Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр

Татар прозасында укытучы образы | Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары | Коръән һәм татар әдәбияты | Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар | Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы | Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш | Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы | Суфилык мивәләре пешеп йетмеш | Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары | Бугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре |


Читайте также:
  1. Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш
  2. Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы
  3. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык
  4. Коръән һәм татар әдәбияты
  5. Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы
  6. Тарих һәм хәтер

XIX йөзнең икенче яртысында шигърият күләм ягыннан шактый арта, жанрлар җәһәтеннән дә байый. Әле һаман да шәркый поэзияне ныклап үзләштерү, Урта гасыр әдәби традицияләрен дәвам итү күзәтелә.

Бу чорда акыл ияләре тарафыннан, тарихыбызга борылып карап, аны бәяләү, аннан гыйбрәтләр алырлык нәрсәләр эзләү омтылышы күзәтелә. Болгар иленең данлы үткәне, аның аерым шәхесләренең язмышы төрле фикерләргә этәрә, иҗат өчен тема бирә.

Гали Чокрый шигырьләрен исебезгә төшерик. Хәзерге телебездә «Казанны мактау» дип йөртелгән әсәрендә ул, башкаланы данлаудан бигрәк, бөек Болгар белән горурлануын, аны югалтканга үкенүен җиткерә шикелле. «Менә шәһре Казаннан күп мөкатдәм шәһре Болгар хуб»,— дип яза ул аның хакында. Белемнәр үзәге булган каланың яндырылу-җимерелүе аянычлы күренешләр аша ачыла. Халык үтерелгән, үз җиреннән еракка сөрелгән, биналар урынында хәрабәләр генә утырып калган... Кешеләр рухи таркатылган, куркытылган, мөһаҗирлеккә дучар ителгән. Бумы гыйбрәт түгел? Димәк, Казан белән горурлану, аны мактау гына җитми, башкалаңны яклау, саклау да кирәк. Ә Казан, чыннан да, боларга лаек. Монда матур кием-салымнар тегәләр, читек-башмак кияләр, алар үзләренең эшләнешләре белән бөтен дөньяга билгеле. Монда хатын-кызлар кул эшләренә оста. Йортлары да, ирләре дә, җырлары да менә дигән аларның. Акыллы кешеләр дә, табиблар да, шәкертләр дә, азанчылар да, вәгазьчеләр дә җитәрлек Казанда.

Шул ук Гали Чокрый Вәлид Каргалый, Шәмсетдин Зәки, Шиһабетдин Мәрҗани кебек мәшһүр затларны да мактап яза. Бу мәдхия һәм мәрсияләрнең барысы да башкаларга үрнәк образлар тудыра, тормышка нигезләнеп сабак бирә. Милләтне, илне алга жибәрергә кирәк. Тәрәккыять башында һәрвакьт акыллы шәхесләр тора. Идеалны бүгенгесеннән яисә үткәннән эзли шагыйрь һәм таба да.

Шушы чорның икенче бер каләм иясе Мифтахетдин Акмулла мирасында да мәрсия һәм мәдхияләр бар.

«Дамелла Шиһабетдин хәзрәт...» иң элек мәдхия рәвешендә язылган була, әмма шагыйрь вафатыннан хәбәр таралгач, ул мәрсия итеп үзгәртелә. Бу хәл ике жанр формасы арасында әллә ни аерма булмавын аңлата булса кирәк. Акмулла шигырь ахырына галим үлеменең зур югалту алып килгәнлеге хакында берничә юл гына өсти. Хәер, жанрын мәрсия яисә мәдхия дип билгеләүдәмени эш? Максат барыбер бер булып кала: Шиһабетдин Мәрҗанинең халыкка кылган хезмәтләрен, бөеклеген күрсәтү. Акмулла Шиһаб хәзрәтнең андый шәхесләргә ихтыяҗ бик зур булган бер вакытта мәйданга килгәнлеге турында яза. Хәтта ки аның зурлыгын руслар да таныган икән! Шагыйрь ниләр белән генә чагыштырмый хәзрәтне! Ул идея җәүһәре дә, маяк та, сәламәтлек чишмәсе дә, саф су да булып күз алдына килә, чөнки чишелмәслек кебек мәсьәләләрне хәл итеп, караңгылыкта ут кабыза, тонык кебек күренгән гыйлем дөньясының чиста суларына юл ача.

Йомгаклап әйткәндә, халыкның үзаңы үскән чорда тарих һәм чынбарлыкны бәйләп карау арта, эше белән халыкны алга җибәрешкән кешеләрнең исемен мәңгеләштерү теләге дә көчәя, һәм, әлбәттә, шуңа бәйле рәвештә, мәрсия һәм мәдхияләр күпләп иҗат ителә.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 196 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар| Лүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)