Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары

Кышның үз матурлыгы | Кадерле истәлек | Бәхетен тапмаган геройлар | Гөлҗиһан — минем идеалым ул | Татар әдәбиятында авыл прозасы | Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр | Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында | Яңа китап укыгач | Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек | Татар әдәбиятында тарихи тематика |


Читайте также:
  1. Бөлім. Музыка жетекшісін педагогикалық жұмысқа
  2. БИОЛОГИЧЕСКОЕ ПОНЯТИЕ СВОБОДЫ В ПЕДАГОГИКЕ
  3. Бордовская Н., Реан А. Педагогика. – СПб: Питер, 2004. – 300 с.
  4. В ходе изучения курса «Педагогика» студент должен выполнить ряд самостоятельных заданий, которые станут основой его рейтинга на момент сдачи зачета или экзамена.
  5. Взаимосвязь педагогики с другими науками
  6. Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары

Язма әдәбият һәрвакыт тәрбияли. Матур әдәбият бигрәк тә. Тәрбиянең нинди юнәлештә булуы, әлбәттә, бәхәсле. Әдәп-әхлак кагыйдәләре, заманнар узган саен, бераз булса да үзгәрми калмый. Кешеләргә куелган бер таләп искерә, төшеп тә кала, аның урынына яңасы барлыкка килә, икенчесе өлешче үзгәрә. Үзгәрми торган әхлак нормалары да була. Матур әдәбиятта шулары өстенлек итә дә инде.

Әгәр борынгы әдәби, дини, фәлсәфи эчтәлекле теләсә кайсы әсәрне укып, тикшереп чыксаң, авторның кеше ни өчен яратылган, ул нинди булырга тиеш, яшәү рәвешен ничек корса, бәхеткә ирешә һәм башка бик күп сорауларга җавап эзләгәнлеге күренә. Шул рәвешле фикер йөртеп, каләм иясе үзе идеалдамы, тормыштамы күрергә теләгән шәхес образын иҗат итә. Реаль җирлеккә таянып яза, үз чоры өчен кирәкле, җәмгыять ихтыяҗы булган кеше образын тудыра ул.

Халык авыз иҗаты әсәрләре дә бабаларыбызның педагогы карашларын чагылдыра, әмма без бүген авторы тәгаен булган чыганакларга, әдәби әсәрләргә тукталырга телибез.

Караханыйлар дәүләтендә иҗат ителгән «Котадгу белек» поэмасын алыйк. Авторы — Йосыф Баласагуни. Әсәрнең атамасы «Игелекле итүче белемнәр» дип аңлатыла. Димәк, тәрбия китабы — әлеге ядкарь.

Әсәрнең схематик характердагы сюжетына борынгыларның акыл-тәҗрибәсе дыңгычлап тутырылган, дип әйтсәк тә, хата булмас. Поэмада кешене тасвирлауга, аны бөек итеп күрсәткән сыйфатларны ачуга зур урын бирелгән.

Белемле, тәрбияле, әхлаклы кеше — автор күзаллаган идеал.

Язучы карашынча, уңай сыйфатларны күрә, бәяли белү өчен, иң элек үзеңә камил булырга кирәк. Чыннан да, иптәшеңнең ни дәрәҗәдә белемле икәнлеген аңлыйм дисәң, үзеңнең дә ул хәбәрдар нәрсәләрдән мәгълүматлы булуың шарт бит.

Шагыйрьнең бер фикере, минемчә, аеруча кызыклы: халыкның ниндилеге аның хөкемдарына бәйле. Әгәр дәүләт гадел кануннарга нигезләнеп төзелсә, кешене бәхетле итәр өчен, бөтен шартлар тудырылса гына, шул илдә яшәүчеләр патшаларын үзенең идеалы итәчәк.

Шагыйрь кешеләргә хас берәр сыйфатны әйтми калдырды микән?! Монда кешелеклелек, киң күңеллелек, хезмәткә, гаиләңә, туганнарыңа мөнәсәбәт турында да сүз бар. Йосыф Баласагуниның әсәре борынгы рун язмалары, Мәхмүт Кашгарыйның «Диване...» китабы белән дә керешә икән. Шулай булгач, шагыйрь уздырган фикерләр аның үзенеке генә түгел, алдагы буыннардан ук мираска бирелгән. Шул ук вакытта бөек акыл иясенең халык авыз иҗатында нык таралган мәкаль-әйтемнәрне дә үз китабына кертеп җибәрүе шик тудырмый, чөнки борынгы ядкарьләр кануннар, тәрбия китабы һәм матур әдәбият, сүзлекләр ролен дә уйнаганнар.

Без Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәрен педагогик поэма дип тә атый алыр идек. Язмам ахырында шагыйрь биргән бер киңәшне китереп узасым килә:

Күңел, телеңне дөрес тот, холкың да бөтен булыр.

Һәм сиңа килер бәхет, дөньяң да бөтен булыр.

Ә бит монда, төптәнрәк уйлап карасаң, сөйләү әдәбе турында гына сүз бармый, күңел сафлыгы турында әйтелә, тышкы тотышыңның эчке дөньяңа бәйле икәнлеге аңлатыла. Әлбәттә, холык сыйфатлары кеше бәхетенең нигез ташлары булып санарга хаклыдыр.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 92 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Татар прозасында укытучы образы| Коръән һәм татар әдәбияты

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)