Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман

Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш | Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы | Суфилык мивәләре пешеп йетмеш | Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары | Бугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре | Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар | XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр | Лүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм? | Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле | И газиз Туган җирем! |


Читайте также:
  1. Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары
  2. Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары
  3. Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле

С. Рәмиев шигырьләрендә ул, син, мин кебек зат алмашлыклары белән генә атап йөртелгән лирик геройлар бар. Әйтерсең шагыйрь, шулай эндәшү, атау юлы аркылы гомумән кешене калкуландырып куя. Мин дә, син дә, ул да — башкаларны үзгәртүче, утларда яндыручы, кол итүче, рухи кичерешләргә дучар кылучы. Бер генә строфалы «Син» шигырен искә төшерик:

Мине утка аткан ул — син,

Мине суга салган да — син,

Утка янсам, суга батсам,

Тартып алган Аллам да — син!

Җәзалау, ярлыкау, коткару сыйфатлары бирелгән икән, ничек әле шагыйрь лирик геройны Бөек көчкә тиңләмәсен?!

Шагыйрьдә бигрәк тә «мин» образын башка дөньяга каршы кую күп күзәтелә:

Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин — йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик бер үзем уйланам.

(«Таң вакыты»)

Шул татарның бер кисәге булган «мин» милләт язмышын хәл итмәкче. Ул әле башта шушы татардан аерылып ук китә дә алмый, әйтерсең ата-бабалар кылган эшләр аны бәйләп куйган, аларга хас холык аны кол килеш калдырырга маташа. Сәгыйть Рәмиев героеның эчке «мин»е, үзенә Габдулла, ягъни Алла колы, дип эндәшеп, шулай ук йокыдан уянмаска куша. Әмма бер кузгалган рух кире утырмый:

Юк, юк!.. Мин шашам!

Яталмыйм урынымда, күккә ашам!

«Таң вакыты» шигырендә каһарман коллыктан качу юлларын эзли, һәм ул аңа мәгърифәт юлы булып күренә, шунлыктан ул мәгърифәтле аналардан туган татар угылларының милләткә бәхет алып киләсенә өметләнә.

«Мин» шигыреннән рух көче бөркелеп тора. Үз-үзен яраткан, хөрмәт иткән, бөек иткән шәхескә хәтта «Мин!» дип горурланып әйтү дә җитә:

Аллалар, шаһлар, кануннар

Булалар бер чүп кенә.

Ничә төрле дини идеологияләрне, дөньяви идеологияләрне җиңәрлек, бернинди хакимгә буйсынмаслык көч икән бит бу!

Кеше үзен үзенең хуҗасы итеп тоярга тиеш. Шул чакта гына ул дөнья хуҗасына да әвереләчәк. Шагыйрь фикере шундый. Һәр нәрсәдә кайгы җыры гына ишеткән «Мин үләм» шигырендәге герой «Мин»дә кеше хәсрәтләрен күрмәс дәрәҗәдә биеккә күтәрелгән лирик миннән шактый нык аерылса да, аны да барыбер «минлек» хисе били. Моңа нәрсә аркылы ирешелә соң? Язучы «Мин үләм»дә дә, һәр нәрсә үзен танытырга, үзенә игътибар иттерергә тырыша, ди, шуңа күрә илаһи матурлык булып күренгән япь-яшь гөлләр, агачлар, сулар — һәммәсе үзләренең фаҗигасе, үлеме турында көйли.

«Көлсеннәр!»дә гомере яшьле үткән каһарман, бөтен дөньяга каршы көрәш уты ачу өчен, җиргә кабат кайтырга ант эчә.

«Пигамбәр» әсәрендә бу герой үзен инде дөньяны языклыклардан арындырырга билгеләнгән итеп сизә. Алай гына да түгел, ул бу җиргә мәхәббәт орлыгы чәчеп калдырачак. «Пигамбәр»дә елан кыяфәтле итеп тасвирланган кешеләр белән без «Алданган» шигырендә дә очрашабыз. Аларны үзенә капма-каршы тойганга күрә, «мин» бу «тискәре» дөньяны кабул итә алмый.

Мин мәхәббәт нуры, дим, ул

Аерылу шәмен яга,—

дигән юлларда алдануның нәрсәдә икәнлеге асмәгънә рәвешендә бирелә.

Әле генә үзен бар нәрсәдән көчле, өстен сизгән «мин»нең инде рухы сынган, рәхәтсезлек дөньясында йөзә ул. Аның бик-бик кечкенә генә өмете алай да калган кебек әле:

Әллә әйләнер микән җил,

Һәм исәр татлы вакыт.

Тәмле уйны аңа «син» алып килә. «Син» генә — «мин»гә тиң бер көч, күкләргә патша. Ул яшәсә, «мин» дә яшәячәк. Әлеге шигырьләрдә без күбрәк өмет һәм өметсезлек арасында бәргәләнгән герой белән очрашабыз. Ә менә «Алла», «Дөньяга» әсәрләренең каһарманы үз идеалларының тормышка ашачагына ышана.

С. Рәмиевнең герое ни өчен һәрвакыт бәргәләнә соң? Аңа нәрсә җитми? Әлбәттә, беренче чиратта, ул үзен рухи буылган итеп тоя. Ялгызлар, явызлар дөньясын чит итә. Алар яшәгән тар җирне — киң күкләргә, аларның рухи дөньясын — көчлеләрнекенә, «Алла» һәм пәйгамбәрләр тудырганныкына каршы куя.

Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам (М. Гафури иҗатында традициялелек хакында)

Озын гомерле татар әдәбиятында бик борынгыдан килгән традицияләр бар. Теләсә кайсы әдип яисә шагыйрь иҗатыннан моңа мисаллар китереп булыр иде. Мин язма эшемдә М. Гафуриның язу стиленә хас бер сыйфат турында сөйләргә телим.

Инде Кол Галидән алып Мәҗит Гафурига кадәр язган һәр сәнгатькәрдән сез үзләре турында мәгълүмат биргән юллар таба аласыз. Әйтик, Кол Гали мәшһүр «Кыйссаи Йосыф»ында

Аты — Гали моны төзгән зәгыйфь колның...—

дип яза.

Мөхәммәдьярны искә төшерик. «Төхфәи Мәрдан» поэмасының соңгы битләрендә ул да үзе хакында мәгълүмат биреп уза:

Исемемне сорасаң, и шәһри яр:

Мәхмүд хаҗи углы, фәкыйрь Мөхәммәдьяр.

Әлеге әсәрләрдә китапның тарихы, авторның тәрҗемәи хәле турында башка мәгълүмат та җитәрлек, ә без махсус рәвештә якынча бер формадагы һәм эчтәлектәге юлларны аерып алдык. Гадәттә, басма китап булмаган чорда шагыйрь үзенең исемен мәңгеләштереп, авторлык хокукын күрсәтеп узган, дип әйтәбез. Баксаң, әлеге традиция китап басыла башлагач та, кайсыбер иҗатларда дәвам иткән икән. Мәҗит Гафури шигырьләре — шуның ачык мисалы. Аның танылган «Себер тимер юлы» әсәрендә шундый юллар бар:

Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам,

Бу заман татардан аз шигырь язган,

Укыган мәктәбем Троицкида,

Бара алмадык Бохара, Кышкар һәм Казан.

Күрәсез, беренче юл без алда китергән мисалларга эчтәлек һәм форма ягыннан бик охшаш. Инде строфаны тулысынча алсак, аны да, мәгълүмат бирү шәкленнән, борынгы традицияләрне саклау, дип бәяли алыр идек.

Әгәр әле бер генә шигырьдә шундый юллар очратсак та, гап-гади бер очраклылык, сүз уйнату дип уйларга булыр иде. Мәҗит Гафуриның иҗатында берничә шуңа аваздаш урын бар:

Һәрничек гафил яту ярамас дип,

Шигырь язды Габделмәҗит ибне татар.

(«Алмашыну»)

Зар елап, Гадбелмәҗит шигырь яза:

Һәр җирдә мөселманнар кысылганга.

(«Алга китү»)

Шагыйрь, шагыйрь буларак үсә барган саен, төрле-төрле юрмаларга мөрәҗәгать итә башлый, һәм бу рәвешле үзен танытуы да бөтенләй юкка чыга.

Мәҗит Гафури иҗатында кулланылган образлар, символлар, фикерләр турында сүз йөрткәндә дә, традициялелеккә бихисап мисаллар китереп булыр иде, ә без менә теманы аңа хас кечкенә генә бер алым аркылы ачарга уйладык.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 726 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Милли моңнар| Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)