Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Муса Җәлилнең фронт лирикасы

Милли моңнар | С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман | Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр | Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары | Хыяллары җимерелгән герой | Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык | Аңлау тапмаган геройлар | Дөнья — матур, мин — бәхетсез | Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары | Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу |


Читайте также:
  1. VI. Відворот на Житомир-Коростень. Формування Запорозького Загону. Настрій по селах на шляху. Порядок демобілізації Південно-Західного російського фронту
  2. Вормский рейхстаг и распадение антикатолического фронта.
  3. Время прохождения холодного фронта 2-го рода 2–5 часов.
  4. Глава 2.Воспоминания ветерана-фронтовика, участника Советско – Японской войны 1945г.
  5. Знакомство и прочтение писем прадедушки с фронта.
  6. Из отчёта штаба партизанского движения при Военном совете 1-го Украинского фронта о деятельности партизан в Чехословакии 20 февраля 1945 года.
  7. Информация разведотдела 1-го Украинского фронта от 11 сентября 1944 года на имя Маршала Советского Союза И.С.Конева о положении в повстанческом районе Словакии.

Фашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язып өлгерә.

Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный. Хәтта ул үзе дә моны аңлый һәм хатларында шул хакта язып та уза икән.

Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле?

«Окоптан хат», «Каска», «Госпитальдән», «Кыз үлеме», «Тел», «Европада яз», «Хуш, акыллым», «Тупчы анты»... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз.

«Хуш, акыллым» шигыре шагыйрьнең хатыны Әминә ханымга багышланган. Монда дошман явын җиңеп кайтырга дип киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлда җиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен дә үкенмәс кебек.

«Әйдә, җырым!» шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән очрашабыз:

Җырым, синдә минем гәүдәләнде

Илне сөйгән йөрәк тибешем.

Монда да шул ук ант:

Җырым иде антым:

Яшәсәм дә,

Үлсәм дә — тик туган ил өчен!

Без инде фашистның гомуми портреты белән дә танышабыз. Дуңгыз борынлы, канлы балталы ул.

Ерткычларга каршы күтәрелгән совет солдатының да портреты бар: аркасында — юл сумкасы, автомат. Ә йөрәгендә — көрәш җыры.

«Окоптан хат» исемле бераз күләмлерәк шигырен Муса Җәлил якын дусты Гази Кашшафка багышлаган. Без тагын, мылтык тотып, хатлар укыган, шигырьләр язган лирик минне күрәбез. Димәк, лирик мингә прототип — шагыйрь бары тик үзе генә.

Хат рәвешендә башланган, язылган бу әсәрдә Муса Җәлил совет сугышчысы куелган шартларны детальләп тасвирламый. Ул утырган тар окоп ике төрле дөньяны бүлеп торучы бер урын булып күренә. Шуның бер ягында бияләйләр бәйлиләр, корал коялар, дуслык хисләре юллап, хатлар язалар. Солдат аларның ышанычын акларга тиеш.

Җылы хатларның берсен шагыйрь элекке дустыннан да алган. Бу хат андагы хисләрне тагын да куәтләндереп җибәргән. Алдагы шигырьләрдә бирелгән ант монда бераз гына үзгәртелгән, теләк рәвешендә:

Җиңеп фашизмны,

Якты илдә тагын күрешик...

Юкка гына Фатих Кәрим һәм Муса Җәлилнең сугыш чоры шигъриятен үзара чагыштырмыйлар. Беренчесе язган «Каска» белән икенчесе иҗат иткән «Үлем уены» арасында да бар икән охшашлыклар. Фашистны каска куеп алдаган ир-ат, карачкы ясап алдаган малай образлары гына да әнә шуны күрсәтә. Әйтерсең икесе дә фашизмны хәйләкәрлек белән дә җиңәргә куша. Җитди шигырьләрдә тапкыр-шаяннар образы булу аларны кызыклы, үзенчәлекле итә.

Муса Җәлилнең фронт шигырьләрендә эчкерсез самимилек, тормышны ярату хисләре ярылып ята. Баштарак рухи тетрәнүләр нәтиҗәсендә иҗат ителгән публицистиграк рухлы шигырьләре тора-бара тирән фикерле, образларга бай яңа әсәрләр белән алмашына.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 131 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу| Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)