Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Коръән һәм татар әдәбияты

Кадерле истәлек | Бәхетен тапмаган геройлар | Гөлҗиһан — минем идеалым ул | Татар әдәбиятында авыл прозасы | Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр | Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында | Яңа китап укыгач | Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек | Татар әдәбиятында тарихи тематика | Татар прозасында укытучы образы |


Читайте также:
  1. IV. Татарський уряд. Бої та пертрактації з севастопільською залогою. Наш вихід з Криму
  2. XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр
  3. Абхйаджйа-гандхитатараир иха таила-пураих
  4. Боротьба з татарами і турками
  5. Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш
  6. Глава 9. Методика изучения географии Республики Татарстан
  7. Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы

Коръән һәм татар әдәбияты турында сүз йөрткәндә, сюжет, образлар күчемлелеге хакында сөйләргә була. Коръәндәге фикерләрнең әдәби әсәрләргә йогынтысы, гомумән, бу Изге китапка каләм ияләренең мөнәсәбәтен күрсәтергә дә мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан җиткерелгән 114 сүрәдә фәлсәфи һәм эмоциональ фикерләү шул дәрәҗәдә тирән ки, ул әле ничәмә ничә гасырлар бөтен әдәбиятны үзенең яктылыгы белән сугарачак.

Мөселманнарның Изге китабы үзәгендә бераллалык идеясе тора. Әдип һәм шагыйрьләргә дә бу фикер, әлбәттә, беренче чиратта, дини китаплар аша сеңгән. Алар исә барысы да әлеге дә баягы Коръәнгә нигезләнә. Мин үз алдыма шундый сорау куйдым: Алланы бер итеп карап, аңа сыену, аннан ярлыкау көтү, аңа табынуны кайсы шагыйрьләрдә, кайсы әсәрләрдә очратырга мөмкин? Һәм гаҗәеп нәрсә ачыкланды: теләсә кайсы каләм иясе аның берлеген, барлыгын, бөеклеген таныган. Дөрес, әсәрләре буенча «алласыз» булып күренгән бер-ике иҗатчы бар, әмма без бүген инде аларның да хакимлек иткән идеология басымына бирешкән генә икәнлекләрен беләбез.

Мин борынгы ядкарьләргә тукталырга уйламыйм. Суфичылык әдәбиятында дини фикерләр урын алганны әйтү белән шаккатырып булмас. Бераз соңгырак чордан башлыйк.

Менә Кандалый. Сайламый-нитми, җыентыгыннан бер битне ачам:

Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,

Әгәр, ялган, дисәң, бер Ходаем бар!

(«Китапларда бу сүзне күргәнем бар»)

Бу юллар Кодрәтлебезнең шагыйрь сүзләренә шаһәдәтлек бирә алганлыгын да, җәза билгели алуы белән, ялганнан саклап торганлыгын да күрсәтә.

Ни бәхет! Эзләргә дә кирәкми!

Хода язган микән ошбу җиһанда

Күрешергә, сөйләшергә ниһанда?—

(«Ки, бәян, яздым сәңа, җаный, ничә хат»)

ди шагыйрь. Димәк, кеше язмышын билгеләүче Алланың барлыгын шулай ук таный. Ул аны Язмыш Алласы, Бәхет Алласы дип тә билгеләми. Шулай икән, бер Алланы күздә тота.

Ә менә Тукай. Без аның бер шигыреннән бүгенгегә күчермәдә өзек китерик:

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.

(«Голумең бакчасында...»)

Әлеге әсәрендә татарның прогресска таба хәрәкәтен кире какмастан, шагыйрь үз хыялын Алла исеме белән дә бәйләп карый.

Тукай мирасында Бөек көчкә атап язылган шигырьләр аз түгел. Шуларның берсе «Алла гыйшкына» дип атала. Бу шигырь алда китерелгәнгә бер ягы белән охшаш: анда да, Алла безне танысын, яратсын, бәхетле итсен өчен, начар сыйфатлардан арынып, үз милләтебезне алга илтүче уңай якларыбызны арттырыйк, идеясе бар.

Тукайның мәхәббәт шигырьләре турында әйтеп тә торасы юк! Шагыйрь аларда бик еш тагын да шул Ходага мөрәҗәгать итә. Һәркемгә бик яхшы таныш «Гыйшык бу, йа!» шигырен искә төшерик.

И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим; —

дигән юллар да бар анда.

Шагыйрь кайчан Күкләргә сыена, өметле карашын шунда юнәлтә соң? Әлбәттә, җирдә таяныр ноктасы калмаганда. Сөйгән яры аңламаса, якыннарын югалтса, милләте ирексез булса... Тукайда да бу шулай.

Әйдәгез, бүгенге көн әдәбиятыннан бер генә мисал китереп узыйк. Харрас Әюповтан ул. «Бишвакыт намаз» дип аталган «шигъри гыйбадәт»тән:

Бер Ходаем гафу әйләр әле,

Гел ярлыкар, диеп уйлама,—

Ходай бит ул сиңа, үзең Кеше

Булсаң гына, Ходай булала...

Бик кызык фикерләр яшеренгән бу юлларга. Аллага табынучы — иманлы, әхлаклы, тәрбияле икән, ә ярлыкаучыбыз бары тик үзен танучыларны гына гафу итә. Коръәндә андый фикер еш кабатлана. Аллаһе Тәгалә тәүбәгә килгәннән соң гөнаһ кылуны яратмый, аңлы рәвештә эшләнгән начарлыкларның җәзасы да зуррак. Шагыйрь әнә шул турыда да җиткерергә тели сыман. Бу шигырьдә бераллалык идеясе булу табигый, чөнки тема ук шул мотивка этәргеч бирә. Ә бит бөтенләй башка нәрсәләр турында язганда да, безнең телебезгә, и Ходаем, я Раббем, кебек сүзләр гел килеп тора. Шагыйрьләр гаҗәпләнсәләр дә, соклансалар да, гаҗизләнсәләр дә, дөньясыннан туйсалар да, Алланы исләренә төшерәләр.

Татар әдәбияты турында сөйләгәндә, прозаны читләтеп узу бик кыен. Әмма тезмә әсәрләргә Коръәндәге фикерләрнең килеп керүен күрсәтү күләмне бик арттырыр иде. Без дә шушы язганыбыз белән канәгатьләнербез.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 200 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары| Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)