культура), җөмһүрият (республика), маддә (статья), канун (закон).
Бу сүзләр ХХ гасыр башында актив булган. Күбесе – гарәп һәм фарсы сүзләре. Алар язма телдә актив, сөйләм телендә азрак кулланылалар.
б) Заман үзгәрә. Яңа тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Эшмәкәр, шәхси сакчы, эколог, менеджер кебек яңа белгечләр әзерли торган уку бүлекләре ачыла. Мондый факультетларда конкурс аеруча зур була.
Бүгенге тормышта күп нәрсә икътисадка бәйле. Кешеләр үзләренең хокукларын белергә һәм якларга тиешләр. Шул сәбәпле, экономистларга һәм юристларга ихтыяҗ артты. Ихтыяҗ арту белән, бу белгечләрне әзерли торган уку йортлары һәм уку бүлекләре саны күпләп артты. Укытучы, табиб, инженер һөнәрләре элеккечә үк мөһим һәм кирәкле. Ләкин бу һөнәр ияләре бик түбән эш хакына эшлиләр, хөкүмәт тарафыннан аларга игътибар юк. Шуңа күрә, соңгы вакытта яшьләр бу һөнәрләргә кызыкмыйлар.
в) Врач.
Давайте подумаем, какими качествами должен обладать человек, который собирается стать врачом? Конечно, он должен любить людей и быть добрым, потому что дело врача – облегчать страдания больных и спасать их от смерти. Врачу нужно быть смелым. Ведь ему первому приходится идти туда, где свирепствует эпидемия. Врач должен быть внимательным. Невнимательному врачу больной не поверит, а любое его необдуманное слово может так напугать больного, что он потеряет веру и выздоровление.
Врач должен быть наблюдательным и терпеливым. Он должен уметь хранить врачебную тайну. Еще он должен быть решительным. Профессия врача – очень благодарная профессия.
7. Составьте диалоги по следующим ситуациям:
а) Вы встретили вашего бывшего одноклассника (знакомого). Поинтересуйтесь, как он, как его семья поживает, где и кем он работает;
б) Вы не можете встретиться с коллегой по работе. Позвоните ему и объясните причину. Назначьте новую встречу;
в) Ваш коллега собирается поехать в Москву в командировку. Уточните когда, в какой день недели он уедет, во сколько у него поезд;
г) Ваш клиент по телефону сообщает, что делегация выехала в Казань. Вам нужно их встретить. Узнайте когда, куда и как прибывает делегация;
д) Ваш партнер по работе назначил вам встречу. Вам необходимо узнать где и когда пройдет встреча;
е) Вы получили производственную травму (сломали руку). Сослуживцы вызывают машину скорой помощи. Вас увозят в больницу. Сделали рентген снимок. Открыли больничный лист. Поинтересуйтесь, чем отличается производственная травма от бытовой травмы;
ж) Вы пришли устроиться на работу. Побеседовав с Вами, решили принять Вас на должность администратора. Узнайте ваши служебные обязанности; график работы. Узнайте в отделе кадров, какие документы потребуются при оформлении на работу;
з) Вы в аптеке. По рецепту врача вам нужно взять лекарства.
8. Расскажите о вашей будущей профессии (почему выбрали именно эту профессию; как вы ее представляете и т.д.); о профессии ваших родственников, друзей.
9. Напишите заявление о поступлении в университет; на очередной отпуск.
Словарь
авыру – больной ахыргы – последний ашыгыч ярдәм – скорая помощь баш – голова белгеч – специалист бөтен җир сызлый – все ломит газап – страдание дару – лекарство игътибарлы – внимательный Ирек мәйданы – площадь Свободы ихтыяр – воля ихтыяҗ – потребность кадрлар бүлеге – отдел кадров кан – кровь калтырата – знобить камилләшә – совершенствуется кешелекле – человечный колак – ухо коткарырга – спасать, спасти куллану – пользоваться көч кую – усилие күзәтүчән – наблюдательный мөгаен – наверное мөхәррир – редактор пөхтәлек – аккуратность | саклык полисы – страховой полис салкын тигән – простудился салым – налог салым инспекторы – налоговый инспектор сәркатиб – секретарь табиб – врач, доктор тамак – горло тән сакчысы – телохранитель түземлек – терпение хастаханә – больница хезмәт кенәгәсе – трудовая книжка холык – характер хокук – право чыныгу – закаляться ышаныч – вера эшмәкәр – бизнесмен әлбәттә – конечно үлем – смерть җаваплылык – ответственность җимеш – плод һөнәр – профессия һөнәрче – ремесленник табиплык сере – врачебная тайна рәхмәтле – благодарная |
Тема 7. ОБРАЗЖИЗНИ. ОБЫЧАИ. НАРОДНЫЕОБРЯДЫ
Речевые образцы
Халык санын алу. Сезнең шәһәрдә (авылда) күпме халык яши? Сезнең шәһәрдә (авылда) нинди милләт вәкилләре яши? Татарлар, руслар, марилар, чувашлар, мордвалар, үзбәкләр, төрекмәннәр, башкортлар, яһүдләр, немецлар, италиялеләр. Шәһәр (авыл) халкы нәрсә белән шөгыльләнә? Гаиләгездә буыннан-буынга килә торган традицияләр бармы? Дөньяда нинди диннәр бар? Христиан дине, католиклар дине, буддистлар, мөселманнар, мәҗүсиләр. | Перепись населения. Сколько человек проживает в вашем городе (деревне)? Представитель каких наций проживает в вашем городе (селе)? Татары, русские, марийцы, чуваши, мордва, узбеки, туркмены, башкиры, евреи, немцы, итальянцы. Чем занимаются горожане, деревенские жители? Есть ли в вашей семье традиции, передающиеся из поколения в поколение? Какие есть религии в мире? Христианство, католичество, буддизм, мусульманская религия, язычество. |
Условное наклонение
Условные формы глаголов образуется при помощи аффиксов - са /- сә.
Лицо | Положительный аспект | Отрицательный аспект | ||
Единственное число | Множественное число | Единственное число | Множественное число | |
күрсәм (если увижу) | күрсәк | күрмәсәм | күрмәсәк | |
укысам (если прочитаю) | укысак | укымасам | укымасак | |
күрсәң | күрсәгез | күрмәсәң | күрмәсәгез | |
укысаң | укысагыз | укымасаң | укымасагыз | |
күрсә | күрсәләр | күрмәсә | күрмәсәләр | |
укыса | укысалар | укымаса | укымасалар |
Желательное наклонение
Имеет форму только 1-го лица единственного и множественного чисел. Показателями являются аффиксы - ыйм /- им, - ыйк /- ик
бар + ыйм пойду-ка бар + ыйк пойдем-ка
эшлим эшлик
различные оттенки желания передаются в следующих формах:
1) - асы /- әсе килә (идет).
Единственное число
Лицо | Положительный аспект | Отрицательный аспект |
күрәсем килә (хочу увидеть) | күрәсем килми | |
укыйсым килә (хочу учиться) | укыйсым килми | |
күрәсең килә | күрәсең килми | |
укыйсың килә | укыйсың килми | |
күрәсе килә | күрәсе килми | |
укыйсы килә | укыйсы килми |
Множественное число
Лицо | Положительный аспект | Отрицательный аспект |
күрәсебез килә | күрәсебез килми | |
укыйсыбыз килә | укыйсыбыз килми | |
күрәсегез килә | күрәсегез килми | |
укыйсыгыз килә | укыйсыгыз килми | |
күрәселәре килә | күрәселәре килми | |
укыйсылары килә | укыйсылары килми |
2) - макчы /- мәкче була (намерена, хочет). Имеет только положительный аспект.
I күрмәкче булам, укымакчы булам.
II күрмәкче буласың, укымакчы буласың.
III күрмәкче була, укымакчы була.
Повелительное наклонение
Повелительное наклонение имеет 2, 3-е лицо единственного и множественного чисел. Выражает приказ, повеление, призыв
к совершению действия.
Лицо | Единственное число | Множественное число |
бар (иди) | бар + ыгыз (идите) | |
эшлә (работай) | эшлә + гез (работайте) | |
бар + сын (пусть идет) | бар + сын + нар (пусть идут) | |
эшлә + сен (пусть работает) | эшлә + сен + нәр (пусть работают) |
Задания
1. Вместо многоточий вставьте соответствующие местоимения.
… сөйләмә... басыгыз... килсен... язсыннар
... уйламагыз... эшләсен... югалтмыйк... бәйрәм итик
... көлсеннәр... бирмә... сәлам әйтегез... бизә
... соңга калмыйк... алмашсын... кыстатма... шауламасыннар
2. а) Посоветуй другу:
– извиниться перед родителями,
– поздороваться первым,
– устроиться на работу,
– вставать вовремя и не опаздывать на занятия,
б) Посоветуй друзьям:
– сходить в библиотеку,
– прочитать книгу, которая вам очень понравилась,
– после работы зайти к вам,
– позвонить родителям.
3. Допишите первую часть сложного предложения.
(Если бы я успел на автобус) …, эшкә соңга калмаган булыр идем. (Если бы поторопились) …, троллейбуска утырган булыр идек. (Если бы были билеты) …, концерт карар идек. (Хотя и шли очень быстро) …, пароходка өлгермәдек.
4. Переведите на татарский язык.
Есть широко распространенная поговорка «Яблоко от яблони недалеко падает». У хороших родителей обычно и дети хорошие, у плохих – чаще плохие. Но бывает и наоборот. Значит, эта поговорка подходит не ко всем случаям из жизни.
Какие еще пословицы и поговорки знаете на татарском языке?
5. Переведите текст на русский язык.
Йөрәк тибеше, диңгезләрнең суы күтәрелү һәм төшү, кояш чыгу һәм бату, ел вакытларының алмашынуы … Аларның нинди уртак ягы бар соң? Уртак нәрсә – бу күренешләрнең әледән-әле кабатланып торуы. Көн белән төннең алмашынуын, кояш һәм айның хәрәкәтен күзәтеп, кешеләр елны айларга, айны көннәргә, ә көнне тагын да ваграк берәмлекләргә – сәгатьләргә бүлә башлаганнар.
Ә вакытны ничек санарга? Моның өчен махсус җайланма – сәгать уйлап тапканнар. Сәгать – бик нечкә һәм төгәл механизм. Сәгатьнең төгәллеге әйтем булып киткән: «Сәгать кебек эшли», диләр, димәк, төгәл эшли.
6. Переведите текст на татарский язык.
Несколько тысяч лет назад люди не знали, что такое деньги. Они просто обменивались друг с другом различными предметами. Гончары меняли горшки и кувшины; кузнецы – наконечники для стрел, ножи, топоры; земледельцы – зерно, растительное масло, вино; скотоводы – быков, овец, шерсть и кожи; воины-победители – своих пленников. Но обмениваться было очень сложно, поскольку ценность вещей и продуктов разная. Чтобы упростить обмен, люди придумали деньги.
Первыми деньгами были добываемые в морях раковины. Со временем появляются металлические, а позднее бумажные деньги.
Какие денежные единицы вы знаете?
Расскажите о том, какие денежные единицы ходят в обороте в нашей стране?
Какие виды ценных бумаг вы знаете?
7. Прочитайте и переведите текст.
По радио миллионы людей в разных странах без телеграфа
и газет одновременно узнают самые последние новости. Благодаря радио люди слышат друг-друга на расстоянии тысяч километров так же хорошо, как если бы находились рядом, в одной комнате. Звук на такое далекое расстояние передают с помощью особых аппаратов – радиопередатчика и радиоприемника. В радиопередатчике речь, музыка – любые звуки превращаются в особые волны – радиоволны. Антенна радиопередатчика излучает радиоволны в окружающее пространство. Волны эти распространяются со скоростью света одинаково хорошо и в атмосфере, и в безвоздушном пространстве космоса, проникают сквозь дерево, стекло, камень.
Радиоприемник с помощью антенны улавливает радиоволны, усиливает их и превращает снова в речь, музыку и другие звуки.
Еще какие средства массовой информации знаете? Расскажите об одном из них.
8. Прочитайте. Расскажите о какой-нибудь истории из детства, которая вам сильно запомнилась.
Һәркемнең диярлек күңелендә ерак балачактан калган я берәр бик матур истәлек, я берәр күңелле вакыйга, я берәр кызыклы күренеш саклана. Бик озак еллар буенча онытылып, кайдадыр хәтер мәгарәсендә посып яткан ул кадерле истәлекләр бер көн, таң беленгән тын минутларда, кинәт уянып киткәч, һичбер сәбәпсез-нисез кузгалалар да кешенең күңеле әллә нишләп китә, күзеннән татлы яшь бәреп чыга. Әмма кайгы-хәсрәт яше булмаганга, ул йөрәкне көйдерми, бәгырьне телми, кеше, киресенчә, үзендә бер җиңеллек һәм пакълек хис итә. Бер җире авыртмый, бер җире борчымый, гүя кайдадыр җиһанда йөзеп йөри сыман. Кеше уйга чума, ул хәтерли башлый, очы да, кырые да юк аның хәтеренең …
(Г. Әпсәләмов)
9. Прочитайте и перескажите текст. Выскажите ваше мнение по поводу Ислама.
Аек акыл
Инглиз галиме психолог Ричард Белл, Исламны ныклап өйрәнгәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килгән:
«Европа зур һәлакәт каршында тора. Искиткеч матур, мәһабәт фасадлар артында куркыныч стресс, акылсызлык, рухи чир, бозыклык, җинаять һәм башка төрле афәтләр яшеренгән. Бер-береңә хөрмәт, ышаныч, мәхәббәт бетте, әхлак онытылды. Кызганыч ки, Европа кешесе бары тик матди дөнья өчен генә яши... Гаилә ныклыгы һәм андагы әгъзалар арасындагы мөнәсәбәт какшады. Дәүләт эшлеклеләре әлеге һәлакәтне күреп торалар, ләкин аннан котылу юлларын тәкъдим итә алмыйлар. Интеллектуаль тирәлек әхлакый бушлыкта селкенә дә алмый. Европа каршында бары тик бердәнбер котылу юлы бар. Бу юл – Ислам».
10. Прочитайте. Вспомните: какие народные обряды, обычаи и праздники вы знаете. Подготовьте мини-сочинение об одном из них.
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.
Борынгыдан килгән (традицион) йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та тора.
Татар халкының традицион йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары: башкорт, чуваш, мари, удмуртлар, шулай ук көнчыгыш славяннар белән дә зур уртаклык күрсәтә.
Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның туган тел, үз ана теле сакланган очракта гына милли йөзе, гореф-гадәтләр, йолалар да саклана.
Соңгы вакытта туган телебезгә дә, борынгыдан килгән йолаларга да игътибарыбыз бик нык артты. Борынгы философ һәм «тарихның атасы» дип танылган Геродот түбәндәге фикерне әйткән: «Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң, һәр халык үзенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвеше иң яхшысы дип исәпли». Моннан 25 гасыр элек әйтелгән бу фикер әле бүгенге көндә дә үзенең тирәнлеге һәм дөреслеге белән таң калдыра, һәрбер халыкның борынгы йолалары һәм борынгы ышануларына хөрмәт белән карарга кирәклеге кисәтелә кебек.
Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче нократ, касыйм татарлары, татар-мишәрләр, әстерхан һәм себер татарлары, керәшеннәр, Пермь татарлары һ.б., ягъни төрле диалектка караган өлкән буын кешеләренең сөйләме гаять үзенчәлекле, гореф-гадәт, йолалары да күптөрле. Алар барысы да безнең татар халкының уртак байлыгы.
Сабан туе – татар халкының милли бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән.
Яңгыр ашы – яңгыр теләп кырда пешерелгән аш яки ботка.
Корбан сүзе татар сөйләшләрендә ислам дине йолаларына карый торган корбан гаете, корбан бәйрәме төшенчәләреннән башка, электән, бик борынгы чорлардан ук калган йола – кырга чыгып, хайван суеп теләк итүне дә белдерә.
Питырау – христиан бәйрәме. Ул июльнең 14-15 ләрендә үткәрелә, керәшеннәр, мордва-каратайлар һәм Удмуртиядә яшәүче бисермән-керәшеннәр бәйрәм итә. Ләкин бу көнне татар-мөселманнар да яхшы беләләр. Мәсәлән, питырау көнне дару үләннәре җыеп калырга тырышалар, чөнки шушы вакытта җыелган үләннәр, чәчәкләр иң шифалысы дип исәпләнә.
Нардуган – декабрьнең 24-25 ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла.
Аулак өйләр – көзге эшләр бетеп, көннәр кыскаргач, кызлар кич утыра башлый. Ул вакытта кызлар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнәләр, күңел ачалар.
11. Прочитайте текст и перескажите. Придумайте продолжение текста.
Һәр халыкның үзенә хас күңелле бәйрәме бар. Безнең ямьле сабан туебыз да – шундый милли бәйрәмнәрнең берсе.
Татарстанда һәм татар халкы яши торган башка җирләрдә июнь аенда сабан туйлары үткәрелә. Сагынып көтеп алынган бу бәйрәмдә кешеләр көч сынашалар. Алар көрәшәләр, йөгерешәләр, сикерәләр, авыр герләр күтәрәләр. Сабан туйларында кыюларга, көчле егетләргә дан җырлана, мактау ява.
Сабан туе – хезмәт туе...
12. Прочитайте и переведите тексты:
а) Нардуган! Нардуган!
Татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы?
Барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә... Чыршы гына булмаган.
Бу бәйрәм Нардуган дип аталган. Нардуган бәйрәме бер атна (декабрь ахыры – гыйнвар башы) дәвам итә.
б) Сабантуй.
Дөньяның иң матур интернациональ бәйрәме ул – Сабантуй. Сабантуй ул элек-электән калган бәйрәм. Элек Сабантуй бәйрәме игенче һәм терлекчеләргә генә булган, хәзер аны бөтен дөньяда үткәрәләр. Нефтьчеләр, химиклар һәм башка эшчеләр дә. Сабантуйга ун-унбиш көн элек әзерләнгәннәр. Көрәшчеләргә сарык суеп ашатканнар, аның өстәлендә бал, сөт, ит һәм башка ашамлыклар булган. Сабантуйда төрле уеннар уйныйлар. Мәсәлән: көрәшү, капчык киеп узышу, чүлмәк вату һәм башкалар. Сабантуйга исерекләрне кертмәгәннәр, әгәр исерекләр керсәләр, малайлар аларны куып чыгарганнар. Шәһәрдән кайткан кунаклар сабантуй беткәч китеп баралар. Мәйдан эчендә, яшел чирәм уртасында әкрен-әкрен генә колга чайкалып тора. Икенче көнне егет кырга барганда, фермага баручы кыз да карый-карый эшкә китәр. Ак сакаллы карт та яшь чагында ничек колгага менгәнен, көрәшкәнен исенә төшерер.
в) Каз өмәсе.
Беренче кар төшкән көн иде. Бүген безнең өйдә каз өмәсе. Иртән иртүк әни казан астына ягып җибәрде, ә әти пычаклар кайрый башлады.
Бераздан безнең өйгә кызлар җыелды. Бала итәкле күлмәкләр кигән бу кызлар каз йолкый башлаганчы, өйгә абыем да кайтып керде. Ул әни белән әтигә булышып торды. Су һәм утын ташыды.
Менә кызлар, җырлый-җырлый, каз йолкый башладылар. Мин урамдагы бөтен бала-чаганы җыйдым. Безгә каурыйлар сыздырырга бирделәр. Бервакыт тәрәзә артында гармун тавышы һәм аңа кушылып егетләр җырлаганы ишетелде.
Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 107 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Разряды местоимений 2 страница | | | Разряды местоимений 4 страница |