Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Лүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?

Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары | Коръән һәм татар әдәбияты | Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар | Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы | Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш | Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы | Суфилык мивәләре пешеп йетмеш | Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары | Бугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре | Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар |


Читайте также:
  1. Аңлау тапмаган геройлар
  2. Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга!
  3. Бәхетен тапмаган геройлар
  4. Йкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр?
  5. Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип
  6. М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла?

Заһир Бигиевнең «Өлүф...» әсәрендә минем иң яраткан каһарманым — Муса. Кайбер галимнәр Мусаны байлык колы итеп күрсәтергә тырышсалар да, бу ышандырмый. Роман капитализм тамырларын ныграк җәя барган бер чорда иҗат ителгәнлектән, җәмгыятьтә акча уйнаган роль язучы тарафыннан һәрдаим яктыртылу аркасында туа ул фикер. Теләсә кайсы юл, хәтта өйләнү аркылы баю омтылышы исә икенче бер герой — Габденнасыйр образы — аркылы ачыла. Ә менә Мусага язучы бу зыйфатны сылап кына куя шикелле. Аның егеткә мәхәббәте әллә каян күренеп тора.

3. Бигиев геройларны тасвирлауда мәгърифәтчелек алымнарыннан бөтенләй китә алмаган. Әйтик, Муса. Ул үтә чибәр, гыйлемле, дини. Башкалар ястү намазын да аңа ияреп кенә укыйлар. Без Мусаның бер генә намазны да калдырмавын — утә диндарлыгын күрәбез. Күңеленең нечкәлеген әйтеп тә торасы юк! Зөләйханың үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, кайгы-хәсрәткә бата, яшькә күмелә, әле күмәргә дә барып кайта.

Муса Хәдичәгә акча өчен генә өйләнәме соң? һич юк! Хәдичәнең егеткә үлеп гашыйклыгы хатларында бик ачык чагыла бит. Әле Муса Зөләйха үлемендә гаепле табылганнан соң да, ул аннан баш тартмый, Габденнасыйрга барырга теләми, бары тик ата-анасына каршы чыгарга гына җөрьәт итми. Әнисенә әйтмичә, Казанга Муса янына китеп барган Зөләйха кебек кыланмый ул, шуңа күрә роман ахырында бәхеткә дә ирешә.

Мусаның Хәдичәне яратуы да шик тудырмый. Кызның гүзәллеге турында һәркем белә. Язучы әсәр атамасында ук бу хакта искәртеп куя. Гашыйк кыз, такта ярыгыннан күзәтеп, егет турында уңай фикерләрен ныгыткан, аның үзен яратканлыгына бик ышана.

Бер ялган икенче ялганны тудыра, эшне катлауландыра, бәхетсезлекләргә китерә, ди язучы. Әгәр, үзенең исемен Хәдичә каршында таплаудан, аны кирәкмәгән шикләргә төшерүдән курыкмаса, туй алды көннәре булмаса, Муса ялганга бармаган да булыр иде. Хөкем дә ялганга корылырга тиеш түгел. Бер караганда, изге эшкә алынган кебек Андреевның планнары нәкъ менә шул ялган аркасында җимерелеп төшә дә бит. Инде килеп, Габденнасыйрның ялганчылыгы, икейөзлелеге, башкаларга карата корган мәкере үзен үк харап итә. Хәер, без Мусага да ялганчы дигән тамга суга алмыйбыз, үз адвокатына ул чын дөреслекне сөйләп биргән була, киңәшкә кадәр эшне яшерү аның хокукында, кануннар белән дә рөхсәт ителә.

Җәмгыятьтәге акча роленә зур игътибар бирелсә дә, ул кеше зарары өчен хезмәт итми. Шубинга да, Андреевка да, гаделлекне торгызу өчен, шактый сумма кирәк. Кунакханәләрдә торасы, илнең бер почмагыннан икенчесенә йөрисе... Шулай булгач, җәмгыять институтына хезмәт итүче Шубин һәм Андреев кебекләргә без тискәре бәя бирә алмыйбыз. Әмма гадел тикшерүче, дөреслек белән мәсьәләне хәл итүче буларак, Шубин Андреевтан өстенрәк кала.

Әхмәди байны да гаепләргә ашыкмыйк. Ул кызы турында кайгырта. Кеше үтерүче Мусага бирә алмый ич инде ул бердәнбер баласын! Ата суд хөкемен көтә, ашыкмый, әле судтан соң да тиз генә башка кешегә ярәшеп куймый, Хәдичәне дә артык көчләми шикелле.

Әсәр ахырында язучы безгә Муса һәм Хәдичәнең бәхетле гаилә корганлыгы хакында хәбәр итә. Яратуга нигезләнмәсә, ул болай язар идеме икән? Хәдичә кемгә генә барса да, аның янчыгындагы акча барыбер иренә булачак. Бу — аңа аталган бирнә. Әгәр инде Муса байлык колы гына булса, Петербургта Зөләйханы кияүгә дә сорамас иде ләбаса! Бу адымның ашыгып ясалганлыгы әллә каян күренеп тора, чын хисләр булуы расланырлык ара әле узмаган. Шуны аңлаган ата-ана Зөләйханы кияүгә бирергә ашыкмый да. Гомумән, бу гаилә әгъзалары ихласлыклары, кешеләргә яхшы күңеллелекләре, аларны кайгыртулары белән истә кала. Зөләйха гына һаман да бераз җиңеллек күрсәтә. Ул үзе бу эшләрен җинаять үк дип атый. Әнисен борчып, әйтмичә, чит шәһәргә, егет янына үзе бара. Инде тагын да зуррак хәсрәткә төшереп, ялгыз калдырып, бу дөньядан китә. Әгәр ниндидер бер егеткә мәхәббәт аны шушы хәлгә төшергән икән, ул егет турында искиткеч акыллы, чибәр, әдәпле булган, дип уйларга нигез бар. Үзенә карата эчендә үч саклаган Габденнасыйрдан да шикләнмичә, ярдәменә таянмакчы булган Муса турында, бераз беркатлырак, кешеләргә артык ышанучан, дип тә фаразлап булыр иде булуын.

Тел төбем аңлашылгандыр: Муса мине тулаем әсир итте.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 99 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр| Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)