Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Разряды местоимений 4 страница

Читайте также:
  1. Annotation 1 страница
  2. Annotation 10 страница
  3. Annotation 11 страница
  4. Annotation 12 страница
  5. Annotation 13 страница
  6. Annotation 14 страница
  7. Annotation 15 страница

Казлар йолкынып беткәч, кызлар бизәкле көянтәләренә ап-ак казларны асып, чишмә буена төштеләр. Аларга егетләр дә иярде. Чишмә буенда җыр-бию, уен-көлке тынып тормады.

Словарь

алмагач – яблоня акча – деньги акылсызлык – безумие, глупость алмашу – обмен ара – расстояние афәт – бедствие, несчастье балачак – детство балта – топор бер үк вакытта – одновременно вакыйга – событие бозыклык – испорченность, разврат бәя – цена бөртек – зерно гер – гиря дулкын – волна дәүләт эшлеклесе – государственный деятель еш – часто йон – шерсть йөрәк – сердце игенчеләр – хлеборобы, земледельцы искиткеч – изумительный удивительный истәлек – воспоминание кабат – еще, снова кабырчык – раковина киң таралган – распространен кояш бату – заход солнца кояш чыгу – восход солнца кыйммәт – дорого кәгазь – бумага көчәйтә – усиливает күн – кожа сәбәп – причина сөйләм – речь таш – камень тизлек – скорость тимерче – кузнец терлекче – животновод махсус – специально матди – материальный мәгарә – грот, пещера мәһабәт – величественный нечкә – тонкий очрак – случай посып яту – спрятаться пычак – нож пыяла – стекло рухи – духовный чир – болезнь сарык – овца хас – свойственный хәтер – память уйлап табу – придумать ук очлары – наконечники для стрел уртак – общий чүлмәкче – гончар, горшечник шәраб – вино яктылык – свет, освещение яңалыклар – новости әйбер – вещь әйләндерә, әверелдерә – превращать әйтем – поговорка үгез – бык җайланма – устройство җиңеләйтергә – упростить җиңүче сугышчылар – воины-победители әхлак – этика җинаять – преступление җиһан – мир һәлакәт – бедствие, гибель, смерть тирәлек – окрестность, среда тоткын – пленник тәкъдим итү – предложить, предлагать


Тема 8. СВОБОДНОЕВРЕМЯ. УВЛЕЧЕНИЕ

Речевые образцы

Син буш вакытыңны ничек үткәрәсең? Нинди спорт төре белән шөгыльләнәсең? Мин чаңгыда (тимераякта) шуарга яратам. Мин буш вакытларымда футбол (волейбол, теннис) уйныйм. Синең хоббиең нинди? Минем почта маркалары (корал, кулдан ясалган самолет макетлары) коллекциясе бар. Сезнең шәһәрдә нинди театрлар (кино заллары, парклар һ.б.) бар? Син опера тыңларга (балет, театр карарга) яратасыңмы? Как проводишь свободное время?   Каким видом спорта занимаешься? Я люблю кататься на лыжах (на коньках). Я в свободное время играю фут­бол (волейбол, теннис). Какое у тебя хобби? У меня есть коллекция почтовых марок (оружий, самодельных макетов самолетов). Какие театры (кинозалы, парки и др.) есть в вашем городе? Любишь ли ты слушать оперу (смотреть балет, театр)?

Неспрягаемые неличные формы

Как было сказано выше, в татарском языке имеются и неличные формы глагола: имя действия, инфинитив, причастия и деепричастия.

Имя действия совмещает в себе признаки глагола и существительного.

Как существительное Как глагол
Выражает процесс без его производителя Склоняется по падежам уку, укуны, укудан, укуда Принимает аффиксы числа и принадлежности укулар, укуым бетте Является чаще подлежащим, определением, дополнением Выражает процесс Имеет аспект бару - бармау Имеет залог эшләү, эшләнү, эшләшү Управляет именем в каком-нибудь падеже

Образуется присоединением к глагольной основе аффикса
- у /- ү: кайт + у возвращение, ук + у чтение, әйт + ү сказать, күр + ү видеть.

Инфинитив по значению наиболее похож на русскую неопределенную форму глагола.

Образуется присоединением к основе глагола аффиксов - ырга /- ергә, - арга /- әргә, - рга /- ргә кайт + ырга (вернуться), кара + рга (посмотреть), сөйлә + ргә (рассказывать), бир + ергә (дать).

Отрицательную форму инфинитива образует аффикс - маска / - мәскә: кайтмаска, карамаска, сөйләмәскә, бирмәскә.

Типично и частотно употребление инфинитива с модально-предикативными словами ярый (можно), кирәк (надо), мөмкин (можно), ярамый (нельзя), тиеш (должно) и т.д. Керергә ярый, алырга кирәк, килергә тиеш, укырга мөмкин.

Причастие сочетает в себе признаки глагола с признаками прилагательного

Как прилагательное Как глагол
Всегда предшествует имени Является определением Не склоняется и не принимает аффиксов принадлежности и числа, но без определяемого слова употребляется с аффиксами падежа, принадлежности и числа укучыбала, укучыларыгызны Категория времени сөйләнгән сүз сөйләшүче кешеләрсөйләшер вакыт Форма отрицания сөйләнгән - сөйләнмәгән Принимает залоговые аффиксы сөйләгән сүз, сөйләнгән сүз, сөйләшенгән вакыт Управляет именем, т.е. требует постановки слова в той или иной форме

Имеет форму настоящего, прошедшего и будущего времен.

Причастие настоящего времени образуется:

1) аффиксами - учы /- үче китап укучы бала (ребенок, читающий книгу), язучы кеше (пишущий человек);

2) - а /- ә, - ый /- и + торган укый торган (читающий), яза торган (пишущий).

Причастие прошедшего времени образуется с помощью аффиксов - ган /- гән, - кан /- кән:

укыган (читавший), яшәгән (живший), килгән (приходивший).

Причастия будущего времени образуются:

1) аффиксами - ачак /- әчәк, - ячак /- ячәк

караячак кино (кино, которое посмотрим), киләчәк кунак (гость, который должен прийти);

2) аффиксами - асы /- әсе, - ыйсы /- исе

укыйсы китап (книга, которую предстоит читать), йөрисе маршрут (маршрут, по которому предстоит ходить);

3) аффиксами - р, - ар /- әр, - ыр /- ер

килер көн (предстоящий день), агар су (проточная вода).

Деепричастие совмещает в себе признаки глагола и наречия.

Как наречие Как глагол
Обозначает признак действия Не изменяется Имеет аспект кайтып - кайтмыйча Имеет залог күреп, күренеп, күрелеп Выражает процесс с его производителем, но без специальных морфологических показателей в своем составе (мин, син, ул, без, сез, алар) кайткач

Образуются:

1) положительная форма

· - п,- ып /- еп: укып (прочитав), язып (написав), килеп (придя);

· - а /- ә, - ый /- и: бара-бара (идя), сөйли-сөйли (рассказывая);

· - гач /- гәч, - кач /- кәч: алгач (взяв), әйткәч (сказав);

· - ганчы /- гәнче, - канчы /- кәнче: килгәнче (пока не приду), кайтканчы (пока не вернусь).

2) отрицательная форма

· - мыйча /- мичә: укымыйча, язмыйча, килмичә;

· - мый /- ми, - мыйча /- мичә: бармыйча, сөйләмичә;

· - ма /- мә: алмагач, әйтмәгәч.

Объявление

Белдерүдә чараның вакыты, урыны, исеме һәм белдерү язучы кешенең яки оешманың исеме күрсәтелә.

Белдерү Хөрмәтле театр сөючеләр! Сезне 17 октябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасына театр сезоны ачылуга чакырабыз. Сезон гадәттәгечә «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачыла. Спектакль кичке сәгать алтыда башлана. Билетлар театр кассаларында сатыла. Администрация хезмәткәрләре 2008 ел, 15 октябрь Объявление Уважаемые любители театра! 17 октября приглашаем вас в Татарский государственный театр им. Г. Камала на открытие театрального сезона. Сезон традиционно открывается спектаклем «Голубая шаль». Начало спектакля 18.00. За билетами обращайтесь в кассы театра. Администрация 15 октября 2008 года

Расписка

Раслама берәр нәрсә алганлыкка раслап имза куелган рәсми язу, документ.

Раслама Мин, Зиннәтов Дамир, Казан шәһәренең 73 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, мәктәп директоры Сәлимов Азат Гаяз улыннан, чаңгы ярышы үткәрү өчен, 20 (егерме) чаңгы алдым. Имза 2007 ел, 20 январь. Расписка Я, Зиннатов Дамир, ученик 11 класса средней школы № 73 города Казани, получил от директора школы Салимова Азата Гаязовича 20 (двадцать) пар лыж для проведения лыжного соревнования. Подпись 20 января 2007 года.

Задания

1. Переведите:

Завтра будет дождь. На улице грязно, холодно. Летом здесь бывает жарко. Гром гремит. Сегодня 20 градусов мороза. Какое время года тебе больше нравится. Где вы будете отдыхать летом.

2. Укажите глаголы изъявительного наклонения и причастия:

Җир өстен ап-ак кар каплаган. Ак мамыкка төренгән агачлар җемелдәп торган кар бүрекләр кигәннәр. Яшь агачлар бу авырлыкны күтәрә алмаганнар, җиргә кадәр сыгылганнар. Урман тынлыкка чумган. Тик азык эзләп очкан кошлар авазы гына тынлыкны боза. Тиздән яз башланачак. Кояш нурында иркәләнер көннәр килеп җитәчәк. Шомыртларның ап-ак чәчәккә күмеләчәк көннәре дә ерак түгел.

3. Замените прилагательные причастиями прошедшего или настоящего времени:

Үрнәк: сары яфрак – саргайган яфрак.

Көчле җил, җемелдек йолдыз, суыкка чыдамсыз үсемлек, куе сөт, җылы өй, тузанлы юл, тулы ай, тирән чокыр, сай су.

4. Найдите синонимы, выраженные деепричастиями:

Утырган килеш, ишетелүгә, кайтканнан соң, килү белән үк, туктамастан, яшертен, түләүсез, озак-озак, җәяүли, ашык-пошык, кичкырын.

5. От глагола сат образуйте формы инфинитива, прошедшего определенного времени, деепричастия, причастия (все временные формы), будущего неопределенного времени.

6. Укажите глаголы. Определите их вид (спрягаемые личные и неспрягаемые неличные), наклонение, время, лицо, число.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә;

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга.

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурларга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

7. Прочитайте и переведите диалог:

– Хәерле иртә!

– Хәерле иртә.

– Әйтегезче, зинһар, сез радиодан һава торышын тыңламадыгызмы? Бүген көн нинди булыр икән?

– Тыңладым. Бүген көн аяз һәм кояшлы, көндез егерме җиде градус җылы булачак. Хәзер егерме ике градус.

– Бүген көн кичәгедән җылырак икән. Яңгыр вәгъдә итмәделәрме?

– Иртән һәм көндез кояшлы, аяз булачак. Кичкә кыска вакытлы яңгыр вәгъдә иттеләр.

– Бигрәк тә әйбәт. Тузан да басылып китәр, бераз салкынча да булыр.

– Минемчә, сезгә бүген берәр паркка, яисә зоопаркка барырга кирәк. Шәһәрдә йөрергә кызу булыр.

– Әйе шул, бүген вакытыбыз да иркенрәк.

8. Прочитайте текст. Укажите в нем причастия, деепричастия, имя действия, глаголы в условном наклонении, глаголы настоящего времени изъявительного наклонения.

Килешүләр

Килешү – «договор» дигән сүз. Килешү – предприятиеләр, төрле оешмалар яки аерым кешеләр арасында элемтәләр урнаштыру чарасы. Шулай ук гражданнарның шәхси милекләре белән эш итүнең төп хокукый формасы.

Һәр килешүнең исемендә аның юридик характеры күрсәтелә. Мәсәлән, «Торган йортны ремонтлау турында килешү», «Торган йортны бүләк итү турында килешү», «Автотранспортны сату-алу турында килешү», «Бергәләп эшләү турында килешү» һәм башкалар.

Аннан соң килешүнең вакыты һәм урыны, якларның юридик статусы күрсәтелә. Юридик затларның исемнәре тулысынча бирелә, аларның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме һәм башкара торган эше күрсәтелә.

Килешүдә законда кулланыла торган терминнар гына файдаланыла. Мәсәлән, сату-алу килешүе өчен кабул ителгән терминнар – «сатучы» һәм «сатып алучы».

Килешүләр тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына, юридик көчкә ия булалар. Мәсәлән, йорт, дача сату-алу яки бүләк итү турындагы килешүләр нотариаль контора тарафыннан расланырга тиеш.

9. Прочитайте текст о театрах города Казани. Напишите о каком-нибудь театре Татарстана, России.

«Г. Камал исемендәге татар дәүләт aкадемия театры»

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татарча спектакль уйнала. Бу дата Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының рәсми туган көне булып санала. 1907 елда труппага беренче хатын-кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм труппаның булачак җитәкчесе, «татар театры атасы» Габдулла Кариев килә. 1908 елда бөек татар шагыйре Г. Тукай труппага «Сәйяр» исемен бирә. Революциягә кaдәp күчмә тормыш алып барган театр труппасы 1920 елда биналы була. Башта театрга Островский урамында урнашкан сәүдәгәрләр җыены бинасы, аннан хәзерге Горький урамындагы түрәләр клубы йорты тапшырыла. Театр эшли башлауның беренче елларында ук милли театр сәнгатенә нигез салына. Сугыш алды елларында театрда дөнья һәм милли классика, татар һәм тәрҗемә драматургия әсәрләре буенча спектакльләр куела. 1929 елда театрга академия дәрәҗәсе һәм 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. Труппаның 1957 елда Mәскәү шәhәрендә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгaтe ункөнлегендә (декада) катнашуы, сугыштан соңгы иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып театрыбызның тарихына кереп калды. Соңгы 30 ел эчендә татар академия театры үсешендә яңа бер этап барлыкка килде.

1996 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кабан күле яры буенда урнашкан, суда йөзүче җилкәнле корабны хәтерләткән яңа бинага күчте. Аның фойесында күлне күзәтеп булган зур тәрәзәләр, фонтанлы кышкы бакча, тамашачылар ял итү өчен балконнар, портретлар галереясе hәм театрның бөек артистлары сыннары бар.

«К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры»

Театрның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Ул 1933 елда Колхозчы-ударникларның Беренче Бетенсоюз съезды чакырылышы һәм К. Тинчурин инициативасы белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак барлыкка килә. Колхоз-совхоздан алып, республиканың татар күчмә һәм, ниhаять, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булып оешкан дәвepгә кaдәp театр коллективы авыр һәм сикәлтәле юллар аша үтте.

1988 елда театрга Горький урамында урнашкан бина бирелә. Тормышта килеп туган кыенлыкларга карамастан, К. Тинчурин театры иҗат коллективы бигрәк тә соңгы ун елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән шатландырды.

«М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры»

Идел буенда беренче стационар рус операсы барлыкка килгәнче үк, Казанда гасыр буена түләүле тамашалар күрсәтелеп килүе мәгьлүм. Шулай да даими рус театры шәhәребездә 1791 елда гына ачыла. 1803 елда Казанда алпавыт П.П. Есиповның крепостной артистлар театры халык арасында абруй казана. П.П. Есипов төзеткән таш фундаментлы агач театр бинасы 1815 елга кадәр саклана. Ул хәзерге опера театры бинасы ypынындa була. Театр драма буларак саналса да, биредә опера әсәрләре дә еш уйналган. 1851 елда шәhәребездә яңа театр бинасы төзелә. Бу театр итальян опера труппасы гастрольләре белән ачылып китә. Шулай итеп Казанда беренче тапкыр итальян музыкасы яңгырый.

1917 елга кaдәp Казан операсы провинциядәге иң яхшы операларның берсе булып саналган. 1934 елда Татария Хөкүмәте тарафыннан Казанда опера hәм балет театрын ачу тypындa карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Mәскәү консерваториясе каршында, булачак театрга кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясен булдыру тypындa карар чыга. Студияне 1934 елның 2 февралендә ачалар. Казаннан Mәскәүгә республикабызның иң сәләтле җаннары китә. Дүрт ел буена биредә вокалчылар, дирижерлар, композиторлар белем ала. Студияне тәмамлаганнан соң белгечләр 1938 елда Казанга кайта hәм 1939 елда Н. Җиhановның «Качкын» операсы белән театрны ачып җибәрә.

1956 елньң 28 нче сентябрендә «Алтынчәч» спектакле белән театрның хәзерге бинасы ачылды. Әлеге бинага нигез тaшы 1936 елда ук салынган була. Аны төзүдә архитектор Скворцов hәм Гайнетдинов катнаша. Бүгенге көнне театр бинасы архитектура hәйкәле булып дәүләт тарафыннан саклана. Бина үзенең матурлыгы белән ерактан үк күренеп тора. Тамашачылар залында тау хрусталеннән коеп ясалган, авырлыгы 1 тоннага якын зур, матур люстра урнaштырылган. СССР Югары Советы Президиумы Карары белән театрга герой – шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. 1988 елга кадәр Казан опера hәм балет театры артистлары чит илләргә гастрольгә Мәскәү делегациясе cocтaвындa гына чыга алган. Ләкин 1994 елда труппа мөстәкыйль рәвештә беренче тапкыр чит илгә гастрольгә китә. Шушы вакыттан башлап театрыбыз Голландия, Бельгия, Германия, Дания, Франция, Австрия, Швейцария, Люксембург, Португалия, Ирландия кебек Европа илләрендә булып кайтты. Амстердам шәhәренең 2500 урынга исәпләнгән Саrrе Teaтpындa, Лиссабонның 3000 кешегә исәпләнгән Coliseu Teaтpындa, Страсбургның 2500 кешегә исәпләнгән Teaтpындa чыгыш ясады.

«В. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»

В. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Россиядәге иң зур драма театрларның берсе булып тора. Аның рус һәм дөнья классика әсәрләренә, шyлай ук заман драматургиясенә нигезләнгән югары художестволы репертуары, талантлы cәxнә осталарыннан тупланган даими профессиональ труппасы, заманча режиссурасы һәм сценографиясе Казан халкын гына түгел, башка төбәкләрдән дә тамашачыларны hәрдаим җәлеп итә. «Прованс» француз газеты язганча «В. Качалов исемендәге Казан рус драма театрының сыйфат принцибы аның күпьяклылыгыннан гыйбәрәт. Һәм ул, hичшиксез бик яхшы мәктәп. Театрда катнaшyчы актерлар эшчәнлеге чынлап та күпкырлы, алар бер үк вaкытта cәxнә остасы да, биюче дә, җырчы да». «Театр декарацияләре дә җырчы-актерлар кебек тылсымлы», – дип нокта куя Либерасьон газеты. Казан академия рус Зур драма театрына 1791 елда нигез салынган.

Театрның ел саен төрле халыкара һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә катнашуы (Кahиpә, Марсель, Вильнус, Mәскәү, Псков, һәм башка шәһәрләр), 2000 елда Сочи шәһәрендә гастрольдә булып кайтуы, аның исемен бөтен дөньяга танытып кына калмады, дөнья театр процессының аерылгысыз өлеше итте.

«Казан дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан дәүләт яшь тамaшачы театрының беренче спектакле 1932 елның 30 ноябренә куела. Шушы көннән башлап hәp елны театр үзенең туган көнен билгеләп үтә. Җиденче дистәне тутырган Казан дәүләт яшь тамaшачы театры авыр hәм шөhрәтле юллар аша үтте. 1946 елда балалар театрлары беренче Бөтенсоюз смотрында шәhәребезнең яшь тамашачы театры илебездәге иң яхшы театр дип табыла. Шушы вакыттан бирле труппа төрле фестивальләрдә катнaшып дипломнар hәм бүләкләр алып килүен дәвaм итә. 1996 елда театр У. Шекспирның «Буря» әcәpe буенча куйган спектакле белән «Елның иң яхшы спектакле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә лаек булды.

«Әкият«татар дәүләт курчак театры»

Татар дәүләт курчак театрына 1934 елда С.М. Мерзляков инициативасы белән нигез салына. Бу театр чын мәгънәceндә интернациональ характерда була, биредә рус hәм татар телләрендә спектакльләр куела. 1974 елдан башлап Казан курчак театры УНИМ халыкара курчак театрлары оешмасына коллектив әгъзасы итеп билгеләнде. Театр үзенең спектакльләре белән Германиядә, Төркиядә, Франциядә hәм Болгариядә үткән Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясады. Польшада гастрольдә бульп кайтты, Болгариядә, АКШта, Франциядә, Германиядә, Югославиядә үткәрелгән иҗат конференцияләрендә, симпозиумда hәм конгресста катнашты.

«Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез 1932 елда ук салынган. Ләкин рәсми статус театрга төрле сәбәпләр аркасында 1991 елда гына бирелде. Бу чорда театр cәxнәceндә Б. Мукаевның «Оят төне», Ф. Шиллерның «Mәкep hәм мәхәббәт», Т. Гыйззәтнең «Бaшмагым», Ж.-Б. Мольерның «Тартюф»спектакльләре куелды. Соңрак театрга шәhәребезнең Киров районында урнашкан элекке җитен комбинаты клубы (Алафузовның «Эшчеләр театры») бинасы бирелә. 2000 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөтендөнья «АССИТЕЖ» балалар театры оешмасына кабул ителә. 2003 елның июнь аенда театр Р. Батулланың «Сак-Сок» спектакле белән Кыргызстанның Бишкек шәhәрендә үткәрелгән «АРТ-ОРДО» фестивалендә катнашты. Фестивальдә «Сак-Сок» иң яхшы спектакль дип табылды, Албасты ролен башкарган артист И. Камалиев иң яхшы ир-ат роле номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Найдите по текстам по два примера на глаголы изъявительного наклонения настоящего, прошедшего определенного и неопределенного времени, причастия, деепричастия.

10. Прочитайте текст. Ответьте на вопросы и выполните задания.

Футбол

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «фут» – «табан», «бол» – «туп» дигәнне аңлата. Инглизләр «бары тик аяк белән генә» туп уйнауны шулай дип атаганнар.

Футболны турыпочмаклы мәйданда уйныйлар. Аның кыскарак якларының уртасында капма-каршы ике капка куела.

Уенның максаты – көндәшләр капкасына туп кертү. Һәр командада 11 уенчы була. Уен 90 минут дәвам итә һәм 45 әр минутлык ике таймнан тора. Алар арасында 10 минутлык тәнәфес була.

Капкачыдан башка беркемгә дә кул белән уйнарга рөхсәт ителми.

Футбол – күмәк уен, шуңа күрә һәр уенчы үз хәрәкәтен командадагы башка иптәшләренең хәрәкәте белән килештерергә тиеш.

Сез футбол уйнарга яратасызмы?

Ни өчен?

Тагын нинди спорт төрләрен беләсез? Берәрсе турында кыскача сөйләгез.

Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?

Сезнең шәһәрдә нинди спорт комплекслары эшли?

Составьте несколько предложений о конном спорте, о легкой атлетике, о тяжелой атлетике, о конькобежном спорте, о фигурном катание.

Что вы можете сказать об «Универсиаде – 2013»?

11. Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) Коллеги сводили клиентов вашей фирмы в оперный театр. Расспросите их о впечатлениях;

б) Вы обсуждаете планы на выходные с вашими гостями из Москвы;

в) Вас первый раз друзья привели посмотреть конные скачки.

12. Составьте рассказ о том, как вы проводите свободное время; как вы провели летние каникулы.

Словарь

абруй – авторитет авырлык – тяжесть АКШ – США алпавыт – помещик «Алтын битлек» – «Золотая маска» аяз – ясный болытлы – пасмурный иркен – просторный ихлас – искренний, искренне капка – ворота карар – решение, постановление Каһирә – Каир кимсетергә – обижать кояшлы – солнечный кыенлык – трудность күл – озеро күчмә тормыш – кочевая жизнь мәгълүм – известно мәкер – коварство мөгаллим – учитель рәсми – официальный сабак – урок сай – мелкий, неглубокий салкын – холодно сикәлтәле – ухабистый сыгылырга – наклониться сәбәп – причина сәүдәгәр – торговец табан – стопа тамаша – представление тамашачы – зритель тирән – глубокий тузанлы – пыльная тулы ай – полная луна турыпочмаклы – прямоугольный тылсымлы – волшебный тынлык – тишина тынлыкка чумган – погрузился в тишину тәнәфес – перерыв түрә – начальник хөкүмәт – правительство чакырылыш – призыв чокыр – яма шомырт – черемуха шәфкать – милосердие шөһрәтле – знаменитый эссе – жарко яр – берег яңгырлы – дождливый әгъза – орган әдәбият – литература җемелдәргә – сверкать җилкән – парус җитен – лен җылы – теплый җәлеп итә – привлекать һава торышы – погода һәйкәл – памятник һәрдаим – всегда



Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 132 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Административ хезмәттә, деканатта, офиста | Иденче тема. Кешенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр | Унбишенче тема. Экология: табигать һәм кеше | Разряды местоимений 1 страница | Разряды местоимений 2 страница | Формы основных глаголов 1 страница | Формы основных глаголов 2 страница | Формы основных глаголов 3 страница | Формы основных глаголов 4 страница | Локман Хәким |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Разряды местоимений 3 страница| Разряды местоимений 5 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.023 сек.)