Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Гөлестан.»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш

Татар әдәбиятында авыл прозасы | Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр | Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында | Яңа китап укыгач | Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек | Татар әдәбиятында тарихи тематика | Татар прозасында укытучы образы | Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары | Коръән һәм татар әдәбияты | Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар |


Читайте также:
  1. XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр
  2. Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы
  3. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык
  4. Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары
  5. Коръән һәм татар әдәбияты
  6. Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы

«Гөлестан...» — тартмалы композициягә корылган әсәр. Ул әдәби жанрларның бик күбен үз эченә берләштерә. Анда хикәятне дә, повестьны да, мәзәк-мәсәлне дә, төрле жанр формаларындагы шигырьләрне дә очратырга мөмкин. Чәчмә һәм тезмә әсәрләрнең үзара чиратлашып баруын да әйтеп узарга кирәк. I

Әдип, шагыйрь, китап язганда, төзегәндә, билгеле бер максатны күздә тота. Сәйф Сарай ни өчен тезмә һәм чәчмәләрне чиратлаштырган? Бу тышкы форма гынамы, әллә идея-эчтәлекне ныграк ачу өчен кирәк булганмы, болай кору алда әйткән фикерне ассызыкларга, үстерергә ярдәм иткәнме? Сораулар бихисап.

Хатип Миңнегулов, күпчелек хикәятләрдәге шигъри текстлар чәчмә текст сюжеты белән турыдан-туры кисешмиләр, эчтәлекләре һәм рухлары белән алар сөйләнә торган яисә хикәяләнгән сюжетка сөземтә, гыйбрәт, бәя, лирик чигенеш, фәлсәфи караш рәвешендә киләләр, дигән фикер әйтә. Шулай булгач, тезмә һәм чәчмә текстлар арасында идея-эчтәлек бәйләнеше һәрвакыт диярлек бар.

Без язма эшебездә әлеге бәйләнеш күзгә нык ташланып торган берничә очракны карап узарбыз.

Бишенче хикәяттә Шәех Сәгъдинең солтан сарае ишегендә бер вәзирнең гаять камил углын күрүе хакында әйтелә.

Хикәят ахырындагы шигырьне бүгенге көнебезгә тәрҗемәдә бирик:

Ул, буе — кипарис, җәмалы — тулган ай,

Гыйлем вә ирдәм белән камил, күреккә бай.

Кашлары фетнә иде, күзләре — бәла,

Кем йөзен күрсә, булыр кайгылы.

Күрәсез, шигырьдә шул ук егетнең тышкы һәм эчке сыйфатлары мактала. Димәк, сюжет сызыгы дәвам итә, мотив ассызыклана, эчтәлек ныгытыла, дигән фикерләрнең кайсы да хактыр.

Аның белән бергә хезмәт итүчеләр, көнләшеп, егетне солтан алдында гаепле итеп күрсәтәләр.

Тезмәдәге шигырь синең хакта начар сүз йөртүченең чын дус булмавын аңлата. Димәк, логик эзлеклелек һаман да югалмый.

Шуннан соңгы тезмәдән без солтанның бу эшләрнең сәбәбен соравы турында укыйбыз. Углан, бу дөньяда бөтен кешеләрне дә ризалаттым, көнчеләрне генә ризалата алмадым, кебегрәк җавап кайтара. Бүлекчә киңәш рәвешендәге шигырь белән тәмамлана. Автор, акыллы ир кеше күңелен рәнҗетмәс, әмма көнчелектән булыр һәрчак кәефсез, көнчелек авыруына үлемнән башка дару юктыр, тизрәк котылырга тырыш, фикерләрен әйтә.

Шушы ук шигырьне лирик чигенеш дип тә, алда әйтелгән фикернең үстерелеше, ассызыклануы яисә сөйләгән вакыйгалардан соң гомумиләштергән нәтиҗә дип тә карап булыр иде. Кыскасы, бәйләнешләрнең һәр төрлесе күзгә ташланып тора.

Кечкенәрәк күләмдәге бер хикәят. Залим хаким галим ирдән, кайсы гыйбадәт яхшырак, дип сораган. Тегесе, төш вакытында оесаң, ул заман эчендә булса да халыкны рәнҗетмәс идең, дип җавап биргән.

Инде шигырь:

Күрдем: өйлә вакыт бер залим оер.

Әйттем: «Ул фетнә оеса яхшырак.

Даим илгә золым кем кылса, аның

Үлүе яхшы Хәятыннан бигрәк.

Күрәсез, бу шигырь тезмә формада сөйләгәннәргә янәшәлек тудыра. Монда бары тик киңәш сораучы һәм бирүче затларның ияләре генә алмашынган, ә фикерләр үзгәртелмәгән.

Шушы тәртиптә барлык хикәятләрне дә карап чыгып булыр иде, без, тезмә һәм чәчмә әсәрләр арасында бәйлелек барлыкка ышандырганбыздыр, дигән уй белән калабыз.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 92 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы| Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)