Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Формы основных глаголов 2 страница

Читайте также:
  1. Annotation 1 страница
  2. Annotation 10 страница
  3. Annotation 11 страница
  4. Annotation 12 страница
  5. Annotation 13 страница
  6. Annotation 14 страница
  7. Annotation 15 страница

12. Переведите тексты.

а) Каюм Насыйри һәр язны үзенең туган авылына кайтып, анда гади халык белән бергә кырда эшләгән. Җәйләрен төрле авылларда тарихи истәлекле урыннарны карап, тикшереп йөргән. Менә шул вакытта халык белән якыннан аралашкан, аның сөйләм телен өйрәнгән, авыл картларыннан фольклор материаллары җыйган. Каюм Насыйри акыл хезмәте белән беррәттән, кул хезмәте белән дә шөгыльләнгән. Ял вакытларында ул физик эш эшләргә тырышкан, агач эшләргә тырышкан, агач эшен бик яраткан, рәсем ясаган, карта сызган.

б) Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылына мәхәббәте чиксез зур була. Бу авылның челтерәп аккан чишмәләре, яшел чирәмле урамнары – барысы да шагыйрь күңелендә тирән эз калдырган. Шуның өчен ул аны сагынып искә ала:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән, – ди.

Ответьте на вопросы.

К. Насыйри һәм Г. Тукай кем ул?

Аларның туган авылларына мөнәсәбәтләре нинди булган?

Сезнең авыл җирендә булганыгыз бармы?

Ошыймы сезгә анда? Ни өчен?

Авылда үткәргән 1-2 көнегез турында кыскача гына сөйләп күрсәтегез.

13. Прочитайте текст.

Ике-өч айдан колыныбыз зерә дә чаяланып китте. Ул хәзер инде, элекке шикелле, тәртәгә ышкылып йөрми, эт өргәннән дә курыкмый. Кая ул! Хәзер инде ул башын аска иеп, «салып егам!» дигәндәй, алгы аяклары белән яный-яный, пыр туздырып, этләрнең үзләрен куып йөри. Капка ачылдымы, иң элек ул чыгып чаба. Колынның, сабыйлык җиңеллеге белән, койрыгын-ялын тузгытып, сикергәләп, уйнап йөрүен карап тору үзе бер рәхәт була. Әй бер заман муенын кәкрәйтеп, койрык чәнчеп, төп-төз тояклары белән тып-тып басып юыртып китә, агай! Колаклар шәмәргән, күзләрендә ут! Бераз барган саен: «Күрдегезме мине!» – дигән сыман бөтен гәүдәсен катырып, әле бер якка борылып карый, әле икенче якка. Ул да түгел, дәү айгырлар шикелле, гайрәт белән борынын киереп, пошкырып куйган була, йә борынын күккә чөеп, алтын ялларын җилфердәтеп, кешнәп җибәрә. Көмеш кыңгыраулар чыңлый диярсең!

(Г. Бәширов. «Туган ягым – яшел бишек»)

Сез нинди йорт хайваннарын беләсез?

14. Вместо многоточий вставьте прилагательные.

Яңа йортлар һәрвакыт минем күңелдә ниндидер... бер куаныч,... бер шатлык уята... Йортларга мин, үзем дә сизмичә, сокланып карап узам. Тәрәзәләренә... пәрдәләр корылган. Тәрәзә төпләрендә... гөлләр үсеп утыра. Кайберләре... чәчәк аткан. Капка төпләрендә чирәмдә... балалар уйнап йөри. Ә ишек алдында... өйнең хуҗасы, кулына балта тотып,... кыяфәт белән нәрсәдер эшли. Аның... балтасы астыннан тирә-юньгә... йомычкалар оча. Мондый... йортларның хуҗалары миңа бик эшлекле, бик булдыклы булып тоелалар. Бу... кешеләрнең өйләреннән пакълек, чисталык һәм муллык аңкып торадыр кебек.

15. Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) На улице Баумана иногородец спрашивает вас, где находится улица Карла Маркса. Объясните ему как доехать до этой улицы;

б) Вы собираетесь в командировку в город Альметьевск. Позвоните в гостиницу и забронируйте себе одноместный номер на пять дней;

в) Вы в незнакомом городе. Вам нужно узнать где расположен банк (магазин, ближайшая гостиница);

г) Вы гостю из другого города показываете достопримечательности вашего города;

д) Вы в автовокзале чужого города. Вам надо попасть в центр. Узнайте у прохожего, на каком транспорте и до какой остановки вам надо ехать;

е) В справочной железнодорожного вокзала узнайте когда и куда прибывает поезд «Уфа – Москва». Сколько будет стоить проезд?

ж) Позвоните в предварительную кассу авиабилетов. Узнайте, можно ли заказать билет по телефону. Закажите два билета на рейс «Казань – С.-Петербург». Узнайте когда и где нужно будет подойти за билетами;

з) Вы приехали в гости в деревню к своему другу (подруге). Он (она) знакомит вас с деревней.

16. Сделайте сообщение о городском транспорте, об одном достопримечательном месте вашего родного города или села,
о домашних животных.

Словарь

айгыр – жеребец аңкып торырга – благоухать, пахнуть балта остасы – плотник бистә – слобода бәйләргә – вязать гайрәт – сила гөмбә – гриб гөләп җимеше – плоды шиповника дивар – стена диярсең – будто, словно йомычка – стружка, щепка итек басу – валять валенки кем хөрмәтенә – в честь кого кешнәп җибәрергә – заржать койрык – хвост колын – жеребенок кыңгырау – колокольчик күркә – шишка (сосны, ели) күчеп утырмыйча – без пересадки манара – минарет манылган йон – крашенная пряжа миллек – веник миләш – рябина муенын кәкрәйтеп – согнув шею мунчала – мочалка мөгри – мычит нарат – сосна орлык – семена пыр туздыру – разогнать (разнести) в пух и в прах суялар – режут такта яру – распиловка таҗ – лепесток цветка тегүче – портной тир түгү – проливать пот тояк – копыто тузгытырга – растрепать тәртә – оглобля төп-төз – очень стройный утын – дрова чабата – лапти чаяланып китте – стал бойким куак чикләвеге – лесной орех чирәм – трава чыршы – ель чыңлый – звенит шалкан – репка шәмәргән – в значении: встать на дыбы ылыс – хвоя ышкылу – тереться, обтереться юыртып китә – скакать рысью ял – грива яный-яный – угрожая җилфердәтергә – развевать җәелдерергә – развивать


Тема 11. РОДИНА. ТАТАРСТАН
(ГЕОГРАФИЯ, ИСТОРИЯ, ЭКОНОМИКА)

Речевые образцы

Россиянең башкаласы – Мәскәү Татарстанның башкаласы – Казан Татарстанда Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әлмәт кебек зур шәһәрләр бар.   Казандагы тарихи бистәләр: Яңа бистә, Дәрвишләр бистәсе, Северный бистәсе, Мирный бистәсе, Борисково бистәләре. Столица России – Москва. Казань – столица Татарстана. В Татарстане есть большие города как Набережные Челны, Нижнекамск, Бугульма, Зеленодольск, Альметьевск. Исторические поселки Казани: поселок Новый, Дербышки, поселок Северный, Мирный, Борисково.

Фразеологизмы

Фразеологизм – это устойчивое по составу и структуре, лексически неделимое и целостное по значению словосочетание. Бить баклуши – тырай тибү.

Идиома – сочетание языковых единиц, значение которого
не совпадает со значением составляющих его элементов. Сломя голову – баш югалтып.

Выделяются 3 типа фразеологизмов:

1) Фразеологические сращения (фразеологик ныгыма) – устойчивые сочетания, обобщенно-целостное значение которых не выводится из значения, составляющих их компонентов: ләчтит сату, теле кычыту.

2) Фразеологические единства (фразеологик бердәмлек) – устойчивые сочетания, обобщенно целостное значение которых отчасти связано семантикой составляющих их компонентов, употребленных в образном значении: ике агач арасында адашу – зайти в тупик, агым уңаена йөзү – плыть по течению, телеңне тыю – прикусить язык.

3) Фразеологические сочетания (фразеологик тезмә) – устойчивые обороты, значение которых мотивировано семантикой составляющих их компонентов: күздән югалу, юл уңу, колак салу.

Задания

1. Прочитайте и запомните фразеологизмы. Выбрав 3 фразеологизма составьте предложения.

Авыз турсайту – надуть губы

Авызга сулар килү – слюнки потекли

Авырткан җиргә кагылу – задеть за больное место

Акылга утыру – взяться за ум

Алтынга күмү – золотом осыпать

Ачу тоту – иметь зуб

Баш вату – ломать голову

Башын салу – сложить голову

Борын күтәрү – задрать нос

Борын төбендә генә – под носом

Бусагасын төшерү – обивать пороги

Бәхет йөзлеге белән туу – родиться в сорочке

Дүрт куллап – обеими руками

Ике тамчы су кебек – как две капли воды

Исе дә китми – как с гуся вода

Кесәгә сугу – бить по карману

Кеше кубызына бию – плясать под чужую дудку

Колакларны торгызу – навострить уши

Кул селтәү – махнуть рукой

Кулга алырлык түгел – из рук вон плохо

Кызыл әтәч җибәрү – пустить красного петуха

Кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет

Көймәсе комга терәлү – сесть на мель

Күз ачып йомганчы – не успел и глазом моргнуть

Күз буяу – втирать очки

Күңелдә төер калу – осадок на душе остался

Ләчтит сату – точить лясы

Озын сүзнең кыскасы – одним словом

Сай йөзү – мелко плавать

Санга сукмау – ни в грош не ставить

Сукыр бер тиенгә дә тормый – ломаного гроша не стоит

Табан ялтырату – катиться колбасой

Таң тишегеннән – ни свет, ни заря

Тел очында гына тору – вертеться на языке

Телсез калу – язык отнялся

Теше тешкә тими – зуб на зуб не попадает

Төшеп калганнардан түгел – не лыком шиты

Түбәсе күккә тию – быть на седьмом небе

Уклау йоткан – аршин проглатил

Уртак тел табу – найти общий язык

Чебеннән фил ясау – делать из мухи слона

Юлыңа ак җәймә – скатертью дорожка

Җиде кат җир астында – за семью замками

2. К татарским фразеологизмам выберите подходящие по смыслу русские фразеологизмы.

Ике агач арасында адашу, урманга утын төяп бару, колакка киртеп кую, кылын тартып карау, теңкәгә тию, балтасы суга төшкән кебек.

Как в воду опущенный, заблудиться в трех соснах, вымотать душу, ехать в Тулу со своим самоваром, закинуть удочку, зарубить на носу.

3. Переведите предложения. Укажите фразеологизмы и объясните их.

Асиягә бер тамчы судай охшаган, ни кызганыч, әмма ул Асия түгел. – Менә күргәзмәдәге әйберләрне күрдем дә шаккаттып йөрим әле. Телсез кала яздым, – диде. Аларның сөйләшүенә колак салып торган кешеләр гел татар апай-агайлары гына түгел икән. Озын сүзнең кыскасы, мин сезгә яңа, тагын да кызыклырак һәм... табигый ки, шактый ук табышлы эш тәкъдим итмәкчемен. Мистер Патиссон урыныннан торып тәрәзә янына килде, калын пәрдәне күтәреп унөченче кат биеклегеннән урамга күз салды һәм егетләргә туп-туры карап, монологының йомгаклау өлешенә күчте. Тел белән тегермән корып, саескан бүтәкәсен санап утырмыйк, – диде. Неужели, өстенә ишелеп төшкән бәхеттән баш тартасың? Их синең урында мин булсам!... Теле бик кычытса да, Сирин дәшми калды. Һәр нәрсәнең асылын, яшерен мәгънәсен анализлап, төбенә төшүдән аерым бер тәм таба белгән Сирин моны башкача аңлый да, аңлата да алмады. Хәзер менә Казанда көн күреп ятмактамын. Бер генә, нәни генә мөмкинлек чыксын, алар күз ачып йомганчы бөтен барлыгыңны, җаныңны томалап алалар. Өч ел күз ачып йомганчы үтәр дә китәр. Юкса күргәзмә әллә кайларда, Каф тау артында түгел, кем әйтмешли, ике атлап бер сикерәсе генә. Сирин ирексездән атна-ун көнлек ялга ия булды һәм, барысына да кул селтәп, язмыш тарафыннан бүләк ителгән ялын тулы куәтендә файдаланырга ният итте. Дөньяда бертөсле, бер үк кыяфәтле, бер тамчы судай бер-берсенә охшаган ике кеше була алмый. Арттырыбрак җибәргәнен сизенеп, Сирин телен тешләргә мәҗбүр булды. Егетнең кирелеге, үҗәтлеге, авызына су капкандай басып торуы капитанны тәмам чыгырыннан чыгарды. Повестку в зубы – и пошел, – диде ул, шушы маңка малайны күндерә, ышандыра алмавына үртәлеп. Кыз сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел икән. – Нәкъ өстенә бастыгыз, - диде ул һәм беренче мәртәбә аның күзләренә карап елмайды. Күз ачып йомган арада күңелендә янартау булып атылган хисләр ташкыныннан авырлык белән генә арынып, Сирин айнып киткәндәй булды. Урманда югалган кызны тапканда, аның тешләре тешкә тими иде. Бердән, ул бик каты курыккан. Икенчедән – бик туңган иде. Без күз ачып йомганчы тиешле урынга килеп җиттек. Күлмәкнең матурлыгын күреп Аня телсез калды. Кесәгә бик каты сукса да, ул аны алырга булды.

4. Составьте предложения со следующими фразеологизмами:

Тел кычыту, ут белән су арасында калу, чәчләр үрә тору, көн кебек ачык, күз ачып йомганчы, кул сузымы, баш тарту, ис китмәү, җилгә каршы бару, куян йөрәкле, көн күрсәтмәү, ике агач арасында адашу, телеңне тыю, һавадан алып сөйләү, юл уңу.

5. Переведите фразеологизмы. С двумя составьте предложения.

Авыз еру, телен йоткан, алтын куллы, кот чыгу, колагын торгызу, теше тешкә тимәү, утсыз төтен чыкмый, баштан сыйпамаслар, бүгенге көн белән яшәү, агым уңаена йөзү, кул селтәү, борын күтәрү, кызыл кар яугач, беткән баш беткән, чәчләр үрә тору, аяз көнне яшен суккандай.

6. Переведите фразеологизмы. С тремя составьте предложения.

Скатертью дорожка, бить по карману, ни свет, ни заря, мелко плавать, взяться за ум, делать из мухи слона, другого поля ягода, под самым носом, плясать под чужую дудку, ломать голову, сжечь за собой мосты, пора ставить точки, катиться в болото, заблудиться в трех соснах, за семью замками.

7. Найдите русские эквиваленты фразеологизмов. Составьте три предложения.

Ярдәм кулы сузу, алма агачыннан ерак төшми, җир белән күк арасында, мыек чорнау, сүз эзләп кесәгә кермәү, ике куян артыннан куу.

8. Прочитайте и переведите тексты.

а) Халык – кешеләрнең тел, территориаль, икътисадый һәм мәдәни уртаклыгы ул. Төрки халыкларның бер өлеше буларак, татар халкы үзенең тарихи үсешендә озын, катлаулы, фаҗигале, данлыклы юл узган. Тарихта татар халкының кешелек дөньясы рухи байлыклар хәзинәсенә зур өлеш кертүе билгеле. Әмма тарихның фаҗигале җилләре бу байлыкның күп өлешен юкка чыгарган. Рухи мирасның сакланып калган кадәресе дә, инде V-VI гасырда ук татар халкының үз алфавиты, дәүләтчелеге, зур рухи мәдәни байлыкка ия булуы турында сөйли.

б) Милләттәшләребез дөньяның төрле төбәкләрендә яши. Хәтта ерак Австралиядә дә татарлар бар. Бөтендөнья татар конгрессында кунаклар кайдан гына юк иде. Чит илләрдә яшәүче татарлар Татарстанның мөстәкыйль, бәйсез дәүләт булуын телиләр. Республикабыздагы халыкның 48 проценты – татарлар, 43 проценты – руслар … Республикабызда йөздән артык милләт вәкиле яши. Татарлар ике миллионга якын, руслар бер миллион ярым. Барча милләт халыклары дус яшиләр. Милләтләр дуслыгы – бездәге иң зур байлык.

Запишите антонимы выделенных слов.

Расскажите о дружбе народов. (Как вы это понимаете. Как это отражается в нашей республике и т.д.).

9. Сорауларга җавап бирегез.

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Казан кайда урнашкан?

Казанда нинди тарихи объектлар бар?

Казанга ничә яшь?

Казанда нинди районнар бар?

Татарстан турында хикәя төзеп сөйләгез.

10. Составьте рассказ о погоде вашего региона.

11. Текстларны тәрҗемә итегез.

а) Илебез төньягыннан көньягына кадәр араны су юлы белән үтәргә мөмкин. Моның өчен махсус каналлар төзелгән.

Бу су юлы башкалабыз Мәскәү аша уза. Шуңа күрә аны биш диңгез порты дип йөртәләр. Бу портка каналлар аша Балтик диңгезеннән, Ак диңгездән килергә була. Аннан Каспий һәм Азов диңгезләренә барырга мөмкин. Теләгән кеше шуннан Кара диңгезгә дә чыга ала.

б) Һава флоты.

Башкалабыз Казан аэропортында көнен дә, төнен дә кызу тормыш кайный. Берәүләр каядыр ашыга, икенчеләре кайта, өченчеләре туганнарын, дусларын каршы ала.

Иртәнге сәгать алты. Һавага уктай атылырга әзер торган самолетларның көмеш сыман канатларында кояш нурлары чагыла. Аэропортта яңа эш көне башлана. Менә «корыч кошлар» бер-бер артлы һавага күтәрелә. Кайсылары ерак шәһәрләргә, кайберләре якын араларга юл ала.

Безнең көннәрдә һава флоты бик әһәмиятле транспортка әверелде. Аэропортка барыннан да бигрәк тизлек яратучылар омтыла. Казан белән Бөгелмә арасын самолет бер сәгатьтә үтә. Ә поезд белән 18 сәгать барырга кирәк. Шуның өстенә аэропорт илебезнең теләсә кайсы почмагы белән турыдан-туры бәйләнгән.

Кичке сәгать 10. Аэропорт бераз тынып кала. Киң илебезнең төрле почмакларында булырга өлгергән самолетлар янында техниклар кайнаша. Киләсе таңда корыч канатлы кошлар зәңгәр күккә күтәрелергә әзер булыр.

12. Переведите предложения.

Казань – столица Татарстана. Казань – старинный красивый город. Здесь проживает около 1,5 млн человек.

Это первое здание Казанского государственного технического университета им. А.Н. Туполева. Оно старое, но красивое.

Это очень старинная мечеть. Она расположена в центре Казани. Минарет мечети очень высокий. Он виден издалека.

Набережные Челны – промышленный город Республики Татарстан. Там живут татары, русские, украинцы, евреи, чуваши, армяне, грузины и другие народы. Там делаются известные всему миру КамАЗы.

Нижнекамск – молодой город. Там есть шинный завод.

Альметьевск – город новый. Там живут нефтяники.

Елабуга – старинный город. Это тихий город. Там построили новый завод. В Елабуге жил и работал знаменитый художник Шишкин.

В Зеленодольске изготовливают теплоходы и холодильники.

Расскажите о каком-нибудь крупном городе Татарстана.

Ответьте на вопросы:

Татарстан кайда урнашкан?

Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

Татарстанда ничә дәүләт теле? Нинди?

Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

Татарстан аша нинди елгалар ага?

Татарстанның төп байлыклары нәрсә?

13. Прочитайте.

а) Борынгы болгарлар.

Болгар дәүләте Чулман һәм Идел елгалары буенда мең еллар элек барлыкка килә. Аңа хәзерге Татарстан, Чувашия, Мари-эль, Удмуртия, Башкортстанның көнбатыш, Мордовиянең көнчыгыш җирләре, Самара, Ульяновск, Пенза, Саратов, Астрахань, Волгоград, Түбән Новгород, Пермь өлкәләренең зур җирләре кергән. Аның төп өлеше безнең Татарстан республикасына туры килә.

Әкренләп шәһәрләр, авыллар төзелгән. Болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр, акча сукканнар. Авылларда игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек үсә. Болгарлар көтүлекләрдә ат, сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Алар беркайчан да дуңгыз тотмаганнар. Болгар җирләре урманнарга, елга-күлләргә бай булган. Бу аучылык өчен зур мөмкинлекләр тудырган.

Болгарлар тимер эшен яхшы белгәннәр. Бакырдан савыт-саба: тәлинкә, касә, комганнар ясаганнар. Алтынчылар, көмешчеләр кыйммәтле ташлардан матур бизәнү әйберләре ясаган.

Болгарларның үз язулары булган, фән, мәдәният, мәгариф нык үскән. 922 нче елда Болгарлар ислам дине кабул иткәннәр. Бу дәүләтнең үсешенә тагын да ярдәм итә.

Болгар-рус бәйләнешләре һәрчак төзек булган. Моңа Болгар-Киев юлы булышкан.

10 нчы гасыр башларында шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да башлангыч мәктәпләр булган. Илдә математика, астрономия, химия, медицина, тарих, география кебек фәннәр үскән. Болгар галимнәре астрономик күзәтүләр алып барганнар. Приборлар ярдәмендә дөнья якларын дөрес билгели белгәннәр. Архитекторлар матур биналар төзегәндә төрле сызымнар эшләгәннәр. Болгарларда медицина алга китә.

Казан ханлыгы – Бөек Болгар дәүләтенең дәвамы булган. Ул үз вакытында Көнчыгыш Европаның көчле һәм алдынгы дәүләтләреннән саналган. Ул Урта Азия, Мисыр, Төркия, Кытай, Иран, Гарәпстан белән көчле элемтәдә торган, бу илләр белән сәүдә иткән. Сәүдә күбрәк бер малны (товарны) икенче малга алмаштыру рәвешендә барган.

Казан ханлыгында эш кәгазьләренә мөнәсәбәт бик югарылыкта торган. Казанда галимнәр, шагыйрьләр, җырчылар, язучылар, музыкантлар яшәгән. Бу вакытта бик күп бәетләр, тарихи җырлар, әкиятләр, табышмак, мәкальләр туган. Казан ханлыгы алга киткән илләрнең берсенә – мәдәни үзәккә әйләнгән.

б) Болгар тарихында аеруча әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – болгарларга һәм Болгар дәүләтенә ислам дине керү һәм тарала башлау чорын билгеләү.

Болгар һәм исламият тарихларында Болгар иленең исламны кабул итүе турында ике төрле караш яши. Бу мәсьәлә белән турыдан-туры шөгыльләнмәгән бер төркем галимнәр болгарларның ислам дине кабул итүен 921 – 922 елларда Багдад хәлифе Муктадирдән болгар патшасы Алмышка килгән билгеле илчелек белән бәйлиләр.

Икенче бер төркем галимнәр фикеренчә, болгар һәм аларга якын кабиләләрдә исламлашу инде VII – VIII гасырларда ук башланган һәм Ибне Фазлан катнашындагы илчелек килгәндә Болгарстан инде мөселман булган дигән карашны алга сөрәләр.

в) Һәр халыкның даимән күңел түрендә йөрткән, буыннан-буынга сөйләнелгән риваятьләрендә сакланган, туфрагы үзенә тартып торган изге урыннары бар. Татар халкы өчен ул – Болгар. Борынгы бабаларыбыз нәкъ биредә үзенең кыйбласын билгеләгән, дан-шөһрәте таралган халык буларак та шушында танылган. Күңелләрне җәлеп итеп чәчәк атканда да, дошман яуларыннан егылып, хәрәбәләр эчендә ятканда да халыкның аяк эзе суынмады Болгар җиренә. Бар җиһанга өн салган шанлы Болгар әле күтәрелер, мәһабәт бина-пулатлары үз хәленә кайтыр дигән өмет чаткылары сүнмәде. Ниһаять, ул көн килде. Яңа хариталарга да Болгар исеме кире кайтарылды, археологлар, җир катламнарын аерып, пайтәхетнең билгесез битләрен ачарга керештеләр, аякка калыккан биналарда күргәзмәләр эшли башлады. Болгар шәһәрлеге Дәүләт тарих-мигъмари музей-тыюлыгы итеп игълан ителде. Кайчандыр шаулап яшәгән шәһәр музейга әверелде.

Ответьте на вопросы:

Болгар дәүләте кайда урнашкан булган?

Болгарлар нәрсә белән шөгыльләнгән?

Болгарларда нинди фәннәр алга киткән булган?

Казан ханлыгы нинди дәүләт ул?

Болгар тарихында ислам кабул итүгә карата нинди фикерләр яшәгән?

По третьему тексту составьте 5 вопросительных предложений.

14. Переведите тексты.

а) Финансы являются одной из важнейших экономических категорий, отражающей экономические отношения в процессе создания и использования денежных средств. Их возникновение произошло в условиях перехода от натурального хозяйства к регулярному товарно-денежнему обмену и было тесно связано с развитием государства.

Одним из главных признаков финансов является их денежная форма выражения и отражение финансовых отношений реальным движением денежных средств.

Реальное движение денежных средств происходит на второй и третьей стадиях воспроизводственного процесса – в распределении и обмене.

б) Как экономическое явление инфляция существует уже длительное время. Считается, что она появилась, чуть ли не с возникновения денег.

Термин инфляция впервые стал употребляться в Северной Америке в период гражданской войны 1861 – 1865 гг. и обозначал процесс разбухания бумажно-денежного обращения. В ХIX в. этот термин употреблялся также в Англии и Франции. Широкое распространение в экономической литературе понятие инфляция получило в ХХ в. после первой мировой войны, а в советской экономической литературе – с середины 1920-х гг.


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 149 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Административ хезмәттә, деканатта, офиста | Иденче тема. Кешенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр | Унбишенче тема. Экология: табигать һәм кеше | Разряды местоимений 1 страница | Разряды местоимений 2 страница | Разряды местоимений 3 страница | Разряды местоимений 4 страница | Разряды местоимений 5 страница | Формы основных глаголов 4 страница | Локман Хәким |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Формы основных глаголов 1 страница| Формы основных глаголов 3 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.025 сек.)