Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Формы основных глаголов 4 страница

Читайте также:
  1. Annotation 1 страница
  2. Annotation 10 страница
  3. Annotation 11 страница
  4. Annotation 12 страница
  5. Annotation 13 страница
  6. Annotation 14 страница
  7. Annotation 15 страница

Сложносочиненные предложения соединяются между собой сочинительными (соединительными, противительными, разделительными) союзами, интонацией перечисления и противопоставления: Укытучы килде, һәм дәрес башланды – Учитель пришел,
и урок начался. Мин белмим, ләкин (әмма, тик, бары, ә) дустым әйтми – Я не знаю, но (однако, только, а) подруга не говорит.
Я Алсу килер, я Азат кереп чыгар – Или Алсу подойдет, или Азат забежит.

Задания

1. Придумайте 3 примера на сложносочиненные предложения.

2. Переведите текст.

Иван Владимирович Мичурин, җимеш агачларының яңа сортларын булдыру өчен, төрле тәҗрибәләр үткәрә. Билгеле, аларның барысы да уңышлы булып чыкмый. Кайберләре, кызганычка каршы, көтелгән нәтиҗәне бирми. Шулай да Иван Владимирович ярты юлда тукталып калмый. Киресенчә, ул тагын да катлаулырак тәҗрибәләр ясый.

Ниһаять, яңа үсемлекләр җимеш бирә башлый. Бәхеткә каршы, алар әлегәчә күренмәгән яңа сорт булып чыга. Шулай итеп, тырыш хезмәт нәтиҗәсез калмый.

Билгеле, моңа ирешү җиңел булмый. Озак еллар буе эшләргә, кыскасы, күп уйларга, күп көч түгәргә туры килә.

3. Прочитайте и переведите тексты.

а) Кол Шәриф мәчете.

Казанда хәзер яңа биналар бик күп. Ләкин шулар арасында иң күренеклесе – Кол Шәриф мәчете. Шәһәрнең иң матур урынында, иң матур бинасы ул. Моннан 452 ел элек хәзерге Казан Кремле урынында 8 манаралы зур мәчет булган. Бу мәчет бик күркәм булган, диләр. Аны Кол Шәриф мәчете дип йөрткәннәр.

Кем соң ул Кол Шәриф?

Кол Шәриф – Казан ханлыгында яшәгән дин һәм дәүләт эшлеклесе, шагыйрь. Ул Казанны яклаганда сугышта батырларча һәлак була.

б) Сөембикә манарасы.

Сөембикә манарасы – Казандагы милли архитектура һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Калабызга килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Манара эченә кереп тәрәзә уемнарыннан шәһәр һәм аның тирә-ягын күзәткәндә, ирексездән бабаларыбыз гомер кичергән ерак заманнар, Сөембикәнең аянычлы язмышы турында уйланасың.

Сөембикә Нугай князьләренең олысы Йосыф кызы булган. Тарихта, әдәбиятта ул гүзәл, мөлаем, кешелекле һәм акыллы хатын итеп сурәтләнә.

Найдите синонимы выделенных слов

Какие еще здания, достопримечательные места вы знаете, названные в честь знаменитых людей нашего края. Расскажите об одном из них.

Сделайте сообщение об известных людях, живших в вашем городе.

4. Прочитайте и переведите текст. Найдите в каждом предложении подлежащее и сказуемое и скажите какой частью речи они выражены.

Тел – халыкның өзлексез байый һәм иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буена тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен, уйларын-хыялларын, моңнарын-сагышларын, хәтта иң яшерен күңел кичерешләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз, борын-борыннан ук, халыкның әманәте рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә-йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аларны аңлатып бирә. Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул бер үк вакытта халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз.

5. Прочитайте.

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин – татар китабы тарихын өйрәнүче галим.

– Әбрар ага, язма, басма сүз – кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Бу могҗиза ничек, кайчан барлыкка килгән? – дигән сораудан башлый әңгәмәне язучы Мөдәррис Әгъләмов.

– Беренче китап XI йөздә Кытайда басылып чыга. 1445 нче елдан башлап бөтен Европага тарала. Татар телендә басылган беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә чыга.

– Ә безнең Идел буендагы бабаларыбыз нинди китаплар укыганнар?

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш, – ди галим. – Италиядә Шәрык илләрендә чыккан китаплар киң таралган. Ләкин алар гарәп һәм фарсы телләрендә. Халык арасында шуңа күрә кулдан язылган китаплар күп булган. Әле хәзерге көнгә кадәр галимнәр кулъязма китапларны таба торалар.

Найдите по 2 примера на причастия, деепричастия.

Объясните, какие аффиксы присоединены к словам дөньясы, телләрендә, беренче.

(Г. Бәширов)

6. Прочитайте и перескажите текст. Придумайте вопросительные предложения.

а) Ф.Н. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале.

Беренче фестиваль республика күләмендә 1982 елда уздырылды. Аның программасы Шаляпин иҗатына багышланган иде. 1985 елдан бу фестиваль Бөтенроссия күләмендә үткәрелә башлады, 1991 елдан соң фестиваль халыкара күләмгә чыкты. Шушы вакыт эчендә фестивальнең репертуары шактый киңәйде, катнaшyчылар саны артты. Төрле елларда Ф. Шаляпин фести­валендә сәнгатебезнең күген балкытып торган А. Эйзен, А. Ведерников, А. Масленников, В. Верестников, В. Пьявко, И. Арxипова, Ю. Мазурок, Т. Ерастова, Т. Синявская, А. Ломоносов, В Кудряшов кебек Зур театрның мәшhүр җырчылары, Н. Охотников, Ю. Марусин, Б. Минжилкиев, В. Огневенко, О. Кондина, Г. Беззубенков, И. Богачева, Л. Филатова, В. Банеев, Ю. Шкляр, В. Черноморцев кебек Мариинский театрының сәләтле җаннары чыгыш ясады. Алар белән бергә чит ил операсы осталары hәм милләтебезнең даhи җырчылары сәхнәгә менде.

б) Р. Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале.

Классик балет фестивале тәүгe тапкыр 1987 елда үткәрелде. Шушы чордан башлап фестивальнең абруе шактый артты. Аның сәхнәсенә төрле елларда В. Басильев, Е. Максимова, Г. Комлева,
Н. Долгушин, Н. Грачева, К. Кырб, Л. Кунакова, Н. Павлова, Т. Чернобровкина, Н. Ледовская, И. Лиепа, П. Скирмантас, И. Валекайте, Э. Шпокайте, Т. Кладничкина, В. Григорьев, А. Дорош, Л. Шипулина, Е. Князькова, И. Шапчиц (Завьялова), У. Лопаткина, Ю. Махалина кебек илебезнең көчле сәнгатькәрләре менде. Татар театрының нурлы байрагын күтәреп барган балет осталары гacтpoльгә килгән бөек сәнгать ияләре белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясaды. 1992 елдан алып фестиваль халыкара күләмдә үткәрелә башлады. 1992 елның 21 нче маенда куелган «Щелкунчик» балеты фестивальдә чын-мәгънәсендә сенсация булды. Әлеге балет белән легендар Рудольф Нуриев дирижерлык итте. Шушы вакыйгадан соң Р. Нуриев фестивальгә үз исемен бирергә риза булды.

Подберите синонимы к выделенным словам.

7. Прочитайте и переведите текст.

Безнең Казанда бик күп бөек шәхесләр яшәгән. В.И. Ленин университетта укыган. Ул анда үзенең революцион эшен башлаган.

Казанда бөтен дөньяга танылган математик Николай Иванович Лобачевский яшәгән. Александр Михайлович Бутлеров, Николай Николаевич Зинин һәм башка галимнәр эшләгән. Татар язучыларыннан Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил Казанда яшәгән һәм иҗат иткән. Казанда күп кенә урамнар аларның исемнәре белән аталган.

8. Переведите предложения на татарский язык. Укажите сложные предложения. Определите их вид.

Одним из величайших умов человечества, основоположником классического немецкого идеализма, возродившим идеи деалектики, был И. Кант. Именно с Канта началась философия новейшего времени. Но не только в философии, но и в науке. Он считал, что для того чтобы решить проблемы бытия, морали и религии нужно знать возможности человеческого познания и установить его границы.

Выдающийся итальянский физик и астроном, один из основателей точного естествознания, Галилео Галилей говорил, что «Книга природы написана на языке математики». Почти через двести лет родоначальник классической философии И. Кант утверждал, что «Во всякой науке столько истины, сколько в ней математики». Наконец, еще через почти сто пятьдесят лет, практически уже в наше время, немецкий математик и логик Давид Гильберт констатировал: «Математика – основа всего точного естествознания».

9. Составьте диалоги по следующим ситуациям.

а) Беседуете с товарищем о научных открытиях;

б) Попросите в библиотеке книгу о знаменитых научных деятелях. Выберите несколько книг из предложенных библиотекарем.

Словарь

абруй – авторитет аянычлы – вызывающий жалость басма – печатный гасыр – век даһи – великий дәүләт эшлеклесе – государственный деятель иҗтимагый – общественный йөкләмә – поручение кулъязма – рукопись мәшһүр – знаменитый нәтиҗә – результат сәнгатькәр – искусствовед тәҗрибә – опыт тәүге тапкыр – впервые уем – проем уңышлы – удачный фарсы – персидский шәрык – восток шәхес – личность әңгәмә – беседа өзлексез – непрерывно һәлак булган – погиб


Тема 14. ЗНАМЕНИТЫЕТАТАРСКИЕПИСАТЕЛИ
ИПОЭТЫ

Дәрдемәнд (1859 – 1921)

Дәрдемәнд – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев – Оренбург губернасының Җиргән авылында туган. әдипнең шигырь­ләре тирән фәлсәфи эчтәлекле, аларның формасы-язылышы да камил. Ул бертуган абыйсы Шакир белән бергә татар матбугатын үстерүдә зур урын тоткан «Вакыт» исемле газета һәм «Шура» исемле журнал чыгара. Шулай ук аларның эре сәнагатьчеләр – алтын приискалары хуҗалары булулары да мәгълүм. Гомеренең соңгы елларында әдәби хәрәкәттән читләштерелгән Дәрдемәнднең иҗат мирасы зур түгел, шулай да ул әсәрләренең эчтәлеге һәм эшләнеше ягыннан әдәбиятыбыз түрендәге урыннарның берсен лаеклы алды. Аның чәчмә әсәрләре мирасын кыска истәлек-парчалар һәм сигез вак хикәя тәшкил итә. әдип әлеге хикәяләре турында 1910 елда басылып чыккан «Балалар өчен вак хикәяләр» исемле китабында «Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде» – дип искәртә.

Кораб

Шаулый диңгез...

Җил өрәдер...

Җилкәнен киргән кораб!

Төн вә көндез

Ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,

Купты дулкын –

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!

(1908)


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 118 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Административ хезмәттә, деканатта, офиста | Иденче тема. Кешенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр | Унбишенче тема. Экология: табигать һәм кеше | Разряды местоимений 1 страница | Разряды местоимений 2 страница | Разряды местоимений 3 страница | Разряды местоимений 4 страница | Разряды местоимений 5 страница | Формы основных глаголов 1 страница | Формы основных глаголов 2 страница |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Формы основных глаголов 3 страница| Локман Хәким

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.011 сек.)