Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Суфилык мивәләре пешеп йетмеш

Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында | Яңа китап укыгач | Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек | Татар әдәбиятында тарихи тематика | Татар прозасында укытучы образы | Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары | Коръән һәм татар әдәбияты | Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар | Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы | Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш |


XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән шагыйрь Мәүла Колый Сөләйман Бакырганый, Кол Габидине үзенең остазлары дип санаган, суфичылыкны үзенә төп юнәлеш итеп алган.

Суфилык мивәләре пешеп йетмеш,

Мән андыен берин-берин татсам иде,—

дип, турыдан-туры белдерә ул үзе дә бу хакта. Аллага мәхәббәтенең шундый көчле булуын тели ки, экстаз хәленә килергә өметләнә. «Иссез булып ятсам иде» дигән юллар әнә шул турыда сөйли.

Мәүла Колый, дөньядан аерылмаган шагыйрь булганга күрә, суфиларны үтә диндар кеше итеп күзалласа һәм сурәтләсә дә, әгәр мәхәббәтенең Аллага мәхәббәт икәнлеген һәрдаим расламаса, кылган эшләрнең аның өчен кирәклеге хакында әйтеп тормаса, без лирик каһарманны үзебез кебек үк илгә хезмәт итүче, кызлар сөюче, сөелүче гап-гади бер зат дип кабул итәр идек.

Ә болай... Гыйлемлек тә — Хак рәхмәте, инсафлылык та, башкалары да... Шул игенчелек хезмәте турында язганнарын гына алыйк. Кул-аягы туфракка баткан, кешеләрне тук иткән бу һөнәр иясенең бик саваплы кеше икәнлеген күрсәтә Мәүла Колый.

Җиденче хикмәтен укып багыйк. Анда ата-анага бурычларыбыз, аларга рәхмәт укырга тиешлегебез турында сүз бара. Алар моңа лаек, безне тудырган, үстергән, ди шагыйрь. Бик дөньяви сүзләр, әмма шулар артыннан ук ата-анасын хөрмәт итмәгән кешене шәригать кануннары билгеләгән җәзалар белән куркыта.

Егерме икенче хикмәт карендәшләр арасындагы мәхәббәт хакында. Син туганнарыңнан тормышта күп файда күрә аласың: алар күп булса, дошманнарың куркып торачак; авыр чагыңда ярдәмгә киләчәкләр, хәлеңне беләчәкләр; үлә калсаң, алар ук гүргә дә куячак. Тормыш тәҗрибәсеме? Әлбәттә! Шул ук вакытта карендәшләрне ярату, аларга ярдәмчел булу — Хода кушкан эш тә.

Хикмәтләрне укып чыкканнан соң, күпчелеге бер үк төзелештә икәнлекне күрәсең. Тормышка нигезләнеп, кешедәге аерым бер сыйфатны мактау һәм тәнкыйтьләү өлешеннән соң бу сыйфатка Алланың мөнәсәбәтен белдерү күзәтелә. Икенче төрле әйткәндә, Мәүла Колый укучыларына бер үк нәрсәләрнең фани дөньяда һәм ахирәттә ничек бәяләнүен җиткерә. Бу бераз кечкенә балаларны тәнкыйтьләгәннән соң я орышкач, ни белән булса да куркытып куюга охшаган. Ә ул чорда, ислам идеологиясе хакимлек иткән чакта, Аллаһе Тәгалә фикере аша кешегә тәэсир итү җиңел булган, билгеле.

Сөйгән ярга мәхәббәт турында кырыгынчы хикмәт тагын да хикмәтлерәк. Әгәр шушы ук шигырьне, бер сүзен дә үзгәртмичә, хатын-кызга багышласаң, син оригинальлектә бүген дә әллә никадәр шагыйрьне узачаксың! Ә менә аны Аллага мәхәббәт итеп уйлагач, Алла корган бакчалар гадиләшебрәк кала. Шул ук вакытта ике арадагы мөнәсәбәтләрне тасвирлау нәкъ ике җенес арасындагыларны тасвирлауга гаҗәеп дәрәҗәдә охшаган ки! Янына барсам, миңа карамый, янсам, су бирми, ди шагыйрь. Мәхәббәтне хатын-кызның кире кагуын тасвирлау кебек бит бу. Сәбәбе дә бик гади: сөйгән ярның ярлары күп. Хатын-кыз хакында да без шулай ук язабыз лабаса! Мәүла Колый тормыш тасвирларын әйләндерә дә куя, әйләндерә дә куя. Шагыйребез, чын суфилар Алла каршындагы эшләрне генә эшләп йөри, дисә дә, шул ук гамәлләрнең дөньяга да яраклы икәнлеген ача. Дөньялыкны кумагыз, дип торган Мәүла Колый гел тормыш-көнкүрешне кайгырта булып чыга. Чынбарлыкка нигезләнү суфичылык юнәлешендәге шигырьләрне дә әнә шулай дөньяви итә.

Суфилыкта үзен тапкан хатын-кыз да, ир-ат та гыйшык утында яначак, дию белән дә шагыйрь ялгышмый. Мәүла Колый шигырьләре аша ут-ялкын чорнаган бер җан, югары идеаллар кешесе булып күзаллана.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 87 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы| Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)