Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Локман Хәким

Борын-борын заманда яшәгән ди җир йөзендә бер халык. Бу халык илендәге җир-суларның, урман-кырларның, тау-кыяларның исәбен-хисабын белмәгән – тормышы бик бәхетле булган. Елгаларның берсеннән ап-ак сөт акса, икенчесеннән хуш исле бал, өченчесеннән сары май ага икән. Тауларның берсе алтын-көмеш базларына бай булса, икенчесендә асылташлар чыгарылган, кырларында бодай, дөге бик уңган, болыннарында бил тиңентен үлән үскән, аллы-гөлле чәчәкләр һәркемне елмаеп-көлеп каршы алганнар; анда тургай улын өйләндереп, карлыгач кызын кияүгә биреп, сәгадәт эчендә гомер иткәннәр. Ул илдә күлләр дә гаять күп булган, балыклары алтын да көмеш, куе камыш арасындагы каз-үрдәкнең, торна-челән кеби кош-кортның исәбен хәтта фәрештәләр дә белеп бетерми, ә явыз шайтан санарга кыймый икән.

Әйе, бәхетле халык булган бу. Карлыгач тавышы белән торган, кәккүк тавышы белән яткан. Эшләп арыганнан соңра тамак ялгарга дип утырса, янында очкан күбәләкләр аңа көй сузган, сусап кулына тустаган алса, колак төбендә бал кортлары безелдәгән. Олуг кояш та аның өчен кояш кына түгел, ә юмарт вә ягымлы дус булган. Офык читендә күренү белән кояш иң әүвәл шушы җирне сәламли. Батыр егет сылу кызны кочкандай, хәлсез карчык газиз углын күкрәгенә кыскандай, кояшның ягымлы нурлары бу халык яшәгән җирне иркәли, үсеп утырган һәр үләнне, чәчкәне, агачны сыйпап уза икән. Кояш анда кырларны эссесе белән куырмаган, шау чәчкәдә утырган бакчаларны да кирәгеннән артык кыздырмаган, алма вә хөрмә, йөзем вә шәфталу кеби җимешләр бернинди зыян күрми вакытында өлгерә, юмарт вә шәфкатьле нурлар астында тәгәрәп үскән карбыз-кавыннар хәлвә шикелле тәмле була икән...

Әйе, бәхетле яшәгән бу халык: тормышыннан канәгать, күңеле күтәренке булган. Көз җитү белән гөрләтеп ат чабышлары уздырган, кызларын кияүгә биреп, угылларын өйләндереп, бер-бер артлы туйлар ясаган. Яз җитү белән тагын димчеләр җибәргән. Ашаганы-эчкәне бал да май икән. Анда балалар ата-ана сүзеннән чыкмаган, хатын ирен тыңлаган, ир хатынына кул күтәрмәгән. Олыны – олы, кечене – кече дип танып, һәркайсы үз урынын белгән. Түрә, бәк, хәлфә, остаз кеби дәрәҗәле адәмнәр дә үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарганнар. Гомумән анда хан – хан, вәзир – вәзир, акыл иясе хәким – хәким булып, һәркайсының исеме җисеменә туры килеп торган. Патшалары да күркәм сыйфатларга ия икән – даны-шөһрәте еракларга таралып, үзе гадел вә тугры холыклы булган. Вәзир дә зирәк акыллы җитди адәм, кыскасы, бөтен яктан килгән менә дигән вәзир икән. Ул кырык ел эчендә булып узган бөтен хәл-әхвәлләрне хәтерендә тотып, алдагы кырык ел эчендә ниләр буласын да белгән. Мәмләкәтнең барлык эшләре шушы вәзир җилкәсендә икән, ул аларны бик уңышлы алып барган...

Моннан тыш мәмләкәттә тагын бер акыл иясе – хәким дә булган. Чын хәкимнәр кеби, ул да уйланырга, исәп-хисап итәргә, барысын да үлчәп-чамалап карарга яраткан. Бар уйлаганы халык бәхете дә мәмләкәтнең иминлеге икән. Хәким көнен-төнен шул хакта баш ваткан, алтын-көмеш, төрле асылташлар, дан, дәрәҗә, абруй кеби нәрсәләргә битараф булган. Бар шөгыле ходай тарафыннан бирелгән акыл вә зирәклек, ил-көннең язмышын кайгырту икән. Дәүләтнең барлык акылын ул үзендә туплаган. Берәү дә хәким сүзеннән чыкмаган, вәзир аның акылына таянып эш иткән, хәтта патша да аның фикеренә каршы килмәгән. Бу карт Локман хәким кеби белекле икән. Ялгышуның нәрсә икәнен үз гомерендә белмәгән, хак юлдан тайпылмаган, хәрәмгә кагылмаган, хәләлдән баш тартмаган.

Бер заман бу хәким үзенең зирәклеге аша яңа бер нәрсә белгән – ходай аңа сер ачкан. Карт бу хакта күп уйланган... Уйлаганы кара тылсым, шул тылсым китереп чыгарачак хәл икән. Уйлый торгач, карт тәвәккәлләп моны тагын бер кат тикшереп караган, тик нәтиҗә шул ук килеп чыккан. Шулай итеп, хәким моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсәләр буласын аңлаган, аның күңелен зур борчу вә дәһшәт чолгап алган. Аннан соңра ул патша белән вәзиргә бу серне сөйләп биргән:

«Ханым-солтаным, күп тә үтмәс Ходай Тәгалә хәзрәтләре безнең җиребезгә бик көчле яңгыр җибәрер, – дип башлаган ул сүзен. – Яңгыр сулары дәрьяларны, диңгезләрне, елгаларны-күлләрне басып китәр. Әлеге суларны эчкән һәрбер адәм акылдан язып, исәп-хисапны бутый башлар, хак юлдан язар, турыны кыектан, акны карадан, хәләлне хәрәмнән, дусны дошманнан аера алмас хәлгә килер.

Ханым-солтаным, син безнең күз карасыдай кадерле бердәнбер падишаһыбыз, ә вәзир дәүләт эшләрен алып баручы бердәнбер зат булганга мин, Хак Тәгаләнең бичара колы, сиңа бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәм: бүген үк безнең өчебез өчен дә чиста су хәзерләргә әмер бирегез. Шулай эшләмәсәк, без барыбыз да акылдан язачакбыз һәм мәмләкәттә шашкан халыкны идарә итәрлек зат калмаячак...».

Патша хәзрәтләре хәкимнең сүзләренә колак салган, вәзир дә моның белән килешкән һәм бу өч зат өчен җитәрлек микъдарда су әзерләргә боерык бирелгән.

Көннәрдән бер көнне кояш баеганнан соң күктә ай калыкмаган, көчле җил чыгып, давыл купкан, күк күкрәп яшен яшьнәргә тотынган. Аннан соңра бөтен җир йөзен каплап яңгыр ява башлаган. Болыннар, кырлар көн-төн койган яңгыр сулары астында калып, зур-зур күлләр хасил булган, кечкенә инешләр киң елгаларга әверелгән... Аннан елмаеп кояш чыккан, якты көн килгән һәм шәһәр халкының яше-карты урамнарга сибелешкән, мәйданнарны, бакчаларны тутырып бәйрәм итәргә керешкән... Барысы да матур итеп киенгән, бизәнгән-ясанган, һәркемнең йөзе ачык, гүяки җир йөзендә инде кайгы-хәсрәт тә, дошманлык та, бай белән ярлы, чибәр белән ямьсез, кыю белән куркак арасындагы аермалар да мәңгегә беткән диярсең. Халык шау-гөр килеп бәйрәм иткән, җырлаган-биегән, күңел ачкан. Вәзир кан дошман булып йөрүчеләрнең татулашуын, ярлының кинәт баеп китүен, гарип-горабаның савыгуын күреп, бөтенләй югалып калган, патша үзе дә моңа бик нык гаҗәпләнгән, хәким бер сүз әйтмәгән – күргәннәрен кәгазьгә теркәп куйган.

Шулай көн үткән, төн үткән, халык һаман бәйрәм иткән... Менә берзаман халык пышылдаша башлаган: имеш, вәзир акылдан язган, вәзир акылга җиңеләйгән, вәзир акылын җуйган икән. Бу хәбәр өйдән өйгә күчеп, тиз арада бөтен халыкка мәгълүм булган. Карт хәким моны да кәгазьгә теркәгән.

Вәзир хакындагы сүз халык арасында торган саен куера барып, инде ачыктан-ачык кычкыра башлаганнар: янәсе, акылын җуйган вәзирне урыныннан алырга кирәк! Ниһаять, бер көнне халык төркеме җыелышып сарайга килгән: «Вәзирне төшерергә, төшерергә!» – дип шау-шу кубарган. Карт хәким, вәзир вә патша киңәшкә җыелганнар. Карт әйткән: «Халык вәзирнең үзгә булуын, акылсыз түгеллеген сизде. Вәзир халыкның үзе шикелле булырга тиеш, шуңа ул халык эчкән суны эчсен», – дигән.

Патша моның белән килешкән, вәзир дә баш иеп ризалыгын белдергән һәм халык эчә торган суны алып эчкән. Шул чакны аның күзләре кызарган, йөзендәге җыерчыклары язылган, гүя ул күңеленә хуш килердәй бер нәрсә күреп, шуның тәэсирендә бөтен мәшәкатьләрен, өстенә йөкләнгән барлык вазифаларын оныткан, күз ачып йомганчы һәммәсен иңеннән кагып төшергән. Шул мәлне кырык ел буе хәтерендә саклап йөрткән барлык хәбәрләр аның зиһененнән чыкканнар, өстәвенә, ул алдагы кырык ел эчендә булачак вакыйгаларны әйтеп бирү сәләтен дә югалткан. Вәзир урамга чыккан, гавам шау-шуына килеп кушылган, бәйрәм итәргә керешкән, җырлаган-биегән, халык белән бергәләп алдагы җәннәт мисалыдай тормышны сәламләп күңел ачкан.

Шул көннән халык арасында вәзир савыккан, элекке хәленә кайткан икән, дигән хәбәр таралган. Бу хәбәрне элеп алган халык күп еллар үзенә хезмәт иткән сөекле вәзиренең терелүе хөрмәтенә кабат бәйрәм иткән. Йөрәкләрдә шатлык ташып торган, кызлар егетләр кочагында эрегән, хатыннар ирләрдән аерыла алмаган. Тик патша хәзрәтләре генә кайгыга бирелеп утырган, шундый уңган вәзиренең акылдан язуын ул бик авыр кичергән; хәтсез еллар буе дәүләт эшләрен алып барган вәзиренең малай-шалай белән җүләр сатып, шыр тиленең дә башына килмәстәй тамашалар кылуын күреп, патша хәзрәтләренең күңеле сыкраган. Шулай да аны иң рәнҗеткән нәрсә – күрше мәмләкәтләр арасында дан тоткан алыштыргысыз вәзиренең көлке хәлгә калуы булган...

Карт хәким моны да теркәп куйган.

Инде бу илдә һәркем үзенчә җүләр сата икән: бала-чага үзен өлкәннәр белән тигез куя, хезмәтчеләр үзен түрә, ярлы-ябагай үзен бай, наданнар үзен галим, зәгыйфь акыллылар үзен акыл иясе дип исәпли, бәкләр үзен вәзир дәрәҗәсенә күтәрә, ник дисәң, боларның вәзире инде үзен барлык вәзирләргә баш дип саный башлаган. Ул исең-акылың китәрлек әллә нинди ахмаклыклар уйлап таба, шуларны патша хәзрәтләренә җиткереп, аның исеменнән халыкка фәрман рәвешендә кире кайтаруны таләп итә икән. Ә көннәрдән бер көнне патша янына шундый тәкъдим белән кергән: янәсе, башкала уртасыннан агып, дулкыннары ярга төрле асылташлар вә төсле мәрҗәннәр кагып чыгаручы елганы, шәһәр читендәрәк урнашкан текә тауга таба борсаң, шул тарафка агарга мәҗбүр итсәң әйбәт иде. Вәзирнең бу тәкъдимен ишетеп алган халык аны алкышлар белән кабул иткән. Иртәгесен вәзир ай кызы Зөһрәне патшага хатынлыкка димләгән. Яңа көн тугач, ул сәмруг кошка атланып биек таулар, киң дәрьялар артындагы билгесез мәмләкәткә очып барырга һәм андагы халыкның илен яулап алырга карар кылган. Халык вәзирнең бу ниятен дә хуплап каршы алган. Патша исә моңа елмаеп кына җавап бирә икән.

Тик вәзир шыр тиле булуына карамастан, тәкъдимнәренең патша тарафыннан хупланмавын ничектер сизеп йөргән һәм акрынлап патша хәзрәтләре акылга җиңеләйгән ахры дигән фикергә килгән. Күп тә үтми бу хәбәр халыкка да барып җиткән, базарлардан ерак авылларга хәтле ияреп кайткан. Шулай итеп патшаның акылга җиңеләюе ил халкына мәгълүм булган. Бу имеш-мимешләрне вәзир дә кире какмаган, киресенчә гел шул сүзләрне раслап сөйли икән.

– Андый патша дәүләт белән ничек идарә итсен?

– Патшаны тәхетеннән төшерергә кирәк! – дигән таләпләр торган саен ешрак ишетелә башлаган.

Патша белән карт хәким уйга калганнар, киңәшергә тотынганнар.

– Ханым-солтаным, сиңа да халык эчкән суны эчәргә кирәк, – дигән хәким.

– Син дә шуны эшләрсеңме? – дип сораган патша.

Моңа каршы хәким:

– Юк, ханым, миңа суны эчәргә ярамас, – дип җавап биргән. – Хак Тәгалә миңа халыкның ничек акылдан язуын, аннан соңра кылган гамәлләрен, бу юлда нинди баскычлар үтүен күзәтеп барырга кушты. Бу хәлләрне мин киләчәк буыннарга тапшырырга тиешмен. Аннан соң мин бит кечкенә кеше. Менә халык вәзиренең дә, падишаһның да үзеннән аерылып торуын күрде, үз арасында хәкимнең булмавы аның күзенә ташланмаячак.

Шушы сүзләрдән соң патша акылын ала торган суны эчеп җибәргән. Һәм дә шул мәлне иңеннән идарә авырлыгының төшүен сизгән. Ул үзен утыз яшькә яшәргән кеби хис иткән, бала-чага сыман уйный-шаяра, сәбәпсез көлә башлаган. Аннан соңра ул халык алдына чыккан, халык аны, падишаһ буларак танып, зур шатлык вә сөенеч белән кабул иткән.

Карт хәким моны да кәгазьгә теркәп куйган.

Патшаның акылы җиңеләю дә нәкъ патшаларныкыча булган: ул үзен патшаларның патшасы, акыл ияләренең иң акыллысы дип исәпли икән. Халыкка җиткерелгән беренче фәрманында ук бөтен сүзләрне кире мәгънәсендә аңларга боерган, ә моңарчы гамәлдә йөргән законнарны киресенчә үтәргә кушкан.

Яңа тәртипләр халык күңеленә бик хуш килә, тиз арада сүзләрнең мәгънәсен алыштыралар: инде акыллы урынына шыр тиле, галим урынына надан сөйли, закон урынына законсызлык хөкем сөрә, тынычлык белән тәртипне шау-шу, ыгы-зыгы алыштыра. Шулай итеп бар нәрсә дә бутала, тормышның асты-өскә килә. Патшаның шушы фәрманы буенча бай бөлеп хәер эстәргә керешә, кечесе – олы, наданы – галим булырга дучар ителә. Инде бала да гаиләдә баш санала, ата кеше аңарга буйсына, кыз-кыркын ана дәрәҗәсендә йөри.

Карт хәким боларны да теркәп куя.

Акылсыз патша белән шашкан вәзир яшәгән җүләрләр сараенда үзенең артык булуын карт тиз аңлый һәм качарга ниятли. Бервакыт төн уртасы җиткәч, карт үзенең камыш каләмен, камыштан сугылган намазлыгы белән чиста сулы кувшинын алып, каладан чыгып китә дә якын-тирәдәге бер мәгарәгә кереп яшеренә. Тик аның юкка чыгуына патша да, вәзир дә игътибар итмиләр. Халыкның да моңа әллә ни исе китми, элеккечә тилереп яши бирә...

Әлбәттә, патшасы белән вәзире шашкан халыкның тормышы дөрес юлдан бара алмый. Әмма табигать үз-үзенә тугры булып калган. Елгалар әби-баба заманыннан сакланган арыкларга су койган, элек ясалган түтәлләрдә әле һаман карбыз-кавын, кыяр, кишер кеби яшелчәләр үскән. Адәми затларның һәм акыллы, һәм ахмак гамәлләрен күзәтергә күнеккән кояш, юмарт нурларын нәкъ элеккечә сирпеп, йөзем, алма, шәфталу, айва ише җимешләрне өлгертү өчен җылысын кызганмаган.

Ләкин тилеләр илендә җүләр сату дәвам иткән: патша белән вәзир үзенчә, халык үзенчә төрле ахмаклыклар кылып торганнар. Халык үз теләкләрен илнең тугры сүзе рәвешендә вәзиргә җиткерә, тегесе патшага тапшыра һәм бераздан алар патша әмере булып кире халыкка әйләнеп кайта торган. Гомере авыр хезмәттә узган халык көннәрдән-беркөнне хезмәт дигән нәрсәне гомумән бетерергә дигән карарга килгән. Бу фикер вәзир аша патшага җиткерелгән һәм күп тә үтми хезмәтне бетерү турында фәрман игълан ителгән. Кинәт иркенәеп, гамьсезләнеп калган халык тагын бәйрәм итәргә тотынган.

Карт Хәким моны да теркәп куйган.

Әмма халык тормышына имам, мәзин, табип, мөгаллим ише затларның тәэсире булуын да онытып бетермик. Аларның берсе иртән иртүк намазга чакырса, икенчесе:«Шәригать моны рөхсәт итми!» дип, теләгенә каршы төшә, яисә: «Бу начар гадәт!» дип яраткан берәр нәрсәңнән баш тартырга мәҗбүр итә. Өченчесе: «Бу зыянлы эш!» дип тагын тормышыңа тыгыла. Моның ише тыюлардан тәмам туйган халык бер заман иреккә чыгарга уйлаган. Вәзир аша теләген патшага җиткергән. Бу юлы да патша ярлык яздырган, анда имам, мулла, мәзин, мөгаллим, табип ише затларга моннан соң халыкны борчымаска боерган, шуңа өстәп чыгарылган фәрманында халык иреген кыскан һәрбер адәмнең җәзага тартылачагын әйткән.

Әлбәттә, халык моны бик хуплап каршы алган. Шул рәвешле тәртип сагында торучылар, күпер, бина, канал төзүче осталар, төрле һөнәр ияләре бетерелгән. Шулай ук низаг, бәхәсләрне хәл итүче казыйлар, шәригать кануннарының үтәлешен күзәтеп торучы мөфтиләр дә урыннарыннан алынган. Әмма бу чаралар халыкның тормышын барыбер бизәмәгән. Электән калган гадәтләр үзләрен гел сиздереп торган, халык ни чын иреккә, ни тулы гамьсезлеккә ирешә алмыйча интеккән. Мәсәлән, берәү күршелек хакын даулаган, икенче берәүнең ана хокукына ия буласы килгән, өченче хатын хокукын таләп иткән, дүртенчесе угыл хакын сораган... Халыкны мондый низаглардан азат итү өчен өйләнешү, гаилә кору кеби нәрсәләр дә бетерелгән, тора-бара ул сүзләр гомумән кулланылыштан төшереп калдырылган. Бу тәртипләрне үтәмәүчеләр җәзага тартылган.

Шуңа да карамастан кайберәүләр иске гадәт буенча һаман әле аз-маз сәүдә итү кеби шөгыльләрен ташлап бетерә алмаганнар; әйтик, кемдер кавынны карбызга, өрекне алмага, бодайны берәр тукымага, алтынны көмешкә, келәмне башмак ише нәрсәләргә алыштырган. Әмма бу эштә дә күп кыенлыклар килеп чыга торган, чөнки кешеләр алма санап, алтын-көмеш үлчәп, аршынга тукыма тарттырып иза чиккәннәр. Һәм дә халыкны бу мәшәкатьләрдән коткару өчен патша хәзрәтләре: «Ошбу көннән адәмнәр арасында алыш-бирешне туктатырга!» – дигән фәрман игълан иткән, һәм бер очтан хисапның дүрт гамәлен юкка чыгарган.

Әлеге хәлләрдән соң патшаның хыялы тагын да үсеп китеп, ул үзен патшаларның патшасы, акыл ияләренең иң акыллысы сыман тота башлаган: иң әүвәл ул кояшны төннәрен ерак таулар артында яшереп тотучы сихерчегә сугыш игълан иткән; аннан соңра күрше мәмләкәт патшасына этлек эшләү ниятеннән җир йөзендәге барлык ишәкләрне су ташудан азат иткән; бераз вакыт үткәч, дошман мәмләкәт җиренә ай нурлары төшмәсен өчен күк җисеменең сул ягына биек койма коярга кушкан. Кыскасы, патша хәзрәтләр­еннән көн саен яңа әмер-боерыклар явып кына торган. Аларны үтәр өчен тырышып, вәзир хәлдән тайган. Ә шашкан халык яңадан-яңа фәрманнар таләп иткән.

Карт хәким бу ахмаклыкларны да теркәп куйган.

Бу дәвердә халык дүрт фирка-партиягә бүленгән булган: аңгыралар, ахмаклап, акылдан язганнар һәм дә камил акыллылар партиясе барлыкка килгән. Дәүләтне идәрә итү патша фәрманы белән акылдан язганнар партиясенә тапшырылган. Шуннан соң камил акыллылар дәүләт дошманы дип игълан ителгән һәм дә күбесенең башы кистерелгән.

Аяныч хәлләрдә арыну, илдә тәртип урнаштыру ниятеннән патша фәрманы белән җитмеш мең акыллының башы чабылган...

Ә карт хәким бөтен күргән-белгәннәрен кәгазьгә терки барган.

Менә бер көнне күк күкрәп яшен яшьнәгән, көчле яңгыр коя башлаган. Көн яуган, төн яуган. Җиде көн, җиде төн буена койган; инешләр киң елгага әверелгән, елгалар диңгез кеби җәелгән, далалар, су астында калып, сазлыкка әйләнгән. Беркем өйдән чыга алмаган, шул сәбәпле сугыш-ызгышлар туктап торган. Халык җиде көн, җиде төн буе йоклаган.

Көне килгәч, бөтен халык берьюлы уянып киткән. Барысы да урамга ашыккан... Һәм шундый күренешкә тап булып, хәйран калган: шәһәр таланган, кая карама ачлык-ялангачлык, юллар эштән чыккан, күперләр ишелгән... Патша кайгыда, вәзир аптырашта; халык йөдәп эштән чыккан, барысы да нидер эзли, як-ягына карана, гүяки бик кадерле нәрсәләре югалган диярсең. Тик нәрсә эзләүләрен, ни югалтуларын, кайда югалтуларын берәү дә әйтеп бирә алмый икән...

Кабат көн туа, кояш күккү күтәрелә, халык тагын эзләргә чыга. Шул вакыт арадан берәү:

– Җәмәгать, безнең хәким кайда соң? – дип сорап куя.

Шунда халык үз арасында акыл иясе булмавын күреп ала. Барысы берьюлы:

Хәким кайда, карт кайда? – дип кычкырып җибәрәләр...

Ләкин шул вакыт берәүнең карашы янындагы мәгарәгә төшә, анда ул чал чәчле бөкре картны күреп ала. Картның һаман картаймаган күзләреннән хәким икәнлеген таный.

– Таптым, таптым, хәкимне таптым! – дип кычкырып җибәрә.

Патша, вәзир, дин әһелләре, түрәләр, бәкләр, олысы-кечесе мәгарә авызына киләләр, баш иеп, беравыздан сәлам бирәләр:

– Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм хәким! – диләр. Тик мәгарәдән җавап ишетелми.

Картны тагын бер тапкыр сәламлиләр. Җавап юк. Алай да барып чыкмагач, патша, вәзир, дин әһелләре, түрәләр, бәкләр, бөтен халык тез йөгенә:

– Әссәламегаләйкем, хәким! – дип тагын сәлам бирәләр.

Ниһаять, мәгарәдән картның зәгыйфь тавышы ишетелә:

– Вәгаләйкем әссәлам! – дип, ул сәламне кабул итә.

Моны ишетү белән патша башын ташка ора, вәзир чәчләренә туфрак сибә, халык йөзен ерта-ерта елаша, кемнәрдер ялварырга, үтенергә тотына. Барысы бергә:

– Мөхтәрәм хәким, зинһар кичерә күр! Без синең киңәшләреңне тотмадык, шуңа күрә бәлагә тарыдык... Кичер һәм акыл бир: бу мәмләкәтне ничек идарә итәргә, ничек аякка бастырырга? – диләр.

Хәким акрын гына урыныннан күтәрелә... Чәче, сакалы чал, үзен картлык баскан, бөкрәйгән, йөзендә тирән җыерчыклар, киемнәре тетелгән, намазлыгы тузган, тишелеп чыккан. Менә ул ташларга тотына-тотына якты дөньяга чыга. Бер кулында каләм, икенчесендә калын китап – бар гыйлеме шунда тупланган.

– Мин, Хак Тәгалә колы, сез тилереп, ни кыйлганыгызны үзегез белми яшәгән заманнарда саф акылымда калдым. Күргәнем-кичергәннәрем һәммәсе ошбу китапка теркәлгән. Бер ел мин кара белән яздым – карам бетте. Икенче ел күз яшьләрем белән яздым – алар да кипте. Өченче елны каным белән яздым – каным да бетте.

Ул көнне халыкта шатлыкның иге-чиге булмаган, гүя ул терек суы тапканмыни. Хәкимне күтәреп алып, гыйлем тупланган китабын баш өстенә куеп, халык шәһәргә әйләнеп кайткан. Акылсызлык дәверендә ул бар булган байлыгын әрәм-шәрәм итеп бетергәнлектән, хәзер аның ни ашарга ризыгы, ни кияргә киеме юк икән. Әмма халык бу төнне беренче тапкыр тыныч вә гамьсез йокыга талган, – ул кабат акыл юлына баскан.

Менә төн уртасы җиткән, шул мәлне ниндидер хәтәр бер тавыш ишетелгән, халык уянып киткән. Караса, башкалага дошман бәреп кергән, әлеге тавыш сугыш шау-шуы икән. Эзәрлекләүләр заманында кала саклаучылар үтерелеп бетерелгәнгә, халык дошманга каршы тора алмаган, өстәвенә ул бик арыган, бетерешкән дә булган. Шул сәбәпле дошман гаскәре каланы җиңел алган, бар кешене кырырга, исән калган сарайларны, биналарны җимерергә тотынган.

Басып керүчеләр тәре йөртүче кавемнән булганга, алар җирле халыкның динен, гореф-гадәтләрен, телен, ул табынган, бөек вә гали дип санаган барлык нәрсәне дошман күргәннәр, зиннәтле сарайларны дисеңме, хөкем йорты – мөхкамәләрне, мәчет, мәдрәсә, китапханә кеби җәмәгать биналары дисеңме – берсен дә калдырмый вата-җимерә башлаганнар. Изге Коръән, башка китаплар, шулай ук мөхтәрәм хәкимнең бер өлеше кара, икенчесе күз яшьләре белән, өченчесе кан белән язылган гыйлем китабы да утта яндырылган, көлгә әйләнгән. Патша, вәзир, хәким, бәкләр, түрәләр, илнең олысы-кечесе – барысы да үтерелгән, суга батырылган. Калалар, авыллар, гөлбакчалар, кырлар, тугайлар-болыннар да мәсхәрә ителгән, халыкның борынгыдан килгән мәдәнияте аяк астына салып тапталган. Әлеге хәлләрдән соң күп заманнар бу халыкның исеме телгә алынмаган, аның патшасы, вәзире, Локман хәким кеби зирәк акыл иясе, аның хикмәтле китабы – барысы онытылган.

Аннан соңрак күп заманнар кичкән, күп сулар аккан һәм халык, тәре йөртүче кавемне туган җиреннән куып җибәреп, аңа үзе хуҗа булган. Бервакыт башкаладагы иске биналарны чистартканда чүп-чар арасыннан бер кәгазь кисәге килеп чыккан. Ул кан белән язылган булганга игътибарны җәлеп иткән, үзе саргаеп беткән, таралып китмичә көчкә эләгеп тора икән. Карт хәким язган китапның бер сәхифәсе була бу. Күп көч куеп тырыша торгач, анда түбәндәге сүзләрне укыйлар:

«Хак Тәгалә биргән кояшның җылысы барыбызга да җитәр.

Кеше иркен кысма. Изгелегеңне кызганма.

Туган җирең ирекле булса, гомерең тыныч үтәр.

Яхшы адәм фәрештә булмаган кеби, начар адәм дә шайтан нәселеннән түгел: кем дә булмасын, ул синең туганың – адәм баласы, аны хөрмәт ит.

Ир-атның бәхете намуслылык вә затлылыктан торыр. Мәмләкәт бәхете хакыйкать вә гаделлектән торыр.

Гадел падишаһ заманында халык тыныч яшәр.

Ходайның хөкеме бер булыр. Аны монафыйк бәндәләр төрләндерер.

Мәмләкәттә тыюлар азрак булган саен, аларны кимрәк бозарлар...».

Кәгазьдә моннан тыш та аерым сүзләр булган, тик аларны укый алмаганнар. Шул сәбәпле Локман хәким кеби акыл иясе язып калдырган сүзләр адәмнәргә барып җитмәгән. Аның бик күп хикмәтле сүзләре әле дә билгесез килеш кала...

(Урысчадан Солтан Шәмси тәрҗемәсе)

Сүзлекчә

алтын – золото алыш-биреш – обмен асылташ – драгоценности бәк – бек бәндә – человек бөлү – разориться вә – и гавам – народ, масса гадәт – привычка гамьсез – беспечный, беззаботный гарип-гораба – инвалид даулау – требовать димче – сватающий, сводник дучар ителү – подвергаться дәрья – море, океан дәһшәт – ужас, бедствие зиннәтле – роскошный зират – кладбище зиһен – разум зәгыйфь – слабый, калека идарә итү – управлять иза чигү – мучаться инеш – речка, ручеек казый – духовное лицо, совершающее суд по шариату камил акыллы – умный карлыгач – ласточка кеби – кебек – как көмеш – серебро күбәләк – бабочка күк җисеме – небесное тело микъдар – мера, количество мәмләкәт – государство мәсхәрә итү – насмехаться, унизить мәшәкать – забота, хлопоты мөфти – муфти мөхкамә – суд мөхтәрәм – уважаемый, почтенный намазлык – молитвенный коврик низаг – ссора, конфликт остаз – наставник ошбу, бу – этот пышылдашу – шептаться савыгу – поправляться сәгадәт – счастье, благоденствие сәмруг кош – симург (сказочная птица) сәхифә – страница таләп – требование теркәү – регистрировать терек су – живая вода тилебәрән орлыгы ашаган – белены объелся тургай – жаворонок тустаган – ковшик, черпак тыю – запрет тәвәккәлләү – решаться тәре – крест тәхет – трон тәэсир – влияние түрә – начальник фәрештә – ангел фәрман – приказ хакыйкать – истина хасил булырга – образоваться хезмәтче – слуга хикмәтле сүз – мудрое слово хисап – счет хуплау – одобрить хәер эстәү – попрошайничать хәйлә – хитрость, уловка хәлфә – учитель хәләл – разрешенный, честный хәрәм – запретный хөрмә – финик челән – цапля чүл – пустыня шашкан – обезумевшый шәригать кануннары – законы шариата эзәрлекләү – преследовать ярлык – ярлык, ханская грамота ярлыкау – прощать әләк – жалоба, донос әмер-боерык – приказ җасус-шымчы – сыщик җыерчык – морщина җәллад-палач – палач җәннәт – рай

Габдулла Тукай (1886 – 1913)

Китап

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә.

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь, –

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәткүче йолдызым;

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул Китапка;

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмид белән карый башлый булачакка.

Һади Такташ (1901 – 1931)

Шагыйрь 1901 нче елның 1 январендә Тамбов губернасы, Спас өязе, Сыркыды авылында туа. Башта Һади үз авылларындагы мәктәптә укый, аннары өч ел дәвамында Пешлә мәдрәсәсендә белем ала. 1919 нчы елда Такташ Оренбургта сәяси курсларда укый. Шушы елларда ук шагыйрь әдәби эшчәнлеген башлый. Газеталарда аның шигырьләре, хәбәрләре басыла. 1921 нче елның язында Ташкентка күчеп, анда университетта әдәбият укыта. Шунда ул «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьләрен, «Җир уллары трагедиясе» н яза. 1922 нче елны Такташ Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Монда шагыйрь газета-журнал редакцияләрендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара һәм иҗатын дәвам иттерә.

Ак чәчәкләр (Идиллия)

Ул

Эретеп туңган тәрәзәне

Моштым гына карый урамга,

Ак чәчәкләр ява урамда...

 

Берәү,

Борын очын кулына кысып,

Сүгенеп узды кышкы салкыннан, –

Җил ияреп китте артыннан...

 

Алар

Чана тартып җырлый-җырлый,

Тау шуарга икәү уздылар,

Ә бераздан кире сыздылар...

 

Ак чәчәкләр ява,

Дөнья матур

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...

Яз янгыны җиргә кабынганчы,

Кар астында йоклар урамнар,

Төне матур булса, төн үтүгә,

Таңнар алып килер бураннар...

Дөнья матур,

Шуның өчен дә бит,

Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан;

Ә җил моштым гына, эндәшмичә,

Ияреп килә минем артымнан...

Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән,

Кайда барсам – шунда бара ул;

Өйгә кергәндә, җиргә ятып,

Чыкканымны саклап кала ул...

Шуның өчен дә мин чыкмый гына

Тәрәзәдән карыйм урамга –

Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...

Хәсән Туфан (1900 – 1981)


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 121 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Иденче тема. Кешенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр | Унбишенче тема. Экология: табигать һәм кеше | Разряды местоимений 1 страница | Разряды местоимений 2 страница | Разряды местоимений 3 страница | Разряды местоимений 4 страница | Разряды местоимений 5 страница | Формы основных глаголов 1 страница | Формы основных глаголов 2 страница | Формы основных глаголов 3 страница |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Формы основных глаголов 4 страница| Кичеккән күке моңы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.042 сек.)