Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре

Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек | Татар әдәбиятында тарихи тематика | Татар прозасында укытучы образы | Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары | Коръән һәм татар әдәбияты | Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар | Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы | Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш | Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы | Суфилык мивәләре пешеп йетмеш |


Читайте также:
  1. А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау
  2. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
  3. Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары
  4. Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар
  5. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы
  6. Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы

Бик борынгы заманнарда ук яшәгән Көнчыгыш галиме Ибн Сина (Әбугалисина) турында әллә никадәр риваять, легенда саклана, чөнки андагы белемлелек күпләрне аптырашта калдырырлык булган. Гади акыл аңламастай нәрсәләргә ирешкән Әбугалисина үз чорында ук кешеләргә сихер иясе, тылсымчы булып күренгәндер. Ә инде еллар узгач, аңа бәйле вакыйгалар гасыр тузанына күмелгәч, серлелек пәрдәсе тагын да калыная төшкән, Әбугалисинаны олыклаган әсәрләр иҗат ителгән.

Каюм Насыйриның универсаль белемнәр иясе хакында бер төрек китабын татарчалаштырырга алынуының сәбәбе нәрсәдә соң? Әлбәттә, татар халкында укымышлы кешеләргә ихтыяҗ зур булуда, аңа үзенә үрнәк итәрлек шәхесләр кирәклектә. Мәгърифәтчелек карашларына ия Каюм Насыйри аң-гыйлемне халыкка ничек хезмәт иттереп булганлыгын күрсәтергә теләгән.

Кыйссаның эчтәлеген хәтергә төшерик. Аның үзәгенә тирән белемле, югары әхлаклы каһарман куелган. Ул инде табигатьне үз көченә буйсындыру дәрәҗәсенә ирешкән. Дөрес, аның туганы һәм көндәше Әбелхарис та наданнардан түгел, әмма әхлаксызлык, югары сыйныф вәкилләренә ялагайлык, шуларга ярдәм итүе, явызларны баету өчен көч түгүе аны тискәре геройлар рәтенә бастыра. Монда мәгърифәтчеләрнең һәрьяктан камил кеше турындагы карашлары ачыктан-ачык һәм шул ук вакытта үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Башка әсәрләрдә, гадәттә, тискәре геройлар үтә надан булсалар, Каюм Насыйри тәрҗемә иткән кыйссадагы Әбелхарис гавам халкыннан белемлелеге белән аерылып тора. Дөрес, бу ноктадан караганда, аңа Әбугалисинага җитәргә ераграк әле. Әсәр башында әлеге геройның туында ук игезәгеннән йомшаграк булуы искәртелә. Әгәр ул белеме белән аңа тиң булса, туганы тарафыннан җиңелмәс тә иде бит. Әбелхарис Әбугалисинаның патшага дип җибәргән агулы чәчәк исеннән харап була.

Кыйссада Әбугалисинаның мәгърифәт эстәүдә узган юлы шактый тәфсилле тасвирлана. Бала чагы башкаларныкыннан аерылмый диярлек: алар кебек үк, сабакка йөри, эшләрен һәм дәресләрен тәмамлагач уйнарга чыга. Әмма аның табигатенә зиһенлек, үткенлек, белемнәрне тиз үзләштерү кебек сыйфатлар салынган. Шулар өстенә ул әле бик тырыш та, каләмгә маһирлыгы да бар. Андый баланың унике яшендә башкаларга белем бирә алуы гаҗәпләнерлек нәрсә була алмый. Мондый үсеш бары тик сокланырлык һәм үрнәккә куярлык кына. Әдип, педагог, мөгаллим шулай эшли дә. Явыз затларны, залим патшаларны көлкегә калдырырлык белемле Әбугалисина белән таныштыра ул замандашларын.

Сүз ахырында Каюм Насыйриның Әбугалисина белән кызыксынганлыгын, аның хакында фәнни язмалар да калдырганын әйтеп узуны кирәк саныйм. «Ибне-Сина» исемле хезмәтендә ул шундый юллар яза: «...Коръән гыйлеме, морфология һәм синтаксис фәннәреннән дә оста иде. Һәм дин нигезендә риторика һәм хисап, геометрия һәм алгебра фәннәрендә дә, һәм дә логикадан мәдрәсәнең икенче баскычын тәмам бала вакытында ук үтте. Аннан соң табигать белемнәреннән тиешенчә өйрәнеп, барлык фәннәрдә ул заман укымышлыларыннан өстен чыкты, һәм медицинада ничә заман тәҗрибәле врачлардан гыйлем алып җитлегү тапты.

Аллаһе Тәгалә аңа шулкадәр гыйлемне ачты ки, никадәр галимнәрнең дикъкать белән каравына мохтаҗ гыйлемлек аның каршында ачык, аксиома дәрәҗәсендә иде».

Күрәсез, «Әбугалисина»ның төп героена тарихта билгеле Ибн Сина, ягъни универсаль белемнәргә ия шәхес прототип итеп алыну бернинди шик тудырмый.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 121 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары| Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)