Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы

Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы проблемасының куелышы | Еники иҗатында сугыш темасы | Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасында милли фаҗиганең чагылышы | Колыма хикәяләре» — Ибраһим Салаховның җан авазы | Йкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр? | Кыйссаи Йосыф» поэмасы — халыкның рухында | Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы | Татар халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре | Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным! | Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану |


Читайте также:
  1. XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр
  2. Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш
  3. Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы
  4. И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы
  5. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык
  6. Коръән һәм татар әдәбияты
Батырларга бай ул безнең заман, Адым саен бездә батырлык. Матурлыкка бай ул безнең заман, Адым саен бездә матурлык.
И. Юзеев.

Яшьлек — кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан яшьлекне сандугачлы бакчалары, ал таңнары белән җиңел бәхет үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче якта — авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы. Яшьлек сүзе белән бик тыгыз бәйләнештә торучы гүзәл хис бар. Ул — мәхәббәт!

Сөю — илаһи көч, әле беркем
Янмый чыгалмаган ул уттан.
Көл булганнар җырга, кол булганнар
Ил-йорт каһәренә юлыккан, —

дип язды татар халкының күренекле шагыйре Илдар ага Юзеев. Гомумән, аның кайсы гына шигырен алып карама, аннан яшьлек исе, мәхәббәт, яз исе бөркелә. И. Юзеев шигырьләренә, аның шигърият дөньясына битараф калу мөмкин түгел. Чөнки шагыйрь үзе битарафлыкның ни икәнен дә белми, аның өчен бу төшенчә, гомумән яшәми дә торгандыр кебек. Хәер, гашыйкларның барысына да хас уртак сыйфат бит инде бу. Ә И. Юзеев — гашыйк шагыйрь! Җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә, Идел һәм Агыйделкәйләргә гашыйк. Шуңадыр, аның күп төсмерле, кыр чәчәкләредәй гади һәм саф шигърияте бар нәрсәдән бигрәк яшьлек рухын чагылдырып килә. Яшьлек, мәхәббәт һәм яз... Мөгаен, шагыйрь өчен шигърият кенә түгел, тормыш үзе дә нәкъ менә шушы төшенчәләрдән башланадыр. Аның җырлары да, моңнары да, хыял-омтылышлары да, бар нәрсәдән бигрәк, яшьлек, мәхәббәт, яз турында. Мәңгелек яшьлек, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек яз турында...

Илдар Юзеев турында күренекле шагыйрьләребезнең берсе булган Сибгат Хәким: «Илдарның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек нурында, аның чордашларыннан бу теманың стихиясенә кереп, үзенең тәмам романтикасына әйләндергән башка шагыйрь дә юк. Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак», — дип язды. Әйе, нәкъ менә айный алмый торган. Илдар Юзеев... Бу исем үзе үк моң, шигърият. Аның яшьлек ярсулары, мәхәббәт һәм мәңгелек яз турындагы хисләре йөрәгенә һәм хәтта шигырьләренә дә сыешмыйдыр кебек. Юкка гына «Мәхәббәт, син мине нишләттең?..» — дип өзгәләнми шагыйрь.

Күпме еллар бер-бер артлы үтелүгә, тормыш йомгагы сүтелүгә дә карамастан, Илдар Юзеев һаман да шул ук 17-19 яшьлек егеттер, һаман да яшьлек сукмакларын таптыйдыр кебек тоела. Менә шушы сыйфаты, шушы үзенчәлекләре белән чордаш каләмдәшләреннән нык аерылып тора. Аның шигырь-поэмаларына, драмаларына яшьлек дәрте, эчкерсезлек, мөлаем лиризм һәм самимилек хас. Аның иҗатын башка шагыйрьләрнең иҗаты белән бутау һич мөмкин түгел.

И. Юзеев олы поэзиягә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, матур бүгенгесен һәм тагы да гүзәлрәк киләчәген романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән керде. «Мәхәббәт китабы» — шагыйрьнең кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, хисләр, кичерешләр турында «Таныш моңнар»да ук башлаган киеренке уйларының фәлсәфи-этик нәтиҗәсе, идея-эстетик үсешенең билгеле бер йомгагы. И. Юзеевның бу әсәре «Кыйссаи Йосыф» поэмасының дәвамчысы дисәк тә ялгышмабыз, мөгаен. «Мәхәббәт китабы»ның күп санлы геройлары кешенең иң тирән көчләрен хәрәкәткә китерә, бөтен барлыгын били торган хис алдында имтихан тота. Бу — мәхәббәт. Поэмада олы кичереш үзенең беренче яратуыннан алып, тарих, мәкерлек, явызлык, алдау сынауларын үтеп, «телдән төшми торган иң борынгы моңлы җыр сыман» безнең көнгә — XXI гасырга ук килеп җитә. Шагыйрь уй-хисләрнең иң җылысын эзләп, мәхәббәтнең башын һәм ахырын табу нияте белән юлга чыга. Кемнәрне, нинди язмышларны очрата соң ул бу сәяхәтендә? Берәүләргә мәхәббәт биниһая шатлык, шашкынлы ләззәт, бәхет, сөенеч алып килсә, икенчеләргә хәсрәт, кайгы китерә. «Сөю патшаны — кол, колны патша иткән, туңган бозлы йөрәкләргә мәңге сүрелмәслек ут төрткән.»

Авыр елларда суык тидереп, яшьли дөнья куйган Фәнүдәнең мәхәббәте җанны тетрәтә, Заһир белән Таһирә мөнәсәбәте кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә ышаныч, якты хис уята, читтә яшәп тә бер-береңә тартылып тору мөмкинлегенә инандыра. Аларның мәхәббәтен дуслык, идеал уртаклыгы җылыта.

«Яшьлеккә хат», «Югалту», «Унбиш яшьлек әни» бүлекләре төрле вакыйгалар тәэсирендә югалган мәхәббәт, бозылган гаилә тарихларын безнең хөкемгә чыгара.

И. Юзеев үзен «мәхәббәтнең археологы» дип яза. Чыннан да, һәр кешедә дә була торган олуг хис эчендә казына ул. Шагыйрь гүзәл тойгыны олылый, күтәрә, аңа лаеклы була алмаган, үзен тапмаган шәхесләрне хурлык тактасына кадаклый. Шагыйрь мәхәббәт сынавының кеше яшәешендә төп имтиханнарның берсе икәнен раслый алган. Бу хис ике йөрәкнең бәйләнүенә генә кайтып калмый, туган илгә, җиргә, дуслыкка, тыныч тормышка мөнәсәбәткә барып тоташа.

И. Юзеев үзенең шигырьләре аша ничектер безгә дә киңәш бирә кебек. Мәсәлән, «Миләүшә» поэмасында ул сөйгәненә мәхәббәтен әйтә алмыйча, авызына «су кабып» йөргән Шамилгә дусларча мондый киңәш бирә:

Җитәр инде, Шамил, озак йөрдең,
Озак яндың яшерен хис белән.
Я, егет бул, йөрмә газапланып,
Белдер хисләреңне кич белән...

Быргы кычкыртып, гармун тартып кына сәфәргә чыккан өч яшүсмернең язмышы җиңелләрдән булып чыкмый. Өч яшүсмер, өч төрле язмыш... Әйе, сүз «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы турында бара. Әсәр үзенең җитди, тормышчан проблемалары белән уйландыра. Шигырьдә әле кәккүк образы да бар, ул киңәшче ролен үти:

Сезнең алда ике юл бар,
Теләсә кайсын сайлагыз
Үзегез! —ди кәккүк.

Мәхәббәт белән батырлык, яшьлек белән үлемсезлек һәрвакытта бергә атлыйлар. «Фәрит-Фәридә» поэмасында И. Юзеев шул хакта уйлана. Поэма романтизм белән сугарылган. Мәсәлән, күгәрчен төрмәдә утыручы яшьләр арасында хат йөртә, туган табигать яшьләрнең җырын үз канатында еракларга илтә. Фәритеннән аерып торган төрмә стенасын Фәридә биек тау, бозлы карурман итеп күрә. Табигать күрке ак каен, иң әүвәл үзенең нәфис күлмәген чибәр кыз Фәридәгә салып бирә, Фәридә батырларча һәлак булгач, каен ак күлмәкне, аның төсе итеп, үзендә калдыра.

«Авылым легендасы»нда шагыйрь дан һәм рухи үлемсезлек чыганаклары турында уйлана. Туган иле, сөйгән халкы өчен һәлак булган Кәрам — авылдашлары өчен үлемсез, ул — мәңгелек. Кеше күңелендә мәңге саклану, үлемсезлек, дан бары тик батырлыктан, яхшы кеше булудан гына килә бит. Кәрам нәкъ менә шундый кеше була.

Шагыйрь бик еш сугыш темасына кагыла, чөнки аңың балачак, яшьлек еллары шул елларга туры килә. Ул халкыбызның күренекле шәхесләре: Ф. Кәрим, Мөҗәй, М. Җәлил турында да яза.

«Язылмаган поэма»да ул Мөҗәй турында сөйли. «Соңгы сынау» поэмасында Муса Җәлил турында яза. Якын кешеңә чәчәк бүләк итү традициясе бөтен халыкларда да бар. Шагыйрь шул йоланы үзгәртә, баета, сөйгәненә ядкәр итеп гөлләр алмый, чөнки алар шиңәчәк. Ул яратканына җыр бүләк итә:

Җырлар бирәм,
Гүзәл җырлар бирәм,
Җил дә алмый
һәм кырау да тими аларга, —

дип яза ул «Җырлар бирәм» шигырендә.

И. Юзеев — халык теленнән төшми торган уңышлы җырлар авторы. Аның бик күп сүзләренә көйләр иҗат ителгән. Кеше шатлыгы өчен сөенү — романтик омтылыш, дөнья язмышы өчен борчылу, шәхес бәхете турында уйлану изге моң уята. Илдар ага үзенең иҗат җимешләре ярдәмендә безнең әдәбиятыбызны күпкырлы итте, баетты. Ул моның белән хуплауга, игътибарга лаек.

Аның шигырьләре һаман язылып торсын иде. Үзенең күпкырлы иҗаты аша безнең күңел чишмәләребезне сафландырып, чистартып торсын иде!!!

Аның саф салкын сулы чишмәсе ташлар арасында буталмасын!


Дата добавления: 2015-11-04; просмотров: 301 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Шәрәфи карт образы| Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)