Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу

И газиз Туган җирем! | Милли моңнар | С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман | Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр | Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары | Хыяллары җимерелгән герой | Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык | Аңлау тапмаган геройлар | Дөнья — матур, мин — бәхетсез | Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары |


Читайте также:
  1. А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау
  2. Бугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре
  3. Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар
  4. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы
  5. Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы
  6. О богадельнях

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте язучыларның беренче съездыннан соң ижат ителә. Анда Горький, совет хатын-кызының якты образын тудырырлык материаллар булса да, бу эш тормышка ашырылмады, ди, һәм татар язучысының әлеге әсәре шул сүзләргә җавап рәвешендә кабул ителә.

Бер караганда, социаль йөкләмә үтәлеше кебек булса да, нигезендә тормышчан материаллар яткан китапны татарлар да, хәтта башка милләт вәкилләре дә бик ярата. Ул тиз арада русчалаштырылып бастырыла, зур популярлык казана.

Повестьта сурәтләнгән героинялар совет хатын-кызларының калку образлары дип бәяләнә. Артыкбикә исеменә кирәксезлек мәгънәсе салынса да, ул — авылда үз урынын тапкан комсомолка. Галия — югары белем алган, илгә танылган татар табибәсе.

Төп героинябыз, язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар ителсә дә, үзен югалтмый. Иреннән аерылган хатын-кыз җәмгыятьтә, өйдә, эш урынында үзенә авторитет казана. Язучы әйтерсең тол хатыннарга аның үрнәгендә яшәү өлгесе тудыра.

Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»да үзе белгән тормышны, милли зыялылар тормышын сурәтли. Бер артистның үз-үзен тотышына таянып кына, бу социаль төркем турында кискен нәтиҗәләргә килүдән дә курка шикелле. Бөтен тормышларын намуслы хезмәткә, гаиләләренә багышлаган күпләгән совет артистлары бар, ди ул. Ә менә Искәндәрнең әхлакый тотрыксызлыгы аның мещанлыгыннан килә, дип аңлата.

Язучы, совет гаиләсе нинди булырга тиеш, кебегрәк сорауга да җавап эзли. Аеруча ул аның әхлакый ягына киң туктала. Утызынчы еллар — совет җәмгыяте төзелгән, аның идеологиясе һәр җирдә ныгытылган чор, шуңа күрә язучының нәкъ менә совет кешесе, совет интеллигенциясе гаиләсе нинди әхлакка ия икәнлеге хакында уйлануы гаҗәп түгел.

Г. Кутуй үзенең героинясын чиктән тыш ватанпәрвәр итеп бирә. Галия ерак бер авылда Мәскәү турында, ул мине онытмый, дип уйлый. Казан аның өчен әйтерсең революция бишекләренең берсе буларак кадерле. Университет, В. Ленин адымнарын, Горькийны исенә төшерә. Рус әдәбияты классигы Толстойны да хәтеренә китерә. Галия, болар хакында, үзе хакында уйлаганда, ерак үткәнгә дә еш кайта.

Элек әтиләренә рәсем ясарга ярамаган, җырларга рөхсәт ителмәгән... Аларга Галиягә эләккән бәхет тәтемәгән.

Галия өчен чын мәхәббәт — ирләре артыннан Себергә киткән декабрист хатын-кызлары мәхәббәте. Ул, бер-берсен яраткан кеше бергә яшәргә, илгә хезмәт итәргә тиеш, дип исәпли, инде акыл җыйганнан соң бигрәк тә.

Галия иренә, илгә гади бала гына түгел, ә батыр тудырырга, үстерергә хыяллана. Үзенең тормышка, яшәешкә, гаиләгә бәйле фикерләрен В.И. Ленин гаиләсендәге вакыйгалар, бандитлар кулыннан һәлак булган Ольга Дилевская хаты һәм башкалар аша ныгыта.

Ул совет кешесенең генә саф әхлак белән гомер итә аласына ышана шикелле. Япония тормышыннан алып язылган бер китаптан өзек укыгач, анда фәхишәлек барлыкка, кешенең, килешү төзеп, шул юлга басуына гаҗәпләнә. Әлеге килешү турында кәгазьне социаль гаделсезлек турында документ дип бәяли.

Галия буржуаз җәмгыятьтә кимсетелүгә дучар ителгән хатын-кызлар турындагы материаллар өчен махсус папка башлый. Икенче бер папкада — Крупская, Клара Цеткин, парашютист ханымнар һәм башкалар турында истәлекләр. Галия шулар үрнәгендә тәрбияләнә, тәрбияли. Киләчәктә әлеге кыз-ханымнарның һәрберсе җырларга салыныр, дип өметләнә.

Элек һәм хәзер, «аларда» һәм бездә, Искәндәр һәм Вәли, син һәм мин — Галиянең фикер сөреше әнә шул схема рәвешендә корыла. Ул уйлардан чыгып, без Галия инанганнарны түбәндәгечә терки алабыз:

— совет илендә генә хатын-кыз чын бәхетен таба;

— совет хатын-кызы хуҗабикә генә булырга тиеш түгел, аңа зур һәм мактаулы иҗтимагый вазифалар йөкләнгән;

— һөнәргә ия булмаган хатын-кыз тормышта үзен таба, ача алмый;

— мещанлык, әхлакый бозыклык һәм башкалар — буржуаз җәмгыятькә хас сыйфатлар, һәм алар совет илендә яшәргә хаксыз...

Кыскасы, «Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп героинясы совет системасына мәдхия укый. Әсәрнең шул чор идеологиясен чагылдыруы бәхәссез.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 1753 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу| Муса Җәлилнең фронт лирикасы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)